- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Новогодний утренник на татарском языке для второй младшей группы ДОУ
“Яңа ел”утреннигы (2 кечкенәләр төркеме, 2017 ел)
(Б-р күңелле көй астында залга керәләр, чыршы тирәли басалар)
А.б. Каршылыйк, әле, бергәләп
Яңа ел килә безгә
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә-тирәбезгә
Бәйрәм белән котлыйбыз!
Күңелле булсын сезгә!
Бәхет-шатлык телибез
Килгән һәммәгезгә дә!
1 б. Безгә бүген кыш бабай
Зур бәйрәм бүләк итте
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы да алып килде
2 б. Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул!
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен җыр”Чыршы”(Балалар урындыкларга утыралар)
Кар кызы: Мин Кар кызы,Сылукай
Туным да бик купшыкай
Сезнең көткәнне белдем
Ашыгып, килеп җиттем.
Исәнмесез, нәни дуслар:
Матур кызлар, малайлар!
Һәм дә барлык апалар!
Бәйрәм белән котлыйм!
Бәхет-шатлыклар телим!
(чыршыга таба борылып):
Чыршыгыз да нинди матур!
Утлары балкып тора...
(Кинәт чыршының утлары сүнә)
А.б:Чыршыбызга ни булды? Нәрсә булса да уйлыйк!
Нигә утлары сүнде? Чыршы утын кабызыйк!
Б-р кул чабып: Чыршы, чыршы кабын, син!
Утларыңны яндыр, син! (ут янмый)
2 тапкыр кычкыралар чыршы яна
Җыр "Чыршы"
Чыршы тирәли бию
(Көй астында төлке керә, җилкәсендә капчык):
Төлке: Ай-яй, кая килеп каптым мин!(чыршы янына бара, утларын карый) Бу ни хикмәт, тамаша, хәтта күзләр камаша! Нинди матур утлар! Их минем дә шундый утларым булса иде! Өемдә шундук бәйрәм ясый башлар идем (Як-ягына карана-карана утларны тиз-тиз капчыгына җыя башлый, үзе сөйләнә: өемә алып кайтыйм, чыршымны бизәп куйыйм! (Чыршы уты сүнә) Әй, бөтенләй онытканмын, минем бит әле өемдә чыршым да юк, берәр чыршы да юнәтергә кирәк! Кара әле, монда чыршылар да бик күп икән, үзләре матурлар!(“чыршылар” алдан тезелеп баскан булалар)
Бию ”Чыршылар”
Кар кызы : Хәйләкәр, утларын алуы гына җитмәгән, инде чыршыны алып китмәкче була, берәр нәрсә уйларга кирәк! Әйдәгез, Кыш бабайны чыкырыйк! Ул безгә ярдәм итми калмас.
Бергә: Кыш бабай!(берничә тапкыр)
Кыш бабай: Тирән карларны ерып
Борынымны өшетеп.
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин!
Исәнмесез, барыгыз да!
Олыгыз да, кечегез дә!
Котлыйм Яңа ел белән!
Бәхет, шатлыклар телим!
А.б.: Кыш бабай, бездә күңелсез хәл. Төлке чыршының утларын алып китте, әле тагын килеп, чыршыны да алып китәм, диде.
К.б.: Борчылмагыз, төлкене акылга утыртам мин аны, чыршының утларын да кире кайтарырмын. Кил әле, таягым, чыршы энәләрен тылсымлап алыйк! Өреп тә карыйм, әле, ә хәзер әмер бирим!
Ялт-йолт балкысын!
Чыршы утын яндырсын!(таягы б-н чыршыга кагылып ала, ут яна)
А. б.: Рәхмәт, кыш бабай!
Шигырь сөйләү.
Җыр”Кыш бабай”
А.б.: Ә хәзер безнең малайлар, шук аюлар булып, биеп күрсәтерләр
”Аюлар” биюе
Кыш б.: Барыгыз да тырышкансыз, һөнәрләр күп өйрәнгәнсез. Әйдәгез, уйнап та алыйк, әле!
“Уен” Өшетәм
(Аяк тавышлары ишетелә)
А.б.: Ишетәсезме, балалар, ниндидер аяк тавышлары. Ашыга-ашыга кем килә микән??
Кыш.б.: Бу төлкедер. (Урыныннан торып) Төлкене акылга утыртыр вакыт җитте. Капчыгымда бер келәм бар иде. Менә монда җәеп куйыйм, әле”, дип келәмне чыршы төбенә җәеп куя. Бу келәмнең тылсымы бар, кем келәмгә баса, шул туктамый бии дә бии.
К. б.: Ярдәмне аны сорый белергә кирәк, төлкекәй. Ничек сорарга кирәклеген хәзер б-р әйтерләр.
Төлке: Келәм, зинһар, тукта! (төлке биюдән туктый) Уф, арыдым(келәмне тиз генә чыршы төбенә ташлый) Шушында ят! Бүтән аяк астында буталасы булма! (Капчыкны ала)Ха-ха-ха! Утларны барыбер бирмим! Мин аларны бик тырышып, честно салдырып алдым.
Кыш б.: Төлкебикә, капчык эчен кара әле.
Төлке: (капчык эченнән кар бөртекләре ала)Батюшки! Утларыма ни булган! Монда бит кар бөртекләре!(Кабып карый) А-а-а, тешләрем, авызым туңды, (капчыкны идәнгә ташлый)
Разбрасывает комочки
Кыш б.: Утларыңны мин туңдырып карга әйләндердем, шул кирәк сиңа!
Төлке: Бик усал күренә бу бабай, туңдырып үземнән дә берәр нәрсә ясаганчы, тизрәк сызарга кирәк !( төлке чыгып китә)
Кыш б.: Төлкедән бик тиз котылдык, ничек чыгып чапканын сизми дә калдык
А. б.: Балалар, карагыз әле, Төлкебикә күпме кар тараткан, әйдәгез алаларны җыеп алыйк!
Төлке тараткан кар б-н уен: Кар йомарламнары, кар бөртекләре аерым җыела
Кар кызы: Кыш бабай, төлке капчык белән килгән булган, ә синең бүләкләр белән капчыгың кая?
Кыш б.: Әй, бөтенләй онытканмын!
Кар к.: Ничек инде оныттың, ә хәзер нишлибез, балалар бүләк көтә.
Кыш б.: Юкка борчылма, кызым! Хәзер ни дә булса уйлап табам, таягымның гына тылсымы югалмасын. (Кар йомгагын таягы б-н тәгәрәтеп җибәрә) :
Әйдәле кар йомарламы,
Чыршы әйләнеп килик!
(икенче кат әйләнгәндә кулында зуррак кар йомарламы):
Кар йомгагы тәгәри,
Мине арттан әйдәли!
(Зур “кар” йомарламын тәгәрәтеп чыршы артыннан килеп чыга)
А.б.: (Кар йомарламын тотып карап) Кар йомарламы бик зур!
Үзе тыгыз, үзе нык!
Кыш б.: Бу гади кар йомарламы түгел, эчендә балалар өчен бүләкләр.
А.б.: Ә бүләкләрне ничек алабыз?
Кыш б. Хәзер җаен табабыз. Б-р б-н бергәләшеп өрәбез, тылсымлы сүзләремне искә төшерәм, таягым да булышмый калмас.
(Таягы б-н шакылдатып “кар “йомарламын әйләнеп йөри):
Йомры, йомшак йомарлам,
Җай гына ярыл, әле!
Балалар бүләк көтә,
Сөендерик, әйдәле!
(Кар йомарламы ачыла, бүләк тарату)
Кыш б.: Хушлашырга вакыт җитте Кар к.: Сау булыгыз, балалар!.......(күңелле көйгә залдан чыгып китәләр)
А.б.: Яңа елны каршы алыйк
Шатланып, горурланып!
Килсен Яңа ел һәркемгә
Бәхет, шатлыклар алып!
3
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/323820-novogodnij-utrennik
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Современные подходы к преподаванию русского языка и литературы в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Современные методы обучения»
- «Использование современных технических средств реабилитации»
- «Развитие мотивации учебной деятельности обучающихся в образовательном процессе»
- «Основы обучения иностранному языку»
- «Тайм-менеджмент в профессиональной деятельности педагога»
- Педагогика и методика преподавания астрономии
- Методика организации учебно-производственного процесса
- Деятельность тьютора по сопровождению детей с ограниченными возможностями здоровья
- Педагог-библиотекарь в образовательной организации
- Социально-педагогическая деятельность в образовательной организации
- Тифлопедагогика: учебно-воспитательная работа педагога с детьми с нарушениями зрения

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.