- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Особенности логопедической работы с детьми с СДВГ»
- «Психологическое сопровождение детей и подростков с СДВГ»
- «Дошкольник с СДВГ: особенности работы с гиперактивными детьми»
- «Специфика обучения и воспитания школьников с СДВГ»
- «Дети и подростки с СДВГ: особенности обучения, воспитания и психологической поддержки»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Соңгы кыңгырау «Бәйрәме»
11 нче сыйныфлар өчен “Соңгы кыңгырау “бәйрәме.
Максат: Укучыларда мәктәпкә, туган төбәккә карата мәхәббәт тәрбияләү, кеше тормышында мәктәпнең әһәмиятен билгеләргә ярдәм итү. Укытучы, аның хезмәтенә хөрмәт булдыру.
Зал бәйрәмчә бизәлгән.”Хуш,мәктәбем!”,”Сау бул,яраткан укытучым” дип язылган плакатлар эленгән.Стенага кыңгырау рәсеме куелган.Коридор шарлар белән бизәлгән.
Алып баручы: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар,әти-әниләр һәм укытучылар!Бүген сезнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Бүген безнең чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
“Соңгы кыңгырау”-ул урта мәктәпне тәмамлап,зур тормышка, олы дөньяга юл алган егет-кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да,тынгысыз да,соклангыч та һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек.Бу мәктәпне тәмамлап китүчеләрнең хушлашу тавышы да. (кыңгырау тавышы ишетелә)
1. Ишетәсезме,кыңгырау чыңы? Ул безне соңгы дәрескә чакыра.Бүген аеруча моңсу,аеруча серле аның тавышы.Әйдәгез,соңга калмыйк,соңгы тапкыр булса да кисәтүсез дәрес үткәрик.
2. Баш иясем килә җиргә кадәр,
Рәхмәтемне Сезгә белдереп.Укытучым!
Сез хәреф таныткан малайлар,кызлар
Бүген мәктәпкә соңгы дәрескә җыелдылар.
Сез җитәкләп алып кергән балалар
Бүген үзләре нинди зурлар.
Мәктәпнең соңгы баскычында басып торучы
Барлык классташларым исеменнән баш иеп
Рәхмәт белдерәм Сезгә,укытучыларым!
3. Бу бәйрәм моңсу да,шул ук вакытта шатлыклы да.Моңсу дибез,чөнки без бүген соңгы кыңгырау астында бу мәктәптә соңгы дәрескә керәбез.Шатлыклы,чөнки алда үзенчәлекле тормыш,югары уку йортлары,хезмәт юлы көтә.
4. Баш очыннан ак болытлар ага.
Ак болытлар-безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый,
Алар шуай ап-ак калачак.
5. Балачакта зурлар дөньясына
Сайлар өчен юллар җитәрлек.
Тик еракта калган сабый чакка
Тапмыйм юллар килеп китәрлек.
6. Укытучым!
Якты яздай матур бу бәйрәмдә
Кабат сезне күргән чагымда,
Күңелемне сабый бала иткән
7. Укытучым минем,сүнмәс назым
Якты язым-балачакларым.
Без гомергә,әнкәм белән бергә
Күңелебездә Сезне сакларбыз.
Җыр “Уктучым минем”.
8. Тормышыбызның тәүге сукмагында
Шат елмаеп каршы алдыгыз.
Канат куеп якты хыялларга
Олы юлга озатып калдыгыз.
9 . Күпме йөрәк,күпме сабый җаннар
Ялкын алган сезнең күңелдән.
Бер-бер артлы якты йолдыз булып
Кабына алар илем күгендә.
10. Укытучы яшен сорамыйлар,
Аның инде билгеле.
Сентябрьда ел да җиде аңа,
Июнь җитсә ел да унҗиде.
11. Мәктәптәге Белем көннәрендә
Беренчеләр белән килә дә,
Тәмамлагач соңгы кыңгырауда
Унберенчеләргә иярә.
12. Укытучы яшен сорамыйлар
Гомер буе шулай йөрегәч.
Белгәнебез шул ике сан безнең:
“Унҗиде” яшь белән “җиде” яшь.
13. Сез бер гади укытучы булып
Хезмәт итәсез бүген тормышта.
Һәр укучыгыз- язылмаган роман,
Һәр дәресегез- маяк тормышка.
14.Укытучыбыз,безнең йөрәктә
Сез тормышка сөю уяттыгыз.
Күңелебездә туды яктылык,
Әйтерсең дә яңа таң атты.
Җыр “Укытучым сиңа багышлыйм”
15. Белем алгач,-дидегез,дәү үскәч
Һәрбер ягын илнең бизәгез.
Сез йөрәктә салган белемнең
Диңгезендә бүген йөзәбез.
16. Уч төбенә куеп Җирне гүя
Бүгенгесен аның үткәнен.
Күрсәтте ул безгә,урап кайттык
Бер белмәгән илләр үтәли.
17. Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп җиттек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә куйдыгыз. Шул ук вакытта таләпчән дә була белдегез. Бу дөньяның саф һавасын сулап,үз аякларыгыз белән йөгерә-йөгерә балаларыгыз белән гомер кичерү үзе зур бәхеттер.Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп,сезгә һәрчак нык сәламәтлек,кайгы-хәсрәтсез көннәр,бәхетле озын гомер,тормыштан ямь табып,авырлыкларга бирешмичә,иминлектә яшәвегезне телибез.
19. Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес,иң матур юлны
Сайлашырга сез кирәк.
20. Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт-
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк.
21. Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк,
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Юатырга сез кирәк!
22. Боекмас өчен күңелләр
Кимсенмәс өчен йөрәк-
Сез кирәк әти-әниләр,
Безгә һәрчак сез кирәк!
(Әти-әниләр сүзе)
Алып баручы: Сезне бәйрәм белән котларга иң нәни дусларыбыз- 1 нче сыйныф укучылары да әзерләнеп килгәннәр,хәзер сүзне аларга бирик,рәхим итегез!
(1 нче класслар чыгышы)
1. Кулдан тотып әти-әни
Мәктәпкә илтә туры.
Аллы-гөлле чәчкә белән
Башланадыр мәктәп юлы.
2. Алга илткән,янга киткән
Юллар белән дөнья тулы.
Кадерен белсәң,кадерле итәр
Чәчәкле юл-белем юлы.
3. Бакчаларда шомырт,сиреньнәр-
Күпме чәчәкләрнең төрләре.
Сезне көтә,абый-апалар,төрле
Юллар,тормыш үрләре.
4. Менә монда тормыш бусагасы-
Юл башы ул алгы көннәргә
Безгә әле шунда тукталырга,
Сезгә инде ерак китәргә.
5. Уңышлар юлдаш булсыннар
Барасы юлыгызда;
Бәхетле тормыш ачкычы
Сезнең үз кулыгызда.
Хор белән: Хәерле юл сезгә,бәхетле булыгыз!
23. Җылы караш,назлы сүзләреңнән
Тойдым синең йөрәк җылыңны.
Укытучым,иң кадерле кешем
Бүләк итеп ал син җырымны.
җыр:"Рәхмәт,укытучым"
24. Истә әле каләм тоткан кулым
Бармый иде дәфтәр юлыннан.
Өйрәттегез безне язарга сез,
Тотып башта нәни куллардан.
25. Белем баскычлары югарыга
Яктылыкка таба юл ала.
Истәлекләр,татлы хатирәләр
Күңелләрдә мәңгегә кала.
Сүз башлангыч класс укытучысына бирелә.
26. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,
Ничек кенә табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.
(Чәчәкләр тапшырыла)
27. Мәктәбебезне саклап,чиста-якты итеп тотучы,тәмле ашлар пешерүче апаларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
28. Сыйныф җитәкчеләребез_______ !
Безнең тормышыбыз,тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче,һәр адымыбызны күзәтеп,ялгышлардан саклаучы!Мәктәп елларында сез безгә терәк,кирәк чакта язгы җилдәй йомшак,ә кайчагында кырыс та булдыгыз.Сез безгә җил-яңгыр тидермичә,үз балагыздай якын күреп эшләдегез.Безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез булдыгыз.Сезнең киңәшләрегезне,үгет-нәсихәтләрегезне без беркайчан да онытмабыз.Рәхмәт сезгә барсы өчен дә.
(Сүз класс җитәкчеләренә бирелә)
29. Безнең өчен күпме тырыштыгыз сез,
Уйладыгыз безнең өчен дә.
Онымабыз сезне һичбер вакыт,
Рәхмәт сезгә барсы өчен дә.
җыр:"Саубуллашу вальсы"(М.Имашев көе,С.Сөләйманова сүзләре).
30. Чәчәк тотып әле бүген генә
Киләм кебек сиңа мәктәбем.
Инде менә сезгә,укытучылар
Сау булыгыз дип әйтәмен.
31. Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым,синең алда бүген
Сынау тотам соңгы дәрестә.
32. Елда шулай очар кошлар кебек
Озатып кала мәктәп-изге йорт.
Сабый чакны эзләп бер килербез
Онытма син,мәктәп,безне көт.
33. Моңаймагыз әле,укытучылар,
Сагынышып сезгә килербез.
Урау юллар узып булса да
Сезнең хәлегезне белербез.
(ялгыз җыр:"Соңгы кыңгырау")
Җырдан соң чыгарылыш класс укучылары "вальс "биюенә чыгалар.Вальсның соңгы өлешендә, кыңгырау чыңы астында укучылар кереп китәләр.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30502--sogy-kygyrau-bjrme
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Краеведение в образовании: формы и методы работы с обучающимися в соответствии с ФГОС»
- «Реализация инвариантного модуля «3D-моделирование, прототипирование, макетирование» учебного предмета «Труд (технология)» по ФГОС»
- «Заместитель директора по АХР: особенности управления административно-хозяйственной работой образовательной организации»
- «Хореография: педагогические технологии и методы преподавания в образовательной организации»
- «Технология развивающего обучения»
- «Реализация программ досуговых и массовых мероприятий в детском лагере»
- Педагогика и методика преподавания биологии в образовательной организации
- Тьюторское сопровождение в образовательной организации
- История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Профессиональная деятельность советника директора по воспитанию
- Педагогика и методика преподавания истории и обществознания
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.