- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Нормативно-правовое обеспечение работы социального педагога образовательного учреждения»
- «Организационные аспекты работы педагога-психолога ДОУ»
- «Ранний детский аутизм»
- «Специальная психология»
- «Психолого-педагогическое сопровождение процесса адаптации детей-мигрантов в образовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
1 һәм 3 сыйныфларда математика фәне өчен ачык дәрес конспекты.
Тема. Кушылучылар һәм сумманың кыйммәте.
Максат:укучыларны “кушылучы”, “сумма”, “сумманың кыйммәте” терминнарын кулланырга өйрәтү,5 эчендә кушу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү; математик культура тәрбияләү
УУК: Танып-белү-инструментлар (фишкалар) кулланып бирем үтәү.
Материал:дәреслек (А.Л.Чекин. Математика. 1 класс. 1 нче кисәк); мөстәкыйль эшләр дәфтәре, математик таблица суммага
Җиһазлау: санау таякчыклары, төсле карандашлар, фишкалар, төсле бур
Тема. Тапкырлауның оештыру үзлеге.
Максат:тапкырлауның урын алыштыру яки ассоциатив) үзлеге белән таныштыру, бу үзлекне куллану күнекмәләрен формалаштыру; математик культура тәрбияләү.
УУК:Шәхси-мәгънәлелек тудыру;
Регулятив-үз эшен планлаштыру, эш этапларын төзү;
Танып-белү-логик фикер йөртү, анализ ясау
Коммуникатив-үз эшен регуляцияләүдә һәм планлаштыруда сөйләмне куллану
Материал: дәреслек (А.Л.Чекин.Математика. 3 класс.1 нче кисәк), мөстәкыйль эшләр дәфтәре №1
Җиһазлау: рәсемнәр, кубиклар,калькулятор
1 һәм 3 сыйныфларда математика фәне өчен ачык дәрес конспекты.
Дәреслек авторлары А.Л.Чекин
Тема. Кушылучылар һәм сумманың кыйммәте. Максат:укучыларны “кушылучы”, “сумма”, “сумманың кыйммәте” терминнарын кулланырга өйрәтү,5 эчендә кушу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү; математик культура тәрбияләү УУК: Танып-белү-инструментлар (фишкалар) кулланып бирем үтәү. Материал:дәреслек (А.Л.Чекин. Математика. 1 класс. 1 нче кисәк); мөстәкыйль эшләр дәфтәре, математик таблица суммага Җиһазлау: санау таякчыклары, төсле карандашлар, фишкалар, төсле бур | Тема. Тапкырлауның оештыру үзлеге. Максат:тапкырлауның урын алыштыру яки ассоциатив) үзлеге белән таныштыру, бу үзлекне куллану күнекмәләрен формалаштыру; математик культура тәрбияләү. УУК:Шәхси-мәгънәлелек тудыру; Регулятив-үз эшен планлаштыру, эш этапларын төзү; Танып-белү-логик фикер йөртү, анализ ясау Коммуникатив-үз эшен регуляцияләүдә һәм планлаштыруда сөйләмне куллану Материал: дәреслек (А.Л.Чекин.Математика. 3 класс.1 нче кисәк), мөстәкыйль эшләр дәфтәре №1 Җиһазлау: рәсемнәр, кубиклар,калькулятор |
Дәреснең бурычлары:
Телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү;
Укучыларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен үстерүгә җирлек тудыру;
Математика фәненә мәхәббәт тәрбияләү;
Парларда, коллективта эшли белү күнекмәләрен камилләштерү;
Үзбәя бирү.
Ирешелергә тиешле нәтиҗә:предметлы- өйрәнелгән исәпләү күнекмәләрен
ныгыту;
метапредметлы- арифметик гамәл билгеләре ниге-
зендә биремнәр үтәү.
Дәреснең тибы: яңа дәресне өйрәтү.
Укыту методлары:
күрсәтмәле;
өлешчә-эзләнүле
Предметара:русский язык, әйләнә- тирә, музыка, әдәби уку.
Ресурслар: перспектив башлангыч мәктәп «Математика» 3 класс, 86-87 бит; мөстәкыйль эш дәфтәре 1 бүлек (64 бит) . перспектив башлангыч мәктәп «Математика» 1 класс, 55бит; мөстәкыйль эш дәфтәре 64-66 бит.
I. Оештыру өлеше.
-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Кәефләрегез ничек?Дәресебезне психологик гимнастикадан башлап җибәрик. Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр. Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылыткан гына. Хәзер сез дә бер-берегезгә җылылык бүләк итешегез әле. Бер-беребезгә карадык, кулларны-кулга алдык, елмайдык. Җылылык тоясызмы? (Укытучы кулында капланган кояшчык, ул балаларның кулын тота) Менә бит сезнекеннән дә нәни очкын- кечкенә кошчык кабынды. Без аны такта өстенә куябыз, ул барыбызны да җылытып,безгә көч биреп торыр.
II.Матур язу күнекмәләре өстендә эш Берәр юл 3,4,5 цифрларын язарга III.Яңа материалны аңлату өстендә эш. 1.Санау таякчыклары ярдәмендә 3 һәм 1 саннарын кушуны башкар. 2.Сумманы дәфтәргә яз .(3+1) 3. Бу ике санны кушкач ничә чыга ? (4) 4.Кызыл төс белән беренче сан (3) астына сыз. 3 саны беренче кушылучы дип атала. 5.Зәңгәр төс белән икенче сан(1) астына сыз. 1 саны икенче кушылучы дип атала. 6. Нәтиҗәдә ничә килеп чыккан иде әле ? (4) Менә бу 4 саны сумманың кыйммәте дип атала. (таблица ярдәмендә тактада аңлату) -Ә хәзер дәреслектәге 55 биттән №2 табып эшлик әле. IV.Разминка . Телдән исәпләүне ныгыту. (Сингапур методы-Куиз-куиз-Трэйд) Хәзер мин сиңа кәгазь бите бирәм, шул бит астан бераз бөкләнгән. Өстә мисаллар язылган, ә җавапларын син аска яз һәм каплап куй. 1+3 3+1 3+2 2+3 3+1 -Эшләп чыктыңмы ? Хәзер Сөембикә янына бар да, син мисалларны укы, ул җавабын әйтсен. Дөрес әйтсә, аны макта, дөрес җавап бирмәсә, тагын уйлап кара дип әйт. Битләрне алышып бер-беребезгә җавап биреп карагыз. Физпауза(Музыкага хәрәктләр ясау) Берсе артына берсе басалар. Музыка башлануга алдагы кеше төрле хәрәкәт күрсәтеп бара, арттагысы кабатлый. Музыка туктауга кирегә борылалар. Хәзер алдагы кеше күнегүләр күрсәтә. Шулай дәвам итә. V.Мөстәкыйль эш. Мөст.эш дәфтәреннән №1, 64 бит; №2, 65 бит Рәсемнән файдаланып ике сумма төзе, аннары аларны исәплә, чагыштыр №3, 66 бит Бирелгән суммалар ярдәмендә рәсемдәге геометрик фигуралар санын яса. Сумманы язып, исәплә VI. Математик уен Сумма биш чыгарлык итеп, квадраттагы саннарны урнаштыр (тактада)
VII.Гомумиләштерү 3+2=5 3-ничек атала бу суммада ? (1нче кушылучы) -2 саны ничек атала ? (2 нче кушылучы) -3+2 саны ничек атала ? (сумма) -5 саны ничек атала ? (сумманың кыйммәте) -Молодец! Дәрес тәмам. Син бүген дәрестә бик яхшы эшләдең.Мин бик шатландым. Сиңа шуның өчен нәни, кечкенә кояшчыкны бирәм. Ул сине гел җылытып торсын. VIII.Йомгаклау. Вакыт калса , №5, 67 бит, мөст.эш дәфтәреннән | II. Тактада эш Калкулятор ярдәмендә мисалларның дөреслеген тикшерергә III. Матур язу күнекмәләре өстендә эш Дәфтәргә число язу: 19 ноябрь. Класс эше. Карточка бирелә 1)7,0,6,5 цифрларыннан төзелгән иң зур сан-ны яз. Һәр цифрабер генә тапкыр языла. 2) Ике шакмак калдырып шушы ук цифрлар ярдәмендә иң кечкенә санны яз. Ике юл шул саннарны чиратлаштырып язарга. Араларында ике шакмак калдырырга. IV.Разминка . Телдән исәпләүне ныгыту. (Сингапур методы-Куиз-куиз- Трэйд ) Хәзер мин сиңа кәгазь бите бирәм, шул бит астан бераз бөкләнгән. Өстә тапкырлауга мисаллар язылган, ә җавапларын син аска яз һәм каплап куй. 5х5 6х2 4х9 7х3 8х10 -Эшләп чыктыңмы ? Хәзер Азалия янына бар да, син мисалларны укы, ул җавабын әйтсен. Дөрес әйтсә, аны макта, дөрес җавап бирмәсә, тагын уйлап кара дип әйт. Битләрне алышып бер-беребезгә җавап биреп карагыз. Физпауза( Музыкага хәрәктләр ясау) V.Яңа материалны аңлату. №283 Кубиклардан төзелгән конструкцияне карыйк әле. -Ничек уйлыйсыз, монда ничә вак кубик бар икән ? -Мондагы кубиклар санын билгеләү өчен, 3 әр кубиклы баганалардан торган куб итеп күз алдына китерик. Мондый баганалар санын табу өчен 4 һәм 5 саннарын (зәңгәргә буялган өлеше) тапкырлау җитә. Барлык кубиклар санын белү өчен 3Х(4х5) аңлатмасын чишәргә кирәк.