- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Варианты ЕРТ по татарскому языку в 9 классах для национальных школ
ЯҢА ФОРМАДА БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН КУЛЛАНМА
(Татар мәктәбендә белем алучы татар балалары өчен)
Зәй, 2015
Әюпова Алсу Фаит кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗӘЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
“КАДЕР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
1 нче вариант
I бүлек
Текстны тыңлагыз hәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз. |
1 Текстны тыңлагыз hәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның hәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.
Изложениене чиста hәм танырлык итеп языгыз.
I I бүлек
Текстны укыгыз hәм 2 - 10 биремнәрне үтәгез. |
2-10 биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә һәм цифр күрсәтелә. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны аерым шакмакка, үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз. |
Әни
1)Безәни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. 2)Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. 3)Кышын да шулай, көзен дә.
4)Әнинең кулында – озын ыргак. 5)Ул аны корыган ботакка эләктерә, һәм без аңа икәүләп асылынабыз. 6)Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.
7)Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. 8)Урманга кичке караңгы сирпелә башлады, ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр).
9)Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. 10)Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. 11)Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.
12) – Җитәр инде, әни, бик авыр була, - дигәч, күтәрелеп карады. 13)Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте. 14)Тик, әллә бервакытта да көлеп гадәтләнмәгәнгә, әллә елыйсы килгәнгә, аның чырае яктырмады, әллә ничек кызганыч булып җыерылды гына.
15) – Нишлим соң, улым? 16)Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. 17)Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калырбызмы диюем иде, - диде.
18)Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.
19) – Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. 20)Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә... – 21)Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, - дип төзәтеп куйды.
(Гомәр Бәширов)
2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1. Алар мәңгегә синең белән.
2. Беренче укытучысын хөрмәт белән искә алмаган кешене минем очратканым юк.
3. Яшьлектә алган сабаклар онытылмый.
4. Сәер хәл бит!
Җавап:___________.
3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.
2) – Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма.
3) Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә...
4) Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, - дип төзәтеп куйды.
Җавап:___________.
4. 12-15 нче җөмләләрдән иялек килешендәге зат алмашлыгын күчереп языгыз.
Җавап:___________.
5. 4-8 нче җөмләләрдән аныклагыч булган җөмләнең санын языгыз.
Җавап:___________.
6. 12-14 нче җөмләләр арасында кереш сүз булган җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:___________.
7. 7 нче җөмләдәге грамматик нигез(ләр)нең санын языгыз.
Җавап:___________.
8. 2 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?
Җавап:___________.
9. 12-16 нчы җөмләләрдән кушма сүзне табып языгыз.
Җавап:___________.
10. 17-19 нчы җөмләләрдән иярчен кушма җөмләнең санын күрсәтегез.
Җавап:___________.
Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз. |
III бүлек
2 нче бүлектә укылган тексттан файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез. |
11.1 “Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә... – Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, - дип төзәтеп куйды” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
11.2 Әни – җирдә иң зур кеше, - диелә татар җырында. Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда сочинение языгыз.Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
2 нче вариант
I бүлек
Текстны тыңлагыз hәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз. |
1 Текстны тынлагыз hәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның hәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.
Изложениене чиста hәм танырлык итеп языгыз.
I I бүлек
Текстны укыгыз hәм 2 - 10 биремнәрне үтәгез. |
Совет сугышчысы
1)Карт сөйләргә кереште. 2)Ул русчаны начар белә иде. 3)Ләкин без әйтәчәк фикерләрне аның сүзләреннән генә түгел, аның интонациясеннән, аның торышыннан һәм аның барлык хәрәкәтеннән дә аңлап алдык.
4) Елга буендагы төнге атышлардан соң, немецлар каты яраланган старшина Шәйхетдиновны шушы авылга алып кайтканнар һәм аңардан сорау алырга керешкәннәр. 5)Ләкин Шәйхетдинов аларга бертөрле дә җавап бирмәгән. 6)Шуннан соң аны ике немец кулларындагы резина таяклары белән аңыннан яздырганчы кыйнаган. 7)Егет егылган, канга баткан килеш пычракта озак аунап яткан. 8)Фашистлар, аны аңына китерергә теләп, өстенә салкын су сипкәннәр. 9)Егет аңына килгәч, немец офицерлары аңардан тагын сораган:
- Иптәшләрең кайда синең? 10)Кая киттеләр алар? 11)Нинди мәгълүматлар алып киттеләр?.. – дигән.
12)Егет җавап бирмәгән.
13) – Юк, - дигән ул аларга нәфрәт белән, - мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!.. 14)Мин – совет сугышчысы! 15) Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!..
(Гомәр Бәширов)
2-10 биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә һәм цифр күрсәтелә. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны аерым шакмакка, үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз. |
2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Егет җавап бирмәгән.
2) Юк, - дигән ул аларга нәфрәт белән, - мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!..
3) Мин – совет сугышчысы!
4) Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!..
Җавап________________________.
3. 13 нче җөмләдәге нәфрәт сүзенә синоним сүзне языгыз.
Җавап:___________________
4.6-9 нчы җөмләләрдән инфинитивны күчереп языгыз.
Җавап:___________________.
5. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төркемчәсен языгыз.
Елга буендагы төнге атышлардан соң, немецлар каты яраланганстаршина Шәйхетдиновны шушы авылга алып кайтканнар һәм аңардан сорау алырга керешкәннәр
Җавап:_______________.
6.6-8 нче җөмләләрдән җылы сүзенә антонимбулган берәмлекне табып языгыз.
Җавап:_______________.
7. 2 нче җөмләнең грамматик нигезен язып алыгыз.
8. 4-7 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын билгеләгез.
Җавап:_______________.
9.Аныклагычка бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
– Юк,(1) - дигән ул аларга нәфрәт белән, (2) - мин сезгә, (3) фашист этләргә, (4) бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!..
Җавап:______________.
10. 8-11 нче җөмләләрнең кайсында кире сүз тәртибе күзәтелә?
Җавап:_______________.
Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз. |
IIIбүлек
2 нче бүлектә укылган тексттан файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез. |
11.1 «– Юк, - дигән ул аларга нәфрәт белән, - мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!.. Мин – совет сугышчысы! Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!..» юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
11.2 “Батырлыкта – матурлык” дигән әйтемнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Кулланылган әдәбият:
Бәширов Гомәр. Әсәрләр4 томда.- К.: Тат.кит.нәшр., Казан, 1982
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/129650-varianty-ert-po-tatarskomu-jazyku-v-9-klassah
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Организация воспитательной деятельности по ФГОС НОО»
- «Содержание деятельности специалиста по работе с семьей»
- «Подготовка к ЕГЭ по литературе в условиях реализации ФГОС: содержание экзамена и технологии работы с обучающимися»
- «Основные аспекты экскурсионной методики»
- «Логопедическое воздействие при алалии, заикании, нарушениях темпа речи и письменной речи»
- «Профессиональная деятельность мастера производственного обучения»
- Менеджмент в сфере образования. Организация работы специальной (коррекционной) школы
- Ведение педагогической деятельности в образовательной организации
- Библиотечно-педагогическая деятельность в образовательной организации
- Предшкольная подготовка в условиях преемственности дошкольного и начального общего образования
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России
- Профессиональная деятельность педагога-организатора. Обеспечение реализации дополнительных общеобразовательных программ

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.