Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
19.10.2017

Моллюсклар тибына гомуми характеристика

Шакиров Радис Наилович
учитель биологии и химии
Особенности внешнего и внутреннего строения моллюсков

Содержимое разработки

Класс

7

Номер урока

11

Дәрес темасы

Моллюсклар тибына гомуми характеристика

Дәрес максаты

Моллюсклартибыныңгомумитөзелешүзенчәлекләребеләнтаныштыру.;

Лаборатор тикшерүләр үткәрү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.

Дәреснең бурычлары

Белем бирүче:

- моллюсклар тибының гомуми характеристикасы, тереклек итү шартларына бәйле рәвештә төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру;

Үстерүче:

- информацион технологияләр куллану күнекмәләрен үстерү.

- биологик объектларны чагыштыру күнекмәләрен үстерү;

- күзәтү һәм аның нигезендә нәтиҗәләр ясау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви:

- Табигатькә сакчыл караш һәм экологик культура тәрбияләү;.

Планлаштырыл-ган нәтиҗәләр

Предметара

Регулятив УУД:

дәрестәүзэшчәнлегенәбәябирүкүнекмәсенформалаштыру.

тикшерүэшеүткәрүкүнекмәләренформалаштыру.

Танып – белү УУД:

дәреслектә ориентлаша , тиешле информцияне табу күнекмәсен формалаштыру;

анализлау,чагыштыру, гомумиләштерү күнекмәләрен формалаштыру;

КоммуникативУУД:

үзфикереңнеәйтәбелүләренформалаштыру;

башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, сораулар бирү формалаштыру;

Предмет:

Тере объектлар белән эшләү күнекмәләре;

Шәхси:

Экологик аң тәрбияләү;

Табигатьнең матурлыгын күрә белү;;

Укуга җаваплы караш формалаштыру.

Дәрес тибы

Яңа белем бирү

Дәреслек

В. В.Латюшин,В.А. Шапкин. Биология. Хайваннар. 7 класс. М.: Дрофа,

Төп төшенчәләр

Моллюсклар, кабырчык, мантия, мантия куышлыгы, үпкәләр, саңаклар, йөрәк, кыргыч, бизләр: ашкайнату, селәгәй, бөерләр

Предметара бәйләнешләр

Экология,рус әдәбияты

Ресурслар

Мультимедия җиһазлары комплекты: компьютер, проектор, экран; презентация; лаборатор эш өчен җиһазлар

Дәрес формасы

Фронталь, индивидуаль эш

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру моменты

Укучыларның дәрескә әзерлеген , парталарда дәрескә кирәкле материалларның булуын барлый.

Дәрескә әзерләнәләр

Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру

Укучылар, без бүген сезнең белән гадәти булмаган тере организмнар туркеме белән таныша башлыйбыз. Ә менә алар ничек дип атала, моны сез үзегез әйтеп карагыз. Салтыков-Щедринның «Карась идеалист» дигән бер әкиятеннән кечкенә генә өзек тыңлап китегез.

Слайд №1. Кәрәкә(Карась) ләмгә күмелеп ята һәм аннан үзенең азык-төлек запасын арттыру өчен кечкенә генә кабырчыклар җыя икән. Ә үзе эченнән генә болай дип фикер йөртә: «Ай-яй-яй, бу кабырчыклап шундый итеп ясалган, аларны һич кенә дә йотарга мөмкин түгел».

- Әйдәгез эле, укучылар, әйтеп карагыз, көндәлек тормышта без нинди хайваннарны кабырчыклар (ракушки) дип атап йөртәбез ? (Укучыларның җаваплары)

- Әйе, укучылар, без бүген моллюсклар турында сөйләшербез.

- Ничек уйлыйсыз, безнең максат нинди булыр? (Укучыларның җаваплары)

Укытучыны тыңлыйлар, слайдны карыйлар, җавап бирәләр

Җавап бирәләр. Дәфтәрләренә дәреснең темасын язалар.

Яңа белемнәр ачу.

1. Гомуми билгеләре. Слайд №2.

Моллюсклар яки йомшак тәнлеләр, умырткасыз хайваннар төркеме. Аларның үзенчәлекле билгесе, арка ягында тире җыерчыклыгы – мантия булу. Моллюсклар күптөкле суалчаннардан килеп чыканнар. Төрләренең саны 130 меңгә җитә.Аларның җиде классын аерып йөртәләр. Без шуларның өчесен өйрәнербез: Корсагаяклылар, Икекапкачлылар, Башаяклылар. Слайд №3(Күптөрлелекләре)

Яшәү тирәлекләре. Слайд №4.

Диңгездә тозлы суларда (мидияләр, устрицы, кальмарлар, осьминоглар), төче сулыкларда (беззубки, прудовики, живородки), сирәк кенә дымлы коры җирдә (виноградная әкәм-төкәме, лайлачлар). Размерлары берничә мм дан 20 метрга кадәр.

Моллюскларның тышкы төзелеше. Слайд №5.

!Рәсем буенча моллюскларның тән өлешләрен билгеләгез һәм аермаларын табыгыз.

( Кушымта 1. Өлешләрен билгелиләр)

Нәтиҗә: Моллюскларның тән өлешләрен түбәндәгеләрдән тора. Слайд №6.

Баш.

Гәүдә.

Аяк.

-Әйтегез әле, укучылар моллюскларда нинди симметрия? (Укучыларның җаваплары)

Нәтиҗә:Күпчелек моллюскларда ике яклы симметрия, корсагаяклылар асимметрик .

