Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
30.03.2015

Дуслык иле. (Әлмәт районы татар теле укытучылар семинары өчен чара)

Хазиева Зухра Ахияровна
учитель татарского языка и литературы
Дуслык иле — җырлы-биюле чара. Ул Әлмәт районы татар теле укытучылары өчен семинар чорында куела. Бу материал татар теленең байлыгын фольклор, җыр һәм бию аша күрсәтә. Чара татар әдәбиятын һәм милли традицияләрне өйрәтүдә кулланырга мөмкинлек бирә. Укытучылар өчен сыйныфтан тыш эшчәнлектә, тематик кичәләрдә файдалану өчен уңайлы ресурс. Татар теле дәресләрен кызыклырак итеп оештыруга ярдәм итәче әдәби-музыкаль ярдәмчек.

Содержимое разработки

Муниципаль бюджет белем бирү оешмасы

Иске Михайловка гомуми урта белем мәктәбе”

Дуслык иле.

(Әлмәт районы татар теле укытучылар семинары өчен чара)

Төзүче:

Хаҗиева З.А. татар теле һәм әдәбияты укытучысы

18 нче ноябрь,2014 нче ел

Максат:

1. Төрле шагыйрьләрнең шигырьләре белән таныштыру. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү. Укучыларның иҗади сәләтләрен активлаштыру.

2. Укучыларда төрле милләт халык авыз иҗаты җәүһәрләренә мәхәббәт уяту.

3. Төрле милләт халкына карата ихтирам, горурлык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Күргәзмә “Халкыбызның күңел бизәкләре”; чиккән сөлгеләр, калфак, түбәтәй, җәймә, кулъяулык, шәл, башмаклар һ.б.; авыл өе күренеше, читән; дуслык турында шигырьләр язылган плакатлар ; кояш, болыт рәсемнәре, шарлар, чәчәкләр; килгән кунаклар өчен укучылар кулы белән ясалган кечкенә бүләкләр.

Алып баручы:

Исәнмесез!- диеп башлыйк әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, хөрмәле укытучылар,

Күңелебез шундый шатлана.

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә бәхет гөленнән.

Сәлам сезгә барлык укучылардан,

Сәлам сезгә дуслык иленнән.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Без бүген “ Дуслык иле”,- дигән чарага җыелдык. Сезне шушы чарада мәктәбебезнең талантлы – җырга, моңга һәм, гомумән әйткәндә, сәнгатькә гашыйк укучыларыбыз белән таныштырырбыз. Чарабыз бик күңелле булсын, дигән теләктә калабыз.

(Сәхнәгә татар әбисе - Мәрфүгә белән рус әбисе - Мәтрүнә керәләр)

Алып баручы:

- Карагыз әле, кемнәр килә анда ? Ә бу мәңге аерылмас ике ахирәт, Мәрфүгә апа белән Мәтрүнә апа түгелме соң ? Исәнмесез!

- Кара әле, күршекәем Мәтрүнә әллә бүген берәр бәйрәмме соң? Кунаклар, балалар җыелган. Исәнмесез кунаклар, исәнмесез балалар?

- Смотри, смотри, Марфуга все гости здесь нам знакомые ведь. Здравствуйте гости дорогие, здравствуйте миленькие детишки.

- Әйе шул, балалар да үзебезнекеләр бит. Монысы Рәйсә оныклары, монысы Рәбига оныгы түгелме соң? Сөбханалла матур булып үсеп җиткән.

- Доча, вот смотрю, смотрю на тебя... Ты ведь Зимфиры внучка... Да... Мы ведь тоже были молодые...

- И-и-и Мәтрүнәкәем, чыннан да боларны күргәч үзебезнең яшь чаклар искә төшеп китте.

- Я тоже часто вспоминаю свою молодость. Какая я Марфуга была красивая. Сижу, смотрю на свои фотографии в молодости. Митрофана вспоминаю, покойного (горюет).

- Ярар, Мәтрүнә, не плач.Әнә бит сколько гостей пришёл. Мин сиңа үземнең фотосүрәтләремне күрсәтим әле... Галиулла, картым, кая әле теге безнең яшь чактагы сүрәтләр?

-(Смотрят альбом) Да... и ты какая красивая была! Ой погодь, погодь, а это не мы пляшем. Это же мы на празднике “Купала” пляшем танец “Люли, люли”

1.Башлангыч сыйныф укучылары “Люли, люли” биюен башкара

- Ә менә бу сүрәттә без Галиулла белән аулак өйдә таныштык. И-и-и уйнап та куя идек соң. Ул “Йөзек салыш уены” - дисеңме. Ул “Яулык яшереш уены” – дисеңме... Берсе дә калмый иде. Ничек иде әле ул? Әйдә шул уенны балалар белән уйнап карыйбыз.

2. «Яулык яшереш» уены

3. 2 нче сыйныф Валиева Есения башкаруында шигырь «Рус казлары га-га-га»

-Батюшки, ты смотри, Марфуга, какая фотография… Да это же как я своего Митрофана на фронт провожаю. Батюшки Исуси свет…И-и не вернулся ведь. Оставил меня сиротинушкой-то.

- Бигрәк яшьли тол калдың шул, ахирәткәем, бигрәк яшьли... И ул сугыш елларын әйтәсең бармы?.. Карале, малай, быел җиңүгә 70 ел була тугелме сон?! Ходаем, тынычлык бирсен дөньяларга.

4. В исполнении 5кл.песня “Дети солнца»

(Җыр беткәч әби Динара янына килә.) Балакаем “Зимфира оныгы”- дип әйтәсең. Исемең ничек соң әле синең? (Динара) Динара кызым, узган ел җиңү бәйрәмендә сөйләгән шигырен бигрәкләр дә үзәкләрне өзгән иде. Әйдә тагын сөйлә әле шуны.

5. 5 нче сыйныф укучысы Мансурова Динара башкаруында

Роберт Миңнуллин шигыре « Балаларның кешелеккэ эйтер сузе»

-Рәхмәт, балакаем, булдырдың бит, эй.

-Да, Марфуга, ребятишки сейчас очень талантливые. Если надо и споют, и спляшут. И на нескольких языках могут поговорить. И на татарском, и на русском, и даже на «англичанском». Вот «ета» да…

6. “Туган тел” шигыре төрле телләрдә башкарыла

Г.Тукай “Туган тел”

Рус теленә Р.Бохараев тәрҗемәсе “Родной язык”

Инглиз теленә Л.Яруллин тәрҗемәсе “Native language”

-Вот смотрю на эту девочку и себя вспоминаю в молодости. Ой, я тоже такая же была чернобровая. С такими же густыми локанами. А как я пела! На другом берегу было слышно. А ты внученька поёшь, али как?

-И-и бу бит өске урам Рәбига оныгы- Гүзәл. Шундый матур җырлый ул! Татарчасын да булдыра, русчасын да оста башкара. Шулай бит, кызым? Әйдә әле, кызым, сөендер әле бер. Җырлап җибәр әле.

7. В исполнении Калимуллина Гузель (6кл.) песня «Три желания»

-Рәхмәт, кызым, барлык теләкләрең кабул булсын.

-Смотри-ка, Марфуга, вот на этой фотографии кое-как себя узнала. Я в татарском костюме- татарский танец танцую. А ты по русски зажигаешь.

( Смеётся). Посмотри-ка какие мы с тобой озорные были. Дружно ведь жили, а?

- Әйе, инде ахирәткәем. Әле бүтән милләтләрнекен дә биергә тырышы идек.

И ул безнең биюләр матур да инде, киемнәре дисеңме, калфаклары гына ни тора.

8.Валиева Наира башкаруында нәфис сүз.

Резеда Вәлиева сүзләре “Энҗе-мәрҗән калфагым”

9.Поппури

1)Татарский танец (мальчик ,девочка) в исполнении начальных классов.

2) Русский танец «Купала»в исполнении девочек старших классов.

3) Восточный танец в исполнении Алмакаевой Р.(6.кл)

4) 6-7 нче сыйныф укучылары башкаруында«Дуслык» биюе башкарыла

- Кара әле, Мәтрүнә, соңгы биюгә охшаганны биегән бар идеме? (балалардан биюнең исемен сорый.)

Балалар (хор белән):

- Танец «Дружба»

- Рәхмәт, балалар, күңелләрне күтәрдегез. Дөньялар имин булсын. Сез дә нинди милләттән булуыгызга карамастан безнең кебек дус, тату яшәгез. Сөйләшсәк тә Мәтрүнәм белән төрле телләрдә, аңлаштык без дуслык телендә.

- Ой, детоньки, живите счастливо, богато. Пусть у вас будет побольше таких друзей как моя Марфуга.

- Ярар, әйдә Мәтрүнәкәй ,безгә кереп чәйләп алыйк.

Алып баручы:

Төрле костюмнар киеп,

Йөрибез җырлап – биеп.

Атадык без бу чараны

Дуслык иле диеп.

Барлык милләт кешеләре

Безгә дус булып калсын.

Дуслык җыры күкләргә дә

Өзелмәс юллар салсын

10. Югары сыйныф укучылары башкаруында “Дуслык җыры”

Алып баручы:

Хөрмәтле кунаклар, укытучылар укучылар. Шушының белән безнең кичәбез тәмам. Сау булыгыз, исән – сау торыгыз. Бу дөньяда дус, тату яшәргә язсын! Күңелләрегездә җыр – моң сүрелмәсен! Бәхетле булыгыз!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/119858-duslyk-ile-lmt-rajony-tatar-tele-ukytuchyla

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки