- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Дорожное движение для пешеходов
“Гөлназ” 49 нчы балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерелешле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Юлда йөри беләсеӊме?”
(уртанчылар төркеме өчен күӊел ачу чарасы)
Төзеде:
1 кв.категорияле тәрбияче
Зиганшина Алия Нурулла кызы,
тәрбияче Файзрахманова Эльвира Мисхәт кызы
Яр Чаллы
2017
Максат: Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
Бурычлар:
-балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту культурасын, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык сыйфатлары тәрбияләү;
- светофорның төрләре, төсләре һәм аларның нәрсә аңлатулары турындагы белемнәрен ныгыту, транспорт һәм юл билгеләрен искә төшерү;
-сөйләм телен үстерү; төсләрне дөрес сайлап, светофор рәсемен ясарга өйрәтү.
Җиһазлау:
Юл билгеләре, рульләр, кеглилар, “зебра”, гуашь, пумала, мольберт, светофор төшерелгән кәгазьләр
Кичәнеӊ төзелеше: уен, аралашу, танып-белү, рәсем ясау, музыка тыңлау.
Персонажлар:ГИБДД хезмәткәре, светофор.
Эшчәнлек барышы:
1. Оештыру минуты. Уңай халәт тудыру.
Тәрбияче (ГИБДД хезмәткәре формасында).
Саумы ,кояш !
Саумы, һава!
Саумы, иртә!
Саумы, бакчам!
Саумы, минем дусларым!
(бергәләпкулчабалар)
2. Белемнәрне актуальләштерү.
Тәрбияче. Мин – ГИБДД хезмәткәре. Балалар, мин сезне шәһәр урамы буйлап сәяхәткә чакырам. Әйдәгез, юлга кузгалдык.
Минем арттан кабатлагыз.
На- на –на
Көннәр җылына. (Урында атлыйлар)
Га- га- га
Чыгыйкурамга.(Йөгерәләр )
Да-да да
Уйнама юлда! (Аяк очларында йөриләр, куллар өскә күтәрелгән )
Бул игътибарлы! (Урында атлыйлар, бармаклар белән яныйлар)
1бала. Юл аша чыкканда
Кирәк сак булырга
Башта сулга карарга
Аннан уңга карарга.
2бала. Кызылга басып торабыз
Бераз көтик сарыга
Яшел ут кабынгач,
Ярый безгә атларга.
3 бала. Тротуардан атларга
Кирәк тик уң яктан
Каршыга килгән кешеләргә
Ярамый комачауларга.
Тәрбияче.Ә хәзер юл читендәге тротуардан барабыз дип уйлыйк. Киң тротуардан парлап барабыз, тар тротуардан бер-бер артлы 1 аякның үкчәсенә 2 нче аякның очын терәп барабыз.
- Киң тротуардан барабыз. (Парлап баралар)
-Тар тротуардан барабыз. (Бер-бер артлы баралар)
(Юлда светофор тора)
Тәрбияче.Балалар, бу нәрсә? (балаларнын жаваплары)
Тәрбияче.Дөрес, балалар, бу светофор.(Балаларның җаваплары)
Светофор.Исәнмесез, балалар. Мине тануыгызга бик шат!!!
Тәрбияче.Ә бу светофор кемнәр өчен, җәяүлеләр өченме, әллә машина йөртүчеләр өченме? Ул ни өчен кирәк? (Балаларның җаваплары)
Тәрбияче.Әйе, балалар, светофорлар ике төрле була: машина йөртүчеләр өчен һәм җәяүлеләр өчен. Машина йөртүчеләр өчен светофорда 3 төсле ут. Ниндиләр? (кызыл, сары, яшел)
Тәрбияче. Ә җәяүлеләр өчен 2 төсле. (кызыл, яшел)
Тәрбияче. Алга юлыбызны светофор белән дәвам итик.
Светофор.Әйдәгез бергәләшеп “Кайтаваз” уенын уйнап алабыз. Җөмләнең соңгы сүзен кабатлыйбыз.
Шәһәргә барган саен
Күрәбез светофорлар (Светофорлар-2)
Юлдагы һәр кешене кисәтә алар (Кисәтә алар-2)
Кызыл утта тукта син! (туктасин -2)
Яшел ут: киттек хәзер! (Киттек хәзер-2)
Тәрбияче.Юлда нәрсәләр йөри? (машиналар, автобуслар)
3. Артикуляцион гимнастика
Светофор.Әйдәгез телләргә гимнастика ясап алыйк. Машинаның хәрәкәтен телләр белән күрсәтик.
-Киң юлдан машина бара (киң һәм ирекле рәвештә тел аскы иреннәр өстендә ятып тора)
-Машина тар юлдан бара (нечкә очлайган телне алга чыгаралар. “Юл тарая” билгесен күрсәтәләр)
-Машина таудан төшә (телнең очы аскы тешләргә тия, телнең аркасы кабартыла. “Крутой спуск” билгесен күрсәтәләр)
-Машина борыла (телләрне очлайтып әле бер әле икенче якка хәрәкәт иттерәләр. “Движение направо», «Движение налево» билгеләрен күрсәтәләр)
-Машина чокырны урап уза (телне уңнан һәм сулдан түгәрәк ясап хәрәкәтләндерү “объезд препятствий справо”, “объезд препятствий слева” билгеләрен күрсәтү)
Светофор.Булдырдыгыз!
Тәрбияче. Светофор нинди сигналлар бирә? (Балаларның җаваплары)
Светофор.Әйдәгез, “Светофор” уенын уйнап алабыз. Мин светофор.
Тәрбиче.Ә без -җәяүлеләр. Алда нәрсә? (Зебра-җәяүлеләр юлы)
Димәк, без нишлибез? (Юл аркылы чыгабыз)
(Балалар 2 командага бүленеп кара-каршы утыралар, яшел – юл аркылы чыгалар, кызыл-урыннарга утыралар). Уен ике тапкыр кабатлана.
Тәрбияче.Балалар, әйдэгез светофорга шундый күӊелле сәяхәтөчен рәхмәтәйтик.
Балалар.Рәхмәт, светофор!
Светофор.Үзегезгә рәхмәт, балалар! Миңа да сезнеңбелән бик күңелле булды. Юлларда сак булыгыз! Юл кагыйдәләрен бозмагыз! Киләсе очрашуларга кадәр! Саубулыгыз!
Тәрбияче, балалар. Сау бул, светофор!
Тәрбияче.Инде шоферлар булыйк, рульләрне алыйк, кире бакчага кайтыйк.
Тәгәрмәчкә тын өрәм (насос белән тәгәрмәчкә һава тутыру хәрәкәте ясала)
Һәм моторны кабызам (терсәктән бөгелгән кулларны алгы якка әйләндерәләр)
Машинама утырам (руль тоткан, боргалаган хәрәкәтне күрсәтәләр)
Һәм еракларга китәм (ПИ-ПИ-ПИ-ПИ!сигнал тавышын кабатлыйлар, кеглилар арасыннан үтеп, өстәлар тына утыралар).
4. Балаларның мөстәкыйль эше.
Тәрбияче.Менә бакчага да кайтып җиттек. Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.
3 бала. Кызылга басып торабыз
Бераз көтик сарыга
Яшел ут безгә елмая,
Рөхсәт дип кузгалырга. (машиналар кузгалалар)
Тәрбияче.Әйе, балалар, бу безнен таныш дустыбыз – Светофор! Әйдәгез сезнен белән тагын бер уен уйнап алыйк. Ике командага бүленик. Игътибар белән карагыз әле. Мольбертта ике төрле светофор ясалган. Берсе - машина йөртүчеләр өчен, берсе - җәяүлеләр өчен. Тик бу светофорның күзләренең төсләре юк. Сезнен максатыгыз - шушы күзләрне дөрес итеп буяу.
5. Йомгаклау.
Тәрбияче.Нәрсә ул светофор? Ул ни өчен кирәк? Аның төсләре нинди сигналлар бирә? Юл билгеләре нигә кирәк? (Балаларның җаваплары)
Тәрбияче.Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?
Мина да бик ошады!!! Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/307365-dorozhnoe-dvizhenie-dlja-peshehodov
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Теория управления образовательными системами»
- «Трудовое воспитание и профориентация учащихся»
- «Использование современных технических средств реабилитации»
- «Организация работы с обучающимися с ЗПР в начальной школе по АООП и ФГОС НОО обучающихся с ОВЗ»
- «Основы конфликтологии и урегулирования споров с помощью процедуры медиации»
- Педагогика и методика преподавания музыки в начальной и основной школе
- Наставничество и организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогических работников
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания физики
- Педагог-библиотекарь в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания физики
- Педагог-воспитатель группы продленного дня. Теория и методика организации учебно-воспитательной работы

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.