- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Гөлләргә тиңлибез сезне!
Гөлләргә тиңлим сезне.
Зал “Гөлләр” кафесы рәвешендә бизәлгән, әзерләнгән программа чәй өстәлләре артында бара. Егетләр официантлар ролен үтиләр.
Әминә: Хәерле көн,безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез. Сезне әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез!
Газиз әнкәй!
Иң сөйкемле күзләр - әниемнеке,
Йомшак, җылы куллар – әниемнеке.
Иң-иң татлы сүзләр – әниемнеке,
Җан изрәткән җырлар – әниемнеке.
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!
Зилә: Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә” дип ачылган.
Әминә: Әниләрегез сезне һәркөнне хәерле юл теләп мәктәпкә озаталар һәм тәмле ашлары, ягымлы йөзләре белән каршы алалар. Нинди генә тәмле ризыклар пешермиләр алар.
Зилә: Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.
Әминә: Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә җитмәс төсле.
Зилә:Хөрмәтле әниләребез!
Бүгенге “Гөлләр” кафесы бары тик Сезнең өчен генә эшли.Егетләребез бүген Сезгә генә хезмәт күрсәтә. Залдагы гөлләр дә бары тик Сезнең өчен генә чәчәк аткан. Шуңа күрә бүген рәхәтләнеп бер ял итеп, күңелле уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачыйк!
Әниләр бәйрәменә
Гөлләр чәчәк аталар
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Сезнең игътибарга Гараева Гөлназ үзенең җырын яңгырата.
Әминә:Ә хәзер шаян уен уйнап алыйк. Һәр өстәлгә берәр альбом бите, фломастерлар бирелер. Сезнең хыялдагы тормыш, яшәү мәгънәсе, хатын-кыз бәхете ничек чагыла икән? Шуны рәсемгә төшерсәгез иде. Ясаган рәсемнәребезне һәр өстәлдән берәр кеше аңлатып та китәргә туры килә. Җырчыбыз үзенең моңлы җырын башкарган арада, Сез үзегезнең уй-хыялларыгызны кәгазьгә төшерсәгез иде.
Әниләр бәйрәме көнендә
Җырламый калырга буламы?
Әниләр булмаса, әниләр булмаса,
Җылытыр иде кем дөньяны?
Сезгә бәйрәм котлавы итеп Садретдинова Энҗе үзенең җырын җиткерә.
(Садретдинова Энҗе җыр)
Әминә: Әйдәгез, инде әниләребезне тыңлыйк.
Зилә: Юлларның төрлесен үткәнсез,
Теш кысып, елларны сүткәнсез,
Тормышка матурлык сипкәнсез,
Һәм безне бәхетле иткәнсез.
Үзебез кайларда булсак та,
Күңелләр түрендә яшисез.
Бар галәм беләдер: безгә сез-
Иң газиз, иң якын кешесез.
Җир шарының ак бәхете өчен
Яратылган җәүһәр, алтын Сез.
Кешелекнең иң зур җәннәте Сез,
Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!
Әминә:Әйе, менә шундый матур, сөйкемле, чибәр, затлы, белемле-укымышлы, олы йөрәкле, зирәк, тапкыр, сүзгә оста, тәмле итеп ашарга пешерүче, тыйнак, бар җиребезне ялт иттереп җыештыоып торучы, эшчән, батыр, һәм башка бик күп сыйфатларгаия булган гүзәл хатын-кызларыбыз булмаса, бу дөньяның бер яме дә булмас иде! Ә хәзер тагын бер кечкенә генә конкурс: ул мәзәк сөйләү дип атала. Һәр өстәл бер кызыклы мәзәк-анекдот искә төшереп, аны безгә дә сөйләп китсен әле. Сезгә әзерләнергә вакыт бирәбез. Ул арада башлангыч сыйныф укучылары сезгә үзләренең биюләрен күрсәтеп китәрләр.
Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләрдән
Кабул итегез котлаулар
Безнең биючеләрдән!
(Башлангыч сыйныф укучылары вальс биюе)
Әминә: Биючеләребез бәйрәмебезне ямьләп үтте, ә сез чәйләп тә утырыгыз.
ә хәзер инде сүзне әниләребезгә бирик!
(Әниләргә сүз бирелә)
Зилә: Күңелегез сезнең һәрчак шулай
Ачык булсын иде һәркемгә.
Без телибез ак бәхетләр
Сезгә килер һәркөнгә!
Әминә: “Гөлләр” кафесы хөрмәтле хатын-кызларыбыз өчен үзенең бәйрәм программасын дәвам итә.
Без дә шушы гөлләр кебек
Әниләрне котлыйбыз!
Шуңа күрә без аларга
Иң матур көй юллыйбыз.
Гараева Сиринә һәм Гараева Гөлназ башкаруында “Апа-сеңел” җырын тыңлап үтегез.
(Гараева Сиринә һәм Гараева Гөлназ башкаруында җыр)
Зилә: Сездән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Каөгы-хәсрәт күрми генә
Яшик әле бергә-бергә.
Әминә: Ә хәзер сезгә “Баш хисапчы” уеннын тәкъдим итәбез.
Әниләр, акчаларны саный-саный сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш. Уенны башлыйбыз. Сүз беренче өстәлгә бирелә.
Сораулар:
Сезгә ничә яшь?
Балагызның әтисе ни исемле?
Балагыз ничәнче сыйныфта укый?
Ничәнче размер аяк киеме киясез?
Йорт хайваннары асрыйсызмы?
Кыз фамилиягез ничек?
Яраткан җырчыгыз кем? һ.б. ш.
Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)
Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? (Галигә)
Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (2)
Бер тапкыр кискәнне ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (7)
Г. Тукайның "Әйдәле, Акбай” дип башланган шигыренең исемен әйт ("Кызыклы шәкерт”)
Мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр, әнкәй ... (бал)
Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар кошларга әвереләләр? (Сак- Сок)
Кызыл калфакка әбисенә барганда кем очраган? (бүре)
(Уенга нәтиҗә ясала)
Зилә: Әйдә, әйдә, катырак бас,
Бу кем бии дисеннәр.
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең кызлар дисеннәр.
Имән микән бу сайгак,
Нарат микән бу сайгак.
Сикереп төшеп биегәндә
Чыдар микән бу сайгак.
Кызлар башкаруында испан биюе тәкъдим итәбез.
(7.9 класс укучылары башкаруында бию)
Әминә: Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә-
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә.
Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.
Зилә: Ә хәзер сезгә иҗади конкурс тәкъдим итәбез.Әлеге уенны “Ромашка” уены дип атыйбыз. Әлеге ромашка таҗларында сүзләр язылган. Һәр өстәл икешәр таҗны алып шунда язылган сүзләрне кулланып шигырь уйлап чыгарырга кирәк. Сезгә әзерләнергә вакыт бирәбез. Ул арада укучылар үзләренең шигырьләрен сөйләп китәрләр.
Гараева Сиринә
Минтагирова Адилә
Яруллина Идилә
Хамидуллин Илсаф
Яруллина Илзирә
Низамеева Раилә
Зилә: Ә хәзер сүз әниләребезгә бирелә. Аларны тыңлап китик.
Әминә: Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Әниләрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын!
(Хор белән җыр)
Зилә: Шуның белән кичәбезнең концерт программасы тәмам.
( Әниләр бәйрәме өчен программа)
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/32088-gllrg-tilibez-sezne
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Выявление, устранение и профилактика буллинга в образовательной организации»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя русского языка и литературы»
- «Особенности работы педагога с обучающимися с СДВГ в условиях реализации ФГОС»
- «Основы формирования финансовой грамотности в образовательной организации»
- «Использование современных педагогических технологий в работе воспитателя группы продленного дня»
- «Развитие читательской грамотности обучающихся на уроках русского языка и литературы»
- Теоретические и практические аспекты оказания экскурсионных услуг
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении
- Учитель изобразительного искусства. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Теория и методика обучения и воспитания
- Преподаватель среднего профессионального образования
- Педагогика и методика преподавания истории и обществознания

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.