Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
12.09.2018

ООД по развитию речи рисование

ООД по развитию речи интегрированная с рисованием на тему: «Подарок для мамочки»(на татарском языке)

Содержимое разработки

Тема: «Минем кадерле әнием»

Рәсем шөгеле «Әниемә бүләк.Хохлома бизәкләре» (декоратив рәсем)

Бурычлар:

•        балаларны төрле халык декоратив-кулланма сәнгатләребелән таныштыруны дәвам итү;

•   “Алтын Хохлома”ның сәнгати элементларын билгеләүче   үзенчәлекләрен(предметларның билгеләнеше, материал, әзерләү технологиясе, колориты, бизәкләре) танып белергә өйрәтүне дәвам итү;

•    хохлома бизәлешендә   үсемлек элементларын (үлән, бөдрәчек, җиләк, чәчәкләр)кәгазьгә ясарга өйрәтү;

•        техник осталыкны үстерү (пумала очы белән,бөтен пумалага басып ясау,пумаланы төрле юнәлештә хәрәкәтләндерә белү);

•        әтиләренең кәеф күтәренкелеген булдырыру теләген арттыру, бүләккә иҗади эшләрне булдыру;

•        якыннарына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә;

- балаларны чиста, пөхтә эшләү кагыйдәләрен исләренә төшерү.        

Балаларның базис белемнәре, сәләтләре һәм күнекмәләре: халык кәсепләре турында белемнәре булу, кайберләре турында сөйли белү, характерлы билгеләр буенча кәсеп төрләрен аера беләләр, бизәү элементларын беләләр (дымков, семенов, полхов-майданская, хохлома).

Алдан әзерлек: халык декоратив-кулланма сәнгать төрләре белән танышу, традицион кәсепләр турында әңгәмәләр, музейга экскурсия, иҗат почмагында эшчәнлек.

Материал һәм җиһазлау: карар өчен хохлома бизәлешле күргәзмә, хохлома савыт – сабасы һәм аны җитештерүче остазлар сүрәте, таблицада хохлома бизәкләре һәм элементлары вариантлары; бизәү өчен такталар, гуашь, пумала, салфеткалар, стакан белән су, тәрбияче үрнәге.

Кулланылган әдәбият: Лыкова И. А. Балалар бакчасында нәфәсати сәнгать эшчәнлеге: планлаштыру, шөгелләр конспектлары, методик тәкъдимнәр. Зурлар төркеме. — М.: Карапуз-Дидактика, 2006; Орлова Л. В. Хохлома бизәге. Изобразительное искусство. Основы народного и декоративно-прикладного искусства. —М.: Мозаика-Синтез, 2000.

Шөгелнең эчтәлеге.

Кереш өлеш.

- Исәнмесез балалар! Карагыз әле, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Алар белән дә исәнләшик, хәерле көннәр телик! Ай – яй, балалар ишетәсезме, кемдер безгә ашыгып килә? Кем булыр икән ул? (Куян кызы керә, елый). Нәрсә булды сиңа куянкай? Ник болай елыйсың?

Куян:

- Без, куян балалары әниебезгә бүләк әзерләдек, ә аның буяуларын яңгыр юып киткән. Хәзер безгә нәрсә эшләргә, ярдәм итегезче?

Тәрбияче:

- Балалар, куянкайга ярдәм итәбезме?(Балалар җавабы). Куянкай, син безгә бу такталарны калдыр, иртәгә килеп алырсың, ә аңынчы балалар сезнең бүләкләрегезне бизәрләр. (Куянкай рәхмәт әйтеп чыгып китә).

- Минем сезгә бер шигырь укып китәсем килә. Игътибар белән тыңлагыз һәм бу шигырьдә нинди бәйрәм турында сүз бара? соравына җавап бирерсез.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана

(Резеда Вәлиева)

Тәрбияче: Нинди бәйрәм турында сүз бара? (балалар җавабы). Бик дөрес. Балалар, озакламый сезнең әниләр бәйрәменә багышланган кичә була. Әйтегез, бу бәйрәм турында сез нәрсә беләсез? (Балалар сөйли.)

