Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
29.01.2014

Внеклассное мероприятие

Камбеева Гельсине Рауфовна
учитель начальных классов
Сценарий внеклассного мероприятия ко Дню народного единства «Бердәмлек көне». Готовый художественный монтаж для школьников включает чтение патриотических стихотворений и исполнение тематических песен. Материал направлен на сплочение детского коллектива, воспитание уважения к культуре и истории. Подробный план с стихами и музыкальным сопровождением поможет легко организовать яркий и запоминающийся праздник в школе.

Содержимое разработки

Кадерле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!

Бүген 4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Бүгенге монтажыбыз да шушы бәйрәмгә багышланган.

1 укучы. Үткәннәр бит үткән көннәр инде,

Бүгенге көн кыйммәт гел, дибез,

Бүгенге көн дә бит, бер уйласаң

Үткән көнгә кайтыр көнебез.

Нәрсә ул көн... Тарих битләрендә,

Еллар... Эраларга тиң түгел.

Гасырлардан гасырларга шулай

Кеше гомере дә бер мизгел.

2 укучы. Мизгел өчен көрәш кайный җирдә

Мирас кала буын – буыннан...

Борынгылар - гомер хәзинәсе,

Ата – аналардан, борыннан.

Борынгыга кайта – кайта яшик,

Чишмә башы шуннан башлана.

Борынгылар чишмәсен корытсак,

Барын кирәк юктан башларга.

3 укучы. Онытудан курыкма син !

Үткәнеңне онытма син.

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни кичкәнен.

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен.

4 укучы. hәр карыш җир сугарылган,

Шаhит җаннар каннарында

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

hәр нигезнең, hәр авылның

hәр каланың үткәне бар.

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар , киткәне бар...

5 укучы. Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син !

6 укучы. Шушы үткән тарихыбыз безнең

Татар халкын бергә туплады.

Җиңүләрдә дан – шөhрәткә күмеп,

Тынычлыкны илем яклады.

7 укучы. Яшелле, аклы – кызыллы

Туган илем әләме.

Кул изәгәндәй җилфердәп,

Ул дөньяны сәламли.

Сәламли ул hәр кешене,

hәр дәүләтне, халыкны –

Ул җирдәге байракларга

Тигез булып калыкты.

8 укучы. Төсләренең мәгънәсен дә

Ул беркемнән яшерми –

Ирек, өмет билгесе дип,

Җилфердәтә яшелне.

Кызылны кан hәм яшәү диеп

Электән таный халкым.

Кызыл төс әләмдә - шатлык

Билгесе булып балкый.

9 укучы. Ак тасма безне бәхеткә

Илтә торган туры юл.

Ак сөлге кебек кунакчыл,

Пакь сөт төсле изге юл.

Ниятебез – бердәмлек!

Куәтебез – җитәрлек.

Әләмне без аңа иң саф

Мәгънә биреп күтәрдек.

10 укучы. Татар иле – Татарстан,

Син яңадан калыктың.

Син рухы, көче, намусы,

Татар дигән халыкның.

Җыр башкарыла: “Туган илем Татарстан“.

1 укучы. Туган илем көчле, матур минем,

Җире – бәрхет, күге –саф, күрәмсең.

Татарстан дөньякартасында,

Канат җәйгән азат – күгәрчен.

2 укучы. Татарстан – бердәм дәүләт булып ,

Мәңге яшә , азат, шат илдә,

Татар халкың биеклектә булсын,

Аяз булсын туасы иртә.

3 укучы. Республикам минем – Татарстан,

Халкым бәхетенә син туган.

Сине яклап ирләр утка кергән,

Исемеңне тарих ташка куйган.

4 укучы. Татарстан тәүге адымнарың,

Тарих битләрендә тезелгән.

Син Иделдә яшьнәп күтәрелдең,

Шәhри Болгарыбыз нигезеннән.

5 укучы. Татарстан, бала чагыбыздан

Күңел синең өчен шатлана.

Туган илгә чиксез мәхәббәтем

Синең исемең белән башлана.

6 укучы. Төп нигезем минем, Татарстан,

Синең язмыш – безнең гомерләр.

Төп нигезем, аерма син мине

Әткәм - әнкәм биргән телемнән.

7 укучы. Татар теле – туган телем,

Гасырларны кичкән тел ул,

Давылларда өзелмичә,

Төнбоектай үскән тел ул.

Татар теле мирас булып,

Борынгыдан калган тел ул.

Татар теле - берләштергән,

Көнләштергән изге тел ул!

Горур татар милләтенә

Көч бирүче гүзәл тел ул !

8 укучы. Без - татарлар !

Татар исемен без,

Горур йөртә торган чын халык.

Без - татарлар !

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без - татарлар !

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без - татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Җыр башкарыла “ Татар теле – туган телем “.

( Музыкаль - әдәби кичә )

Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Укытучы:Камбеева Г.Р.

2013-2014 нче уку елы.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30251-vneklassnoe-meroprijatie

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки