- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- Курс-практикум «Цифровой арсенал учителя»
- Курс-практикум «Мастерская вовлечения: геймификация и инновации в обучении»
- «Обеспечение безопасности экскурсионного обслуживания»
- «ОГЭ 2026 по русскому языку: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по литературе: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по информатике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Көнкүреш калдыклары проблемасы
“Фәнгә беренче адымнар” проект-тикшерү эшләре район конкурсы
Эшне башкарды: Габдракипова Камилә
Мирхатовна, Саба муниципаль районы
Түбән Шытсу урта гомуми белем бирү
мәктәбе 3 класс укучысы
Җитәкче:Габдракипова Дилбәр Әхтәмҗановна.
Саба
2013 ел
Эчтәлек
1.Кереш........................................................................................................3
2.Авылымда көнкүреш калдыклары проблемасы..................................4
3. Йомгаклау................................................................................................9
4. Кулланылган әдәбият............................................................................10
5.Кушымта..................................................................................................11
Безнең авыл табигатьнең искиткеч матур җиренә урнашкан. Матур урманы да, кечкенә генә булса да инеше дә бар. Ләкин мәктәпкә барганда табигатькә сокланасы урында, теләсә-кайда аунап ятучы чүпкә күз төшә. Ни өчен урамнарда шулкадәр чүп күп? Бу чүпне кая куярга? Ни өчен кеше үзенең тирә-ягына шулкадәр битараф? Шушы сорауларга җавап бирү максатыннан, без укытучыбыз белән тикшеренү эшен башладык.
Эшемнең төп максаты:
1 атна, ай, ел эчендә безнең гаилә, авылның күпме көнкүреш калдыгы чыгарганын исәпләү
Түбән Шытсу авылының пычрану проблемасын өйрәнү
Авыл кешеләренең бу проблемага мөнәсәбәтен ачыклау
Проблемадан чыгу юлларын билгеләү
Бурычлар:
Тема буенча материал туплау;
1 атна эчендә өйдәге көнкүреш калдыкларын җыю;
Каты көнкүреш калдыкларын киметү һәм аларга икенчел тормыш бирү өчен киңәшләр төзү.
Метод:
Күзәтү
Анализ ясау
Анкета үткәрү
Хәзерге көндә чүп һәм чүплекләр проблемасы иң авыр проблемаларның берсе. Борынгы акыл иясе Аристотель заманында ук әйләнә –тирәнең пычрануы турында сөйләшкәннәр. Әле бит ул вакытта чүпнең күбесе бөтенесе дә череп –таркалып баручы органик калдыклар була. Ул заманда ни консерв банкасы , ни банка-шешәләр, ни полиэтилен пакетлар булмаган бит . Шулай ук ватык кирпеч калдыклары, пыялалар да булмаган. Ә бүген...?! Безнең илдә яшәүче һәр кеше елына уртача 250кг каты көнкүреш калдыгы чыгара икән. Ә зуррак шәһәрләрдә 500 кг туры килә. Әгәр дә көнкүреш калдыклары туплану шушы темплар белән дәвам итсә, кешелек 10 елдан чүп астында калачак. Галимнәр әйтүенчә, дөньяда бер ел эчендә җыелган чүпне тау итеп өйсәң, Эльбрус тавы кадәр(5642м) тау үсеп чыгар иде.
Әйе, кеше булган һәр җирдә чүп һәм чүплекләр бар. Чүплекләр “кыргый” һәм махсус ясалган чүплекләргә бүленәләр. “Кыргый” чүплекләрне су буйларында, урман авызларында, басуларда күрергә мөмкин. Алар әйләнә-тирә мохиткә зур йогынты ясыйлар, сулый торган һавабызны, эчә торган суыбызны һәм туфракны нык пычраталар. Чүплекләрдә үрчүче тычкан-күселәр,бөҗәкләр инфекцион авыру таратучылар булып торалар.
Көнкүреш калдыклары арасында иң начарлары булып пластмасса һәм синтетик материаллар тора. Алар тиз генә таркалмый һәм озак еллар буе табигатьне ямьсезләп ята. Полиэтилен пакет 200 ел череми, аны таркатучы бактерияләр җир йөзендә гомумән юк. Менә кайбер калдыкларның таркалу еллары:
кәгазь – 2-10 ел
консерв банкасы – 90 ел
резина кедалар – 50-80 ел
пластмасса – 500 ел
пыяла – 1000ел
Безнең авылда да көнкүреш калдыклары проблемасы дөньядагы кебек.
