Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
09.02.2014

Гаиләдә кыз бала

Нафися
Учитель начальных классов
Гаиләдә кыз бала тәрбиясе – мөһим темага багышланган әти-әниләр җыелышы. Материалда нәсел дәвамчысын тәрбияләүнең мәңгелек проблемалары, кыз баланың гаиләдәге роле, аның сыйфатларын үстерү юллары карала. Мәктәпкәчә яшьтәге кыз баланың үсеше, сәләтләрен ачу, мәктәптә уңышларга ирешү өчен психологик әзерлек тәкъдим ителә. Кыз бала тәрбиясендә әниләрнең җаваплылыгы, ата-ана мөнәсәбәтләре, гаиләдә сөю һәм хөрмәт мәһабәте төзү ысуллары турында сөйләнелә. Яңа белемнәргә нигезләнгән файдалы киңәшләр бирелә.

Содержимое разработки

,,Гаиләдә кыз бала үсә”

( Әниләр өчен ата-аналар җыелышы)

Зиннурова Нәфисә Сибгатулловна

башлангыч сыйныф укытучысы

Максат: кыз балаларга дөрес гаилә тәрбиясе бирү шартлары белән таныштыру, бу эштә аларның зур җаваплык тоюын аңлауга булышлык итү максатыннан үткәрелә.

Очрашуга әзерләнгәндә укучы кызлар анкета сорауларына җавап бирә, сыйныф җитәкчесе анкета нәтиҗәләренә анализ ясый. Балалар үз әниләренә матур итеп бизәлгән чакыру кәгазе әзерлиләр. Тактага җыелышның темасы (“Гаиләдә кыз бала үсә”) языла.

Алдан алып килән фотолар белән презентацияләр ясала, сораулар салынган конверт, анкета әзерләнә.

Сыйныф җитәкчесе. Хөрмәтле әниләр! Халкыбызда: “Кызлы йорт- нурлы йорт”,- дигән әйтем бар. Бүген бер кыз баланы дөрес тәрбияләү, гаилә учагын сакларга сәләтле чын хатын – кыз, тугрылыклы хатын, яхшы ана үстерү нечкәлекләре турында сөйләшербез. Кыз баланың бәхете нәкъ менә шул сыйфатларга бәйле. Ә ата-аналар өчен балаларның бәхете булуыннан да әһәмиятлерәк тагын нәрсә бар икән? Кыз баланы чын хатын-кыз итеп бары тик әнисе генә тәрбияли ала. Хатын-кыз табигатенә нинди сыйфатлар хас соң? Әйдәгез, иң элек шуларны санап үтик әле.

Әниләр җавабы. Экранда 1 нче слайд: киң куңеллелек, ягымлылык, кайгыртучанлык, белемлек, түземлелек, хезмәт сөючәнлек, тыйнаклылык, пөхтәлек, акыллылык, әдәплек һ.б. сүзләр чыга)

Сыйныф җитәкчесе. Һәр әни кыз баланы шушы һәм башка матур сыйфатларга һәм осталыкларга: горур, шат куңелле, сак, сабыр булырга, чисталыкка, аш пешерергә, тегә, бәйли, өй эшләрен тиз һәм яратып башкара белергә өйрәтергә тиеш. Ул киләчәктә әйбәт әни дә булыргатиеш бит әле!

Жир йөзендә иң гүзәл, иң газиз сүз ул әни. Шул сүз белән баланың теле ачыла, һәм ул бөтен телләрдә дә назлы яңгырый. Әни кешенең мәрхәмәтле, шәфкатьле куллары белмәгән эш юктыр ул дөньяда. Әйдәгез, укучыларның әниләрегез турында бер ничә сүз әйтеп китик. Ничек сез әниегезне яратасыз, ярдәм итәсез. Укучыларның сезнең турында язган иншаларын тыңлап китик. (Слайд 2)

Хәзер һәрберегез анкета сорауларыны җавап бирер. Шулай итеп без балаларыбыз белән мөнәсәбәтләргә үзанализ ясарбыз.

(Фикер алышу оештырыла, теләүче берничә кеше чыгыш ясый )

Сыйныф җитәкчесе. Әни кеше кызының эчке дөньясына керергә, тормыш рәвешен, уй-ниятләрен белергә тиеш. Аны үзеңнең дөньяга кертүдән дә курыкмаска кирәк. Моның өчен еш кына ана белән кызны борчыган төрле мәсьәләләр, мәсәлән, мәктәп хәлләре, көн вакыйгалары, укыган китаплар, эштәге кыенлыклар турында сөйләшергә мөмкин. Исегездә тотыгыз: әлеге әңгәмәләрдән кызыгыз сезнең кешеләргә, тормышка мөнәсәбәтегезне күңеленә сеңдереп калачак. Аралашу өчен вакытыгызны кызганмагыз. Өй эшләрен бергә башкарганда да бик күңелле аралашырга мөмкин. (Слайд.)

Кызлар арасында үткәрелгән сорашып-белешү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кайчакта өй эшләре еш кына гаиләдә низаг, бәхәс чыгуга сәбәп була икән. Белүемчә, әниләр дә сорауларга биргән җавапларына шуны билгеләгәннәр. Ни өчен болай була соң? Әйдәгез, хәзер әниләр укытучыларга еш мөрәҗәгать иткән проблемалы ситуациаларны тикшерик.

(ситуация тасвирланган карточкалар белән эш)

1нчеситуация.“ Кызым мәктәптә яхшы укый. Өйдә мин аны бөтен эштән азат итәм. Ә укытучы аңа классташы янына барып өй эшләрен аңлатырга кушканнар. Мин моңа каршы”.

Ә сезнең фикерегез ничек?

2 ситуация. “ Минем кызым яхшы укый. Ә өйдә берни дә эшли белми һәм эшләргә дә теләми. Аны өй эшләренә ничек өйрәтергә икән?” Фикерегезне әйтегез.

(Әниләрнең җаваплары. Фикер алышу.)

Бүгенге җыелышка без кызлар белән “Әниләр һәм кызларның шөгеле” дигән презентация әзерләдек. Баксаң, аларның бик күп шөгыльләре бар икән.

Сыйныф җитәкчесе. Хәзер кызлар үзләренең килеш-килбәтенә нык игътибар итә, матур киенергә тырыша. Бу чорда аларны чисталыкка, пөхтәлеккә, чама хисен онытмаска, тышкы һәм эчке матурлыкның асылын аңларга өйрәтегез. Кызларда тышкы гүзәллек белән генә түгел, кешеләр белән аралаша белү, игътибарлы, ярдәмчел булу сыйфатлары аша сөйкемлелеккә омтылу теләге уятырга кирәк. Аны әби-бабаларына, әтисенә, дусларына матур сүзләр әйтергә өйрәтегез. Тормышта безгә нәкъ шундый сүзләр җитеп бетми бит.

Гамәли эш. Аналарга берничә сорау тәкъдим ителә, алар чиратлашып өстәлдәге конверттан сорау ала һәм фикерләрен әйтә.

1нче сорау.Кыз бала һәр бәйрәмгә үзенә затлы күлмәк алуны үтенә. Ә сезнең моңа акчагыз җитми. Балагызга нәрсә дип җавап бирерсез?

2нче сорау. Кичке аштан соң кызыгыз савыт-саба юарга тиеш. Әмма моны эшләү урынына, ул телевизор карап утыра. Аңа ниндирәк сүзләр әйтер идегез?

3нче сорау. Кызыгызга аптекага барырга куштыгыз. Ул, музыка тыңлыйм, дигән сылтау белән анда барудан баш тартты. Бу очракта нишләр идегез?

4нче сорау. Кызыгыз кичен билгеләнгән вакыттан соңрак кайтты, ди. Сез аны ничек каршыларсыз?

Йомгаклау.

Сыйныф җитәкчесе.   Гаилә олылардан, яшьләрдән, балалардан тора. Татар халкы борын-борыннан гаиләгә, тәрбиягә зур игътибар биргән. Ә Ана - бала өчен иң  якын кеше, иң зур авторитет. Әни аша баланың тормышка карашы, мөнәсәбәте һәм ихтирамы тәрбияләнә. Халыкта шундый әйтемнәр бар: Атаны күреп, ул үсәр, ананы күреп, кыз үсәр. Бу хак сүзләр. Оясында ни күрсә, очканда да шул булыр.

Бүгенге җыелыштан соң сез һәрберегез ниндидер нәтиҗә ясар, уйланыр дип уйлыйм. Җыелышка килүегез һәм катнашуыгыз зур рәхмәт!

Әниләргә өй эше бирик әле: һәр әни, мәмкинлек чыккан саен, кызын мактарга, аңа җылы һәм ягымлы сүзләр әйтергә тиеш.

Әниләр әйткән фикерләр һәм тәкъдимнәр нигезендә ата-аналар җыелышы карары кабул ителә.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/32205-gaild-kyz-bala

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки