- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Бүлмә гөлләрен тәрбияләү
Конспект: “Бүлмә гөлләрен тәрбияләү”
Максат:Балаларны бүлмә гөлләренең күплеге белән таныштыру, аларны тәрбияләү
кагыйдәләрен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.
Бурычлар:
Белем бирү бурычлары:Балаларны бүлмә гөлләре белән таныштыру. Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәтү. Кеше өчен бүлмә гөлләренең әһәмиятен төшендерү.
Үстерелешле бурычлар: Сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын активлаштыру. Бүлмә гөлләренең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү.
Тәрбияви бурыч: Табигатькә хөрмәт, гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү, эстетик зәвык тәрбияләү. Иптәшләренә карата игътибарлылык тәрбияләү.
Сүзлек белән эш: җир, сабаклар, яфраклар, юеш, коры, әз генә, тамыр, шома, шома түгел, бәләкәй, зур, фикус, фиалка-миләүшә, яран-герань, роза, бегония.
Методик ысуллар:
әңгәмә
индивидуаль бирем
эш тәртибен аңлату һәм күрсәтү
мактау
сюрпризлы мизгел
эшкә бәя бирү
сораулар
нәфис сүз
Алдан эшләнгән эшләр:
табигать почмагында бүлмә гөлләрен тәрбияләү
индивидуаль биремнәр
бүлмә гөлләре төшерелгән иллюстраөияләр карау
Кирәкле материал:
бүлмә гөлләре,
кечкенә сусипкечләр (лейка)
сусиптергеч (опрыскиватель)
гөл төбен йомшарту өчен таякчыклар
бәләкәй пумалалар (кисточки)
йомшак җүеш чүпрәкләр
су салынган савыт
кипкән яфраклар өчен савыт
тартма
алъяпкычлар.
смайликлар белән стиккерлар
Эшчәнлек барышы
Т:Балалар, карагыз әле, бүген безгә кунакка күпме кеше килгән. Әйдәгез әле кунаклар белән исәннәшәбез.
Саумы кояш!
Саумы һава!
Саумы иртә!
Саумы йомшак җил!
Саумы туганнар!
Саумы дуслар!
Т:Балалар, ишетәсезме, кемдер ишек шакый. Балалар безгә почтальон посылка алып килгән. Бик кызык, нәрсә алып килде микән? Балалар, ә сезнең бу тартмада нәрсә барлыгын беләсегез киләме?
Б: Әйе.
Т:Ләкин, тартманы ачыр өчен безгә табышмакка җавап бирергә кирәк.
Табышмак:
Патша түгелмен – таҗым бар,
Кешеләргә бирер назым бар.
Б: Бүлмә гөлләре
Т: Балалар, әйе, бу табышмакның җавабы – бүлмә гөлләре. Ә хәзер тартманы ачып карыйбыз. Карагыз әле балалар нинди матур чәчәк! Кем белә бу гөлнең исемен?
Б:Миләүшә- фиалка.
Т: Дөрес Инсаф Миләүшә гөле (фиалка). Балалар, әйдәгез әле бергәләп гөлне карыйк әле. Гөл нинди өлешләрдән тора?
Б: Гөлнең- яфрагы, сабагы, тамыры, чәчәкләре бар.
Т: Дөрес балалар. Балалар карагыз әле гөлдә ниндидер билге бар. Бергәләп карыйк әле.
Балалар тәрбияче белән боегып төшкән смайликны карыйлар.
Т: Кем белә микән, ни өчен миләүшә гөле боек? Ни өчен бу гөл елмаймый? Әйдәгез әле бергәләп карыйк әле гөлне. (Тәрбияче балалар белән гөлнең туфрагын тотып карыйлар).
Балалар, бу гөлгә су кирәк микән? Ничек белә алабыз?
Б: Гөлнең җирен тотып карарга кирәк.
Т: Әйдәгез эле тотып карыйк. Балалар гөлнең җире нинди? (Балалар гөлнең җирен тотып карыйлар)
Б: Гөлнең җире коры.
Т: Димәк, нишләргә кирәк.
Б: Коры булса су сибәргә кирәк, юеш булса су сибәргә кирәк түгел.
Т: Дөрес балалар. Әминә, сусипкеч белән гөлнең төбенә су сип әле, зинһар өчен.Әминә син ничек уйлыйсың, гөлгә күпме су сибәргә кирәк?
Б: Су күп кирәк түгел. Чөнки гөл бәләкәй.
Т: Дөрес, Әминә. Балалар сез ничек уйлыйсыз, зур гөлгә су сипкәндә күпме су сибәргә кирәк булачак?
Б: Зур гөлгә су күп кирәк.
Т: Дөрес. Балалар гөлнең яфракларын карыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз, гөлнең яфраклары тәртиптәме?
Б: Гөлнең яфраклары тузанлы.
Т: Әйе балалар, гөлнең яфраклары тузанлы. Гөлнең яфраклары тузанланса аларга сулыш алырга кыенлаша һәм гөл боега. Шуның өчен нишләргә кирәк? Кем белә?
Б: Гөлнең яфракларын сөртергә кирәк.
Т: Дөрес. Ә ничек итеп без аның тузанын сөртәбез?
Б: Ә нинди ысул белән гөлнең тузанын сөртәбез? Миләүшә гөленең яфраклары нинди? Шомамы?
Б: Юк, шома түгел.
Т: Дөрес. Шома гөлнең тузанын без ничек чистартабыз?
Б: Юеш чүпрәк белән сөртәбез.
Т: Шома булмаган гөлнең яфракларын ничек чистартабыз?
Б: Шома булмаган гөлнең яфракларын кечкенә пумала (кисточка) белән чистартабыз.
Т: Дөрес балалар. Алсу гөлнең яфракларын бәләкәй пумала белән чистар эле, зинһар өчен.
Т: Рәхмәт, Алсу. Булдырдың.
Балалар, гөлгә су сиптек, яфрагын тузаннан чистарттык. Ә хэзер гөлнең барсы да тәртиптәме? Бәлки без нәрсәне дә булса эшләргә онытканбыз? Карагыз, гөл һаман боек.
Б: Без, гөлнең төбен йомшартырга оныттык.
Т: Дөрес. Ни өчен гөлнең төбен йомшартырга кирәк?
Б: Гөлнең тамырлары суласын өчен.
Т: Бик дөрес балалар. Ислам, гөлнең төбен йомшарт әле, зинһар өчен.Ислам, гөлнең төбен ничек йомшартабыз?
Б: Гөлнең төбен таякчыклар ярдәмендә йомшартабыз.Балалар Ислам дөрес эшлиме?
Т: Бик дөрес, Ислам. Рәхмәт.
Балалар, сез ничек уйлыйсыз, гөл белән барда тәртиптәме?
Б: Әйе.
Т: Әйдәгез гөлебезгә елмаеп торган смайликны куябыз. Румил, зинһар өчен гөлебезгәң смайлигын алыштырып куй әле. Рәхмәт, Румил, булдырдың.
Балалар әйдәгез әле гөлебезне башка бүлмә гөлләре белән таныштырабыз. Аңа тагы да күңеллерәк булыр. (Тәрбияче балалар белән башка гөлләрне карыйлар, исемнәрен искә төшерәләр).
“Бүлмә гөлләре”.
Әни утыртты гөлләр,
Алар үсә зур булып.
Утыралар ямь биреп,
Бөтен өебез тулып.
Хуш исле нәфис гөлләр,
Үсәләр биек булып,
Утыралар ямь биреп,
Бөтен өебез тулып.
Т: Балалар, барыгыз да берәр гөл алыгыз һәм карагыз әле, аларның барда тәртиптәме?
Әйдәгез, исемнәрен искә төшерәбез. Нинди смайликлар тора гөлләрегездә? Шулай булгач гөлләрне тәртипкә китерергә кирәк. Без инде хәзер беләбез, ничек итеп гөлләрне тәрбияләргә икәнен. Эшкә тотынабыз.
(Җыр “Гөлкәйләрем”)
Бик якшы. Күрәсезме, гөлләребезнең кәефләре яхшырды, алар безгә елмая башладылар. Алар сезгә рәхмәт әйтәләр.Ә хәзер дөрес смайликларны куябыз.
Балалар без сезнең белән бүген бүлмә гөлләре турында сөләштек. Гөлнең өлешләрен искә төшердек, аларны тәрбияләүнең ысулларын күрсәттек. Бик тырышып эшләгәч гөлләребез безнең чистардылар, матурландылар.Алар бик канәгать булганнар дип уйлыйм. Һәрвакыт истә тотарга кирәк, үсемнекләргә безнең ярдәм кирәк һәм без аларны тәрбияләп тору кирәк. Балалар, сез барыгыз да бүген бик тырыштыгыз. Сез бөтен кешеләрне, килгән кунакларны һәм гөлләрне сөендердегез. Сезнең бүген эшегез миңа бик ошады, рәхмәт сезгә, балалар.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/311067-blm-gllren-trbijal
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Цифровые инструменты и сервисы в профессиональной деятельности педагога»
- «Реализация «Профориентационного минимума в образовательных организациях»
- «Применение геймификации в учебном процессе»
- «Формы устройства детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей»
- «Подготовка к ЕГЭ по иностранному языку в условиях реализации ФГОС: содержание экзамена и технологии работы с обучающимися»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО и профессиональным стандартом педагога»
- Профессиональная деятельность педагога-организатора. Обеспечение реализации дополнительных общеобразовательных программ
- Управление процессом реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики
- Педагогика и методика преподавания информатики
- Педагогика и методика преподавания мировой художественной культуры
- Воспитательная деятельность в образовательной организации
- Педагогическое образование. Содержание и организация профессиональной деятельности учителя

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.