- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Урок развитию речи «Зима»
Тема: БСҮ “Яраткан ел фасылым.”
Максат:
1. Сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрне камилләштерү
2. Яраткан ел фасылы турында диалогик һәм монологик сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен устерү, мөстэкыйль эшчәнлеккә өйрәтү.
3. “Кыш” темасына укучыларның лексикасын баету; аны гамәли сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.
4. Укучыларда аралашу культурасын тәрбияләү; бер-береңгә ярдәмләшү кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау: тема буенча әзерләнгән слайдлар, сюжетлы кыш турында индивидуаль карточкалар, рәсемнәр, табышмаклар, сүзләр төзү өчен иҗекләр.
Метод: өлешчә әзерләнү; күрсәтү; сорау-җавап.
Алымнар: Укытучы сүзе, укучы сүзе, язмача эш.
Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дэрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Кулланылган струуктуралар:
ХАЙ - ФАЙВ
МЭНЭНДЖ – МЭН
КЛОК- БАДДИС
КУИЗ – КУИЗ – ТРЕЙД
ТЭЙК – ОФ – ТАЧ ДАУН
ТАЙМД – РАУНД РОБИН
ФЕЕРВЕРК (ТИМ - ЧИР)
МИКС – ФРИЗ – ГРУП
I Ориентлашу этабы.
1. Психологик уңай халәт тудыру;
2. Белемнәрне тигезләу;
3. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
Дәрес барышы.
ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.
• Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Кәефләрегез ничек? Барыгыз да барма? Алайса, дәресебезне башлыйбыз.
• Укучылар, хәзер елның кайсы фасылы?
• Урамга күз салыгыз әле, бүген көн нинди?
• Узып киткән кышкы каникулларыгыз сездә нинди тәэсирләр калдырды?
• Кышкы каникулларда сез ничек ял иттегез?
• Нинди кышкы уеннар уйнадыгыз?
• Өй эшен тикшерү. ( Өй эше “Фонетика” бүлеген кабатлап, бер-береңгә сораулар бирергә әзерләнергә иде.
• Шулай итеп, укучылар, без үткән дәресләрдә тел белеменең нинди бүлеген өйрәндек? (Фонетика).
Хәзер белемнәрне тикшереп алырбыз.
• МЕНЕДЖ – МЭТ структурасы
• КУИЗ – КУИЗ – ТРЕЙД структурасы
• Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар; битне уртага бүләләр. Яртысын җилкәдәге иптәшләрегезгә бирәсез; тагын уртага битне бүләргә тиеш буласыз. Битнен берсен каршы як иптәшләрегезгә бирәсез. Битнең астын 4/1өлешен бөкләргә кирәк була. (Күрсәтелә).
• Битнең кңренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналагн соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.
• Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. (Таймер куела).
• Вакыт бетте.
• Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәмез, янында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңга булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән моң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз. Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды.
Ә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшерәм.
• - ОФ – ТАЧ – ДАУН структурасы ярдәмендә.
• (әйтелгән билгеләмә дөрес булса кул чабыгыз, дөрес булмаса кул күтәреп дөрес җавапны әйтергә тиеш буласыз)
• Татар алфавитында 39 хәреф бар (дөрес).
• Алфавитта барлык хәрефләр дә аваз белдерә ( дөрес түгел ъ һәм ь аваз белдерми).
• О сузыгы татар телендә беренче иҗектә генә языла (дө
5 сыйныф татар төркеме.
Тема: БСҮ “Яраткан ел фасылым.”
Максат:
Сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрне камилләштерү
Яраткан ел фасылы турында диалогик һәм монологик сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен устерү, мөстэкыйль эшчәнлеккә өйрәтү.
“Кыш” темасына укучыларның лексикасын баету; аны гамәли сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.
Укучыларда аралашу культурасын тәрбияләү; бер-береңгә ярдәмләшү кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау: тема буенча әзерләнгән слайдлар, сюжетлы кыш турында индивидуаль карточкалар, рәсемнәр, табышмаклар, сүзләр төзү өчен иҗекләр.
Метод: өлешчә әзерләнү; күрсәтү; сорау-җавап.
Алымнар: Укытучы сүзе, укучы сүзе, язмача эш.
Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дэрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Кулланылган струуктуралар:
ХАЙ - ФАЙВ
МЭНЭНДЖ– МЭН
КЛОК- БАДДИС
КУИЗ – КУИЗ – ТРЕЙД
ТЭЙК – ОФ – ТАЧ ДАУН
ТАЙМД – РАУНД РОБИН
ФЕЕРВЕРК (ТИМ - ЧИР)
МИКС – ФРИЗ – ГРУП
IОриентлашу этабы.
Психологик уңай халәт тудыру;
Белемнәрне тигезләу;
Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
Дәрес барышы.
ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.
Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Кәефләрегез ничек? Барыгыз да барма? Алайса, дәресебезне башлыйбыз.
Укучылар, хәзер елның кайсы фасылы?
Урамга күз салыгыз әле, бүген көн нинди?
Узып киткән кышкы каникулларыгыз сездә нинди тәэсирләр калдырды?
Кышкы каникулларда сез ничек ял иттегез?
Нинди кышкы уеннар уйнадыгыз?
Өй эшен тикшерү. ( Өй эше “Фонетика” бүлеген кабатлап, бер-береңгә сораулар бирергә әзерләнергә иде.
Шулай итеп, укучылар, без үткән дәресләрдә тел белеменең нинди бүлеген өйрәндек? (Фонетика).
Хәзер белемнәрне тикшереп алырбыз.
МЕНЕДЖ – МЭТ структурасы
КУИЗ – КУИЗ – ТРЕЙД структурасы
Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар; битне уртага бүләләр. Яртысын җилкәдәге иптәшләрегезгә бирәсез; тагын уртага битне бүләргә тиеш буласыз. Битнен берсен каршы як иптәшләрегезгә бирәсез. Битнең астын 4/1өлешен бөкләргә кирәк була. (Күрсәтелә).
Битнең кңренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналагн соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.
Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. (Таймер куела).
Вакыт бетте.
Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәмез, янында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңга булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән моң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз. Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды.
Ә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшерәм.
- ОФ – ТАЧ – ДАУН структурасы ярдәмендә.
(әйтелгән билгеләмә дөрес булса кул чабыгыз, дөрес булмаса кул күтәреп дөрес җавапны әйтергә тиеш буласыз)
Татар алфавитында 39 хәреф бар (дөрес).
Алфавитта барлык хәрефләр дә аваз белдерә ( дөрес түгел ъ һәм ь аваз белдерми).
О сузыгы татар телендә беренче иҗектә генә языла (дөрес).
Татар телендә сүз басымы беренче иҗеккә төшә ( дөрес түгел, татар телендә сүз басымы сонгы иҗеккә төшә)
Укучыларның кышкы табигать турындагы белемнәрен актуальләштерү. Роберт Миңнкуллинның “ Ак мизгел” шигырен уку.
Яратам мин
Ап-ак төсне.
Бөтен дөнья
Ап-ак төсле:
Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә , керфеккә дә,
Борынга да ак кунган.
Биек булып, ап-ак булып,
Урамга ак кар яуган,
Шуабыз шул ак таудан.
Шундый якты, шундый нурлы –
Бөтен дөнья ак кына.
Ап-ак була белә шулай,
Безнең туган як кына.-
Беренче бирем: шигырьдәге хәреф хаталарын төзәтү.
Автор бу шигырендә кайсы ел фасылы турында сөйли? ( Автор кыш турында сөйли).
Ул кышның нинди билгеләрен атый ? ( Кыш көне бөтен дөнья аклыкка күмелә. Агачларны ак кар каплый. Кар ява. Кыш фасылы безнең якларга гына хас күренеш.
Ял минуты. Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Моның өчен без Микс – Фриз – Груп структурасын кулланабыз.
Барыбыз да бастык, урындыкларыбызны рәтләдек, бер әйләнә ясап басабыз.
Музыка кушыла, сез шул музыкага бии – бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бироәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.
Текст уку.
Кар ява.
Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар төшә. Ак күбәләктәй кар бөртекләре, куыша – куыша, җир өстенә куна. Күк йөзе болытлы да түгел кебек, әмма ак кар төшә дә төшә.
Кар балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна. Балалар шуңа куаналар. Алар, күкрәкләрен тутырып, кышкы саф һаваны сулыйлар.
Нинди матур, нинди рәхәт!
Кырлар , болыннар, урманнар, елгалар, күлләр карга күмелде. Дөнья яктыргандай, һава җылынгандай булып китте.
Урманда шылт иткән тавыш та юк. Агач кәүсәләренә, агач ботакларын кар салган. Җәнлекләр өннәренә, ояларына посканнар. Кар аларны салкыннан саклый.
Кар ява! Уңыш ява! Чөнки кар күбрәк яуган саен, икмәк тә мулрак була, амбарлар игеннәр белән тула, авыл хезмәткәрләренең кәефе күтәрелә.
(Әхмәт Фәйзи)
Текст буенча сорауларга җавап бирү.
Көн нинди? ( Көн җилсез).
Нинди кар төшә? (Яфрак - яфрак кар төшә).
Кар бөртекләре кая куна? (Җир өстенә куна).
Кар кая куна? ( Балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна).
Тагын нәрсәләр карга кумелде? ( Кырлар, болыннар, урманнар, елгалар, кулләр).
Җәнлекләр кая поскан? ( Өннәренә, ояларына).
Татар телендә ничә хәреф белдеми? (2).
Ничә ел фасылы бар? (4)
Татар телендә ничә килеш бар? (6)
Бер айда тулы ничә атна? (4)
Кыш айлары ничәү?(3)
Укытучы: Кичәге буран, безнең сүзлңрне туздырып, кар өеме ясап куйган. Әйдәгез, сузләр килеп чыксын өчен, иҗекләрне урыннарына куйыйк.
чаң - ...
ча - ...
ти - ... - ...
шу - ... - ...
кә - ... - ...
ал - ...
ка, на, ме, як, лак, шә, кә, гы, ра, га.
Килеп чыккан сүзләрне дөрес итеп уку: чаңгы, чана, тимераяк, кузгалак, кәшәкә, алка.
Сузләрне тәрҗемә итү:
чаңгы – лыжи
чана – сани
тимераяк – коньки
шугалак – каток
кәшәкә – клюшка
ала – шайба.
Җөмләләр төзү.
Беренче номерлы партнерлар чаңгы сүзе.
№2 – чана сүзе.
№3 – тимераяк сүзе.
№4 – шугалак сүзе белән җөмләләр төзиләр.
Финк – Райт – Раунд – Робин структурасын куллану.
Укытучы җөмләләрне тикшерә.
Рәсем өстендә эш: Һәр өстәлгә рәсе таратыла.
(Кышкы урман, кышкы уеннар, кышын кошлар һәм хайваннар). Рәсемнәрне сурәтләп кечкенә хикәяләр язарга.
Балалар ярдәм итә.
Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр һәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын салкыннар җиткәч,
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч.
Кроссворд чишү
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/172571-urok-razvitiju-rechi-zima
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Технологии социальной интеграции выпускников всех форм попечения»
- «ОГЭ по истории: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Современное занятие в системе дополнительного образования детей»
- «Разработка рабочих программ курсов внеурочной деятельности»
- «Учитель истории и обществознания: современные методы и технологии преподавания предмета по ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Организация обучения и воспитания студентов в профессиональных образовательных организациях с учетом требований ФГОС СПО»
- Педагогика и методика преподавания мировой художественной культуры
- Психолого-педагогическое сопровождение образовательного процесса
- Тьюторское сопровождение в образовательной организации
- Теория и методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности
- Педагогика и методика преподавания физики
- Педагогическое образование: тьюторское сопровождение обучающихся

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.