- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Иҗади эшчәнлек- укуга теләк
Иҗади эшчәнлек- укуга теләк.
Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә иҗади сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә, иҗади сәләткә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
-белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;
-мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;
-белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;
-иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара [1,19].
Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, иҗади фикер йөртә белгән шәхес тәрбияләү. Инновацион технологияләр белән укыту-уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.
“Укымак-фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак - үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак”,- дигән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай.
Һәр кеше иҗат итәргә сәләтле булып туа. Ләкин шул сәләтне ачарга, иреккә чыгарырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу- иң төп, мөгаен, иң авыр мәсьәләләрнең берседер. Иҗат-ул мөстәкыйльлек, бәйсезлек, үзенчәлекле фикерләүне, мөнәсәбәтләр байлыгын таләп итә. Безнең максат - укучыларда шушы сыйфатларны үстерү.
Укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү өчен без нәрсәләр эшлибез соң? Менә мин икенче ел фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнәм. Фәнни-тикшеренү эшенең максатлары:
-укучыларның фән буенча булган белемнәрен системага салып тирәнәйтү;
-аларның иҗади активлык дәрәҗәсен үстерү;
-укучыларны рухи яктан бай, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.
Бурычлары:
-әлеге тема буенча эш системасын булдыру;
-өйрәнү өчен әдәбият сайлау;
-методик һәм дидактик тәэмин итүне тормышка ашыру.
Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Информацион технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә.
Башлангыч сыйныф укытучысы буларак мин үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, иҗади-үстерелешле итүдә, уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.
Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята: мөстәкыйльлеккә, иҗади үсешкә этәрә. Зачет, йомгаклау дәресләрендә укучылар үзләре дә аерым темаларга презентацияләр ясап киләләр.
Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күзаллауларын үстерә, предмет буенча өлгерешләрен арттыра, мөстәкыйль, иҗади эшләргә өйрәтә.Үз уңышларын күреп сөенү, куану хисләрен тудыра.
Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр, һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле [2, 36].
Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе - укыган әсәрләрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, иҗади эшчәнлекне үстерәләр. Иҗади эшчәнлекне активлаштыру өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә: балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм иҗади-эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.
Дәрестән соң эшчәнлекләрдә уен кагыйдәләрен иркен кулланып, тәрбия процессын кызыклы һәм файдалы үткәрергә тырышам. Мәсәлән, “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры”, ‘Белгечләр ярышлары” һәм башка уеннар оештырам. Әхлак тәрбиясе эшчәнлегендә - пресс-клублар, рольләргә бүленгән уеннар, тарихи һәм әдәби геройлар белән интервьюлар. Хезмәт эшчәнлегендә - бәйрәм-сюрпризлар, хезмәт десантлары, оста куллар ярышлары. Иҗади сәнгать тәрбиясендә - табигый материалдан эшләнгән кул эшләре конкурслары уздырыла.
Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәреслекләрдә информация - белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен тупланган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.
Укытучы белән укучыларның бер-берсе белән ирекле аралашуы, ярдәмләшүе, күмәк иҗади эшләрне планлаштыруы, тәрбия чараларына әзерләнүе һәм аларны үткәрүе сәләтне үстерүгә зур ярдәм итә.
Сәләтсез бала булмый, һәр бала күпмедер дәрәҗәдә табигый сәләткә, талантка ия, ә аны үстерү, ныгыту бик кечкенәдән башланырга тиеш.
Бала йөрәгенә дөрес юл әкият, маҗаралар, уеннар, аларның кабатланмас мавыктыргыч иҗаты аша салына. Укытучы, укучылар белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына, аларның иҗади сәләтен үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшли ала. Шуңа күрә баланың яшь һәм психологик үзенчәлекләрен искә алу, укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.
Иҗади шәхес тәрбияләүдә укучыларыбызны түгәрәк эшләренә җәлеп итү бик әһәмиятле. Һәр уку елы саен фән түгәрәкләре, "Йомшак уенчыклар", "Оста куллар", “ Курчак театры”, “Риторика” һәм башка фән түгәрәкләре эшләп килә. Бу түгәрәкләрнең планы балаларның яшь үзенчәләгенә һәм сәләтенә карап төзелә. “Риторика” түгәрәкләрендә афиша, реклама, чакырулар язу һәм ясау бик кызыклы һәм уңышлы килеп чыга. Бу эштә йомшак укучылар да теләп актив катнашалар. Иҗади эшләр дәфтәрдә генә калмый, алардан папка, альбом төзибез. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын, иҗади үстерү максатыннан чыгып төрле-төрле язма эшләр дә үткәрәм: инша, ятланган шигырьне хәтердән язу, иҗади диктантлар язу уңышлы гына килеп чыга. Эшләнгән һәрбер эш бәяләнеп барыла. Мәсәлән, укылган шигырь, хикәя, әкиятләр эчтәлегенә иллюстрацияләрне ясагач, бу эшләрдән магнитлы тактада күргәзмә оештыру һәм алар арасыннан: ”Иң эчтәлекле”, ”Иң оста буячы", "Иң оста ясаучы" һәм башка номинацияләрдә кую, укучыларны яңа иҗади уңышка әйди, дәртләндереп җибәрә. Бу эшнең уңайлы ягы шунда ки, эш бик үк уңышлы килеп чыкмаган укучы да кырыйда калмый .
Шулай ук бәйрәмнәрдә: 23 февраль, 8 мартта әти-әниләргә, әби, бабайларга открыткалар ясыйбыз. Үрнәге бирелә, ә укучы бизәкне үзенекен төшерә, хәтта укучылар открыткага үзләренең чыгарган шигырьләрен язып бүләк итәләр:
Чиста ак кәгазь битенә
Матур сүзләр тезәмен.
Әниемә бүләк итеп
Кулъяулыклар тегәмен.
( Яруллина Айсылу, 3 класс )
Әкрен генә карлар ява
Күңелләргә ак нурлар сибеп.
Әти-әниемә теләк телим
Исән генә булсыннар диеп.
( Зарипова Аделина, 3 класс )
Тәрбияле, белемле, иҗади яктан камил булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора [3, 73].
Мин кемнеңдер эш системасы яки ул куллана торган технологияне алу кыен дип уйлыйм. Һәр педагог үзенең мөмкинлегеннән, иҗади карашларыннан, укучыларның ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдырырга тиеш. Иң мөһиме - белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуациядә кулланырга өйрәнә, кыскасы иҗади фикерләүче шәхес формалаша.
Әдәби чыганаклар:
1. Башлангыч мәктәп өчен федераль дәүләт белем бирү стандарты. –М.,-2010. -17-24 битләр.
2.“Классный руководитель” .Фәнни-методик журнал. – Мәскәү. -2001. -34-37 битләр.
3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә “Мәгариф” нәшрияты. -2001. -71-76 битләр.
№ | Регистрационная форма | |
Фамилия, имя, отчество автора (полностью) | Гарифуллина Разия Рафгатовна | |
Город | Алькеевский район, село Базарные Матаки | |
Место работы (полное название) | МБОУ Алькеевского района Базарно Матакская гимназия имени Наби Даули | |
Ученая степень, должность | Учитель начальных классов 1 квалификационной категории | |
5. | Телефон домашний и служебный с указанием кода | (8-84346) 21-3-43 (8-84346)20-3-86 |
6. | Телефон мобильный | 89274166132 |
7. | Почтовый адрес (с указанием индекса) | 422870 Алькеевский район. Село Базарные Матаки, ул. Крайнова , дом 101 |
8. | E –mail | raziya.rafgatovna.66@mail.ru |
9. | Название статьи | Башлангыч сыйныфларда укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү алымнары. |
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/32038-iadi-jeshchnlekukuga-telk
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Методические рекомендации по формированию и оценке дополнительных компонентов функциональной грамотности»
- «Организация системы воспитательной работы в условиях реализации программы воспитания по ФГОС»
- «Специфика экскурсионной работы с различными категориями экскурсантов»
- «Формирование и оценка функциональной грамотности обучающихся в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Психолого-педагогические основы деятельности педагога дополнительного образования»
- «Наставничество в образовательной организации»
- Преподаватель среднего профессионального образования
- Информатика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания биологии в образовательной организации
- Социальный координатор: социальная работа по сопровождению ветеранов боевых действий
- Русский язык и литература: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Ведение педагогической деятельности в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.