- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Спорт иленә сәяхәт
Гарифуллина Фарида Фаритовна
МБОУ “Качелинская ООШ” Арского муниципального района РТ
Учитель начальных классов, воспитатель
Спортландиягә сәяхәт
Җир шарының көньягында да түгел, төньягында да түгел, көнбатышында да түгел, көнчыгышында да түгел, ә әллә кайсы почмагында “Сәламәтлек утравы” бар икән. Ә шул утрауның нәкъ үзәгендә Спортландия дигән гаҗәеп бер ил урнашкан. Без бүген менә шул илгә сәяхәткә чыгачакбыз. Сәяхәткә ике командага бүленеп юл алырбыз. Беренче команда “Куяннар”, икенче команда “Акбайлар” исемле булыр.
Дусларым, ерак сәфәргә
Юл аласыз сез бүген.
Тик шулай да серле илгә
Барулары җиңел түгел.
Юлларда очрамый калмас
Каршылыклар, киртәләр.
Көч, җитезлек һәм зирәклек
Сезне алга илтәрләр.
Әйдәгез, хәерле сәгатьтә
Кузгалыйк әле дуслар!
Авырлыкларны кичкәндә
Юлдаш булсын уңышлар.
Беренче киртә-чокыр
Чокыр тулы еланнар.
Аларга баса күрмәгез.
Сак булыгыз оланнр.
Тимәсәгез аларга,
Алар да сезгә тимәс,
“Табигатьнең дошманы бу,
Иң начар бала”,- димәс.
1 нче сынау: Скакалкада сикерү.
Ай-вай-вай!
Башым тагын авырта
Нигә икән авыр чакта!?
Ярдәмчем юк янымда.
Йөгерек чишмә буенда,
Корыч тау итәгендә,
Үсеп тора дәү юкә.
Шул юкәнең чәчәкләре
Миңа бик ярдәм итә.
2 нче сынау: укучылар берәрләп йөгереп барып “чәчәк” өзәләр, кире йөгереп килеп урыннарына утыралар.
Тау-урманнар артыннан
Әкрен генә таң ата.
Кояш нуры кытыклый,
Илдарны да уята.
-Тор, тор, тор инде!
Йокың туйгандыр инде!
Әнә,песигә кара!
Йокысыннан тора да,
Киерелә дә, сузыла.
Битен , кулларын юа,
Илдар сикереп тора,
Радиоалгычны бора,
Киерелгәч, сузылгач,
Физзарядка уйнагач,
Йокы кача күзеннән.
Нурлар балкый йөзеннән.
Бер,ике,өч!
Ур-ра!
Яшәсен физкультура!
3 нче сынау: капитаннар ярышы. Капитаннар бер-берсенә арка белән басалар, музыка астында зарядка ясыйлар. Кайсы төгәл һәм матур итеп ясый, шул җиңүче була.
Концерт номеры: Сабирҗанова Рәмилә башкаруында җыр.
Ерак китә алмыйлар
Капчыктагы абыйлар.
Аптырагач, тыраклап та,
Мүкәләп тә карыйлар.
Бер дә йөри алмыйлар,
Сакал чыккан сабыйлар.
4 нче сынау: капчык киеп йөгерү
Егылсаң торып була,
Торсаң йөгереп була,
Йөгерсәң җитеп була,
Дусларың гына булсын.
5 нче сынау: нәрсә нәрсә белән дус?
Кайчы---------------тырнак
Авыз-----------------теш пастасы
Кояш-----------------эшләпә
Күз--------------күзлек
Тарак------------чәч
Борын-----------кулъяулык
1,2 – бу линейка.
1,2,3 – бу бетергеч.
Барысына булып баш,
Килгән безгә карандаш.
6 нчы сынау: рәсем ясау бәйгесе
Концерт номеры: Фазулзянова Гөлия, Казакова Алинә башкаруында җыр.
Кызарып җиләк пешә,
Чикләвекләр өлгерә.
Санап та бетереп булмый,
Нәрсә соң ул кем белә?
7 нче сынау: табышмакларның җавапларын табарга.
Шома табанлы чана
Атсыз да алга чаба,
Җитез булса, аяклар
Кулда булса, таяклар.( чаңгылар)
Елгада су акканда
Эшсез без, ял итәбез.
Елга бозга әйләнгәч,
Без йөгереп китәбез. ( тимераяклар)
Кышын тауда шуабыз,
Җәен җыеп куябыз. (чана, чаңгы)
Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкәләп.
Җан-фәрманга йөгерә ул,
Тормый бер дә үпкәләп. (футбол тубы)
8 нче сынау: “Булсаң зирәк-әйт тизрәк”
Көнгә ничә тапкыр ашарга кирәк?
Ризык нинди булырга тиеш?
Сәламәт булырга нәрсә комачаулый?
Ни өчен яланаяк йөрергә кирәк?
Көнгә ничә тапкыр теш чистарталар?
Компьютер артында озак утырырга ярыймы?
Концерт номеры: Сабирҗанов Илнур башкаруында “Весёлые гуси”
Аңлашылмый ...... без кайда?
Әй, дуслар, без нинди юлда?
Адаштыкмы икән соң...
Компас та юк бит кулда.
Юллар озын, юллар таулы,
Барсам, юлым уңармы?
Юл билгеләре булмагач,
Ерак китеп буламы?
Светофор утлары янмый,
Бу бит үзе бер бәла!
Кызыл, яшел,.... ут янмагач,
Алардан нинди файда?
9 нчы сынау: юл билгеләрен танырга.
Спорт һәм Сәламәтлек булып киенгән балалар чыга.
Спорт:
Исәнмесез,кунаклар!
Ничек килеп җиттегез?
Сәламәтлек:
Күрәсең, дускай, болар
Бар да уңган, бик җитез
Ә хәзер тикшерик әле,
Сезнең зирәклекне дә
Кайсы үсемлекләрне
Сез күрәсез биредә?
10 нчы сынау: дару үләннәрен тану
Спорт :
Бик уңганнар, икәнсез-
Уздыгыз сынауларны.
Әйдә, Сәламәтлек дус,
Бүләклик балаларны. Балаларны бүләкләү.
Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итә.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/8455-sport-ilen-sjaht
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Преподавание физики и химии по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Особенности работы общеобразовательной организации в условиях эпидемии коронавирусной инфекции»
- «Профессиональный стандарт педагога (учителя начальных классов)»
- «Содержание и методы преподавания учебного предмета «Русский язык» по ФГОС НОО»
- «ФГОС ООО от 2021 года и ФГОС СОО с изменениями от 2022 года: особенности реализации образовательного процесса»
- «Педагогические технологии в работе по предупреждению и преодолению неуспеваемости учащихся в условиях реализации ФГОС»
- Теория и методика преподавания русского языка и литературы в образовательных организациях
- Ведение педагогической деятельности в образовательной организации
- Предшкольная подготовка в условиях преемственности дошкольного и начального общего образования
- Теория и методика обучения и воспитания
- Организация инклюзивного образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья
- Педагогика и методика преподавания технологии

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.