- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Сәламәтлек иң зур байлык
Тема :Сәламәтлек – иң зур байлык.
Максат:
1.Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр системасы формалаштыру, сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшендерү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү.
2. Балаларда, белемнәрне табигать һәм яшәү законнары белән яраклаштырып, рухи һәм физик яктан сәламәт булу күнекмәләре формалаштыру, тормышка әзерләү.
3. Сәламәтлекне саклау ысулларына нигезләнеп, үз сәламәтлекләрен ныгытуга, саклауга омтылыш тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Шәхескә кагылышлы УУГ:
Эшчәнлекнең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.
Регулятив УУГ:
Укытучы ярдәмендә максатны билгели һәм формалаштыра белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү, төрле ситуациядән чыгу юлларын таба белү.
Коммуникатив УУГ:
Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә, тыңлый белү; диалогта катнаша белү; укытучының сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү.
Танып-белү УУГ:
Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәрестә алган информациядән, тормыш тәҗрибәңнән файдаланып сорауларга җавап бирү, алган белемнәрне тормышта куллану.
Кулланмалар.
Проектор, слайдлар, ноутбук, презентация
Дәрестән тыш эшчәнлекнең барышы.
Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.
- Балалар, игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. (1нче слайдта кояш рәсеме сурәтләнгән).
Дәресебезгә кунакка Кояш кергән. Изге кояш җиребезне җылыта, үзенең нурлары аша кешеләргә яхшылык, игелек, шатлык өләшә. Кояш безгә елмая, димәк, бүгенге дәресебез кояшлы, якты бүлмәдә узар. Шөгылебез – кызыклы һәм файдалы, кәефегез күтәренке булыр дип ышанам.
- Игътибар итик әле, кояш нурлары астына нинди сүзләрязылганикән?(Сәламәтлек - иң зур байлык)
-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бүгенге эшчәнлегебездә нәрсә турында сөйләшербез икән? (Сәламәтлек турында)
- Әйе, без бүген сезнең белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында, сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында сөйләшербез.Бүгенге эшчәнлегебез телдән журнал формасында булыр. Ул чын журнал кебек, ләкин аны укымыйлар, ә бәлки тыңлыйлар һәм карыйлар.
Төп өлеш
Эпиграфны уку. “Ике төрле әйбернең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе – буш вакыт, икенчесе – сәламәтлек”, дигән бер акыл иясе.
Чынлап та, сәламәтлек – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Сәламәт кеше матур була, ул кыенлыкларны җиңеп чыга, аның белән аралашуы җиңел. Сәламәт кеше башкаларга яхшы кәеф бүләк итә. Сәламәт кеше чын күңелдән эшли дә, ял итә дә белә. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга? Нинди кеше турында сәламәт яшәү рәвеше алып бара дип әйтеп була? Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен белеп кенә сәламәт булып буламы? ( Белү генә түгел, ул кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышырга кирәк.) Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның төп кагыйдәләрен искә төшерик әле:
Гигиена кагыйдәләрен үтәү
Дөрес туклану
Спорт белән шөгыльләнү.
Көндәлек режимны дөрес үтәү.
Начар гадәтләрне булдырмау
2.Журналыбызның 1 бите “Сәламәтлегеңне яшьтән сакла” баш астында “Сәламәтлекнең дусты – чисталык” дип атала. Чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз. (Слайд күрсәтелә)
Болыт мин һавада
Яңгыр мин яуганда,
Җылынсам пар булам,
Туңганда кар булам.(су)
Һәркөн авызына капса
Яратса аны кеше
Беркайчан да сызламас
Һәм ялтырап торыр –теше.(теш пастасы)
Аккош кебек ак кына,
Йомшак кына, пакь кына
Көн дә сыйпый битемнән,
Элеп куям читеннән.(сөлге)
Хуш исле шома, шома,
Үзе чисталап юа.(сабын)
Озын тешләре белән
Чәч буенча йөгерәм.(тарак)
Кызмы ул, малаймы ул
Кәҗәме ул, таймы ул.
Нәкъ булганча күрсәтер,
Нәрсә соң ул кем әйтер? (көзге)
Димәк, Һәрчак чиста, пөхтә булу да сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.
“Адашкан сүзләр” уены
биремле конвертларны ачыгыз. Укучылар, конвертларыгызда - төрле сүзләр язылган карточкалар. Бергә җыелыгыз. Конверттагы сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Мин хуш исле сабын белән кул юам.
Син тарак белән чәч тарыйсың.
Малай теш щёткасы белән теш чистарта.
Мин, ак теш пастасы белән теш чистартам.
Син йомшак сөлге белән кул, бит сөртәсең.
Кыз кечкенә кулъяулык белән бит сөртә.
3. Журналыбызның 2 бите “Сәламәтлекнең дусты – дөрес туклану” дип атала. (Слайд күрсәтелә).
Дөрес туклану-сәламәт яшәү рәвеше нигезләреннән берсе. Димәк, ризыкны төрләндереп чама белән, үз вакытында ашыкмыйча һәм күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.
Сәламәт булу өчен тагын дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. Витаминнар – яшәү өчен мөһим органик матдәләр.(Витаминнар турында сөйләү)
А витамины: “ Әгәр зур үсим, әйбәт күрим, тешләрем нык булсын дисәгез, сезгә мин кирәк! Мин кишердә, сөттә, йомыркада күп”
В витамины: “ Әгәр көчле булам, юк – барга борчылмыйм, сәбәпсез еламыйм дисәгез, сезгә мин кирәк! Мин иттә, икмәктә, карабодайда, солы ярмасында күп,”
С витамины: әгәр еш авырмыйм , авырудан тиз савыгыйм , яхшы кәефле булыйм дисәгез, сезгә мин кирәк. Мин суганда, кәбестәдә, кишердә, алмада, лимонда,әфлисунда күп
Ә хәзер “Дөресен сайлап ал” уенын уйнарбыз.
-артыгын ашама
- ризыкны төрләндер
- ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул ит
- йоклар алдыннан ашама, эчмә
- бер төрле ризык белән туклан
- тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап куллан
- вакытлы-вакытсыз аша
- азыкны яхшылап чәйнә
- татлы ризыкларны күп куллан
- юып, бозылмаган ризыклар гына аша.
- кабаланып аша
Дөрес булмаганнарын дөресләп әйтү.
Әйе, балалар, дөрес туклану бик күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.
4. Журналыбызның 3 бите “Минем сәламәтлегем”дип атала. (Слайд күрсәтелә)
Уятмый аны берәү дә килеп,
Ятмас иренеп, ул үзе торыр.
Зарядка ясар, урынын җыяр,
Бит-кулын юар, вакытында ашар,
Портфелен барлап, киенә башлар.
Кыңгырау булганчы мәктәпкә килер,
Мондый балалар дәресен дә белер.
Баланың яшәү рәвеше сезгә ошадымы?
- Ә сез көндәлек режимны төгәл үтисезме? Әңгәмә. Сорауларга җавап бирик әле.
-Физкультура белән иртән шөгыльләнү – бу….. (зарядка)
-Сез ничәдә йокларга ятарга тиеш? ( 21 сәг.)
-Тешләрне көнгә ничә тапкыр чистартырга кирәк? (2 тапкыр)
-Ашарга утырыр алдыннан нәрсә эшләргә кирәк? (кулларны юарга)
-Нәрсә акчадан кыйммәтрәк? (сәламәтлек)
Укучылар, әгәр сез көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытыгызны файдалы итеп үткәреп уздырсагыз, сезнең һәр көнегез матур, файдалы үтәр, сау-сәламәт балалар булып үсәрсез.
5. Журналыбызның4 бите “Табигать – матурлык һәм сәламәтлек чыганагы ул” дип атала. (Слайд күрсәтелә)
Табигать! Нәрсәләрне генә үз эчеңә алмый ул! Серле дә ул, гүзәл дә ул! Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Без барыбыз да– кешеләр, хайваннар,үсемлекләр, кошлар Җир планетасында яшибез. Бу безнең уртак йортыбыз.
Табигатьтә бик күп алар
Аңлыйлар моны меңнәр!
Безгә ярдәмгә ашыга
Чын дуслар – витаминнар.
Яшелчәне ешрак куллан,
Үләннәр сихәтен бел.
Мәтрүшкәле чәйләр эчсәң,
Кәеф күтәрелә гел!
Әгәр өеңдә булмаса
Әфлисуннар, бананнар,
Өзеп алганны көтәләр
Миләш, шомырт, баланнар!
Дару үләннәре җыя
Миләүшә, Илдус, Динар.
Чыныктыра, зур үстерә
Чын дуслар – витаминнар.
Үләннәр турында сөйләшү( һәр төркемнән бер укучы сөйли)
Журналыбызның 5 нче бите “Сәламәтлек кагыйдәләре” дип атала.
(кагыйдәләрне тоташтыру)
Һәр укучыга эмблема бирү, астына нәрсә аңлатканын язарга
Анкета сорауларына җавап язу
Журналыбызның 6 нчы бите “Яшик бу дөньяны яратып” дип атала. (Слайд күрсәтелә).
Сәламәтлек агачын төзү.
Сезнең алда Сәламәтлек агачы. Әйдәгез, аны яфраклар белән бизик.
Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга кагыйдәләр язып агачка ябыштыралар
Кояш, һава һәм су белән дус бул! Чынык!
Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша!
Иртән зарядка ясарга онытма! Күбрәк хәрәкәтлән! Спортны ярат!
Начар гадәтләрне булдырма!
Күңелең саф, чиста булсын! Күңел көзгең сау булсын!
Сәламәтлек – һәр кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет. Сәламәт яшәү рәвеше алып бар!
4. Йомгаклау. Эшчәнлек рефлексиясе.
Слайд.
Анда чәчәк ясалган. Аның үзәге – сез, ә таҗлары – сезнең сәламәтлекне. Алар үзара нык бәйләнгән. Чәчәкнең бер генә таҗын алсаң да, ул чәчәк булудан туктый, үзәге җәрәхәтләнә. Шул чәчәк кебек, без дә сәламәтлекне югалтсак, үзебез булудан туктыйбыз.
Үз-үзеңә бәя бирү. Теләкләр. Ә хәзер сез үзегезнең сәламәтлегегезгә нинди бәя бирерсез икән, уйлап карагыз әле. Әгәр мин сәламәтлек кагыйдәләрен үтим, мин һәр яктан сәламәт дип уйласагыз- кызыл алманы сайлагыз. Әгәр мин бу кагыйдәләрнең барын да үти алмыйм, дип уйласагыз-яшел алма сайлагыз, әгәр мин кагыйдәләрнең берсен дә үтәмим дип уйласагыз-сары алманы сайлагыз. Менә безнең сәламәтлек алмагачы килеп чыкты. Сез күреп торасыз, аның күп өлешен таза алмалар алып тора.Безнең класс укучылары сәламәт икән. Күп кагыйдәләрне сезнең үтәвегез күренә. Алга таба да сәламәтлек агачыгыз корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын, йөзләрегездән алсулык һәм шатлык кимемәсен, чөнки кешенең сәламәтлеге үз кулында.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/320634-slamtleki-zur-bajlyk
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Преподавание учебного предмета «Изобразительное искусство» в соответствии с требованиями ФГОС ООО от 2021 года»
- «Особенности федеральной адаптированной основной общеобразовательной программы обучающихся с умственной отсталостью (интеллектуальными нарушениями)»
- «Библиотечно-педагогическая деятельность: теоретические основы и методы работы»
- «Преподавание учебного предмета «Музыка» в соответствии с требованиями ФГОС ООО от 2021 года»
- «Управление организацией дополнительного образования детей: специфика деятельности руководителя организации ДОД»
- «Обучение музыке в школе: специфика организации образовательного процесса по ФГОС НОО и ФГОС ООО от 2021 года»
- Учитель-наставник. Организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогов
- Воспитательная деятельность в образовательной организации
- Профессиональная деятельность педагога-психолога в образовательной организации
- Содержание и методы работы музыкального руководителя в дошкольной образовательной организации
- Образовательные технологии и методики обучения основам безопасности жизнедеятельности
- Учитель изобразительного искусства. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.