Башында сизү органнары урнашкан. Арка ягында тире җыерчыгы – мантиябар. Мантия белән тән арасында мантия куышлыгы бар.Анда сулыш һәм химик сиземләү ораннары урнашкан. Аңа аналь, җенес, үлеп чыгару тишемнәре ачыла.

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, моллюскларның тәне йомшак булгач аларны җәрәхәтләү бик җиңелдер? Шулай булгач, аларның тәне өчен ниндидер бер саклагыч кирәк була. Һәм ул аларда бар. Ничек уйлыйсыз, ул нәрсә? (Укучыларның җаваплары)

Дөрес! Саклагыч өчен аларда кабырчык бар.

Нәтиҗә: Күп төрләренең тәне тулысынча яки өлешчә кабырчык белән капланган.Кабырчык өч катламнан тора: мөгезчел (тышкы), фарфор, перламутр (эчке).

Ә хәзер моллюскларның тышкы төзелешен ныграк аңлау өчен лаборатор эш эшләп алырбыз.

Лаборатор эш. «Моллюск кабырчыкларының төзелеше»(Кушымта №2. Эш тәртибе укучыларның парталарында)

Фикультминутка.

- Сядем поудобнее. Закроем глаза и переместимся мысленно в подводный мир.

- Откройте глаза и посмотрите вокруг, не меняя положения туловища, сначала вправо, затем влево.

- Вы увидели живого огромного кальмара - широко открываем глаза, нам страшно - зажмуриваемся. Трясем головой - не поверили.

- Начинаем от страха глубоко дышать – вдох-выдох, вдох-выдох.

-От страха по телу пошли мурашки - потерли плечи, руки ноги, не открывая глаз.

- Снова открыли глаза-

- Выдохнули – Фу – показалось - пожали плечами и широко улыбнулись соседу.

Моллюскларның эчке төзелеше. Слайд № 7.

Сулыш системасы. Әйдәгез, укучылар, дәреслек белән эшләп алабыз. Дәреслек текстыннан моллюскларның нинди орган ярдәмендә сулыш алуларын табабыз.

Нэтиҗә:суда яшәүче моллюсклар саңаклар ярдәмендә, ә коры җирдә яшәүчеләре капчыксыман үпкәләр ярдәмендә сулыш ала.

Кан йөреше системасы. Әйдәгез, дәреслек текстыннан кан йөреше системасының үзенчәлекләрен эзләп табабыз.

Нәтиҗә:кан йөреше системасы ачык, йөрәк барлыкка килә. Ул бер карынчыктан, бер яки ике йөрәгалдыннан тора.

(Ачык кан әйләнешен бергәләп тикшерү)

Ашкайнату системасы. Слайд № 8. Азык авыз кушлыгыннан йоткылыкка, аннан үңәч аша ашказанына эләгә. Анда азык эшкәртелә, ә эшкәртелмәгән азык калдыклары эчәклек һәм аналь ачыклык аша чыгарыла. Авыз куышлыгында хитин тешле тел, ягъникыргыч бар. Моллюскларда ашкайнату системасында бизләр барлыкка килә: авыз куышлыгынаселәгәй бизләре, ашказанына ашкайнату бизе ачыла.

Нерв системасы. Төенле, алардан нерв кәүсәләре һәм нервлар китә.

Бүлеп чыгару һәм җенес системасының үзенчәлекләрен, әйдәгез, үзегез әйтеп карагыз. Ә моның өчен сезгә дәреслек ярдәмгә килер.

Нәтиҗә: бүлеп чыгару органы бөерләр.

Җенес системасы: аерым җенеслеләр, кайберләре гермафродитлар.

Укытучыны тыңлыйлар.

Экрандагы рәсем буенча эшлиләр, аермаларын табалар. Кушымта 1 дә өлешләрне язалар.

Дәфтәрләренә язып баралар.

Гомуми билгеләре:

Тышкы төзелеше

Тәне сегментларга бүленмәгән;

Өч өлештән тора: баш, гәүдә, аяк..

Мантия бар.

Мантия куышлыгы бар.

Кабырчыклары бар..

Лаборатор эш башкаралар.

Дәреслек тексты белән эшлиләр, текстан сулыш алу органнарын эзләп табалар.

Сулыш органы саңаклар яки үпкәләр.

Дәреслек тексты белән эшлиләр.

Кан йөреше системасы ачык, йөрәк һәм кан тамырларыннан тора.

Укытучыны тыңлыйлар, дәфтәрләренә язып куялар.

Кыргыч һәм ашкайнату бизләре бар.

Дәфтәрләренә язалар.

Төенле, алардан нерв кәүсәләре һәм нервлар китә.

Дәреслек тексты белән эшлиләр. Кирәкле материалны эзләп табалар,дәфтәрләренә язалар.

Бүлеп чыгару органы бөерләр.

Җенес системасы: аерым җенеслеләр, кайберләре гермафродитлар.

Белемнәрне беренчел ныгыту.

Экранда тест эшләү.

Рефлексия

Дәрес башында куелган максатка җавап. Бирә алдыкмы? Ничек уйлыйсыз?Әлеге тема буенча белемнә кайларда кирәк булыр?

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Өй эше.

Изучить §11

«Моллюскларның әһәмияте» темасына чыгыш әзерләргә.

Өй эшен язалар.

Дәрескә йомгак ясау.

Укытучының чыгышы. Укучыларның дәрестә эшләүләренә, катнашуларына бәя бирә.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/274028-molljusklar-tibyna-gomumi-harakteristika

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки