- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Китапханәләр
Дәрес конспекты
Дәрес темасы: Китапханәләр.
Дәреснең максаты:
1. Китапханәләр тарихы белән таныштыру; алган белемнәрне гамәлдә дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.
2. Ишетеп аңлау, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү.
3. Китап укуга омтылыш, аларга сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
Компьютер, интерактив такта, презентация материаллары, газета-журнал материаллары, сүзлекләр, киңәшләр, дәреслек (9 сыйныф).
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау;
- уңай психологик халәт булдыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
- Лексик гимнастика, элек өйрәнелгән сүзләрне кабатлау, дөрес әйтү, тәрҗемәсен искә төшерү:
китапханә - вакытлы матбугат -
оештырылган – ачыла -
урнашкан – исәпләнә -
мөдир - махсус –
сәүдә - тукталыш -
III. Яңа материалны аңлату.
1. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы “Китапханәләр” дип атала. Дәресебездә китапханәләр ничек барлыкка килгән, нинди китапханәләр була? дигән сорауларга җавап эзләрбез, алган белемнәребез белән уртаклашырбыз, аларны тагын да баетырбыз.
2. (1) Яңа лексика белән танышу: дөрес уку, тәрҗемә итү (сүзләр экранда чыга):
Дин - дин әһелләре -
патша хәзрәтләре - руханилар -
указ -әмер –
данә - академия карамагына -
/Укытучы яңа сүзләрне укып чыга, укучылар кабатлый, берничә укучы укый (дөрес әйтелеш өстендә эшләү)
Парталарга куелган сүзлекләрдән бу сүзләрнең тәрҗемәсен табалар. Җавапларның дөреслеге тикшерелә: экранда сүзләр тәрҗемәләре белән күрсәтелә,балалар укып тикшерәләр, сүзлек дәфтәренә язып куялар/
3. Аудирование.
- Бүген без сезнең белән китапханәләргә сәяхәткә чыгабыз. /Һәр тукталышның исеме экраннан презентация материалларында күрсәтелә/
Беренче тукталышыбыз “Казандагы беренче китапханәләр” дип атала. Игътибар белән тыңлап утырыгыз.
/Аудирование өчен текст/ Дәреслекнең 123-124 нче битендәге текст тәкъдим ителә. 1722 нче елда патша Петр Беренче дин әһелләренең балалары өчен мәктәпләр ачу турында указ чыгара. Патша хәзрәтләренең әмерен үтәү максаты белән, Казан митрополиты да үз йортында мәктәп ача. Бу - Казанда ачылган беренче рус мәктәбе. Тугыз елдан соң ул Федоров монастырена күчерелә һәм Духовная семинария дип үзгәртелә. Әнә шул монастырьда епископ һәм башка руханилар бүләк иткән китаплардан китапханә оештырыла.
1797 нче елда бу семинария Духовная академия итеп үзгәртелә. Семинариянең китапханәсе дә академия карамагына күчә. Китапханәдә дини китаплардан башка тарих, география, философия, математика, риторика китаплары була. Анда җирле вакытлы матбугат кына түгел, “Лицей”, “Патриот”, “Русский вестник”, “Сын отечества” һәм башка газета-журналлар да булган.
Шәһәр халкы өчен китапханә ишеге 1808 нче елда ачыла. Китаплар белән сәүдә итүче А.Мясников шәһәр халкы өчен махсус китапханә ача.
Хәзер Казанда дистәләрчә китапханә эшли. Аларның китап фонды миллионнарча данә исәпләнә.
/Текст эчтәлеге буенча эшләү/
- Кем нәрсә аңлады?
- Текстта сүз нәрсә турында бара?
/Укучыларның җаваплары тыңланыла/
4. Дәреслек белән эшләү.
Хәзер текстны укыйбыз һәм русчага тәрҗемә итәбез. Яңа сүзләргә игътибар итегез.
5. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итү /текстта ориентлаша белү/.
Тексттан соң 1 нче биремне карыйбыз, русчадан татарчага тәрҗемә итәбез.
В 1722 году, в 1797 году, 1278 книг, царь Пётр 1, первая библиотека, через 9 лет, сотни библиотек, миллионы экземпляров, первая русская школа.
- Тексттагы соңгы абзацны игътибар белән укыйбыз. Ничек уйлыйсыз, иң зурысы, дәрәҗәлесе нинди китапханә?
/көтелгән җавап: үзәк китапханә, дәүләт китапханәсе/
6. Аудирование.
Иң зур китапханә – Милли китапханә. Менә без икенче тукталышка килеп җиттек һәм мин сезгә кыскача гына Милли китапханә турында сөйлим.
Милли китапханә – Казандагы иң зур, иң матур йортларның берсе. Әтиле-уллы Второвлар турында кызыклы истәлекләр сөйлиләр. Иван Алексеевич Второв гомере буе китап җыйган. Ул Карамзин, Тургенев, Пушкиннар белән аралашып яшәгән. Аның китапханәсендә төрле телләрдәге китаплар, журналлар тупланган. Байлык мирас булып улы Николай Ивановичка күчкән. Ул Казанда җәмәгать китапханәсе ачылуга зур өлеш керткән. Петербургка күчеп киткәндә, ул әтисе китапханәсен шәһәр идарәсенә бүләк итә. Шулай итеп, 1865 нче елда Казанда китапханә ачыла.
Биредә бик күп бүлекләр эшли. Татар китаплары, дөнья әдәбияты, сәнгать бүлеге эшли, техник әдәбият, туган якны өйрәнүгә багышланган басмалар бүлеге, һ.б., газета-журналлар өчен аерым бүлмәләр. Китапханәдә 203 кеше эшли, алар фән кандидатлары, академиклар!
Мондагы китапларны бер рәткә тезсәң, 12 километрга сузылыр иде. 3 миллионнан артык китап бар. Биредә беркайчан да “китап юк!” димиләр, юк икән, компьютерга басып, университет китапханәсеннән, бөтен Татарстаннан эзлиләр.
Анда да булмаса, Россия Дәүләт китапханәсенә мөрәҗәгать итәләр. Юк икән, чит ил китапханәләренә чыгарга тиеш булалар. Америкага, Германиягә, һ.б. илләргә. Милли китапханә 83 илнең китапханәләре белән килешү төзегән. Без – аларга, алар безгә китаплар җибәрә. Иң тыгыз элемтәләр Америкадагы “Конгресс” китапханәсе белән урнаштырылган.
Укытучы сорауларына җавап бирү.
- Китапханәгә нигез салучылар кемнәр?
- Нинди бүлекләр бар?
- Китапханә нинди илләр белән аралашып яши?
- Ничә ил белән килешү төзелгән?
- Китапханәдә ничә миллион китап исәпләнә?
/укучыларның җаваплары тыңланыла, экраннан презентация материаллары күрсәтелә/
- Укучылар, тагын нинди китапханәләр була? /Укучылардан көтелгән җаваплар: шәһәр китапханәләре, милли китапханә, шәхси (өйдәге) китапханәләр/.
7. Алабуга китапханәләре белән танышу.
- Укучылар, тагын кайларда китапханәләр бар?
/балалар төрле шәһәрләрне атыйлар/
- Әйе, Алабугада да китапханәләр бар. Менә без өченче тукталышка килеп җиттек. Хәзер безнең лекторлар клубына йөрүче укучыларыбыз Алабуганың шәһәр китапханәләре белән таныштырырлар.
1 нче укучы. /Шәһәр үзәк китапханәсе тарихы белән таныштыра, экраннан презентация материаллары күрсәтелә/
Шәһәр үзәк китапханәсе
Алабуга халкы өчен беренче шәһәр китапханәсе 1896 нчы елда ачыла. Ул Казан урамында 15 нче йортта урнашкан.
Ачылу ваытында 1244 исемдә китап булган. 1960-70 нче елларда төрле конкурс-бәйгеләр, семинарлар үткәрелә һәм “Бик яхшы эшләүче китапханә” исеме бирелә. 1978 нче елда үзәкләштерү башлана, яңа бүлекләр барлыкка килә.
Китапханә 6000 нән артык китап укучыга хезмәт күрсәтә. 120 исемнән артык журнал, 60 исемнән күбрәк гәзит алдыра.
1996 нчы елда китапханә үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Тиздән 120 еллыгын бәйрәм итәчәк.
Хәзерге вакытта китапханәдә татар бүлеге, сәнгать бүлеге, уку залы эшләп килә. Аның 3 филиалы бар. Алар шәһәрнең төрле өлешләрендә урнашкан.
2 нче укучы. /Татар, милли һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге белән таныштыра, экраннан презентация материаллары күрсәтелә/
Татар бүлеге.
Татар, милли һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенә 21 ел. Ул 1994 нче елда ачыла. Бу бүлектә татар әдәбияты, туган як турындагы китаплар, газеталар, шәһәр һәм районның мәдәнияты, икътисади хәле турында мәгълүматлар тупланган.
Алабугада яшәүчеләр, укучылар, студентлар татар телендә басылган китапларны яратып укыйлар. Бу бүлек Татарстан Республикасында нәшер ителгән 27 төрле исемдә газета-журналлар ала.
Татар халкының бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә, язучыларның иҗатына багышлап китап күргәзмәләре үткәрелә.
Китапханә “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары белән аралашып яши, китап яратучылар, җирле шагыйрьләр белән очрашулар оештыра.
Татар бүлеге меңнәрчә кешегә хезмәт күрсәтә.
3 нче укучы. /Сәнгать бүлеге белән таныштыра, экраннан презентация материаллары күрсәтелә/
Сәнгать бүлеге
Бу бүлектә сәнгать һәм мәдәният буенча ноталар, грампластинкалар, магнитофон тасмасына язылган җырлар, көйләр тупланган, композиторлар турында китаплар, мәкаләләр, ноталы китаплар, патефоннар бар. Монда шулай ук магнитофон тасмасына музыкаль әсәрләр яздырырга мөмкин.
4 нче укучы. /Экраннан слайдлар күрсәтелә/
Үзәк балалар китапханәсе.
Бу – үзәк балалар китапханәсе, ул Тойма урамында, 9 нчы йортта урнашкан. Китапханә 1939 нчы елдан эшли башлый. Биредә 6 бүлмә бар: абонемент, ике уку залы, ике китап саклау бүлмәсе һәм китапханә мөдире бүлмәсе.
Китапханәгә көн саен 130лап бала килә.
Китапханә бик күп исемдә татарча газета ала. Татар телендә балалар өчен “Салават күпере”, “Ялкын”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” басмаларын алалар. Биредә конференцияләр, балалар өчен китап бәйрәмнәре, уен-сәяхәтләр, гаиләнең ял көне, китап күргәзмәләре оештырыла.
- Рәхмәт сезгә, укучылар, сыйныфташларыгызны яхшы мәгълүматлар белән таныштырган өчен.
Ә хәзер киләсе тукталышка рәхим итегез. Ул “Китап докторы” тукталышы дип атала. /Китапларга (дәреслекләргә) бәя бирү. Дәрескә китап докторы керә. Ул китапларның торышын тикшерә, балалара киңәшләр бирә/
- китап турында тагын киңәшләр тыңлап карыйбыз.
(“Китап киңәшчең синең” дигән шигырьне алдан әзерләнгән укучы сөйли)
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы, кадерлә син китапны.
Укы, бәгърем, син аны,
Китапның син дусты бул.
Бик күп сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул.
Х.Шабанов.
IV. Өй эшен тикшерү.
- Сезгә өй эше итеп, китаплар турында әйтемнәр өйрәнеп килергә кушылган иде, кем нәрсә әйтә ала?
/Балаларның җаваплары тыңлана: Китап - белем чишмәсе һ.б. /
- Укучылар, без сезнең белән соңгы тукталышка килеп җиттек. Ул тукталыш -“Могҗизалар тукталышы” дип атала. Бу тукталышта без сезнең белән дөньяда иң кечкенә китапханә һәм иң зур китап белән танышырбыз.
Дөньяда иң кечкенә китапханә – Һиндстанның Ампристар шәһәрендә. Аның алтын һәм бакыр белән бизәлгән мәрмәр бинасында бары бер изге китап саклана.
Иң зур китап Бирмадагы Мондалай шәһәрендә, 370 битле, ә китап саклана торган урын 5 гектардан артык. Бу китапны уку өчен 153 көн киткән. Ташка уеп 100 кеше 9 ел язганнар.
V. Дәрес материалын кабатлау, ныгыту.
Әңгәмәдә катнашу (парларда эшлиләр, мини диалоглар төзиләр).
1 нче партада утыручылар (һәр рәттән) өй китапханәсе турында сөйләшәләр.
[- Китапханәләр ничек барлыкка килгән?
- Нинди китапханәләр була?
- Сезнең өйдә китапханә бармы? Ул баймы? Ничә китап бар? Нинди темага китаплар күбрәк? Китапларны кем сатып ала (җыя)? Һ.б.]
2 нче партада утыручылар (һәр рәттән) мәктәп китапханәсе турында сөйләшәләр/
3 нче партада утыручылар шәһәр китапханәсенә барулары турында сөйләшәләр.
2-3 пар укучының диалогын тыңлау.
V. Дәрескә йомгак ясау.
- Бүген без сезнең белән кайда булдык?
- Нинди китапханәләр белән таныштык?
- Үзәк китапханәнең ничә филиалы бар?
- Сез китапханәләргә йөрисезме?
- Китапларны ничек саклап тотарга?
/Укучыларның җаваплары тыңлана/
VI. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
VII. Өй эшен аңлату. Үзегезнең өй китапханәгез турында сөйләргә әзерләнеп килегез.
Кулланылган әдәбият.
1. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Татар теле 9 сыйныф (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан “Мәгариф” нәшрияты.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/152270-kitaphanlr
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Методика преподавания информатики»
- «Содержание и методы обучения младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО от 2021 года»
- «Организация учебно-воспитательного процесса в соответствии с ФГОС ООО от 2021 года»
- «Преподавание химии и биологии по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Преподавание хореографии в дополнительном образовании детей: содержание, методы и технологии»
- «Цифровая образовательная среда: особенности организации учебного процесса в соответствии с ФГОС»
- Педагог-психолог дошкольной образовательной организации. Содержание и организация профессиональной деятельности
- Педагогика и методика преподавания истории
- Организация инклюзивного образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья
- Педагогическое образование. Содержание и организация профессиональной деятельности учителя
- Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Тифлопедагогика: обучение и воспитание детей с нарушениями зрения

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.