Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
30.08.2016

Сценарий праздника «День Знания»

Яхина
учитель
Сценарий праздника «День Знания» для начальной школы включает стихи, песни, игры и поздравления. Готовый сценарий линейки и классного часа содержит торжественную часть с приветствием первоклассников, выступлением директора и старшеклассников. Интерактивная часть предлагает викторины, загадки и творческие задания на тему школьных предметов. Материал поможет организовать яркое и запоминающееся мероприятие, создать атмосферу радости и мотивации к учебе. Подходит для учителей и организаторов внеклассной работы в НОО.

Содержимое разработки

Музыка. “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...”

А. Б.Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә.

Алып баручы. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы-һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар! Бәйрәм тантанасын башлыйбыз.

Гимн яңгырый.

Алып баручы. Бүген безнең бәйрәмдә катнашалар:

---------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Алып баручы. Ә хәзербезгә белем алуда уңайлы шартлар тудыручы,үзебезгә карата игътибарлы булган директорыбыз Ильгиз Фэнил улына сүз бирәбез.

Сүз ____________________________________________бирелә.

Ә хәзер сүз__________________________________________________

1. Һава салкыная бара,

Аяк басабыз көзгә.

Сары төстә яфраклар да

Чалына инде күзгә.

Хушлаштык ямьле җәй белән,

Үтте дә каникуллар.

Бүген бәйрәм – белем көне,

Мәктәпкә илтә юллар.

2. Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә.

Белем бәйрәмен алып килә

Кыңгыраулы сентябрь.

Кулларымда тере чәчәк,

Шатлыгымны син дә күр.

Ашкынамын мәктәбемә

Әйтерсең, туган йортым.

Мәктәбемә илтәр сукмак

Гел шулай нурлы булсын.

4. Мәктәпкәем каршы ала,

Барыбызны иркәләп.

Кочагына кыса кебек

Килгән өчен иртәрәк.

Жыр “Школа привет”.

5. Укытучы, мәктәп – бу ике суз

Кунелемдә яши янәшә,

Мәктәбем, дип әйткән чакта

Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.

6. Укытучым! Туземлегең синең кыя сыман,

Кунелең изге, алда нур гына.

Гадисең дә, бөексең дә узен,

Сиңа тиң мактау-жыр гына.

7. Укытучы, якты кояш кебек,

Куңелемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сузе белән юата.

8. Чәчкә тотып чыктым бүген

Укытучым, синең каршыңа.

Чын күңелдән сине тәбрик итәм

Яңа уку елы башында.

10. Белем тауларының үрләренә

Житәкләшеп тагын менәрбез.

Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,

Гөлләмәләр бүләк итәбез.

11. Хөрмәтле укытучылар,хезмэт ветераннары!

Сезгә булган хөрмәтебез

Яши безнең йөрәктә.

Чәчәкләрнең хуш ислесе

Чын күңелдән - бүләккә !

(Чәчкә тапшыру)

Алып баручы

Залда безнең остазларыбыз, хөрмәтле хезмәт ветераннары утыра. Ә инде алар арасында Флюса Гадельян кызын лаеклы ялга озатабыз.Флюса апа , сезне чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм тагын бик күп еллар якыннарыгызны шатландырып яшәвегезне телибез.

Алып баручы. Ә менә бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре – 1 нче сыйныфка укырга килүче кызлар һәм малайлар. Әйдәгез әле аларны каршы алыйк!

1.

2.

3.

4.

Беренчеләрнең чыгышлары

1.Әти дә шулай әйтә

Әни дә шулай әйтә

Әби әйтә : - дөрес бу-ди,-

Китап шулай өйрәтә.        

 2.Мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде.

Алдынгы булырга тырыш

Бәбкәчем берүк диде.

3.Чәчәкләр тотып кулга

 Без чыктык озын юлга

Һәркем белә әлбәттә

Без барабыз мәктәпкә.

4.Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручканы.

5. Әтием дә , әнием дә,

 Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

6.Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

-Чәчәкләр артыннан , - диләр

Күренми бит буегыз.

  7.Бүген йөзләр көләч безнең

Күңел сөенә

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.

Учат в школе”.

А.Б. Нәни дуслар! Белем иленә сезне һичшиксез кабул итәрләр. Ләкин серле ачкыч әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан берничә ел элек алар да , кулларына шул серле ачкычны тотып, Белем иленә беренче адымнарын ясаган иде. Ә бүген алар белем иленә ачкыны сезгә мирас итеп тапшыралар.

(ачкычны тапшыру)

Алып баручы. Беренче классларның ата – аналары бүген нәни дусларыбыздан ныграк дулкынланадыр, мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә озату – алар өчен дә зур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрен алар да балаларына җиткерергә тели. (Сүз 1 сыйныф укучыларының әти – әниләренә бирелә)

Хәерле юл, мәктәп иленә !

Төкле аяк белән керегез.

Алда сезне күп мөгжизә көтә,

Сау – сәләмәт укып бетегез.

13. Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,

Бу китаплар сезгә нур чәчсен!

Эчләрендә булган әйбәт сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

14. Кояшның да бүген йомшак нуры

Сезне бире сөеп китерде.

Алыгыз сез гыйлем хазинәсен

Һәм үсегез гөлләр шикелле!

15.Бездән сезгә шул теләк:

Белегез укуның кадерен,

Ертмагыз дәфтәр битләрен,

Саклагыз китапны кадерләп.

Пөхтә булсын киемегез,

Таза булсын кул һәм битегез!

16.Курыкмагыз һич бер эштән – кыю булыгыз!

Изгелекле булыгыз,

Кешелекле булыгыз!

Олыларны хөрмәтләп,

Гел рәхмәтле булыгыз!

Ал.баручы.

Уку елы сезгә һәрчак

Бары уңыш китерсен,

Диктантлар “биш”кә язылсын,

Мәсьәләләр чишелсен

Мәктәптә күңелле булсын,

Дәресләр җиңел үтсен.

Һәм сезнең өчен ачылсын

Бар могҗизасы җирнең.

Алып баручы.

Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елы башлана!

(музыка яңгырый, балалар һәм кунаклар уку кабинетларына уза)

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/214726-scenarij-prazdnika-den-znanija

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки