Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
17.02.2014

Математикалы урман

Флера Миргалимова
учитель начальных классов
Интегрированный урок математики и окружающего мира для 1 класса «Математикалы урман». Цель занятия – закрепить навыки счета в пределах 10 и состав чисел, развить логическое мышление и речь учащихся. Урок способствует развитию смекалки, наблюдательности, творческой активности и навыков работы с интерактивной доской. Воспитывает бережное и заботливое отношение к природе. Занятие проводится в интерактивной форме с использованием красочных материалов, что делает процесс повторения и обучения увлекательным и эффективным для первоклассников.

Содержимое разработки

ТЕМА:Математикалы урман.

Математика һәм әйләнә - тирә фәннәре буенча 1 нче сыйныфта

интеграцияле дәрес (кабатлау).Дәрес интерактив такта яр-

дәмендә үткәрелә..

МАКСАТ: 1. 10 эчендә исәпләү күнекмәләрен ныгыту,

саннарның төзелешен кабатлау, логик

фикерләү сәләтен , сөйләм телен үстерү.

2. Укучыларның зирәклеген , күзәтүчәнлеген,

фикерләү осталыкларын һәм иҗади актив-

лыкны үстерү, интерактив такта белән

эшләү алымнарын өйрәнүне дәвам итү.

3.Балаларда табигатькә мәрхәмәтле, кайгырту-

чан караш тәрбияләү.

Дәрес барышы

Оештыру өлеше

Исәнмесез укучылар !

Кәефләрегез ничек?

Кояшлы иртә кебек.

Тактага карыйк әле укучылар.Анда табышмаклар язылган, укыйбызз һәм җавапларын әйтәбез.Ә җаваплары аста бирелгән, сөртәбез һәмм тикшерәбез.Интерактив тактада рәсемнәр алдан каплап куелган.

(слайд күрсәтелә).

1)Үлән ашый , май ташый.

2)Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

3)Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми.

4)Әдәпле генә кодача,

Тавыкларны ярата.

Бу хайваннарны нинди ике төркемгә бүләргә мөмкин?

Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар.

Дәреснең максатын әйтү.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән кошлар һәм хайваннар

турында алган белемнәребезне ныгытырбыз, 10 эчендә

исәпләү күнекмәләрен кабатларбыз,интерактив такта белән эшләр-

гә өйрәнүне дәвам итәрбез.

-Йорт хайваннарына тагын нәрсәләр керә? Кыргый хайваннарга?

-Бүгенге дәрескә кыргый хайваннар үзләре дә килгән, әйдәгез аларны чакырыйк әле.Укучыларда кул курчаклары.Такта янында матур итеп

сөйлиләр.

Бүре

Соры бүре , соры бүре

Матур бүре, күзлекле

Танавына кар сибелгән

Йомшак туным , бүрекле

Һай нинди матур бүре !

Мөгаен батыр бүре !

Чабам, чабам, чабам мин

Сезгә якынаям мин.

Төлке

Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын,

Кетәклеккә кереп, мин

Тавык-чеби аламын.

Аю

Менә мин киләм Алып

Ике колагым салып,

Тимер минем көрәгем,

Диңгез минем йөрәгем

Барам аугалап,

Колакларым салгалап,

Талмас беләгем,

Армас йөрәгем.

Куян

Мин куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагым-

Озынкай гына,

Аягым җиңел-

Мамыккай гына,

Койрыгым тора

Сирпелеп кенә,

Мыегым тора

Бөркелеп кенә.

Күзләрем чалыш

Түгәрәк кенә,

Мин йөрим, йөрим

Чүгәләп кенә.

3.-Алар үзләре дә безне урманга кунакка чакыралар.

Ләкин урманга кергәнче без нинди кагыйдәләрне белергә

тиешбез?

Урманда шаулама.

Урманны чүпләмә.

Урман җәнлекләрен , кошларны рәнҗетмә.

Хәзер без сезнең белән урманга керә алабыз.

Урманда безне тиен белән керпе көтеп тора.Аларга ярдәм

кирәк, моның өчен математикадан алган белемнәребезне искә төшерер-

гә .Тиеннең кәрзиненә җавабы 8 булган мисалларны салабыз, ә керпе-

нең кәрзиненә җавабы 7булган мисалларны салабыз.(слайд)

4.Без урманда йөргәндә чикләвекләр, гөмбәләр җыябыз.Шу-

ңа күрә телдән әйбәт исәпли белергә тиешбез.3санын ку-

шу һәм алу.Чыккан җавабны карандаш алып буыйбыз.

(интерактив тактада 3не кушу һәм алу таблицасы бирелә,

дөрес җаваплар буяла).

Физминутка

Әллә-лә, әллә-лә,

Карусельләр әйләнә!

Аннары борылабыз

Бик кызу йөгерәбез.

Ашыкмагыз, ашыкмагыз!

Карусельны туктатыгыз!

Бер-ике, бер-ике

Менә уен да бетте.

5.Тактада аю рәсеме(слайд).Аю бездән ярдәм сорый.Бирем-

не дөрес эшләсәгез, үзегезне бал белән сыйлармын ди.

Җаваплары бертөрле булган мисалларны тоташтырырга.

(слайд күрсәтелә)

6. Дәфтәрләрдә эш.

-Ә менә хәйләкәр төлке безгә икенче төрле бирем әзерләгән.Тамгаларны дөрес куярга.Берәр укучы тактада эшли.(слайд күрсәтелә)Калган укучылар дәфтәрләрдә эшли.

7. Дәреслек белән эшләү. Мисаллар чишү.Тактада берәр уку-

чы эшли.Җаваплары урынына төрле фигуралар куялар.Интерактив такта-

да фигураларны үзләре сайлап алалар .

8.Чираттагы биремне безгә тиен әзерләгән.Мисалларны

чишәргә , чыккан җавап турысына тиешле хәрефләрне

куярга һәм сүзне укырга.Интерактив тактада эшлиләр.

КОШЛАР сүзе язылган(слайд).Кошлар турында әңгәмә

үткәрү.Аларның файдасы турында сөйләшү.Күчмә кошлар

һәм кышлаучы кошлар турында балалар сөйлиләр.Нинди

кошлар кайсы төркемгә керүен әйтәләр.

9.Тактада кошлар рәсеме(слайд күрсәтелә).Аларны ике төр-

кемгә бүләргә кирәк.Тактадагы рәсемнәрне урыннарына

урнаштыралар.

Кышлаучы кошлар Күчмә кошлар

Физминутка

Тәрәзә каршына

Килгән бер чыпчык,

Миңа кычкыра

-Чык әле, чык

-Алдый ул беләм,

Гел шулай итә,

Йөгереп чыксам

Оча да китә.

10.Кошлар да безгә биремнәр алып килгәннәр.Сезнең алда

фигуралар.Сезгә 1 минут вакыт бирәм, төсләрен һәм урнашу тәртибен ис-

тә калдырыгыз(слайд күрсәтелә).

Балалар алдында шундый ук фигуралар.Фигураларны төзү.Бер бала так-

та янында төзи.

11.Тактада рәсемнәр күрсәтелгән(слайд).Мәсьәләләр төзү һәм чишү.

12.Тест эшләү.Тактада язылган, һәр балага әзер тестлар

бирелә(слайд күрсәтелә).

13.Тактада тикшерү үрнәге язылган(слайд).Балалар эшлә-

рен тикшерәләр.Җыеп алу һәм нәтиҗә ясау.

Дәрескә нәтиҗә ясау.

Без бүген сезнең белән хайваннар , кошлар турында

кабатладык.Аларны бервакытта да рәнҗетергә ярамый.

Кош ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска.Кошларның файдасы гаять зур.Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр, зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр.Табигатьтә 9 меңнән артык кош төре исәпләнә.

Шулай ук математикадан алган белемнәребезне ныгыту өстен-

дә эшләдек.Интерактив тактада эшләү күнекмәләрен үстердек.

Йомгаклау.

Балалар, без бүген нәрсәләр кабатладык?

Дәрестә нәрсәләр белдегез?

Сезгә нәрсәләр ошады?

Укучылар белеменә анализ ясау.

Кулланылган әдәбият:

1.Савинова С.В.,Гугучкина Е.Е. “Нестандартные уроки в начальной

Школе”.Волгоград,2005.

2.Уткина Н.Г.,УлитинаН.В.,Юдачева Т.В. “Дидактический материал по математике”.Москва,2005.

3.Шаехова Р.К.,Закирова К.В. “Иҗат баскычлары”.Казань,2004.

4.Интернет ресурслары: http://www.krs.fio.ru,http://www.km.ru,http://www.edu.ru,

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/33663-matematikaly-urman

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки