- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Рәфкать Кәраминең тормыш мизгелләре
Тема: Рәфкать Кәраминең тормыш мизгелләре.
Дәреснең максаты хэм бурычлары:
-Укучыларга Рәфкать Кәрами турында мәгълумат алырга шартлар тудыру;
-Сөйләм телен үстерү;
-Аралаша белү, янәшәдәгеләрне тыңлый белү күнекмүләре булдыру; сүзлек составын баету; бер-береңнең фикерен тыңлап кабул итә белү.
Дәрес тибы: Бәйлэнешле сойләм телен үстерү.
1. а.б. (2 слайд)Бу дөньяда ин кыйммәтле нәрсә- кеше гомере… . Әле яңа гына бәби дөньяга аваз салган иде, кай арада су урыныа аккан вакыт, 75 еллык гомерне, артта калдырган. Сабый чакта һәр ел шатлык –куанычлар белән көтеп алына. Зур буласы, тизрэк мөстэкыйль томышка аяк басасы килэ. Еллар узган саен адәм баласы туган көннәрен сабырырак каршы ала башлый: тагын 1 ел утте, тагын 1 ел… Артка борылып караган саен күпме истәлекләр куз алдына килә. Менә минем шул истәлекләргә бай булган язмышны тагын бер кат күзаллап китәсем килә. Ул -минем авылдашым, әтиемнең сыйныфташы, якын дусты булган, авылыбызнын иң күркәм, иң мөхтәрәм кешеләренең берсе- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфкать абый Кэрами.
2 а.б. Хәерле кич, исәнмесез , хөрмәтле авылдашлар, килгэн кунаклар! Бүген авылыбызнын иң күркәм, иң мөхтәрәм кешеләренеә берсе булган авылдашыбыз Рәфкать абый Кэраминеү юбилее уңаеннан оештырылган очрашу кичәсенә жыелдык.
Бөген сезнеә туган көн,
Кышның матур иртэсе.
Килә сезгә чәчәкләрне
Кочак-кочак илтәсе.
Котлап сезне туган көнегез белән
Матур жырлар әйдэ сибелсен
Һәр туар таңсезгэ шатлык-бәхет
Куанычлар гына китерсен. (юбилярны котлап жыр)
1 а. б. туган көннэр ел да килэ. Ләкин берсе-берсенә охшамый. Бүгенге бәйрәмегез исә мәңге жуелмас якты хәтирә булып сезнең куңелдэ калсын. Хәзер Рәфкат абыйны котлар өчен сүзне Рангазар җирлеүзидарә башлыгы Бариев ГомәрБари улына сүзне бирәбез.
1 укучы. Дөнья ямен йөрэк белән ташып мин,
Наз өләштем кешеләргә шашып мин.
Бу гамәлдә туктарга һич ашыкмыйм,
Чөнки, якты дөньябызга гашыйк мин.
2 а.б.Әйе, югарыда әйтелгәнчә Рәфкать абый гомере буе янып, кешеләргэ наз өлэшеп, киләчәктә зур өметләр баглап яши. Ул тормышында, иҗат юлында очраган авырлыкларны җинеп,һаман алга бара. Әйдәгез, язучының тормыш сукмагын сүтеп карыйк әле.
3 слайд. 1 а.б. (музыка астында).1942 елның, бар дөнья аклыкка, сихри матурлыкка чумган февраль ае иртэсе. Үзенең искиткеч табигате белэн дан тоткан Рангазар авылының колхозчы гаиләсендэ, абыйсы белән апасына кечкенә эне булып, Кираметдин абыйның горурлыгы, әнисе Зыяда апаның куанычы –өмете булып, кеп-кечкенә, түп-түгәрәк малай, үзенең дөньяга килгәнен раслап, аваз сала. бу кечкенә сабыйга Кираметдин абый Рәфкать диеп исем куша.. Рэфкать абый авылда 7 еллык мэктэпне тэмамлый. Анын беренче укытучысы Зәйнәп апа була. Зэйнэп апаны ул бары олы хөрмэт сүзләре белән генэ искэ ала.(1 сыныфлар чыгышы)
Кая барсаң да-юлларың якты,
Тирә юнеңдә гөл күп-ак чәчәк.
Үрелмә гөлгә, гөлләр шиңәчәк,
Үтмәс ул димә, яшьлек утәчәк. (Үтәр.1982ел)
2 а. б. Бүген безнең арада Рәфкат абыйның классташлары да утыра. Сүзне аларга бирэбез.
Карлыгачлар канат кагар,
Каерылып очар жилдә.
Шул кошчыктай булыр идем
Тик бер көн туган илдә… ( МөҺәҗир 2004)
1 а б. 1959 елда, мәктэпне тәмамлапАлабуга мәдәният –агарту техникумына укырга керә. Аны тәмамлагачСарман район мәдәният йортында баянчы, аннан ТубәнӘхмәт авылындаклуб мөдире булып эшли.
60 нчы еллар-Татарстан нефтьчеләренең фидакарь хезмәтләре белән илне шаулаткан чоры. Әлмәт яклары Рәфкать абыйны да үзенэ тарта. Ул производствода, Чупай таш карьерында башта рэссам, аннары гади эшче, электрик һэм машинист ярдәмчесе булып эшли. Армия сафларына алынып, 3 ел Хәрби диңгез флотының яр буе частьларында хезмәт итэ.
Укучы:Һәр кеше сөйли авылда,
Нефтьчеләр килэ, дип
Болай булгач авылыбыз
Илгә нефть бирә, дип.
Малайлар да уйга калды,
Вышка киләсен белгәч.
Ул нәрсә эшли, диделәр,
Безнең авылга килгәч.
Шатлыклы көн килеп җитте,
Нефтьчеләр килделәр.
Тракторларга сөйрәтеп,
Вышка да китерделәр.
Озак та үтми вышканы
Монтаңчылар кордылар.
Шул көннән соң дизельләре
Һәркөн шаулап тордылар.
Нефть катламына алар
Бик тиз төшеп җиттеләр,
Моннан фонтан бәреп чыккач,
Бүтән җиргә күчтеләр. (Беренче вышка 1957)
2 а. б. Рәфкат абый инде мәктәп елларында үк үзенең беренче шигырьләрен иҗат итә. Анын беренче шигыре «Минем гармун» дип атала.
Укучы:Көмеш телле тальянымны
Гомер буе уйнармын.
Уйнармын да, җырлармын да,
Дуслар, сезне уйлармын.
Их, дусларым, сезгә әйтәм:
Тальян гармун алыгыз.
Тальян гармун уйнасагыз
Рәхәт үтәр ялыгыз. (Минем гармун 1955 ел)
1 а. б. Рәфкать абый 1955-1965 елларда бик куп шигырьләр иҗат итә.
Укучы: Минем энем хыяллана
Үскәч шофёр булырга,
Асфальт юлларда кош кебек
Газикларда барырга.
Әти туктаса урамда,
Тизрәк йогереп килә,
Әгәр машина ватылса,
Булышырга дип килә.
Кабинада утырганда
Ул рульләрне боргалый,
Ике куллап булса да ул
Сигнал биреп куйгалый.
Ул инде хәзер белә бит
Машинанын частьларын,
Шофер кебек тышта тота
Кабинадан башларын.
Әти дэ ана соклана:
Шофер булырсын син, ди.
Үсеп җиткәч, улым мине
Алыштырырсын син, ди. (Минем энеем.1057 ел)
Эйе,чыннан да, бу шулай була. 1957 елда язылган шигырь булса да, нэкъ менә Рәүф абыйга атап язылган, чөнки энем Рәүфкә дип язып куйган ул шигырь кырыена. Бүген безнең кичәдә Рәфкать абыйның бертуган энесе, үзенең бөтен гомерен руль артында үткәргән, авылыбызның мактаулы шофёры Рәүф абыйга һэм аның тормыш иптәше Мәрьям апа да катнашалар. Хәзер сүзне аларга бирәбез. (Авыл узешчэннэре чыгышы)
7 слайд 2 а. б. Рәфкать абыйның шигырьләрен укып чыгар очен бик күп вакыт кирәк булыр иде. Тик шулай да анын туган авылына багышланган “Рангазар” шигырен искә төшереп үтмичә мөмкин тугел. Анын туган авылына мэхэббэте шушы шигырендә ачык чагыла.
Рангазарның суы тәмле-
Тәмле чишмәсе барга.
Нигә насыйп итмәде икән
Яшьтән үк сойгэн ярга.
Рангазарда дусларым күп-
Күптер шунда туганга.
Уфтанмыйм ла маллар юкка-
Сызам гомер узганга.
Рангазар дигэн авылның
Тирәягы болындыр.
Читтә булсам да ят итмә-
Мин бер газиз улыңдыр.
Рангазардан чыгып киттем-
Белмәдем шул кадерен.
Гафу сорапсина кайтам-
Илдә булсын каберем.
1 а. б. Армия хезмәтеннэн сон 1964-1977 елларда Рәфкать Кәрами комсомолның Бөтенсоюз удар тозелеше,_Казан органик синтез заводын коруда катнаша. 1970 елда ул, хезмәтеннән аерылмый, Казан Дәуләт университетының тарих бүлеген тәмамлый. (Мәйдан журналы, 91 бит 02.2007 ел). Шушы елларда республика көндәлек мәтбугатында, анын эшче яшьләр тормышына бәйле очерклары, мәкалэлэре, э сонрак хикәяләре күренә башлый.
1 укучы.Гаҗәп донья матур да ул, ямьсез дә.
Ага болыт эзле дә ул, эзсез дә
Тибә чишмә: тәмле дә ул, тәмсез дә.
Тора кеше:уйлы да ул, гамьсез дә.
2 укучы. Күрчеҗирне: нурлы да ул, гөлсез дә.
Көнгэ кара: җилле дэ ул, җилсез дэ.
Йори кеше: телле дэ ул, телсез дҗ.
Яши кеше: илле дәул, илсез дә.
2 а. б. Кешене зур эшләргә, гиләдәге дуслык, татулык, мәхәббәт этәрә.Әгэр дәөйдә бар да тыныч, тәртиптә булмаса Рәфкать абый бар көчен, вакытын биреп иҗат итә алыр идеме икән? Алар томыш иптәшеНурания апа белэн 50 ел инде бергә матур гомер кичерәлэр. Нурания апа Биектау районы Шәпше авылы кызы. Бер-берсе белән табышканнар, кавышканнар- матур гаилә төзегәннәр. Гаиләдә бер кыз тәрбияләпүстерәләр. Кызлары Рүзилә мәктәпнеһәм финанс-экономика институтын алтын медаль белән тәмамлый,һәмүзһөнәре буенча эшли.
Толымыңны таратып сал
Каршы искән җилләргә,-
Яшҗлегеңненң гүзәл чагы
Калыр сагынып сойләргә.
Толымыңны таратып сал-
Пар алмаңны капласын,
Тулып ашкан бәхетеңне
Чит күзләрдән сакласын.
Толымыңны таратып сал-
Төшеп торсын җилкәңә:
Сокландырсын, ләззәт бирсен
Сине сөйгән иркәңә.
9 слайд. 2 а. б. Хөрмәтле Рәфкать абый, безнең укучыларның сезгә бирәсе сораулары да бар. Әйдәгез сүзне аларга бирик әле.
-Рәфкать абый, язучы булу авырмы?
-Мәктәптә укыганда кем булырга хыяллана идегез?
-Тагын берәр китап язарга уегыз бармы?
-Китапларга темаларны каян аласыз?
-Калын китаплар язар очен вакыт куп кирәктер. Мин сезне гел китап язып кына утырасыз дип куз алдына китерәм. Э ойдэге эшләр кем жилкәсенә тошә икән?
-Елларүткән саен кеше туган ягын сагына, сезнең дә туган якка кайтырга исәбегез юкмы?
-Иҗат кешесен еш гашыйк була дилэр. Беренче мәртәбә ничә яшьтэ «үлеп гашыйк» булдыгыз?
-Әгәр президент булсагыз, башлап нинди указ чыгырыр идегез?
1 а. б. Рәхмәт сезгә, җавапларыгыз өчен. Рәфкать абый эле хаман иҗат итә. Дөньяга килгән һэр кешенең бәхетле булырга хакы бар. Моның өчен ул укый, эшли, иҗат итә. Тормыш юлында сынаулар, киртәләр күп очрый. Шул чагында үзенең ихтыяр көчен саклап калганнар гына , барыбер үз бәхетен табалар. Без Рәфкать абыйны бәхетле кеше дибез, чөнки аның гаиләсе, берсеннән-берсе матур әсәрләре бар.
Уйламыйм әле йокларга
Сәгать унбер тулса да-.
Уйлыйм: тагын язасы иде
Бер генә юл булса да.
Әби йоклый мыр – мыр килеп
Ул бит мескен карт инде.
Уяна да миңа дәшә:
“Улым,- дия, - ят инде”
“Туктале син , әби,- дим,-
Бу шигырь бит кичәге.
Көнгә берне язмагач, мин
Нинди шагыйрь кисәге.
2 а. б. Яшьлек еллары Рәфкать абый өчен эзсез югалмады. Аның эшчңнлеген хокүмңтебез зур бәяләде:
- Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.
-Россия Федераөиясенең һэм Татарстан Республикасының атказанган мәдәниятхезмәткәре.
-1972 елданСССР язучылыр берлеге эгъзасы.
Укучы:75 кат яуган ап-ак карлар,
75 кат килгэн якты яз.
Юлларыгыза кояш нурын сипсен,
Тормыш күгегез булсын гел аяз.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/258071-rfkat-kramine-tormysh-mizgellre
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности патриотического воспитания дошкольников в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Педагог-психолог общеобразовательной организации: специфика проведения групповой и тренинговой работы с обучающимися»
- «Разработка и реализация рабочей программы воспитания в организациях СПО»
- «Организация и содержание деятельности младшего воспитателя ДОУ в соответствии с ФГОС»
- «Организация и содержание деятельности инструктора по физической культуре в ДОУ»
- «Техника безопасности в кабинете химии: организация и проведение инструктажа»
- Организация деятельности советника директора по воспитанию
- Управление дошкольной образовательной организацией
- Менеджер в образовании: управленческая деятельность в образовательной организации
- Профессиональная деятельность методиста дошкольной образовательной организации
- Учитель-наставник. Организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогов
- Особенности обучения предмету «Труд (технология)»

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.