Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
20.11.2017

Мастер-класс «Матурлык»

Заитова Альфия Бургановна
учитель родного (татарского) языка и литературы
Укучылар белән “матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру. Укучыларда матурлыкка омтылу, гаделлек, тыйнаклылык, эчкерсезлек кебек югары сыйфатлар тәрбияләү.

Содержимое разработки

Мастер-класс«Нәрсә ул матурлык?”

Максат: 1.Укучылар белән “матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау;

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту;аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.

3. Укучылардаматурлыкка омтылу, гаделлек, тыйнаклылык, эчкерсезлек кебек югары сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация “Нәрсә ул матурлык?”, аңлатмалы сүзлекләр

Мастер-класс барышы.

1.Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез! Саумысыз!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек! Анам телен, Тукай телен

өйрәнергә дип килдек!

2.Төп өлеш.

Кереш.

- Укучылар, без бүген сезнең белән МАТУРЛЫК төшенчәсен аңларга тырышырбыз. Әйдәгез, без сезнең белән экрандагы фотосурәтләрне карап китик әле. Монда нәрсәләр сурәтләнгән?

(табигать, кеше (яшь, матур кыз; карт, җыерчыклы әби).

- Укучылар, уйлап карагыз әле, бу 3 фотосурәтне нәрсә берләштерә? Авыр сорау, әмма без бүген шушы сорауга җавап табарга тиеш булачакбыз.

Теманы ачыклау.

- Укучылар, әйдәгез без сезнең белән беренче фотосурәттән башлыйк. Нәрсә күрсәтелгән монда? (Сихри табигать)

- Ә бу рәсемнәрдә? (Яз, җәй, көз, кыш).

- Ошадымы сезгә рәсемнәр?

Ә хәзер, әйдәгез, без табигатьне күреп түгел, ә тыңлап күз алдына китерик. Моның өчен сез 4 төркемгә бүленәсез һәм рәсем буенча һәр ел фасылы турында кечкенә генә хикәя төзергә тиеш булачаксыз.

1 төркем. (Яз )

2 төркем. (Җәй)

3 төркем. (Көз)

4 төркем. (Кыш)

Ә хәзер, нәрсә килеп чыкты икән, үзегезнең хикәяләрегезне укып күрсәтегез. (Укучылар укый).

- Рәхмәт, укучылар. Кыска вакыт эчендә сез бик матур хикәяләр иҗат итеп өлгергәнсез. Бу иҗат җимешләре барысы да табигатьне ничек ачалар, нинди итеп күрсәтәләр?

- Бик дөрес, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтәләр. Димәк, бу фотосурәттә табигатьнең матурлыгы сурәтләнгән. Табигатьнең искеткеч матурлыгы турында сезнең нинди әсәрләр укыганыгыз бар? (Г.Тукай “Шүрәле”, “Туган авыл”, Һ. Такташ “Ак чәчәкләр”, Г.Кутуй “Сагыну”Әмирхан Еники “Матурлык”һ.б.).

- Укучылар, ә икенче фотосурәтнең асылы нидә икән? Моны ачыклар өчен мин сезгә әдәби әсәрләрдән өзекләр әзерләп килдем. Сезгә шундый бирем: экрандагы шигъри юлларны сәнгатъле итеп укырга, авторын һәм нинди әсәрдән икәнлеген әйтергә тиеш буласыз.

1. Мәйданга ул аена бер чыгар иде,

Йөзеннән пәрдәсен ачып куяр иде,

Олугъ-кече, бай һәм юксыл карар иде,

Соңра бер ай ашамыйча түзәр имди.

(Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”, Йосыфның әкияти чибәрлеге)

2.Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар – билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай дип мактыйлар иде.

(Г.Ибраһимов “Казакъ кызы”).

- Димәк, нәрсә турында язылган бу юлларда? Бик дөрес укучылар, кешенең тышкы матурлыгы турында.

- Укучылар, хәзер чираттагы рәсемгә игътибар итегез. Матурмы бу хатын-кыз?(Әйе, бик матур).

- Ә бу рәсемдә? (Юк, матур түгел, чөнки бала кыйный торган хатын матур була алмый).

- Ә бит, укучылар, ике рәсемдә дә бер үк хатын-кыз.

Димәк, мәрхәмәтсез кеше матур була алмый.Тышкы яктан матур булса да, ул безгә ошамый.