Ай буе чүп йортта җыела һәм айга ике тапкыр чүп җыючы машина килеп, аны төяп алып китә.Тик ул машина да гел билгеләнгән көнендә генә килеп җитми. Кешеләрнең капчыкларга тутырып, капка төпләренә чыгарып куйган чүпләре берничә көн тора һәм җил белән тирә-якка тарала.
Мин атна буе чүпкә ташланган калдыкларны төрләргә аердым: кәгазь, азык-төлек, металл, пластмасс һ.б. Ташлар алдыннан һәрберсен үлчәдем, гомуми массасын чыгардым. Аны бүлеп һәр гаилә членына күпме чүп туры килгәнен исәпләдем.
Безнең гаиләдә 4 кеше. Бер атна эчендә өйдә 9кг 200гр көнкүреш калдыгы җыелды. Бу бер кешегә 2кг 300гр туры килә. Шулар эчендә:
Азык-төлек калдыклары | Кәгазь | Пыяла | Тимер | Синтетик материаллар |
Бәрәңге калдыклары Ипи сыныклары Яшелчә калдыклары һ.б | Газета Конфет кәгазе Сигарет кабы Иске дәфтәр һ.б | Шешә Лампочка | Консерв банкалары Батарейка Алюминий банкалар | Йогурт, майонез, кетчуп савытлары, печенье-конфет упаковкалары, пакетлар һ.б |
4кг500г | 1кг600г | 800г | 1кг400г | 900г |
Бер айда безнең гаилә 36кг800 г, ә бер ел эчендә 441 кг чүп ташлый икән! Безнең Түбән Шытсу авылында 334 кеше яши. Димәк , 1 атнада якынча 768 кг , айга – 3072 кг чүп чыга.
Диаграмма1. Гаиләбездә 1атна, ай, ел эчендә ташланган көнкүреш калдыклары.
Диаграмма 2. Түбән Шытсу авылы халкыннан чыккан көнкүреш калдыклары массасы.
Нәтиҗә ясагач, 2-5 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре арасында сораштыру үткәрергә уйладык. Сораштыруда 12укучы һәм 6 әти-әни катнашты. (Кушымта 1). Анкета тараттык, җавапларны анализладык. Җаваплардан күренгәнчә,11 кеше чүпне яндырабыз, 6сы чүп машинасына салабыз, 1се – су буена ташлыйбыз , диде. Авылның чисталыгы проблемасы барлык кешене дә борчый икән. Авылның чисталыгы кемгә бәйле дигәнгә, 13 кеше “һәркемгә”, 3 кеше “коммуналь хезмәт күрсәтүгә”, 2 кеше “авыл җирлегенә” дип җавап бирделәр. Җавапларны өйрәнгәч, балалар арасында гына түгел, өлкәннәр өчен дә агитация чаралары үткәрергә кирәк икән, дигән фикергә килдек һәм листовкалар ясадык.
Листовка
Чүпне махсус урыннарга гына ташларга.
Кибеткә барган вакытта үзегез белән пакетлар алырга онытмагыз, алайса яңаны сатып алырга туры килер.
Язган, рәсем ясаган вакытта кәгазьнең ике ягын да файдаланыгыз.
Су һәм сокларны пыяла шешәдә сатып алырга тырышыгыз.
Үзегез кими торган киемнәрне мохтаҗларга бирегез.
Иске кәгазьләрне макулатурага тапшырыгыз.
Пенопласт кулланмаска тырышыгыз, чөнки ул таркалмый диярлек.
Түгәсе чүбегезнең өстен ныгытып ябыгыз
Кайбер калдыкларны икенчел файдаланып булганын онытмагыз.
Көнкүреш калдыкларын юк итүнең яндыру һәм күмү юлын сайламагыз, бу иң яхшы юллар түгел
Эзләнә торгач, мин гарбология дигән фән бар икәнен белдем. Ул чүп һәм чүпне утильләштерү юллары белән шөгыльләнә торган фән икән. Калдыклар проблемасын чишкәндә, иң отышлы юл –чүпне кабат эшкәртү, икенчел файдалану. Моның өчен калдыкларны җыйганда ук сортларга аерып җыю, тапшырып була торганнарын тапшыру пунктларына илтеп бирү кирәк. Уртача алганда һәрбер Россия кешесе елына 25 кг кәгазь куллана икән. 100кг макулатура бер агачны саклаганны исәпкә алсак, 1 гаилә елга 1 агачны киселүдән саклый ала. Шулай ук кайбер калдыкларга “икенче тормыш бүләк итү” дә отышлы чара. Без классыбызда бу эшне башлап җибәрдек инде. Пластик шешәләрдән җимлек һәм помидор үсентеләре өчен савытлар ясадык, чәчәкләр үрдек, вазалар ясадык.
Тәкъдим
Авыл территориясе нинди төр калдыклар белән пычранганын белгәннән соң, авылдашларга ,мөмкин булганча, яндырырдай чүпләрне яндырырга, пыяла, металл кебекләрен махсус урыннарга тапшырырга, мал астыннан алынган тиресне басуда билгеләнгән урынга түгәргә яки бакчаларда ашлама итеп кулланырга тәкъдим итәм. Сату нокталары янында чүп савытлары урнаштырырга кирәк. Мәктәп балалары һәм өлкәннәр арасында агитация эшләрен оештырырга, “Иң чиста урам”, “Иң чиста йорт” конкурслары үткәрү кирәк. Әгәр дә һәрбер кеше үз артыннан җыеп йөрсә, без авылның әзме – күпме булса да калдыклардан пычрануын киметә алыр идек.
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлылык
Кая киткән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
Кулланылган әдәбият:
1. Журнал “География в школе” 2010 ел, №3
2. "Саба таңнары" газетасы № 4 – 2011 ел.
3. “Я познаю мир” Детская энциклопедия География. Москва.2002
Кушымта 1
АНКЕТА.
Сораулар. |
1.Безнең авылны пычранган дип уйлыйсызмы? |
2.Сезнеңчә, авылны чистарту кыйммәткә төшәме? |
3.Сезгә жалобалар белән, кайда да булса барып әйтергә туры килдеме? |
4.Алган әйберләрнең артына-“чисталыкны саклагыз, чүпләрне махсус савытларга салыгыз”,дигән сүзләргә күз төшерәсезме? |
5.Сез ничек уйлыйсыз, безнең авылның кайсы урыннары бик нык пычранган? А) урамнар; Б) ишегаллары; В)сату урыннары; Г) мәктәп территорияләре; Д) ферма тирәсе; |
6.Сез ничек уйлыйсыз, иң күп пычратучы булып тора? А) детсад һәм башлангыч класс укучылары; Б) яшүсмерләр; В) яшьләр; Г) зурлар; |
7.Сез нәрсәне, уйламыйча да ыргытыр идегез? А) буш картон коробканы; Б) буш банка яки сок шешәсе; В)жевачка кәгазе; Г) укылган гәҗит; Д) апельсин һәм банан кабыкларын; Е)бернәрсәне дә; |
8.Сезнеңчә, безнең авылның пычрану сәбәбе нәрсәдә? А) чүп савытларының җитәрлек булмауда; Б) чүпне җыю тиешенчә оештырылмауда; В) культура җитеп бетмәгәнгә; |
9. Авылның чисталыгы кемгә бәйле? А) Һәркемгә Б) коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмага В) авыл җирлеге хезмәтенә |
10.Йортта җыелган чүпне нишләтәсез? А) яндырабыз Б) чүп машинасына чыгарабыз В) су буена,бакча артларына ташлыйбыз |
12
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/271682-knkresh-kaldyklary-problemasy
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Учитель информатики: современные методы и технологии преподавания предмета по ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Основные аспекты профессиональной деятельности няни (работника по присмотру и уходу за детьми)»
- «Реализация социальной работы в отношении людей с ограниченными возможностями здоровья»
- «Особенности работы педагога с учащимися с синдромом дефицита внимания и гиперактивности»
- «Основы профессиональной деятельности тьютора образовательной организации»
- «ОГЭ 2026 по литературе: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- Ведение педагогической деятельности в образовательной организации
- Образовательные технологии и методики обучения основам безопасности жизнедеятельности
- Реализация учебно-воспитательного процесса в дошкольной образовательной организации
- Учитель-логопед в образовательной организации. Коррекция речевых нарушений у младших школьников
- Руководство и управление организацией дополнительного образования детей
- Сопровождение учебно-воспитательного процесса в деятельности педагога-психолога дошкольной образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.