(3-багана саны, 4 алдагы буялган кубиклар саны, 5 уң якта буялган кубиклар саны) Шул ук вакытта бу кубиклар санын башка юл белән дә исәпләп була. -Ничә кубик буялган алгы якта ? (3) -Ничә рәт шундый 3 әр кубиклы ? (4) -Шундый ничә багана бар ? (5) Ничә кубик бар аларда ? (12) Димәк, кубиклар санын табу өчен (3х4)х5 аңлатмасын чишәргә кирәк. Әйдәгез, шушы ике аңлатманы чишик (тактада) -Нәрсә килеп чыкты ? (ике аңлатманың җаваплары бертигез) -Без сезнең белән 3х(4х5) һәм (3х4)х5 аңлатмаларының тигез икәнен расладык. -Менә бу тигезлек тапкырлауның оештыру үзлеге була. Санны тапкырчыгыш-ка тапкырлау өчен, бу санны беренче тапкырлаучыга тапкырлыйбыз, аннан килеп чыккан нәтиҗәне икенче тапкырлаучыга тапкырлыйбыз. Мәсәлән, 15х(10х6) тигезлегенә шушы үзлекне кулланып карыйк. 15 санын 10 белән 6 ның тапкырчыгышына тапкырларга кирәк. 15 не башта беренче тапкырлаучы 10 га тапкырлыйбыз 15х10=15х1 дис.=15 дис.=150 Аннары 150 не баганалап икенче тапкырлаучыга 6 га тапкырлыйбыз 150=15 дис. 15 дис Х6 90 дис=900 VI.Ныгыту өстендә эш. №284, 87 бит Тапкырчыгышның кыйммәтләрен исәпләмичә генә, дөрес тигезлек төзергә кирәк 15х(10х6) бирелгән. Урын алыштыру үзлеген кулланып, аңа парын табарга кирәк. Иң беренче чиратта, аларда бертөрле саннар булачак (15, 10, 6) Шундый саннар кергән нинди аңлатма бар ? (15х10)х6 Димәк, 15х(10х6)=(15х10)х6 Шундый тәртиптә калганнарын эшләгез. №285, 87 бит Аңлатмаларны гадиләштереп, аларның кыйммәте табарга кушылган, укучылар җәяләрне үзегез куясыз 9х2х5=9х(2х5)=(9х2)х5=9х10=90 25х2х4=25х(2х4)=25х8=баганалап исәплибез 25 25 Х8 х4 --- ----- 200 100 (25х4)х4=100х2=1 йөзх2=2йөз=200 VII.Мөстәкыйль эш №120, 57 бит VIII. Гомумиләштерү. -Укучылар, тапкырлауның нинди үзлеген өйрәндек ? -Бу үзлекне кулланып, санны тапкырчыгышка ничек тапкырлыйлар ? IX. Өй эше №119, 57 бит, мөстәкыйль эш дәфтәре. X. Йомгаклау. (Рефлекция) - Сөембикә, бүгенге дәрескә үзеңә нинди билге куяр идең? Поляга карандаш белән куй, әле. Ни өчен? ... Молодец! (билге кую) Дәрес башында без бер-беребезгә җылылык бүләк иттек. Ул очкын кечкенә кояшчык булып кабынды. Безгә дәрес буе үзенең җылы нурын сипте. Ул кояшчык сиңа да, килгән кунакларга да гел җылылык бүләк итсен. Дәресебез тәмам. |


БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «ОГЭ по математике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Специфика работы воспитателя ДОО с детьми раннего возраста: основные направления развития и воспитания»
- «Реализация инвариантного модуля «Компьютерная графика. Черчение» учебного предмета «Труд (технология)» по ФГОС»
- «Обучение безопасным методам и приемам выполнения работ при воздействии вредных и (или) опасных производственных факторов (программа Б)»
- «Молодёжная политика в РФ: нормативные и правовые основы реализации»
- «Организация языковой диагностики обучающихся (определение уровня владения русским языком)»
- Музыка: теория и методика преподавания в образовательных организациях
- Дошкольная педагогика: теория и методика обучения и воспитания
- Методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности
- Педагогика и методика преподавания физики и астрономии
- Теория и методика преподавания истории в общеобразовательной организации
- Сопровождение деятельности детских общественных объединений в образовательной организации
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.