- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Вечная память павшим героям ВОВ
МБОУ “Татарско –Бурнаевская ООШ” Алькеевского муниципального района РТ
Классный час на тему: Вечная память- павшим героям ВОВ..
Классный руководитель: Зарипова Гульнур Галимулловна
2013 год
Сыйныф сәгатенең темасы: Халык хәтере – мәңгелек.
Максат:
Укучыларга батырлык турында төшенчә бирү;
өлкән буынга, сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт хисләре уяту;
туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз:Хәтер китабы, авылыбызның сугыш ветераннарының фоторәсемнәре, сугыштан язылган хатлар.
(сыйныф сәгате мәктәп музеенда үткәрелә).
Укытучы: Укучылар, бүгенге сыйныф сәгате гади генә түгел. Чөнки без сыйныф бүлмәсендә түгел, ә мәктәп музеенда. Белгәнегезчә, быел 2012 ел- “Татарстанда –Тарих елы” , ә февраль ае хәрби- патриотик айлык буларак үткәрелә. Бүгенге сыйныф сәгате батырлыкка багышлана. Без сезнең белән Бөек Ватан сугышы елларында авылдашларыбыз тарафыннан сугышта һәм тылда башкарылган батырлыкларга багышлана. Бу вакыйгаларны искә төшергәндә бигрәк тә өлкән буын кешеләренең күңелләре нечкәрә, күзләре яшьләнә. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Күпме кешенең гомере бәрабәренә яулап алынган җиңү бит ул.
Безнең Татар Борнае авылыннан барлыгы 130 ир-егет сугышка китә. Күпме бала ятим, хатын- кызлар тол калганнар.
Минем кулымда–изге китап, бу-Хәтер китабы. Бу китапта халкыбызның горурлыгы, сагышы, йөрәк әрнүе.
Әрнү- чөнки һәлак булган каһарманнарны беркайчан да кире кайтара алмыйсың. Горурлану хисе- чөнки алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, кешелек тарихында иң газаплы сугышта җиңеп чыкканнар.
Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган бу сугыш.
Ул елларда һәр йортны, һәр гаиләне кайгы, үлем сагалап йөргән. Соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгән.
Ләкин күпмилләтле халык үз-үзен аямыйча көрәшкән. Сугыш китергән хәсрәт- михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен, гомерләрен корбан иткәннәр.
Укучылар, ул елларда халыкның коралына әйләнгән бер чакыру булган. Аны тарих китапларыннан укып сез дә беләсез.
Укучы: “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән өндәү бу.
Укытучы: Әйе, менә шушы өндәүгә тугры булып, авыл халкы фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп торган. Армиягә, илгә бик күп икмәк, ит, сөт, яшелчә, бәрәңге тапшырыла. Меңләгән солдат, якташларыбыз теккән өс һәм аяк киеме кигән. Тормыш авырлыкларына карамастан, Татарстан халкы танклар, очкычлар төзү, Ленинградны, Сталинградны, Орелны сугыш хәрабәләреннән торгызу өчен 380 миллион сумлык матди ярдәм күрсәтә.
Җиңү зур корбаннар таләп итә. Татарстанның 560 меңнән артык улы һәм кызы илне сакларга китә, аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында ятып кала.
Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен ике йөздән дә күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем- Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Шулар арасында безнең авылдашыбыз да бар. Ул Гыймадие Салих Гыймади улы.
-Без Гыймадиев Салих абый һәм сугышта башын салган авылдашларыбыз белән чиксез горурланабыз. Мәктәп янындагы һәйкәлне гел тәртиптә тотып, аларны искә алу көнен һәйкәл янында уздырабыз, шулай итеп авылдашларыбызга карата булган хөрмәтебезне күрсәтәбез. Без - туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган авылдашларыбыз алдында баш иябез, аларның батырлыгын без беркайчан да онытмабыз.юе билгесе.
Укытучы: Укучылар, белгәнегезчә, безнең авылда инде бер генә сугыш ветераны да калмады. Аларның сафы елдан-ел сирәгәя барып, инде узган ел соңгы ветераныбыз да мәңгелек йортка күчте. Ләкин без аларны онытмыйбыз, хөрмәт белән искә алабыз.
Мең-мең рәхмәт сезгә, изге җаннар,
Илебезне саклап калучылар-
Ятып калучылар, янучылар,
Гомерлеккә яра алучылар...
Рәхмәт сезгә, ихлас ант иткәннәр,
Дошман зинданында интеккәннәр,
Мең-мең рәхмәт сезгә, Европаның
Азатлыгы өчен кан түккәннәр!
Рәхмәт сезгә, “Ватан өчен!” диеп,
Утлы өермәләр кичүчеләр...
Мең-мең рәхмәт сезгә, басуларда
Көнне-төнгә ялгап тырышканнар,
Ачлы-туклы яшәп, яугирләргә
Икмәк, корал белән булышканнар!
Мең-мең рәхмәт сезгә, изге җаннар
Туган ягыбызга иң кадерле
Укытучы: Татарстан Республикасы тарафыннан Бөек җиңүнең 65 еллыгына багышлап чыгарылган “Алар илгә җиңү алып кайтты” дигән хәтер китабыннан авылашларыбызның исемнәрен табып карыйк. Сезнең кайсыларыгызныңдыр дәү әтиләренең дә исемнәрен табарбыз.
(“Хәтер китабы” белән эшләү)
Укытучы: Батыр авылдашыбыз. Гыймадиев Салих абыйның сугышчан юлы һәм тормышы белән танышу.
Стенд белән танышу. Ветераннарның сугышчан юллары белән танышу. Эшләү.
БӘХЕТЛЕ ИЛДӘ БӘХЕТЛЕ ЯШИК!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30604-vechnaja-pamjat-pavshim-gerojam-vov
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Цифровая грамотность педагога и основы безопасности в информационной среде»
- «Содержание и организация деятельности воспитателя группы продленного дня в условиях реализации ФГОС НОО»
- «Содержание и методы преподавания общеобразовательных дисциплин «Русский язык» и «Литература» по ФГОС СПО»
- «ОГЭ по русскому языку: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Читательская грамотность: особенности работы по развитию функциональной грамотности у обучающихся»
- «Активизация познавательной деятельности учащихся на уроках литературы»
- Логопедия. Коррекционно-педагогическая работа по преодолению речевых нарушений у обучающихся младшего школьного возраста
- Реализация учебно-воспитательного процесса в дошкольной образовательной организации
- Особенности обучения предмету «Труд (технология)»
- Тифлопедагогика: обучение и воспитание детей с нарушениями зрения
- Теория и методика преподавания физики и астрономии в образовательной организации
- Психологическое консультирование и оказание психологической помощи

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.