- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- Курс-практикум «Цифровой арсенал учителя»
- Курс-практикум «Мастерская вовлечения: геймификация и инновации в обучении»
- «Обеспечение безопасности экскурсионного обслуживания»
- «ОГЭ 2026 по русскому языку: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по литературе: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по информатике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Авыл мәктәбе шартларында әхлаклы шәхес тәрбияләү
Зиннатова Энҗе Шайхулловна, Саба районы Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы.
Тема: Авыл мәктәбе шартларында әхлаклы шәхес тәрбияләү .
Катлаулы , һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, үз урынын табарга сәләтле
әхлаклы шәхес тәрбияләү – класс җитәкчесенең төп бурычы.
Заманга лаеклы шәхес тәрбияләү – безнең уртак бурычыбыз. Чөнки тагын берничә елдан безнең тормыш өчен бүген парта артында утыручы балалар җаваплы булачак. Безнең бурычыбыз – заманга лаеклы тирән белемле, югары әхлаклы, рухи һәм физик яктан сәламәт шәхес тәрбияләү.
Кызганычка каршы, соңгы елларда тискәре күренешләр: кешеләрнең әхлак дәрәҗәсе түбән төшү, эчкечелек, наркомания, азартлы уеннар белән мавыгу, кешеләрнең тәртипсез тормыш алып барулары – балаларның сәламәт булып үсүләренә зур киртә булып торалар.
Балада сабырлык, түземлелек, сәламәт яшәү рәвешен өстенрәк күрү кебек сыйфатлар тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Чөнки ихтыяр көче булмаган бала яшьтәшләренең начар тәэсиренә, үгетләвенә аеруча тиз бирешә. Тормыш гел көрәштән генә тора. Яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үскән бала зур тормыш алдында беркайчан да югалып калмаячак, яман гадәтләргә бирешмәячәк.
Үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше - бүгенге көн ихтыяҗы , заман таләбе икәнлегенә инандыру өчен, баланы тормышны ачык аңларга, нәрсәгә ирешергә омтылуы хакында уйланырга, үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру өчен – сәламәт булырга кирәклеген аңлатуны мин укытучының, ата-ананың иң мөһим бурычы дип саныйм.
Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Шуны исәпкә алып, мәктәбебездә “Сәламәтлек” программасы эшли. Без, класс җитәкчеләре, шул программага нигезләнеп, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләргә тырышабыз. Класста “Сәламәтлек” почмагы булдырдым. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту өчен,
саф һавада уеннар, кышкы табигатькә чаңгыда экскурсияләр оештырам. “Табигать-тиңсез хәзинә”, “Дару үләннәре аланында” дигән класс сәгатьләре ,”Хәрәкәттә-бәрәкәт” спорт кичәсе, “Күңелле стартлар” үткәрелде. Грипптан, төрле авырулардан саклану чаралары турында әңгәмәләрдә катнашу өчен авыл фельдшерын чакырам . “Зарарлы гадәтләрдән арыныйк”, “Исерткеч эчемлекләр һәм балалар”, “Чисталык, пөхтәлек безнең юлдашыбыз”, “Тәмәкенең зарары” дигән темаларга кызлар һәм малайлар белән аерым-аерым әңгәмәләр дә укучылар өчен бик файдалы. Укучыга мәктәптә генә сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә кирәклеген төшендереп булмый. Моның өчен бала яшәгән шартларда үзара аралашу, җылы мөнәсәбәт булырга тиеш.
Бүгенге көндә ата-аналар һәм педагогларның бердәм эшчәнлегендә иң актуаль юнәлешләрнең берсе булып балаларга әхлакый-гигиеник тәрбия бирү һәм аларның психоактив, наркотик матдәләр куллануын кисәтү профилактикасы тора. Моның өчен мәктәп һәм ата-аналар каршына, бала әхлаклы, сәламәт тормыш алып барсын өчен, тиешле шартлар тудыру ихтыяҗы килеп баса. Баланың әхлакый-гигиеник яктан үсүе, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылышы өч сакчыл комплекстан тора дип уйлыйм:
Баланың тирә-юнендәге кешеләрнең әхлаклы булуыннан, үз-үзен начар юлга басудан саклый белүеннән;
Начар гадәтләргә каршы тора алуыннан; үзенең сәламәтлегенә сакчыл каравыннан;
Зарарлы гадәтләрдән саклануыннан ( ягъни, никотинлы, алкогольле , наркотик матдәләрдән нинди зур куркыныч янавын белеп торырга).
Әдәпле-әхлаклы кеше тәрбияләү – төп мәсьәләләрнең берсе икәнлеген истә тотып, киләчәктә безнең укучылар сәламәт, зәвыклы, инсафлы булып үссеннәр өчен балаларның шәхси үзенчәлекләрен өйрәнеп тәрбия өлкәсендә төрле чаралар, алымнар кулланып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була дип саныйм. Без , ата-аналар белән киңәшләшкәндә тискәре күренешләргә төп каршы тору чарасы – ул балаларда, киресенчә уңай гадәтләр формалаштыру , -дигән уртак нәтиҗәгә киләбез. Моның өчен балаларның вакытларын ничек дөрес, файдалы, кызыклы итеп үткәрергә мөмкин булуын бергәләшеп уйлыйбыз. Ата-аналарны бала тәрбияләү һәм мәктәп тормышы эшенә җәлеп итү максатыннан : бергәләшеп гаилә бәйрәмнәре, гаилә ярышлары, бәйгеләр, “Ачык ишекләр көне”, төрле буыннар очрашулары, рәсем, газета конкурслары, гаиләләр белән табигатькә экскурсияләр оештырабыз. “Белем бәйрәме”, “Уңыш “, “Яңа ел бәйрәме”, 8 Март, әтиләр бәйрәме ел саен зурлап үткәрелә. Бу чаралар тәрбия эшенең нәтиҗәлеген күтәрүгә, укытучы һәм гаиләнең бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә. Балаларны әхлаклы, мәрхәмәтле итеп тәрбияләүдә әби-бабайларның роле бик зур. “Әбиемнең җылы куллары”, “Бабай да солдат булган”, “Янәшәдә өлкәннәр яши”, “Ягез әле, әбиләр”, ”Һәммә кеше җирдә бала булган” кичәләре укучылар күңелендә җуелмас эз калдыра.
Шәхесне үстерүдә, аңа әхлакый-гигиеник тәрбия бирүдә кичәләр, КВНнар, очрашулар зур әһәмияткә ия. Безнең мәктәп коллективы бу юнәлештә максатчан эш алып бара. Ата-аналар үз балаларының хокукларын белеп торырга тиешләр. Мәктәбебездә бу хокукларның ничек саклануы белән таныштыру һәм төп документларны (Гаилә Кодексы, Мәгариф турындагы закон, Конвенция) өйрәнү буенча мәктәп күләмендә “Бала хокуклары турында сөйләшәбез” дигән семинар-практикум үткәрелде. Бу практикум район үзәгеннән килгән психолог, медицина, милиция хезмәткәрләре, мәгариф бүлегеннән килгән белгечләр катнашында үтте. Ата-аналар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап таптылар.
Саулык көн дә һәм гомер буе кирәк, шунлыктан балаларда һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү культурасы тәрбияләүне ел дәвамында һәрдаим алып барылуны үземә максат итеп куям.
“Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул!”, дигән Риза Фәхретдин. Һәркем үз сәламәтлеге өчен көрәшергә тиеш. ”Дөньяны матурлык коткарыр”, дигән бер акыл иясе. Мин бу сүзләрне балаларга кабатлаган чакта, ә матурлык ул – сәламәтлек , дип тә өстим.
Минем теләгем: бөтен укучылар да үрнәк булып, милләтебез горурланырлык зур шәхесләр булып үссеннәр, зарарлы гадәтләрдән баш тартып, үзләренең балалары бөтен яктан үрнәк алырлык кешеләр булсыннар иде. Гаилә белән мәктәп бердәм эшчәнлек алып барганда бу теләкләрем чынга ашуына, белем – тәрбия бирүнең нәтиҗәле булуына шигем юк.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/343243-avyl-mktbe-shartlarynda-hlakly-shhes-trb
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Библиотечно-педагогическая деятельность: теоретические основы и методы работы»
- «Основы психологии в профессиональной деятельности педагога»
- «Современные подходы к преподаванию географии в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Современный этап школьного географического образования»
- «Особенности обучения предмету «Литература» в условиях реализации ФГОС ООО в соответствии с изменениями 2024 года»
- «Технология проектного обучения»
- Социальная педагогика: воспитание и социализация детей в образовательной организации
- Методист дошкольной образовательной организации. Педагогика и методика дошкольного образования
- Содержание профессиональной деятельности старшего вожатого образовательной организации
- Руководитель специальной (коррекционной) школы. Менеджмент в образовании
- Преподавание технологии в образовательных организациях
- Астрономия: теория и методика преподавания в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.