- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Дискалькулия: профилактика и коррекция нарушений в овладении счетными операциями у детей»
- «Основы сенсорной интеграции и возможности применения сенсорной комнаты в работе с детьми»
- «Применение элементов прикладного анализа поведения (ABA-терапии) в работе с детьми с РАС»
- «Фитнес-программы для детей: возрастная физиология и методика построения занятий»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Туган телем иркә гөлем
А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей
“Туган телем – иркә гөлем ” дип аталган
Халыкара туган тел көненә багышланган шигъри-музыкаль кичә
Башкарды:татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гильфанова Алсу Камиловна
ЯшелҮзән -2014
Халыкара туган телләр көне
Максат.
1)Укучыларда туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
2)Туган телнең сафлыгын,матурлыгын, дөнья телләре арасында тоткан урынын ачыклау.
Маша: Әйдә барыйк инде, аю?
Аю:кая барабыз соң?
Маша: Телләр көненә барабыз
Аю:Әй, бармыйм,ла.
Маша: ну,барыйк,дим әй.
Аю:Маша,нәрсә,соң ул телләр көне.
Маша:шуны белмисеңме?
Аю:юк белмим,нәрсә соң ул тел?
Маша: и аюю, менә бит ул тел (телен күрсәтә). Балалар ә сез телнең нәрсә икәнен беләсезме?
(балалар җавап бирәләр)
Алып баручы: Маша һәм аю менә безнең кичәбезне карап китегез әле. (Маша белән аю утыралар).
Балалар телләр турында мәкальләр сөйлиләр.
1.Анам биргән туган тел,
Атам биргән корал тел.
2.Иң татлы тел — туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.
3.Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
4.Тел күңелнең көзгесе.
5.Телләр белгән — илләр белгән.
6.Туган илем — иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем.
7. Туган телем — үз телем,
Туган илем — үз көнем.
Хөрмәтле укытучылар,укучылар без сезнең белән бүген Халыкара туган телләр көненә җыелдык.
21 нче февральдә кешелек дөньясы ЮНЕСКО инициативасы белән Халыкара телләр көнен билгеләп үтә. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Шуңа да туган телебезне саклау бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе. Чөнки телебез бетсә,татар дигән милләт тә бетәчәк. Туган телебезне, милләтебезне саклау -безнең бурычыбыз. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул.Ул-яшәү теле.Без шул телдә уйларга,аңларга,аралашырга тиешбез.
Туган тел –ул безнең балачагыбыз,гаиләбез,җәмгыятьтәге беренче аралашу телебез.Шуңа да саклыйк,хөрмәт итик ,чит сүзләр белән буямыйк аны.Сүзең алтын сүзле тел.
Син – татар баласы диеп,
Сайрап торган изге тел!
Татарның бар – татар теле,
Урысның бар – рус теле,
Һәркайсының үз анасы,
Һәркайсының үз теле.
Без, татар халкы өчен, нинди зур бәхет – үзебезнең газиз туган телебез бәйрәмен елына ике тапкыр билгеләп үтәбез. Берсе аның мәшһүр Тукаебызның туган көнендә булса, икенчесе февраль аенда – ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән халыкара Туган тел көнендә.
...Туган телемдә аңлашам
Үткән, бүгенгем белән.
“Әлифба”мны дога итеп,
Укыймын күңелемнән.
1 нче укучы.
И туган тел!
Сине Әнкә итеп
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул...
Әгәр син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып.
Югалмадың,
Югалтмадың безне-
Халык исән калган син барга.
Бу дөньяга күзебезне ачтың,
Хакыбыз юк кабат йомарга. (Р.Әхмәтҗанов)
(М.Гафури).
4 нче укучы.
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
(Х.Туфан).
Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры – "Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе – "Туган тел”.
“Туган тел “җыры башкарыла.
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Халык кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләрдәй дәртле,
Гайрәтле син,татар теле!
(Н.Нәҗми). Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган ил.
Дөньяда иң-иң матур тел-
Ул минем туган телем.
2 нче укучы.
“Балам”,- диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнкәм”,- диеп, әниемә
Мин туган телдә дәшәм.
Күкрәк сөтедәй саф ана телен
Әйләндермә мама теленә.
Ни урысча, ни татарча белмәс
Имгәтелгән буын тилерә.
Җыр “Кояшлы ил ”
3 нче укучы.
Туган телдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
4 нче укучы.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин,яратам.
6 нчы укучы .
“Туган тел”
Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,
Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылыр
Туган телең әнә шул булыр.
9 нчы укучы.
Туган тел ул
Ничә гасыр
Бездән элек туган тел.
Безгә кирәк булачагын
Алдан белеп туган тел.
Туган тел ул.
Тумышыннан
Безгә кирәк булган тел.
Ызгыш-низаг өчен түгел,
Иҗат өчен туган тел.
Туган тел ул .
Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.(З.Насыйбуллин).
Алып баручы.Безнең татар халкы элек-электән күмәк уеннар, ярышларда катнашырга яраткан.Әйдәгез, без дә сезнең белән уйнап алыйк.
“Ак калач”,”Кәрия-Зәкәрия” уеннарын уйнала.
1 нче укучы.
Без - татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без - татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья,бар халык.
Без- татарлар!
Шушы исем белән
Җирде яшәү үзе бер бәхет.
Без - татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
4 нче укучы.
. Бабаларым мулла булган
Әбиләрем – абыстай.
Коръәннәре кулында булган
Алларында – алтын ай.
Әнием дә татар кызы.
Әтием – татар улы.
Шулай булгач,үземдә дә
Минем татарлык тулы.
Татарлыгым – горурлыгым,
Йолдызның иң ачыгы,
Көннең иң нурлы кояшы,
Иртәнең иң саф чыгы...
Татарлыгыңнан кимсенмә,
Бүтәннәрне кимсетмә!
Татар булып калсаң гына
Газиз милләтең бетмәс!
10 нчы укучы.
Ул булганда адашмабыз,
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам телен,татар телен! (И.Гыйләҗев)
Җыр«Мин яратам сине Татарстан”.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/32432-tugan-telemirk-glem
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Направления и формы организации взаимодействия с родителями в работе педагогов ДОУ»
- «Формы и методы экологического воспитания дошкольников в соответствии с требованиями ФГОС ДО»
- «Бережливые технологии в образовании»
- «Олигофренопедагогика: теоретические и практические аспекты работы с детьми с интеллектуальными нарушениями»
- «Трудное поведение обучающихся: особенности педагогической работы с нарушениями дисциплины»
- «Методы и технологии работы с детьми раннего и дошкольного возраста в соответствии с ФГОС ДО»
- Преподавание технологии в образовательных организациях
- Теория и методика преподавания географии в образовательной организации
- Педагогическое образование: тьюторское сопровождение обучающихся
- Педагогика и методика преподавания биологии в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания биологии
- Педагогика и методика преподавания математики

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.