Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
23.05.2018

9 май Җиңү көне

Торжественное мероприятие, посвященное Дню Победы с элементами театрализации.

Содержимое разработки

9 май - Җиңү көне.

Әкрен генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар үтә,

Ә халыкта тик бер теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мрамор һәйкәлләр каршында,

Катгый таләп:

Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!

 

1/ (Тыныч кына Сарман көе уйный. Сәхнәгә ике алып баручы чыга).

С.М.: 2018 нче елның 9 нчы маенда Җиңү салюты 73 нче мәртәбә яңгырый.

Г.Р.: 1941 нче ел. Июнь… Илебез, Евро­пада кызып барган сугыш ялкыны безнең илебезгә кагылмасына ышанып, тыныч тормыш белән яши иде.

С.М.

Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

Туган ягым күмелде чәчәккә.

41 нең җәен каршылый халык

Зур өметләр баглап киләчәккә.

Ак болытлар өерен тирбәтеп

Җылы җилләр тагын истеләр.

Кояш нуры белән бизәлешкән

Күбәләкләр очып үттеләр.

Шул иртәдә печән чабу өчен

Авыл халкы чыкты болынга.

Күмәкләшеп, өмә ясап эшли

Шундый гадәт борын-борыннан.

Сызганулы кулда чалгы

Эх, ул печән исләре...

Эшкә дәрт һәм кулга куәт бирә

Туган якны ярату хисләре.

(Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар).

Айгуль. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.

Женя. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!

Айгуль.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

Диана. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем. Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.

Ксения. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.

(“Өммегөлсем” көен көйли-көйли урак ура башлыйлар.)

Ксения. Кызлар, бүген кичке уенга чыгарбыз инде. Мөслах белән Әкмәл гармун алып чыгыбыз диделәр.Алайса бер дә күңел ачкан юк.

Айгуль. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.

Диана. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көләләр)

Евгения. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.

(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер малай йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)

Кызлар. И харап булдык, я Аллам!

Айгуль. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)Апа. Нишлим инде мин хәзер. Габдулламны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!

Ксения. Сәлим дә китәр микән. Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит. (Елап кереп китәләр)

2/Левитан тавышы яңгырый, радио аша сугыш игълан ителә.

3/Бу хәбәрне “Священная война” җыры күтәреп ала.

Г.Р.Менә шулай башланып китә тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде.

С.М.Сау бул, улым, читкә оч син,

Бәхет яусын юлыңа.

Авылың өчен тыныч бул син,

Анаң кала урыныңа.

Лачын коштай очып,

Дошманны ку иленә.

Яшен ташы булып оч син,

Оч син фашист өстенә.

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча

Бурычын үти диярмен.

1.Герман кое-” җыры башкарыла

2.”Хаман яратам”- җыры башкарыла

Сугышка озату күренеше.

Г.Р.

Әкренләп көн дә авылдашларыбызны сугышка озаталар...Арбага җигелгән пар ат, дугада пар кыңгырау, кызыл тасма белән аралаштырылган кара кайма хәсрәт билгесен хәтерләтә. Бәйрәм иртәсендә шатлыклы чыңлаган кыңгыраулар бүген күңелсез генә өзек-өзек булып чыңлыйлар. Алар да авыл халкының кайгылы йөзләренә карап, аларның кайгыларын уртаклашкандай калтырыйлар, моңлы һәм сагышлы тавышларын еракларга тараталар. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 89 кеше китә.


С.М.

Хуш, авылым, соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы,

Барсын сиңа кайнар сәлам булып

Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.

Бик күңелем булыр җиңеп кайтып,

Бил кысышып җылы күрешү;

Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,

Ләкин... сугыш уен түгел шул!

Хуш, авылым, әгәр кайта алмасам,

Яраланып юлда егылсам,

Йөрәгемдә саклап ялкынымны,

Акрын-акрын тәнем суынса,

Хуш, авылым!

Соңгы минутта да

Мин уйлармын синең турында.

1.__________________________” җыры башкарыла


Г.Р.

Авыр сугыш авыл халкына көн дә кайгы китерә тора. Фронтта батырларча сугышкан уллары үлеп, аларның үлү хәбәре килгән фронтовик семьяларында гомерлек кайгы, ачы хәсрәт хөкем сөрә. Халык иҗатында моңлы һәм сагышлы авазлар яңгырый башлый, шушы җырлар аша немец фашистларына халык үзенең ләгънәтен белдерә, аның җир йөзеннән юк ителүен тели. Авыр сугыш елларында җыр халыкта дәрт уята, алар рухланып, үзенең максатына ирешергә омтыла. Сугыш кырларыннан язылган гади генә сүзләр дә халык авазында җыр булып, көчле яңгырый:

-Моңнар кайтсын авылгаҗыры башкарыла.

- “Катюша” көенә бию .

С.М.

Җан ачысын тоеп хаклык кичкән

Хаклык күңеле тирән яралы.

Нәфрәт уты бөркеп сулыш ала

Үч алу бит аның карары.

Дәхшәт куба, кырлар яна гүләп

Җир актарып туплар ярыла.

Яшь батырның барыр юлларына

Утлы төтен, ялкын сарыла.

Озак бара көрәш каты була

Дошман явы күпләп кырыла.

Ләкин батыр егет үзе бер иртәдә

Ятып кала сугыш кырында.

Сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән язучылырыбыз күп безнең. Шуларның берсе халык шагыйре-Муса Җәлил.

М.Җалиль «Варвары» - читает Зайнакова А.К.

Г.Р.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең ха­кыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Иле исән калган батыр улың

Яши халкы белән ул бергә.

Тыныч тормыш өчен тырыша ул,

Җырлап иген игә ул җирдә.

Хөрмәтле кунаклар!

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

Кайтмый калган авылдашлар хөрмәтенә җыр тыңлыйк!

Хәбәрсез югалганнар” дигән җыр.

С.М.

Бөтен совет халкы белән берлектә авыл халкы изге Ватанны саклап калу өчен, бердәм хезмәт вахтасына басып, “Барысы да фронт өчен” дигән девиз белән ару-талу белми, көнен дә, төнен дә исәпләмичә тырышып эшләвен дәвам итә.

1941 нче елның кышы аерата авыр һәм салкын килә, җыеп эскерткә куелган игеннәрне сугу җәйгә кадәр сузыла, икмәк тапшыру заданиесе бик авырлык белән үтәлә.

Әмма тормышны алып барырга кирәк . Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

  Олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

  Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронт­ка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата да өлеш керттеләр.

Солдат хатыннары!Сезнең тормышыгыз михнәтле, тамагыгыз ачлы-туклы, күңелегез тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Г.Р.

Аклы ситса күлмәгемнең

Ак сатин кештәкләре.

Алдан саргайган гөлләрнең

Мин булам иптәшләре.

Авыл тулып калды балалар,

Белмичә дә ятим үсәсен.

Кочып елый тол хатыннар,

Ялгыз каеннарның кәүсәсен.

Тол хатыннар калды авыл тулып,

Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,

Сулып барган чәчәк-гөлләрне.

Мендәр читен тешләп үткәрәчәк,

Исәпсез күп кара төннәрне.

Әйе, авыр иде иңне күтәрергә,

Күтәрелә әмма хатыннар.

Алмадылар орден...

Бирмәделәр

Әмма алар-герой, батырлар.

Күз яшьләрен йотып чәчү чәчте,

Урак урды

Таңнан алда басып аякка:

Билдән карга

батып урман кисте,

“Хезмәт көне” дигән таякка.

 Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә,

сыгылсалар да сынмый­ча

җиңү көнен якынайттылар алар.

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Яшьлекләрен сугыш урлаган, ач-ялангач килеш эшләп тә үзләрендә яшәргә көч тапкан сугыш чоры яшьләре, тол хатыннар хөрмәтенә җыр башкарыла

1. “Сары чэчэклэр”җыры башкарыла.

С.М.

Кайчандыр авылыбызда ветераннар саны бик күп иде. Быел без соңгы ветераныбызны Газимзянов Галимзян абыйны соңгы юлына озаттык...

Г.Р.

Хөрмәтле авылдашлар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. 

4/Бер минут тын калыйк. (Зал басып тын кала).

С.М.

Утлы еллар үтте.
Җиңү килде.
Күпләр әйләнеп кайта алмады.
Исән-саулар Берлингача җитеп,
Туган авылына атлады.

Җиңү көне,күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып.
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.

Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.

Яңгыра җыр,тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан,җиңдең, талпындың.

Яңгыра, җыр,горурлыгы булып халкымның.

5/День Победы” җыры башкарыла.

Г.Р.

73 ел инде

Кайтмый калганнарны көтәбез.

Авыл уртасында зур һәйкәлгә

Башыбызны иеп үтәбез.

Шулай ук безнең авылыбыз уртасында да Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәл бар. Без аны кадерләп саклыйбыз.Шушы батыр авылдашларыбыз истәлегенә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куябыз.

Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме,авылдашлар!

Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

Һәр ел Җиңү бәйрәмендә

Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!

(Сәхнә уртасында солдат һәйкәле. Ул егеткә охшаган. Һәйкәл янында укучылар.)

6/ Җыр “ Мин 20 яшем тулган көнне” М.Бәдриев

Женя.Күпме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күрде бу һәйкәл!

Диана.Күпме ятим аналар, һәйкәл янына килеп, бу таш сынны “балам” дип сыйпадылар.

Ксения. Күпме тол хатыннар, һәйкәл янына килеп, назлы сүзләрен пышылдадылар. Сугышка безнең авылдан 89 кеше киткән. Шуларның 56 әйләнеп кайтмаган.

(Сәхнә караңгылана.Прожектор яктысында һәйкәл белән Ана гына күренә.)

Ана. Улым!.Газизем, бердәнберем! “Мин бик тиз кайтырмын, әни” дип елмая-елмая чыгып киттең дә- югалдың. Кайтмадың шул. Атаң белән бик еракта калдыгыз. 73 ел сезне көтәм.73 ел, 73 көн генә түгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озын төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.

Һәйкәл тавышы.

Исеңдәме, әнкәй, мине озатып,

Авыл күмелгәнче бардың да,

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың да,

Әрнетмәскә теләп мине, шунда

Елавыңнан үзең тын булдың,

Тик шулай да, күзең сөртер өчен,

Яулык почмагына тотындың.

Ана.

Син яраткан җырларымны җырлап,

Күңелемне әзрәк юатам.

Син дә кушылып минем белән
Җырлашасың кебек ерактан.

7/ “Аналарга һәйкәл” җыры башкарыла.

Г.Р.

Сугыш тавышлары күптән тынды

Төзәлделәр җирнең яралары.

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды,

Ләкин, күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.

Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә якты кояш балкый. Ул мәңге шулай балкысын иде. Без 21 гасыр балалары, күләчәк безнең кулда. Шуңа күрә без киләчәгебезнең тыныч, бәхетле булуын телибез. Моңа ирешү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Яхшы укуыбыз, җырлап –биеп күңелле итеп яшәвебез моңа этәргеч бирә бирә. Менә күрегез әле безнеңегетләрне, алар тормышны чын күңелдән яраталар.

Татар биюе.

С.М. Еллар уза, дөньга яңа буыннар килә. Әмма кан койгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк!. Әле сугышлар бүген ңә дәвам итә. Күпме яшь-яшь егетләр Әфганстан, Чечня җирләрендә ятып калды...

Хөрмәтлеавылдашларыбыз! Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашты.Тагын бер тапкыр Жиңү көне белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!

«Яратыгыз Туган җирегезне”дигән җыр белән кичәбез тәмамлана.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/313822-9-maji-kne

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки