- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Әтиләр гаилә терәге!
Әтием эзеннән
Балалар һәм әтиләр катнашында
үткәрелгән сыйныф сәгате -
эшлекле уен
Зиннурова Нәфисә Сибгатулловна
башлангыч сыйныф укытучысы
Максат.
1. Әтиләрне ихтирам итү тәрбияләү; аларда булган яхшы гадәтләрне балаларда булдыру, үз гаиләләре белән горурлык хисе тәрбияләү.
2. Әдәплелек кагыйдәләрен кабатлау.
3. Мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру.
Үткәрү формасы: эшлекле уен.
Җиһазлау: “ Әти эзеннән ” рәсеме, педагогик ситуацияләр язылган карточкалар, “ Минем әтием ” темасына язылган инша язулары.
Әтиләр һәм балалар өчен анкета сораулары әзерләү.
Һәр әтигә чакыру кәгазе язу һәм җибәрү.
Сыйныф бүлмәсе матур итеп бизәлә. Өстәл янында - әтиләр, алар каршысында балалары утыра. Укытучы эшлекле уен-кичәне ачып җибәрә.
Укытучы. Исәнмесез, кадерле әтиләр , укучылар! Хөрмәтле кунаклар! Кайберләрегезнең әллә никадәр кичектергесез эше дә булгандыр, бәлки.Әмма сез бу көнегезне балаларыгызга багышладыгыз. Рәхмәт сезгә! Ил терәге- ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч – терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Аның канаты астында без - балалар, әниләр, әби-бабайлар тыныч күңел белән яшибез. Дөнья мәшәкатьләрен бераз гына онытып, балаларыбыз белән бергә булыйк.Шуңа да бүген сезне үзебезгә кунакка чакырдык.Чөнки башлангыч сыйныфта балалар әти-әниләреннән үрнәк ала , һәр яктан аларга охшарга тырыша. Сез дә балаларыгызга үрнәк әти булырсыз, кирәк вакытта, файдалы киңәшләрәгезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бүгенге эшлекле уен ”Әтиләр – гаилә терәге” дип атала.
1 нче эз. Әдәпле бул!
Бу малайлар турында уйла әле. Син дә шулар кебекме? (карточкада биремнәр бирелә)
1 нче бирем. Бүген Салаватның әти - әниләре хезмәт хакы алды. Өйгә кибеттән тәмле әйберләр алып кайттылар. Тәмләп чәй эчтеләр. Ләкин күрше бүлмәдәге әби –бабайга гына дәшүче булмады. Сез нишләрсез ? Гаеп бармы?
2 нче бирем. Гаязның велосипеды – авылда иң матуры. Берәүдә дә андый велосипед юк. Гаязга шул гына кирәк иде: болай да мактанчык , инде хәзер әллә кем булыр. Урамга чыгуга , Гаяз йөреп караучыларга шундый әмер бирде: кем йөреп карый – шул өй эшен күчертә, я иң яраткан уенчыгын, я шоколад бирә . ( Гаяз нинди ?)
Ә хәзер әтиләргә берничә педогогик ситуация бирик әле .
1 нче бирем. Бер гаиләдә көн саен баладан: “ Ничәле алдың ?” –дип сорыйлар . Ул “4” ле һәм “5” ле алдым ди , гаилә тынычлана . Көндәлек мәшәкать китә. Ә икенче гаиләдә көн саен: “ Бүген нәрсәгә өйрәндең “?”- диләр. Кайсы гаиләдә баланың укуы белән күбрәк кызыксыналар?
2 нче бирем. 2 нче класста укучы Дамир, бирелеп телевизор карый. Шул вакыт әнисе тиз генә эш куша. Малайның телевизордан аерыласы килми, әнисе әйткәнне үтәми. Мондый хәлдә сез нишләр идегез?
2 нче эз. Хезмәтне ярат. Хезмәт нәрсә ул?
- Хезмәт ул – эш. Яшәү хезмәттән башка була алмый. Сезнең әтиләрегез дә төрле урыннарда эшлиләр. Ә сез алар белән нинди эшләр башкарасыз? ( Укучылар сөйли )
3 нче эз. Туган илеңне, туганнарыңны ярат. (Туган ил турында мәкальләр әйтү)
- Без туган илебезне яратабыз. Туган ил өчен безнең бабайларыбыз гомерләрен дә кызганмаганнар. Сез дә зур үскәч солдат булырсыз . Ә менә әтиләрегез кайларда хезмәт иткән соң 7 (Әтиләр чыгышы )
4 нче эз . Юмарт бул .
- Каюм Насыйри сүзләренә игътибар итегез әле . “ Улым, кемне теләсәң, аның белән сөйләш, йөреш, кунакка чакыр, әмма 5 төрле кеше белән аралашма:
1. Ялганчы .
2 . Ялкау .
3 . Комсыз.
4 . Надан .
5 . Саран .
Нәтиҗә ясала. Димәк, иптәшләрең белән үзара әйберләрне бүлешергә, сораганны биреп торырга кирәк.
“Мине беләсеңме?” дигән анкета сорауларына җавап язу.
(Балалар - әтиләре, ә әтиләре балалары турында язалар. Бер бала һәм бер ата чыга, җаваплары чагыштырыла.
Укытучы .
-Безнең әтиләр һәм балалар бер-берсен бик яхшы белә икән .
Очрашу ахырында уеннар һәм концерт номерлары күрсәтелә.
Йомгаклау.
Укытучы.Ата – гаиләнең терәге. Бала әтисенең һәр адымын, һәр кылган эшен күзәтеп тора, аннан үрнәк ала. Балаларыбыз әтиләребездән үрнәк алып, сәламәт гаиләдә үссеннәр. Аларны әти-әнинең яратуы, хөрмәт итүе, татулык, аңлашу урап алсын!
(Балалар әтиләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.)
Анкета сораулары.
1.Ничә яшь?
__________________________________________________________
2.Ничәнче елда туган?
__________________________________________________________
3.Күзе нинди төстә?
__________________________________________________________
4.Яраткан киеме нинди?
__________________________________________________________
5.Яраткан ризыгы.
__________________________________________________________
6.Яраткан исеме.
__________________________________________________________
7.Яраткан уенчыгы.
__________________________________________________________
8.Кайсы фәнне ярата?
__________________________________________________________
9.Балаң математикадан нинди теманы өйрәнә?
__________________________________________________________
10.Кичә аның көндәлегендә нинди билге куелган?
__________________________________________________________
11.Телевизордан кайсы тапшыруны карарга ярата?
__________________________________________________________
12.Нинди газете-журналлар укый?
__________________________________________________________
13.Китапханәдән нинди китап алып кайткан?
__________________________________________________________
14.Спортның кайсы төрен ярата?
__________________________________________________________
15.Сәгать ничәдә йокларга ята?
__________________________________________________________
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/32203-tilrgail-terge
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Подготовка обучающихся к ЕГЭ 2026 по литературе»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в реализации предметной области «Искусство»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя ОБЖ»
- «Содержание и методы психологической работы с проявлениями травмы и посттравматического стрессового расстройства (ПТСР)»
- «Подготовка обучающихся к ЕГЭ 2025 по физике в условиях реализации ФГОС»
- «Классное руководство: методы и технологии работы педагога с обучающимися и родителями»
- Преподавание технологии в образовательных организациях
- Содержание деятельности по охране труда и обеспечению безопасности условий на рабочих местах
- Теория и методика преподавания математики в образовательных организациях
- Педагогическое образование: педагогика и методика преподавания химии в образовательной организации
- Тьюторское сопровождение в образовательной организации
- Музыка: теория и методика преподавания в образовательных организациях

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.