Лев Николаевич Толстойдан да сораганнар: “Синең әниең нинди соң дип?”. Ул әнисе турында:” Ул минем иң матур, иң чибәре”, - дип җавап биргән.Ә сезнең әниләрегез нинди соң? (Балалар җавабы)(әниләрнең фотосурәтләре магнит тактасына беркетелә)

2.        Тәрбияче әңгәмәсе.

Тәрбияче:

Мин куянның әнисенә бүләк итү өчен бу тактаны хохлома бизәге белән бизәргә тәкъдим итәм. Бу бизәлешне халыкта «алтын Хохлома» дип йөртәләр. Хәзер игътибар белән экранга карагыз. Мин сезгә хохлома бизәге турында кечкенә генә мультфильм әзерләп килдем.(проекторда карау.)

Элек – электән халык остазлары монда агач чүмечләр, вазалар, кашыклар ясаганнар. (остазлар һәм хохлома бизәлешле савыт – сабалар сүрәте (слайд№1).

Барлык предметларны халык остазлары матур, төрле төстә итеп ясаганнар. Савыт – сабаны агач эшкәртүче станокта эшләгәннәр. Соңнан сыек глина белән бер кат япканнар, киптергәннәр, җитен маен сеңдерәләр. Аннан соң металлик он сибеп, аны матур бизәкләр белән бизиләр.Азактан әлиф мае белән буйыйлар һәм махсус мичләрдә киптерәләр.Мичтә кызганда предметлар саргаеп, матур төс ала, аны шуңа күрә «алтынХохлома» дип йөртә башлаганнар.Алтын,шуңа күрә һәр предмет алтын төсенә кергән.

Оста савыт – сабаны бизәгәндә нинди төсләр куллана?(яшел,сары, кызыл,кара.)Нинди бизәкләр ясалган? {ботаклар,куаклар,җимешләр,бөдрәләр.)Осталар куакны һәм ботакны Бөдрәчек дип йөрткәннәр. Әйдәгез бу узорларны һавада ясап карыйк.

Балалар сез дә игтибар белән хохлома бизәкләрен карап китегез әле(проекторда хохлома бизәкләре төшерелгән слайд карау). Хохломада нинди төсләр кулланылган?(Балалар җавабы)

Физминутка

Без дуслар

(автор – Мухамедзянова Г.И.)

Син барасың, мин барам, (маршируют)

Син чабасың, мин чабам, (бегают)

Син йөзәсең, мин йөзәм, (плывут)

Син эчәсең, мин эчәм, (пьют)

Син ашыйсың, мин ашыйм, (едят)

Син уйныйсың, мин уйныйм, (играют)

Син биисең, мин биим. (танцуют)

Без бергә тату дуслар. (хлопают)

Аермаслар дошманнар. (хлопают)

3.        Практик эш.

Тәрбияче. Балалар, хәзер сезгә әниләрегез өчен бүләкне, хохлома бизәлешен кулланып, эшләргә тәкъдим итәм.

Тәрбияче балаларга үрнәк буларак, хохлома бизәлешле кашыклар, савытларны күрсәтә. Балаларга тактада бизәкләрне ничек дөрес урнаштырырга, ничек уңышлы итеп бизәлеш төрләрен куллануны аңлата. Балалар кирәкле материалларны кулланып, эшли башлыйлар.( Әниләр турында балалар җыры яңгырый)

4. Йомгаклау: Әзер кул эшләрен анализлау. Тәрбияче балаларга бүләкләрен әниләргә багышланган кичәдә бүләк итергә тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы "Әлмәт шәһәре гомуми үсеш бирүче 9 нче балалар бакчасы " мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

КМО өчен шөгель

Тема: «Минем кадерле әнием»

Рәсем шөгеле «Әниемә бүләк. Хохлома бизәкләре» (декоратив рәсем)

Төзеде: Минимухаметова Ирина Илдус кызы

1 категория, тәрбияче

Әлмәт, 2017

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/322347-ood-po-razvitiju-rechirisovanie

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки