- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Белем бәйрәме
Белем бәйрәме.
Габидуллина Разиля Миннегалиевна
МБОУ “СОШ с. Яныль”
Учитель начальных классов
Бәйрәмгә ветеран укытучылар, әти- әниләр, авыл җитәкчеләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре чакырыла.
Таң ата да, кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
-Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламегаләйкем!
Нинди ямьле безнең көн!
Йөгереп урамга чыгам,
Күңелле уйлар белән
Мәктәбемә ашыгам.
Кояш нуры иркәли,
Шат йөзле һәркем, кара:
Кайсы эшкә, хезмәткә,
Кайсы укырга бара.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Ил карты да сиңа башын иеп,
Мөгаллим дип, зурлап эндәшә.
Яшьләр синнән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сиңа тиңләшә.
Игелекле татар мөгаллиме,
Синнән күчә безгә мәрхәмәт
Йөрәк утың, балкып янса гына,
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.
Кулларына якты йолдыз тотып,
Карурманнар аша үткәннәр.
Һәм үзләрен алар гади генә:
-Мөгаллимнәр,- диеп йөрткәннәр.
Кайгы килгәндә дә нык бул, дип,
Шул остазлар безне өйрәткән.
“Укытучы” белән “Әнкәй” сүзе
Бергә саркып чыга йөрәктән.
Укытучы, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.
Чәчәкләрем, бәлки, аңлатырлар
Хисләремнең иң-иң изгесен.
Әниемдәй якын укытучым-
Тормышымның якты көзгесе.
Алыгыз сез бүген бүләк итеп
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!
Укытучы: Хөрмәтле укытучыллар, укучылар, килгән кунаклар, әти-әниләр! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм-“Белем бәйрәме” белән котлыйбыз. Эшегездә зур уңышлар, тормышыгызда саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
Җыр.......
Укытучы: Ә хәзер, дуслар, бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез. Рәхим итегез!
Дуслар! Бүген безнең бәйрәмдә нәни дусларыбыз- 1 нче сыйныф укучыллары да катнаша. Алар бүген тәүге тапкыр мәктәпкә килделәр.
Исәнмесез, безнең нәни дуслар!
Хуш килдегез, рәхим итегез!
Кулга тотып белем ачкычларын,
Я, әйдәгез, түрдән үтегез.
Кояшның да бүген йомшак нуры
Сезне бире сөеп китерде.
Алыгыз сез белем хәзинәсен
Һәм үсегез гөлләр шикелле.
1 нче сыйныф укучыларына сүз бирелә:
Без җилдә чыныгып
Кояшта янганбыз,
Дәү булып үскәнне
Сизми дә калганбыз.
Без бит әле быел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек
Исәнме, и мәктәп!
Сагынып беттеңме?
Укырга килгәнне
Зарыгып көттеңме?
Җәй көне үзеңә
Күңелсез булгандыр,
Ялгызың калгага
Күңелең тулгандыр.
Без килгәч, бүгеннән
Күңелле булачак.
Класслар моннан соң
Гел гөрләп торачак.
Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык матур юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә.
Язарга да өйрәнербез
Каләм тотып кулларга.
Хәрефләрне тезәрбез без
Тигез, матур юлларга.
Хәрефләр өйрәнербез дә
Сүзләр төзеп уйнарбыз.
Сагынып көткән мәктәптән без
Беркайчан да туймабыз.
Укытучы:Рәхмәт, балалар. Сезне бүген 1 нче сыйныфка укытучыгыз Раилә апагыз кабул итеп ала. Хәзер сүзне аңа бирәбез. Рәхим итегез!
1 нче сыйныф укытучысы чыгышы.
Тагын бәйрәмдә һәрберегезнең әти-әнисе катнаша. Хәзер сүз аларга.
Җыр.....1 нче сыйныф
13. Алтын- сары яфрак белән
Бизәде көзне.
Гел бишкә генә укырга
Өнәде безне.
Сентябрь, сентябрь
Килеп тәҗитте.
Кунак түгел, хуҗа булып
Түрләргә үтте.
Көзге җилләр чәчтән сөйде,
Иркә кагылып.
Каршылады безне мәктәп,
Көтеп, сагынып.
Гел елмаер безгә кояш,
Баш тыгып тәрәзәдән.
Китәрбез белем иленә
Таныш түгел эзләрдән.
Әйе шул, дусларым, сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел. Ләкин Белем иленә керү өчен серле ачкыч бар. Һәм ул ачкыч миндә, дусларым. Ачкычны кулга төшерү өченсезгә башта минем сорауларыма җавап бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы? Табышмак әйтелә. Ачкыч тапшырыла.
Җир йөзендә төрле- төрле
Никадәрле китап бар
Бик калын да, бик олы да,
Кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап. Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагы?
Беләмсез, ул нинди китап?
Балалар: Ул- “Әлифба” китабы!
Әлифба керә.
Әйе, дуслар, ул- мин булам-
Әлифба- тел ачкычы.
Белем дигән олы юлның
Иң беренче баскычы.
Сезгә минем теләгем шул:
Мине саклап тотыгыз,
Миндә бик күп хәрефләр бар-
Бик тырышып укыгыз.
“Әлифба” китаплары, бүләкләр тапшырыла.
Балалар
Рәхмәт сезгә, апалар!
Рәхмәт барыгызга да!
Бик күп нәрсә белермен мин.
Туган илем турында.
Мин бит инде бик зур булдым,-
Әлифбам бар кулымда.
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу- Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла,
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр-
Безнең дуслар барысы да
Җыр “Туган тел”
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә
Туган җирем мине аңлар.
Татар теле- анам теле,
Иң борыңгы, бабам теле.
Буыннардан буыннарга.
Күчеп килгән заман теле.
Анам теле-телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
Син булганда без дә исән,
Син булганда без дә тере!
Синдә- күңелләр киңлеге,
Туган җирем ямьнәре,
Синдә-илем иркенлеге,
Синдә-Дөнья гамьнәре!
Татар иле- Татарстан,
Син яңадан калыктың.
Син- рухы , көче, намусы
Татар дигән халыкның!
Инде бу кыңгырау
Борынгы, күптәнге;
Ничәмә елларны
Мәктәптә үткәрде.
Ул бик күп дуслсарын
Дәрескә чакырган,
Аларны зур юлга
Озаткан ахырда.
Чың! Итеп алыр ул
Кыңгырау- җиз батыр.
Мә, дустым, чылтырат,
Бүгеннән- мәктәпкә!
Бүгеннән- зур юлга,
Хәерле сәгатьтә!
Кыңгырауны 1 нче сыйныф укучысына тапшыра.
Барлык укучылар кыңгырау чыңы астында беренче дәрескә керәләр.
7
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/22684-belem-bjrme
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Системное социальное сопровождение семей с детьми с инвалидностью»
- «STEM-образование для детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Музейная педагогика в работе с обучающимися»
- «Учитель истории и обществознания: современные методы и технологии преподавания предмета по ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Преподавание географии и экологии по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- Реализация учебно-воспитательного процесса в дошкольной образовательной организации
- Содержание деятельности педагога-организатора в образовательной организации
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации
- История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания физики и астрономии
- Профессиональная деятельность педагога-организатора. Обеспечение реализации дополнительных общеобразовательных программ

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.