Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
10.12.2013

Реферат :"Развитие устной и письменной речи учащихся на уроках татарсого языка и литературы"

Абдушева Гульназ Анасовна
учитель татарского языка и литературы
Рефератом могут пользоваться учителя татарского языка и литературы.В этом реферате поэтапно записан как можно развивать устной и письменной речи учащихся на уроках татарского языка и литературы.

Содержимое разработки

Абдушева Гульназ Анасовна

МБОУ “Новодёмкинская СОШ”

Учитель татарского языка и литературы

РЕФЕРАТ(на татарском языке)

Тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның язма һәм сөйләм телләрен үстерү”

Укучыларның әдәби тел кулҗтурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларының берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм барлык яктан да грамоталы була.

Бөек рус педагогы К.Д.Ушинский туган телне белем чишмәсе дип атый. Аның фикеренчә, тел – иң яхшы укытучы, акыл өйрәтүче генә түгел, бәлки әйләнә-тирәдәге табигать, җәмгыять тормышы белән таныштыручы да. Ана теле дәресләрендә баланың язу һәм сөйләү телен үстерү эшен систималы рәвештә алып барарга чакыра.

Тел байлыгы җитмәү аркасында укучылар башка фәнншр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барарга комачаулый. Шунлыктан укытучы тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә. Төрле күләмдә һәм төрле метод-алымнар кулланып,укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур урын бирергә тиеш. Шуларның барысын да искә алып, шул проблема өстендә үземнең эш-тәҗрибәмне башлап җибәрдем.

Әлеге проблема өстендә эшләү дәверендә укыту һәм тәрбия өлкәсендә күпмедер дәрәҗәдә уңышларга ирештем.

Сөйләм телен үстерүнең метод-алымнары күптөрле. Ләкин бу эшне гамәлгә ашыру өчен, җитәрлек күләмдә күрсәтмә материал булу зарур. Мин, мәсәлән, эшемнең беренче этабын шундый материаллар туплаудан башладым. Хәзер татар теле һәм әдәбияты кабинетында һәр сыйныф укучылары өчен сюжетлы картиналар, терәк схемалар белән бирелгән рәсемнәр, картчкалар, шигъри текстлар, граматик уеннар, викторина һәм конкурслар өчен төзелгән сораулыклар, тестлар һ.б. төрле дидактик материаллар тупланды.

Укучыларның сөйләм телен үстерү 5нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш. 5нче сыйныф укучылары белән эшләгәндә мин, иң беренче чиратта сүзлекләргә мөрәҗәгать итәм. “Лексика” темасын үткәндә, сүзләрнең төп һәм өстәмә сен табу, фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен билгеләү, антонимнар кергән мәкальләр, табышмаклар уйлау, омонимнарны дөрес куллануга җөмләләр төзү укучыларның сүзлек байлыгын арттырырга ярдәм итә. Шул ук теманы, 9-11 нче сыйныфларда тирәнәйтеп, төрле биремнәр белән катлауландырам. Шул ук 5 нче сыйныф укучылары белән “Фонетика” бүлеен үткәндә, орфографик сүзлектән файдалану, бер төрле язылып, икенче төрле әйтелә торган һ.б.сүзләрне табу һәм шуларга бәйләнешле текстлар төзү бик отышлы. Мондый текстлар күләмле иншалар язуга нигез булып тора.

6-7 нче сыйныфларда эшне катлауландырам: төрле картиналарга карап әкиятләр язу, шигырьләр иҗат итү, хикәяләр, сыйфатлама язарга өйрәтү кебек гамәлләр башкарыла.

6-8 нче сыйныфларда укылган шигырьләргә, әсәрләргә төрле иллюстрацияләр ясатам. Бу исә аларга “Ни өчен әлеге эпизодны сайлап алдың?”, “Үз рәсемеңдә нәрсәләрне күрсәтергә теләдең?”, “Әсәр белән рәсем арасында нинди аер ма бар?” һ.б. сораулар бирергә нигез булып тора, һәм уучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүдә нәтиҗшле чара. Күренекле рәссамнарның картиналары буенча эшләү дә – укчыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүдә мөһим чара. Мәсәлән: “Арыш басуы”(И.Шишкин), “Игеннәр өлгерде”(Л.Фәттахов) картиналары белән беррәттән, милли йөзебезне чагылдырган “Салтыктан печән чабу”(Б.Урманче), “Сабантуй”(Л.Фәттахов) картиналары ярдәмендә укучыларда милли гррурлык хисләре уятуга, көнкүрешебезгә, милли культурабызга кагылышлы сүзләр байлыгын арттырырга ярдәм итә. Мин бу эшне мөмкин кадәр ешрак файдаланырга тырышам, чөнки бу күнекмәләр укучыларны иҗади фикер йөртүгә мөмкинчелек бирә.

Сәнгатьле уку дәресләре бик кызыклы, мавыктыргыч булып үтә. Биредә укучылар, матур итеп уку белән бергә , текстның төп мәгънәсен аңларга, сораулар куя белергә, шул ук вакытта үзләре дә тулы, дөрес җавап бирергә өйрәнә. Аеруча мондый дәресләрдә укучыларда үз белемнәренә үз бәя куйдырам. Алар бу эшне яратып, кызыксынып башкаралар.

Мәсәлән, 5нче сыйныф укучылары белән аерым дәфтәр башладык. Һәр дәрестә укучы өй эшенә җавап биргәндә, укучы җибәргән хаталарны дәфтәргә төрки баралар. Соңыннан хаталар укыла һәм төзәтелә. Бу алымны укучылар кызыгып башкаралар, һәм иптәшләренең сөйләгәнен игътибар белән, дикъкат белән тыңларга да өйрәнәләр.

Дәресләрнең бер өлешендә төрле темаларга викториналар, читтән торып “сәяхәтләр” үткәрү дә балаларны сөйләмгә, аралашу әдәбенә өйрәтә. “Г.Камал -татар халкы драматургы-әдибе”, “Сыйныф көне”, “Фигыльләр дөньясында”(КВН-дәрес), “Әдипләр, шагыйрьләр гомере – Илдәге гомуми милек ул”, “Лексик КВН”, “Якташ язучыларыбыз”(могҗизалар кыры), “Бәхетле мизгел”, “Брейнг-ринг”(дәрес-уен), “Кайда? Кайчан”(викторина) һ.б. моңа ачые мисал булып тора.

Дәресләрдә гадәти күнегүләр белән беррәттән, метаграмма, анаграммалар, кроссворд, чайнворд, ребуслар чишәбез, тестлар эшлибез. Бигрәк тә әдәбият дәресләрендә билгеле бер теманы үткәннән соң уучылардан кроссворлар, тестлар төзетәм. Моннан тыш төрле мәзәкләрне , кечкенә күләмле әкиятләрне сәхнәләштерәбез. Бу күренеш укучыларга ирекле сөйләмдә сүзләрне урынлы куллана белергә булыша. Төрле темаларга диалоглар төзү, туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү, шигъри әсәрләрне чәчмә формада аңлату – бәйләнешле сөйләм үстерүнең билгеле бер алымнары. Бу алымнарны да үз дәресләремдә кулланырга тырышам.

Халык педагогикасы” атналыкларында укучыларның сөйләм телен үстерә максатыннан ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрәм. “Халкымның иҗат хәзинәләре”, “Табышмаклар илендә”, “Син Думави мәңге үлмәс шагыйрь”, “Милли киемгә мәдхия”, “Авылдашыбыз иҗатының могҗизалы яклары” һ.б. моның ачык мисалы.

Әлбәттә, бүгенгесе көндә укучыларның сөйләм һәм язма телләрен үстерү

өстендә бик күп эшләргә кирәк. Мин бу проблема өстендә эшләвемне алга таба да дәвам итәчәкмен, билгеле инде яңа технологияләр кулланып.

Дәресләрдә сөйләм телен үстерү өчен мөмкинлеклә бихисап һәм күптөрле. Тик аны һәрбер укытучы үзенчә башкара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Бу – һәрбер укытучының изге максаты.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/24471-referat-razvitie-ustnoj-i-pismennoj-rechi-uch

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки