Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
10.05.2017

Тузганак чәчәк атта

C:\Users\User\Documents\тузганак чэчэк.docx

Содержимое разработки

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение –

детский сад «Акчэчэк» Тукаевского муниципального района РТ

Тузганак чәчәк атты

(Ачык шөгыль)

Воспитатель: Валиева.Г.А

22.01.2017

Тема:Тузганак чәчәк атты

(2 нче кечкенәләр төркеме)

Максат: яз билгеләрен ныгыту.

Тәрбия бурычы:балаларда белем бирү эшчәнлегенә һәм бер-берсенә каратауңай мөнәсәбәтләр, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы:бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү; пумаланы дөрес тотып, рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: шигырьләр аша дөрес сөйләм формалаштыруны дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: аралашу.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе:танып белү, сәламәтлек, социальләштерү, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: тузганак чәчәге турында әңгәмә, табышмак әйтү, шигырьләр сөйләү, “Чәчәкле болын”, “Күбәләкләр оча” уеннарын уйнау.

Җиһазлау:язгы табигать, тузганаклар төшерелгән рәсемнәр, яз турында жыр язылган компакт диск, пумалалар һәм акварель буяулар, салфеткалар.

Сүзлек өстендә эш:тузганак, кулләвекләр.

Алдан үткәрелгән эш: саф һавада йөргәндә тузганак чәчәген күзәтү, әңгәмә үткәрү, тузганак чәчәге турында шигырьләр өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле;

Төп өлеш:

- Сүзле уен.

- Шигырь уку.

- Җыр тыңлау.

- Уен “Әйдәгез, өрик әле”

- Ял минуты.

- Сюрприз: күбәләк кунакка килә.

Практик өлеш: Рәсем ясау.

Түгәрәк уены“Чәчәкле болын”

Әңгәмә.

Хәрәкәтле уен “ Күбәләкләр оча”

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:Балалар, мин сезгә бер матур шигырь сөйләп күрсәтәм.

Куңелле яз житте,

Бөтен жир уяна,

Табигать яшәрә,

Урамнар куана.

- Балалар, мин нәрсә турында сөйләдем? (Рәсемне күрсәтә) Бу рәсемдә ниләр күрәсез? Дөрес әйттегез, балалар. Хәзер елның кайсы вакыты? Әйе, яз җитте. Язны барыбыз да көттек. Әйтегез әле, яз җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Әйе дөрес, балалар, кояш ныграк җылыта, кар эри, түбәдән тамчылар тама, сулар җыела. Җыелган кар суларын икенче төрле күлләвекләр диләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: күлләвекләр. (күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар. Язын тамчылар тып-тып тама. Нәрсәләр тама? Дөрес, тамчылар тама, тып-тып тама. Әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз. Тамчылар нишли? Тамчылар тып-тып тама.)

- Балалар, сез бик матур сөйләдегез. Шуңа күрә минем сезгә яз турында җыр тыңлатасым килә. Ә сез тамчылар кебек биерсез.

Җыр яңгырый, балалар җыр сүзләренә туры китереп хәрәкәтләнәләр.

Тып, тып, итеп тамчы тама

Тамчы тама талларга,

Талларымның бөреләре

Куаныша шуңарга, куаныша шуңарга.

- Булдырдыгыз балалар! Бик матур биедегез.

Бу җыр нәрсә турында булды , балалар?

- Әйе, бик дөрес әйттегез, яз турында, язгы тамчылар турында.

Әйтегез әле, балалар яз көне безнең бакчабызда иң беренче нинди чәчәкләр күренә башлый? Күптән түгел без сезнең белән урамда аны күзәттек.

Кояш нурыннан

Сары нур алып,

Тузганак үсте

Күр, матур булып!

- Нинди чәчәк турында бу шигырь? Дөрес, балалар, бу тузганак чәчәге. (Фланелеграфка тузганак чәчәге рәсеме беркетелә). Нинди матур! Ул нинди төстә? Әйе, дөрес, сары төстә. Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый, озак та үтми ул ап-ак йомшак чәчәккә әверелә.

Кояштай сары тузганак

Әйтерсең безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

- Тузганак җил чыккач нишли, балалар? Әйе, дөрес, очып китә. Әйдәгез әле, без дәтузганак кебек уйнап алыйк.

Сары матур чәчәкләр

Тын гына ачылалар.

Җил искәндә серләшәләр

Пышылдап чайкалалар.

Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

- Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен.

Балалар учларына өрәләр.

- Булдырдыгыз, балалар. Менә хәзер безнең тузганакларыбыз тагын үсеп чыгарлар, сап-сары булып, бөтен болынны бизәрләр. Хәзер без шул чәчәкләрне рәсемдә сүрәтләрбез. Ә нинди буяулар ярдәмендә ясарбыз икән без, балалар? Бик дөрес, чәчәкнең сабагын һәм яфракларын яшел төс белән ясарбыз, Ә инде чәчәгебезне сары төс кулланып ясарбыз. Бер төстән икенче төскә күчкәндә пумалаларыбызны суда әйбәтләп юарга онытмыйбыз.

Балаларның күмәк эше.

Тәрбияче мольбертта тузганак чәчәген ясау алымнарын күрсәтә, балаларның эшләренә нәтиҗә ясый, өстәмә детальләр ясаган балаларны мактый.

-Менә нинди матур болын барлыкка килде.

Бүлмәгә күбәләк киеменнән бер бала йөгереп керә.

Күбәләк:Исәнмесез, балалар, чәчәкле болын эзләп оча торгач, бирегә килеп чыктым.

Тәрбияче:Чәчәкләр исен сизеп килгәнсең, Күбәләккәй, безнең балалар синең өчен матур болын ясап куйдылар.

Күбәләк:Чыннан да бигрәк матур болын, минем бу болынлыкта уйнап очасым килә.

Тәрбияче:Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

Чәчәкле болын” түгәрәк уены.

Без болынга чыгабыз,

Чыгабыз, чыгабыз.

Без чәчәкләр җыябыз,

Җыябыз, җыябыз.

Болындагы сукмакны

Безгә кояш яктырта,

Матур сары чәчәкне

Һәрберебез ярата.

Күбәләк:Рәхмәт сезгә,балалар, сезнең болыныгыздан китәсе дә килми. Тик минем башка болыннарны да карап очасым бар. Сау булыгыз, балалар, бу болынга мин тагын очып килермен. (Китә)

Урамга чыккач, ишегалдында үскән чәчәкләрне күзәтү.

-Карагыз әле, балалар, күпме тузганак чәчәге үсеп чыккан. Чәчәкләр нинди өлешләрдән тора? Искә төшерик әле. (Чәчәкнең төзелеше ныгытыла. Сабак, яфрак, чәчәк сүзләре активлаштырыла. )

Күбәләкләр оча” уены уйнала.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/256802-tuzganak-chchk-atta

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки