- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Научно-исследовательская работа «Что в имени твоем»
Эчтәлек
Кереш 3
Төп өлеш
I бүлек. Кеше исемнәрен нинди фән өйрәнә? ....................................5
II бүлек. Татар исемнәренең килеп чыгышы. .....................................6
III бүлек. Синең исемең ничек? ...........................................................8
Йомгак..................................................................................................13
Әдәбият ..................................................................................................14
Кереш.
“Исем кешене бизәми, кеше исемен бизи” (мәкаль).
Исем – ул безне бер- беребездән аера, шул ук вакытта берләштерә торган сүз. Ул кешегә ошарга- ошамаска мөмкин, тик исемсез җир йөзендә бер кем дә юк. Шундый бер ышану бар: кеше тугач, күктә аның йолдызы кабына икән. Шул йолдыз аның язмышын билгели, ди. Шулай ук кешенең холкына hәм язмышына аның йолдызлыгы да тәэсир итә икән. Ә инде тугач та әти-әнисе биргән исеме аның язмышында хәлиткеч роль уйный дип исәплиләр.
В. И. Дальның аңлатмалы сүзлеге буенча: “Исем – затны, шәхесне атаган сүз”. С.И. Ожегов сүзлеге буенча: “Исем – кешенең тугач бирелә торган шәхсән атамасы ” - дип аңлатыла.[4,245]
Кеше исемнәре – тарихның бер өлеше. Кеше исемнәрендә аның көндәлек яшәеше, ышанулары, фантазиясе, тарих бәйләнешләре чагыла. Беренче карашка, исемнәрдә бернинди дә сәерлек юк кебек. Без аларга өйренеп беткәнбез, барысы аңлаешлы кебек, исемнең төптәге мәгънәсе турында онытып куябыз. Ә чынында исә, исемнәр килеп чыгышы буенча hәм мәгънәләре буенча бик тә төрле-төрле икән…
Үзенең исемен кеше барыннан да ешрак ишеткән сүз ул. Исем кешенең тормышы буена үзенә ияреп йөри торган сүз. Шуның өчен дә бу тема белән мин бик кызыксындым.
Миңа үземнең мәктәптә татар төркемнәрендә укыган укучыларның исемнәрен тикшерү аеруча кызык тоелды. Аларның исемнәре арасында кайсылары иң популяр, еш очрый торганы, кайсылары бик сирәк исемнәр рәтенә керә икән? Бу эшнең практик өлешендә катнашкан яшьтәшләремдә дә үзләренең исемнәренә кызыксыну уянды.
Бу эшнең актуальлеге булып хәзерге тормышта татар милләтеннән булган кешеләрнең исемнәре чит телләрдән кергән булуы, аларның артык популярлашып китүе тора. Тирән мәгънәгә ия булган матур татар исемнәрен ни өчендер ата-аналар үзләренең балаларына сирәгрәк бирә башладылар. Шуның өчен бу эшне башкарганда киләсе максатлар куелды:
Мәктәптә укыган татар укучылары арасында иң еш очраган hәм, киресенчә, сирәк очраган исемнәрне ачыклау.
Татар исемнәренең килеп чыгышы hәм мәгънәләре белән танышу.
Татар исемнәре hәм алынма исемнәр арасындагы күрсәткеч.
Бу максатларга ирешү өчен киләсе мәсьәләләрне чишәргә туры килде:
Укучыларның исемлекләрен өйрәнү
Укучыларның үз исемнәре турында нәрсә белүләрен ачыклау
Нинди исемнәр ешрак таралган?
Ни өчен әти-әнисе баласына теге яки бу исемне сайлаган?
Исемнәр турындагы китаплардан исемнәрнең мәгънәләрен ачыклау
Укучыларга үз исемнәре ошый микән, юк микән?
Эшнең объекты булып кеше исемнәре тора. Эзләнүләр барышында шундый методлар кулланылды:
Әдәбият, кулланмаларны өйрәнү
Укучыларның исемлеген анализлау
Анкета үткәрү
Килеп чыккан нәтиҗәләрне чагыштыру
Фәнни эш кереш өлешентән, төп өлештән(ул үзе өч бүлектән тора), йомгаклау өлешеннән тора. Төп өлешнең беренче бүлегедә кеше исемнәрен өйрәнүче фән турында сүз бара. Икенче өлештә татар исемнәренең килеп чыгышы турында белеп була. Өченче өлештә Стәрлетамакмшәhәренең 12нче санлы мәктәп укучыларының исемнәрен өйрәнү буенча эш нәтиҗәләре бирелгән.
Төп өлеш.
I. Кеше исемнәрен нинди фән өйрәнә?
Вакытлар үтү белән исемнәрнең үзгәрешен, килеп чыгышын өйрәнә торган фән – ономастика, тик кеше исемнәрен генә өйрәнә торган бүлеге антропонимика дип атала (грек сүзе антро – кеше hәм онома – исем).
Бу өлкәдә алып барылган эзләнүләр төрле халыкларның миграцион юлларын, мәдәни hәм тел аралашуын аңларга ярдәм итә. Борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр кеше исемнәре төрле үзгәрешләр кичергәннәр, беренче яңгырашыннан күпкә аерылалар, кайбер очракта беренче мәгънәсен югалткан булырга мөмкин. Шушы вакытта ономастика фәне исемнең беренче яңгырашын, мәгънәсен, үзгәрешләрен күзәтеп тикшерә.
Бу фәннең бер бүлеге булып кеше исемнәрен өйрәнү бүлеге тора. Элекке заманнарда исем булып бер сүз кулланылган. Шул сүз белән аңа эндәшергә булган, бүтән кешеләр белән аралашканда ул кешене шул сүз белән телгә алып булган. Кеше исемнәренең килеп чыгуына төрле факторлар ярдәм иткән: дин, көндәлек-көнкүреш, фантазия hәм хыяллар, иҗат, тарих, халык мәдәнияте. Хәтта кешенең тышкы кыяфәте дә аның нинди исем алуына ярдәм иткән. Буй сыны, яңа туган баланың холкы, туган вакытына карап та аңа исем биргәннәр.
II. Татар исемнәренең килеп чыгышы.
Борынгы татар кешесенә яңа туган сабыена чит халык исемен бирү ят күренеш булган. Татар халкы исемнәрне үзе уйлап чыгарган, аларның чыганагы булып кешенең төрле сыйфатлары торган. Бу күренешне күп халыкларда күзәтеп була. Мәсәлән, борынгы кельт hәм грек халкында. Шуңа карамастан, татар халкының кеше исемнәре килеп чыгышы ягыннан төрле-төрле. Фәнни тикшерүләр безнең исемнәрнең 16% гына татар исемнәре, 8% - фарсы теленнән кергән ( Гөлнара, Зифа). 4% - яңа исемнәр өлешенә төшә. Шулай итеп, әлеге татар исемнәре арасында борынгы төрек исемнәрен (Тимерхан, Айрат, Уразбикә, Айдар), алтай исемнәрен (Алтынбай, Алтынчура), болгар исемнәрен (Бикташ, Айсылу, Туйбикә, Тутай), яhуд исемнәрен (Давид, Рафаэль) очратырга була. Иң күп өлешне – 72% - гарәп теленнән кергән исемнәр тәшкил итә (Камил, Ләйсән, Габдулла, Газимә, Раян). Аңлашыла ки, бу безнең халыкның ислам динен кабул итүе белән бәйле. XVIII гасырда балаларга исем кушуны муллалар башкарган. Шушы вакыттан башлап гарәп исемнәренең киң таралуы күзәтелә.
Үткән гасыр яңа исемнәр барлыкка килүе белән аерылып тора. Кайбер исемнәр авазлар кушу нәтиҗәсендә яңа яңгыраш алган. Шушы ысул белән күп кенә яңа исемнәр барлыкка килгән (Равилә, Раф, Нәзирә, Рәйлә, Рәмилә, Фаил, Наил). Яңа исемнәр күрше яшәгән халыклардан да күчкән, чөнки алар аралашып яшәгәннәр (Морат, Салават, Юлай). Безнең халык матур яңгырашлы булган сүзләрне кушып та яңа исемнәр барлыкка китергән. Бу сүзләр татар сүзләре генә түгел, гарәп, фарсы h.б. телләрдән кергән сүзләр булган (Сәидҗафар, Минтимер, Миңсылу, Гайнетдин, Әбделбарый, Зәйнетдин, Шәмсетдин).
Октябрь инкыйлабыннан соң татар халкы тормышына күп кенә рус, чит ил исемнәре килеп керә (Клара, Луиза, Эльвира, Розалия, Марсель, Альберт, Альбина, Ганс). Бер төркем европа исемнәренең килеп керүенә драматургия булышлык итә. Пьеса, спектакльләрдә очраган исемнәр еш очракта популярлашып киткән була. Шуның нәтиҗәсе булып, гади татар фамилияле кешесенең чит исем йөртүе булган. Танылган шәхесләр арасыннан , Альберт Асадуллин, Рудольф Нуриевны атап була.
Шулай да hич нигә карамый татар халкы өчен яңа туган сабыйга исем кушу тантаналы эш итеп саналган, зур бәйрәм булган. Халык балага кушкан исем белән аның киләчәк язмышы арасында тыгыз бәйләнеш булганына ышанган. Шуның өчен, исемне балага яратырга , туры китерегә тырышып сайлаган. Кеше исеме аның үзенә туры килергә тиеш булган. Сәламәтлеге ягыннан, буй- сыны ягыннан кимчелеге булып туган балага кушылган исеме дә ярдәм итәчәгенә ышанганнар (Миңсылу, Миңнур,Тимербай, Билал, Тимерҗан). Хәзерге вакытта исә кеше исеме үзенә ошамаса, алыштыру хокукына ия. Сирәк булса да бу күренеш күзәтелә.
III. Синең исемең ничек?
Ни өчен балага әти-әнисе нәкъ теге яки бу исемне сайлаган? Үз исеме кешегә ошыймы? Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме икән? Шушы сорауларга җавап табар өчен мәктәпнең татар теле өйрәнүче укучылар арасында анкета үткәрелде. Барлыгы 37 кеше сорауларга җавап бирде.
Анкета.
Исемең ничек?исемең үзеңә ошыймы?_______________
Исемең нинди мәгънәгә ия? _______________________
Сиңа исемне кем сайлаган?________________________
Ни өчен нәкъ шушы исемне сайлаганнар? (Матур исем булган өчен, кемдер хөрмәтенә, фамилиягә туры килгән өчен, популяр исем булган өчен, сирәк очрый торган исем булган өчен, ...) _________
Анкета җаваплары шуны күрсәтте: күп очракта балага исемне әти-әнисе сайлый (27 кеше – 73 %), аннары килә картәти hәм картәниләр (5 кеше – 13,5%), 5 кеше туганнарым сайлаган дип җавап биргәннәр (5 кеше – 13,5%).
Ни өчен нәкъ шушы исемне сайлаганнар дигән сорау җаваплары аеруча кызыксыну уятты. Исемнең мәгънәсе матур булган өчен дип 15 кеше җавап биргән (40,5%). Димәк, исемне сайлаганда аның ни аңлатуы белән кызыксынганнар дигән нәтиҗә ясый алабыз. Исем матур яңгырашлы булганы өчен 4 кеше сайлаган (11%). Исем сайлаган вакытта бик популяр иде дип 9 кеше җавап биргән (24%). Ә менә исемнең нәкъ сирәк очрый торган булганы өчен 2 кеше сайлаган (5,5%).
Кешене исеме тормышы буена ияреп йөри, ә аны кеше үзе сайлап алмый. Яңа туган сабыйга исемне ата-анасы сайлый. Исемен кеше яратырга, hәм киресенчә, яратып бетмәскә дә мөмкин. Әгәр кеше үз исеме белән бөтенләй кәнәгать түгел икән, ул аны балигъ булгач алыштыра ала. Бу күренеш сирәк булса да безнең тормышта күзәтелә. Укучыларның бу сорауга җаваплары төрле-төрле. Мәсәлән, үз исеме 17 кешегә бик ошый (46%). Ошый дип җавап биргән – 16 кеше (43%), ошамый – 1 җавап (3%), бөтенләй ошамый – 3 җавап ( 8% ).
Без тикшергән исемнәр арасында киң кулланышта булган исемнәр булып: хатын-кыз исемнәре арасында – Азалия, Лиана, Альбина, Элина тора; ир исемнәре арасында – Радмир, Айдар булып чыкты. Исемнәр арасында бик сирәк очрый торганнары булып Флүрә, Фәйрүзә, Рәмил, Рәхметдин, Филюс исәпләнә. Бу исемнәр барысы да килеп чыгышы ягыннан гарәп исемнәре. Тикшерүләр вакытында шуны да исәпкә алдык, татар милләтеннән укучылар арасында күбесе алынма исемнәр йөртәләр. Мәсәлән, Марсель – француз исеме, Эмиль, Карина, Яна – латин теленнән кергән исемнәр, Инна, Лена, Лариса, Ленара, Радмир – урыс-славян исемнәре рәтенә керә, Юлианна, Элина, Кристина, Диана – грек исемнәре. Барлык алынма исемнәр сорау алганнар арасында 40,5 % тәшкил итә. Калган исемнәр, бу 59,5% – татар-гарәп исемнәре булып исәпләнә. Татар исемнәре аз гына булса күбрәк процентны тәшкил итә. Бу безгә татар халкы үз исемнәренә өстенлек бирә дигән нәтиҗә ясарга нигез булып тора.
12нче санлы урта гомум белем бирү мәктәбенең татар телен өйрәнүче укучыларның исемлеге.
Сыйныф | Исемлек | Килеп чыгышы | Исемнең мәгънәсе | Исемнең саны |
3 нче сыйныф | Азалия | татар | -Чәчәк исеме ,- Мәңгелек, гомерлек | 2 |
Дамир | гарәп | -Намус, вөҗдан, - “Даешь мир” сүзтезмәсенең кыскартылмасы | 1 | |
Руслан | гарәп | “Арыслан” сүзе славян теленә яраклашкан | 1 | |
Инна | урыс | Көчле ташкын | 1 | |
Юлианна | грек | -күдрәле мәгънәсендә, - грек исеме Юлианның пары | 1 | |
4 нче сыйныф | Яна | латин | Латинчадан Янус исеменнән (кояш hәм нур Алласы) | 1 |
Элина | Борынгы грек | “грек кызы” мәгънәсендә | 2 | |
Лиана | грек | -тропик үрмәле үсемлек, - күчерелмә мәгънәдә нәфис, үрмәле | 2 | |
Лена | урыс | -Лена елгасыннан алынган, эвенк телендә лена “елюена” елга дигәнне аңлата, - Елена исеменең кыскартылмасы | 1 | |
Лариса | урыс | “Акчарлак” мәгънәсендә | 1 | |
5 нче сыйныф | Камилә | гарәп | Бар яктан да камил, кимчелексез мәгънәсендә | 1 |
Зәринә | гарәп | Алтын бизәнгечле мәгънәсендә | 1 | |
Ленара | урыс | Ленин армиясе | 1 | |
Элвина | испан | Принцесса мәгънәсендә | 1 | |
Фәйрүзә | гарәп | Фирүзә таш исеме | 1 | |
Кристина | грек | Христиан диненнән мәгънәсендә | 1 | |
Арсен | латин | Көчле, куркусыз, кыю | 1 | |
Данил | татар | Илен данлаучы мәгънәсендә | 1 | |
Самат | гарәп | -мәңгелек яшәүче, - рәис, алдан баручы | 1 |
7нче сыйныф | Рәмил | гарәп | Могҗизалы, тылсымлы; гарәп телендә “рамл” сүзе комда күрәзәчелек итү дигәнне аңлата | 1 |
Марсель | француз | Марсель шәhәренә бәйле, - Марс планетасына бәйле. | 1 | |
Радмир | урыс | Илгә шат мәгънәсендә | 2 | |
Денис | урыс | Диңгез мәгънәсендә | 1 | |
Илсур | татар | Ватанның батыры | 1 | |
8нче сыйныф | Айдар | гарәп | -айлы, ай төсмерләре белән, -абруйлы ир затыннан, Хәйдәр исеменең фонетик варианты | 2 |
Рөстәм | гарәп | Зур кеше мәгънәсендә, -иран фольклорында батыр бик зур гәүдәле | 1 | |
Элвира | испан | Саклаучы мәгънәсендә | 1 | |
Әдилә | гарәп | Тугъры, намуслы | 1 | |
Флүрә | гарәп | Чәчәк исеменнән Флорис | 1 | |
Гөлназ | гарәп | Чәчәк кебек назлы гөл + наз | 1 | |
Альбина | гарәп | Ак бителе мәгънәсендә | 2 | |
Карина | латин | Алга караучы мәгънәсендә | 1 | |
9нчы сыйныф | Диана | грек | Антик мифологиядә аучы hәм ай Алиhәсе | 1 |
Рәхметдин | гарәп | Дин колы, яхшылык кылучы | 1 | |
Эмиль | латин | Тырыш мәгънәсендә | 1 | |
Филүс | татар | Бакыр акча мәгънәсендә | 1 |
Йомгаклау.
Исем – кешене барлык аңа охшашлардан аерып әйтә торган сүз. Бу безнең шәхсән билгебез. Аны телгә алганда, сезнең холкыгыз, тәртибегез аерылгысыз булып исемегезгә берегә. Яхшылык кылдыгызмы, әллә явызлык эшләдегезме – барысы да исемегез белән аерылгысыз булачак. Без барыбыз да бер кагыйдәне онытмаска тиешбез: hәрвакыт, hәркайда исемегезне данларлык кына адымнар эшләгез!
Үзен hәм исемен хөрмәт иткән кеше нәкъ шулай гына яшәргә тиеш, минемчә.
Исемне кеше тугач әти-әнисеннән гомерлеккә бүләк итеп ала. Без моны үз эшебездә дәлилләдек. Кеше исеменә шул кадәр өйрәнеп китә ки, хәтта аның мәгънәсе турында уйламый да башлый. Ә hәр исемнең үз мәгънәсе бар. Моны укучыларның исемлеге таблицасында күреп була. Шуның өчен кеше баласына исем биргәндә сайлана башлый. Кемдер исемнең киң таралып китүе белән кызыксына, кемгәдер нәкъ исемнең сирәк булуы ошый. Эшнең нәтиҗәләре буенча, кеше исемнең мәгънәсенә игътибар итә дия алабыз. Тикшерелгән исемнәр арасында еш очрый торган исемнәр булып хатын-кыз исемнәре арасында – Азалия, Лиана, Элина, Альбина булса, ир-ат исемнәре арасында – Радмир, Айдар исемнәре тора. Иң аз процент күрсәткеч белән исемнәрнең сирәк очрый торганнары булды. Ул хатын-кыз исемнәре арасында – Фәйрүзә, Флүрә, ир-ат исемнәре арасында – Рәмил, Рәхметдин,Филүс исемнәре.
Балачактан ишетеп белгән “Кешене исем матурламый, кеше исемне матурлый”, “Яхшы исем байлыктан артык”, “Исем белән дәшкән җирдә hәрвакыт рәхәт”, “Корабыңа нинди исем бирсәң, ул шулай йөзәчәк” [1, 34] дигән мәкаль-әйтемнәрдә тирән мәгънә салынган. Кеше исеме белән горурланырлык, исемен горурларлык итеп яшәргә тиеш.
Әдәбият.
Башкорт халык иҗаты. 7 томда. Мәкаль-әйтемнәр. Табышмаклар. - Уфа: “Китап” нәшрияте, 1993.
Әдәбият, мәдәният, исемнәр.// Агыйдел киңлекләре. – 2010.-№5. -21-22 бит.
Исемнәр китабы. А.В. Суперанский.- М.: Рус теле, 2002.
Ожегов С.И., Шведова Н.Ю. Рус теленең аҗлатмалы сүзлеге. – 4 нче нәшрият. – Мәскәү: 1999.
Тезислар.
Исем – ул безне бер- беребездән аера, шул ук вакытта берләштерә торган сүз. Ул кешегә ошарга- ошамаска мөмкин, тик исемсез җир йөзендә бер кем дә юк.
В. И. Дальның аңлатмалы сүзлеге буенча: “Исем – затны, шәхесне атаган сүз”. С.И. Ожегов сүзлеге буенча: “Исем – кешенең тугач бирелә торган шәхсән атамасы ” - дип аңлатыла.[4,245]
Кеше исемнәре – тарихның бер өлеше. Кеше исемнәрендә аның көндәлек яшәеше, ышанулары, фантазиясе, тарих бәйләнешләре чагыла. Беренче карашка, исемнәрдә бернинди дә сәерлек юк кебек. Без аларга өйренеп беткәнбез, барысы аңлаешлы кебек, исемнең төптәге мәгънәсе турында онытып куябыз. Ә чынында исә, исемнәр килеп чыгышы буенча hәм мәгънәләре буенча бик тә төрле-төрле икән…
Үзенең исемен кеше барыннан да ешрак ишеткән сүз ул. Исем кешенең тормышы буена үзенә ияреп йөри торган сүз. Шуның өчен дә бу тема белән мин бик кызыксындым.
Миңа үземнең мәктәптә татар төркемнәрендә укыган укучыларның исемнәрен тикшерү аеруча кызык тоелды. Аларның исемнәре арасында кайсылары иң популяр, еш очрый торганы, кайсылары бик сирәк исемнәр рәтенә керә икән? Бу эшнең практик өлешендә катнашкан яшьтәшләремдә дә үзләренең исемнәренә кызыксыну уянды.
Бу эшнең актуальлеге булып хәзерге тормышта татар милләтеннән булган кешеләрнең исемнәре чит телләрдән кергән булуы, аларның артык популярлашып китүе тора. Тирән мәгънәгә ия булган матур татар исемнәрен ни өчендер ата-аналар үзләренең балаларына сирәгрәк бирә башладылар. Шуның өчен бу эшне башкарганда киләсе максатлар куелды:
Мәктәптә укыган татар укучылары арасында иң еш очраган hәм, киресенчә, сирәк очраган исемнәрне ачыклау.
Татар исемнәренең килеп чыгышы hәм мәгънәләре белән танышу.
Татар исемнәре hәм алынма исемнәр арасындагы күрсәткеч.
Бу максатларга ирешү өчен киләсе мәсьәләләрне чишәргә туры килде:
Укучыларның исемлекләрен өйрәнү
Укучыларның үз исемнәре турында нәрсә белүләрен ачыклау
Нинди исемнәр ешрак таралган?
Ни өчен әти-әнисе баласына теге яки бу исемне сайлаган?
Исемнәр турындагы китаплардан исемнәрнең мәгънәләрен ачыклау
Укучыларга үз исемнәре ошый микән, юк микән?
Эшнең объекты булып кеше исемнәре тора. Эзләнүләр барышында шундый методлар кулланылды:
Әдәбият, кулланмаларны өйрәнү
Укучыларның исемлеген анализлау
Анкета үткәрү
Килеп чыккан нәтиҗәләрне чагыштыру
Фәнни эш кереш өлешентән, төп өлештән(ул үзе өч бүлектән тора), йомгаклау өлешеннән тора. Төп өлешнең беренче бүлегедә кеше исемнәрен өйрәнүче фән турында сүз бара. Икенче өлештә татар исемнәренең килеп чыгышы турында белеп була. Өченче өлештә Стәрлетамакмшәhәренең 12нче санлы мәктәп укучыларының исемнәрен өйрәнү буенча эш нәтиҗәләре бирелгән.
Вакытлар үтү белән исемнәрнең үзгәрешен, килеп чыгышын өйрәнә торган фән – ономастика, тик кеше исемнәрен генә өйрәнә торган бүлеге антропонимика дип атала (грек сүзе антро – кеше hәм онома – исем).
Бу өлкәдә алып барылган эзләнүләр төрле халыкларның миграцион юлларын, мәдәни hәм тел аралашуын аңларга ярдәм итә. Борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр кеше исемнәре төрле үзгәрешләр кичергәннәр, беренче яңгырашыннан күпкә аерылалар, кайбер очракта беренче мәгънәсен югалткан булырга мөмкин. Шушы вакытта ономастика фәне исемнең беренче яңгырашын, мәгънәсен, үзгәрешләрен күзәтеп тикшерә.
Борынгы татар кешесенә яңа туган сабыена чит халык исемен бирү ят күренеш булган. Татар халкы исемнәрне үзе уйлап чыгарган, аларның чыганагы булып кешенең төрле сыйфатлары торган. Бу күренешне күп халыкларда күзәтеп була. Мәсәлән, борынгы кельт hәм грек халкында. Шуңа карамастан, татар халкының кеше исемнәре килеп чыгышы ягыннан төрле-төрле. Фәнни тикшерүләр безнең исемнәрнең 16% гына татар исемнәре, 8% - фарсы теленнән кергән ( Гөлнара, Зифа). 4% - яңа исемнәр өлешенә төшә. Шулай итеп, әлеге татар исемнәре арасында борынгы төрек исемнәрен (Тимерхан, Айрат, Уразбикә, Айдар), алтай исемнәрен (Алтынбай, Алтынчура), болгар исемнәрен (Бикташ, Айсылу, Туйбикә, Тутай), яhуд исемнәрен (Давид, Рафаэль) очратырга була. Иң күп өлешне – 72% - гарәп теленнән кергән исемнәр тәшкил итә (Камил, Ләйсән, Габдулла, Газимә, Раян). Аңлашыла ки, бу безнең халыкның ислам динен кабул итүе белән бәйле. XVIII гасырда балаларга исем кушуны муллалар башкарган. Шушы вакыттан башлап гарәп исемнәренең киң таралуы күзәтелә.
Үткән гасыр яңа исемнәр барлыкка килүе белән аерылып тора. Кайбер исемнәр авазлар кушу нәтиҗәсендә яңа яңгыраш алган. Шушы ысул белән күп кенә яңа исемнәр барлыкка килгән (Равилә, Раф, Нәзирә, Рәйлә, Рәмилә, Фаил, Наил). Яңа исемнәр күрше яшәгән халыклардан да күчкән, чөнки алар аралашып яшәгәннәр (Морат, Салават, Юлай). Безнең халык матур яңгырашлы булган сүзләрне кушып та яңа исемнәр барлыкка китергән. Бу сүзләр татар сүзләре генә түгел, гарәп, фарсы h.б. телләрдән кергән сүзләр булган (Сәидҗафар, Минтимер, Миңсылу, Гайнетдин, Әбделбарый, Зәйнетдин, Шәмсетдин).
Октябрь инкыйлабыннан соң татар халкы тормышына күп кенә рус, чит ил исемнәре килеп керә (Клара, Луиза, Эльвира, Розалия, Марсель, Альберт, Альбина, Ганс). Бер төркем европа исемнәренең килеп керүенә драматургия булышлык итә. Пьеса, спектакльләрдә очраган исемнәр еш очракта популярлашып киткән була. Шуның нәтиҗәсе булып, гади татар фамилияле кешесенең чит исем йөртүе булган. Танылган шәхесләр арасыннан , Альберт Асадуллин, Рудольф Нуриевны атап була.
Шулай да hич нигә карамый татар халкы өчен яңа туган сабыйга исем кушу тантаналы эш итеп саналган, зур бәйрәм булган. Халык балага кушкан исем белән аның киләчәк язмышы арасында тыгыз бәйләнеш булганына ышанган. Шуның өчен, исемне балага яратырга , туры китерегә тырышып сайлаган. Кеше исеме аның үзенә туры килергә тиеш булган. Сәламәтлеге ягыннан, буй- сыны ягыннан кимчелеге булып туган балага кушылган исеме дә ярдәм итәчәгенә ышанганнар (Миңсылу, Миңнур,Тимербай, Билал, Тимерҗан). Хәзерге вакытта исә кеше исеме үзенә ошамаса, алыштыру хокукына ия. Сирәк булса да бу күренеш күзәтелә.
Ни өчен балага әти-әнисе нәкъ теге яки бу исемне сайлаган? Үз исеме кешегә ошыймы? Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме икән? Шушы сорауларга җавап табар өчен мәктәпнең татар теле өйрәнүче укучылар арасында анкета үткәрелде. Барлыгы 37 кеше сорауларга җавап бирде.
Анкета җаваплары шуны күрсәтте: күп очракта балага исемне әти-әнисе сайлый (27 кеше – 73 %), аннары килә картәти hәм картәниләр (5 кеше – 13,5%), 5 кеше туганнарым сайлаган дип җавап биргәннәр (5 кеше – 13,5%).
Ни өчен нәкъ шушы исемне сайлаганнар дигән сорау җаваплары аеруча кызыксыну уятты. Исемнең мәгънәсе матур булган өчен дип 15 кеше җавап биргән (40,5%). Димәк, исемне сайлаганда аның ни аңлатуы белән кызыксынганнар дигән нәтиҗә ясый алабыз. Исем матур яңгырашлы булганы өчен 4 кеше сайлаган (11%). Исем сайлаган вакытта бик популяр иде дип 9 кеше җавап биргән (24%). Ә менә исемнең нәкъ сирәк очрый торган булганы өчен 2 кеше сайлаган (5,5%).
Кешене исеме тормышы буена ияреп йөри, ә аны кеше үзе сайлап алмый. Яңа туган сабыйга исемне ата-анасы сайлый. Исемен кеше яратырга, hәм киресенчә, яратып бетмәскә дә мөмкин. Әгәр кеше үз исеме белән бөтенләй кәнәгать түгел икән, ул аны балигъ булгач алыштыра ала. Бу күренеш сирәк булса да безнең тормышта күзәтелә. Укучыларның бу сорауга җаваплары төрле-төрле. Мәсәлән, үз исеме 17 кешегә бик ошый (46%). Ошый дип җавап биргән – 16 кеше (43%), ошамый – 1 җавап (3%), бөтенләй ошамый – 3 җавап ( 8% ).
Без тикшергән исемнәр арасында киң кулланышта булган исемнәр булып: хатын-кыз исемнәре арасында – Азалия, Лиана, Альбина, Элина тора; ир исемнәре арасында – Радмир, Айдар булып чыкты. Исемнәр арасында бик сирәк очрый торганнары булып Флүрә, Фәйрүзә, Рәмил, Рәхметдин, Филюс исәпләнә. Бу исемнәр барысы да килеп чыгышы ягыннан гарәп исемнәре. Тикшерүләр вакытында шуны да исәпкә алдык, татар милләтеннән укучылар арасында күбесе алынма исемнәр йөртәләр. Мәсәлән, Марсель – француз исеме, Эмиль, Карина, Яна – латин теленнән кергән исемнәр, Инна, Лена, Лариса, Ленара, Радмир – урыс-славян исемнәре рәтенә керә, Юлианна, Элина, Кристина, Диана – грек исемнәре. Барлык алынма исемнәр сорау алганнар арасында 40,5 % тәшкил итә. Калган исемнәр, бу 59,5% – татар-гарәп исемнәре булып исәпләнә. Татар исемнәре аз гына булса күбрәк процентны тәшкил итә. Бу безгә татар халкы үз исемнәренә өстенлек бирә дигән нәтиҗә ясарга нигез булып тора.
Исем – кешене барлык аңа охшашлардан аерып әйтә торган сүз. Бу безнең шәхсән билгебез. Аны телгә алганда, сезнең холкыгыз, тәртибегез аерылгысыз булып исемегезгә берегә. Яхшылык кылдыгызмы, әллә явызлык эшләдегезме – барысы да исемегез белән аерылгысыз булачак. Без барыбыз да бер кагыйдәне онытмаска тиешбез: hәрвакыт, hәркайда исемегезне данларлык кына адымнар эшләгез!
Балачактан ишетеп белгән “Кешене исем матурламый, кеше исемне матурлый”, “Яхшы исем байлыктан артык”, “Исем белән дәшкән җирдә hәрвакыт рәхәт”, “Корабыңа нинди исем бирсәң, ул шулай йөзәчәк” [1, 34] дигән мәкаль-әйтемнәрдә тирән мәгънә салынган. Кеше исеме белән горурланырлык, исемен горурларлык итеп яшәргә тиеш.
19
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/88359-nauchno-issledovatelskaja-rabota-chto-v-imeni
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Заместитель директора по АХР: особенности управления административно-хозяйственной работой образовательной организации»
- «Преподавание учебного предмета «Музыка» в соответствии с требованиями ФГОС ООО от 2021 года»
- «Адаптация детей-мигрантов к образовательной среде: особенности организации обучения школьников»
- «Подготовка обучающихся к итоговому собеседованию по русскому языку»
- «Организация образовательного процесса для обучающихся с расстройствами аутистического спектра по ФГОС»
- «Методы и приемы формирования УУД у младших школьников в соответствии с ФГОС НОО»
- Педагог-психолог дошкольной образовательной организации. Содержание и организация профессиональной деятельности
- Педагогика и методика преподавания астрономии
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией
- Мировая художественная культура: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания истории и обществознания
- Методическое сопровождение реализации общеобразовательных программ. Организация деятельности учителя-методиста

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.