- Укучылар,без хәзер Ә.Еникиның “Матурлык” хикәясенә тукталып үтәбез. Хикәядәге катнашучы геройларны атагыз. (Автор-шәкерт, Гыйлемдәр, Бәдертдин, аның әтисе, әнисе, бабасы)

Хикәядә Бәдретдиннәрнең өе ничек сурәтләнә? Сезгә ошыймы бу йорт?

- Ә кешеләрнең тышкы кыяфәтләре турында ниләр язылган?

Матурлык кешеләрнең тышкы кыяфәтләрендә дә, Бәдретдиннәрнең өендә дә юк. Башта биргән сорауга кире кайтабыз. Ни өчен соң автор хикәясен “Матурлык” дип атаган?

Тагын бер өзек укыйбыз.

Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чиркануга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә карап, ул скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өретелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.” Ә улының уйнаганын әнисе ничек тыңлый? “... Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым.”

Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән, бабасының сукырлыгыннан, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар. Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән,чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы дөньяга ямь, гүзәллек өсти.”

Укучылар, әйтегез әле, укыганнаардан чыгып, без нәрсә әйтә алабыз? Әсәрдә нинди матурлык турында сүз бара?

Укучыларның җавапларыннан соң, тулыландырып әйтә алабыз: “ Әсәр матурлык турында. Кешенең эчке матурлыгы, Бәдретдиннең күңел матурлыгы, ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы, гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.

Авторның соңгы кичерешләре нинди? (Уку: Ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдертдиннең әнисе!)

-Нинди нәтиҗә ясарбыз?

Кешенең эчке дөньясы матур булырга тиеш.

Димәк, өченче фотосурәттә кешенең эчке матурлыгы сурәтләнгән.

- Укучылар, нинди төп сыйфатлар бу фотосурәтләрне берләштерә?

- табигать матурлыгы

- кешенең тышкы матурлыгы

- кешенең эчке матурлыгы.

- Матурлык төшенчәсе бу рәсемнәрне берләштерә.

Ә матурлык сүзе нең кагыйдәсе, фәнни аңлатмасы бар микән? Әйдәгез әле сүзлекләрне ачыйк һәм матурлык сүзен эзлик. Нәрсәне аңлата ул фәнни телдә?

Матурлык – 1) Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә;
2) Матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт,чибәрлек;
3) Кешенең характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат, кешенең эчке матурлыгы.

- Укучылар, экранда ике мәкаль бирелгән. Шул мәкальләрнең эчтәлеген ачыклыйк әле.

Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел,оят белән әдәптә.

Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай.

- Бу мәкальләр белән безнең халык, борынгы әби-бабаларыбыз матурлык турында нәрсә әйтергә теләгән?

- Нәтиҗә: кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш.

- Укучылар, димәк без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Хәзер һәрберегез бер сүз белән матурлык нәрсә ул дигән сорауга җавап бирергә тиеш.(Намуслы, тырыш, зирәк, мәхәббәтле, файдалы булу, кешелекле, акыллы,әдәпле, гадел, батыр, сабыр, эшчән.)

Ромашка чәчәге , таҗлары ачыла бара – намуслы, акыллы, әдәпле, гадел,батыр, сабыр дип язылган сүзләр укыла.

Ә хәзер чәчәкнең таҗларын бер-бер артлы югалта барабыз, аның ямьсезләнүен күрәбез. Бу таҗларның берсе генә югалса да, кеше үзенең матурлыгын югалта икән.

Димәк,тышкы матурлык кешенең акылын да, намуслылыгын да, күңел матурлыгын да әхлаклылыгын да билгеләми. Кеше өчен иң кирәге – эчке матурлык, кеше күңеленең матурлыгы. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый.

Шундый гүзәл, акыллы, әхлаклы кеше булып үсүегезне теләп, истәлеккә

открыткалар тапшырам.

Открыткага “Исеңдә тот! “шигыре язылган. Иң изге, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, газиз әниләребез безнең һәммәбезгә дә ихлас күңелдән шундыйтеләкләрен җиткерәләр.

Исеңдә тот!

Бәхет башы – намус, балам,

Намусыңнан аерылма син.

Талпынып очар чагыңда,

Канатың каерма син

Жәлләмә һич хезмәтеңне,

Эшләгәннән кеше үлми.

Рәхмәт алып яшәмәсә,

Кеше үзе рәхәт күрми.

Булсын һәрчак кешеләргә

Ачык йөзең, шат күңелең.

Җанга уктай кадалмасын

Бәреп әйткән туры сүзең.

Ана сүзе изге була,

Мин әйткәнне исеңдә тот!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/281054-master-klass-maturlyk

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки