- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Мастерство учителя: эффективный самоанализ урока в начальной школе
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы « Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем учреждениесе
Дәрескә үзанализ
югары кв.категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Шакирова В.И.
2014 ел
Дәрескә үзанализ
Мин3 нче сыйныфта әдәби уку дәресе күрсәттем. Бу сыйныфта7 укучы укый. Укучыларның уйлау-фикерләү, белем дәрәҗәләре уртачадан югары.
Дәреснең темасы:Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә.
Дәреснең тибы.Яңа материалны өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗә: Һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиешлекне аңлату.
Дәреснең максатлары:1.Белем бирү максаты - Г.Тукай, Ә.Исхакның бер үк сюжетка корылган мәсәлләрен эчтәлеге, төзелеше һәм әйтелгән моральнең төп мәгънәсе буенча чагыштырып өйрәнү; аермалы һәм охшаш якларны ачыклау;
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - мәсәл жанры белән танышуны дәвам итү;
3. Тәрбияви максат - җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү; башкарган гамәлләрең өчен җавап бирә белергә күнектерү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, китап стенды, дәреслек, 2 нче кисәк.
Материал. Г.Тукайның “Төлке һәм йөзем җимеше”, Ә.Исхакның “Төлке һәм виноград” мәсәлләре.
Дәреснең төзелеше:
1.Оештыру өлеше.
2.Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.
3.Яңа теманы аңлату.
4.Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.
5.Йомгаклау.
Дәреснең темасы программада “Тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз” бүлегенә кертелгән. Мәсәлләр темасын өйрәнүгә 7 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә” темасы алтынчы дәрес итеп өйрәнелә.
Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актуальләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.
Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым.
Шулай ук сингапур структураларыннан да алынган материаллар күрдегез.
Структураларны үткән материалны ныгыту, анализлый белү, фикерләүләрен үстерү; яңа материалны ныгыту һәм кире информация алу максатларыннан кулландым.
Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.
Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:
1) мәсәл жанры белән танышуны дәвам итү;
2) Г.Тукай, Ә.Исхакның бер үк сюжетка корылган мәсәлләрен эчтәлеге, төзелеше һәм әйтелгән моральнең төп мәгънәсе буенча чагыштырып өйрәнү; аермалы һәм охшаш якларны ачыклау;
3) җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү; башкарган гамәлләрең өчен җавап бирә белергә күнектерү.
Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуальләштерү этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым.
Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде.
Дәреснең белем бирү максаты предмет буенча белем, күнекмәләр, ә фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар универсаль уку күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.
Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды:
- Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде.
- Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив.
Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында; яңа белемнәрне ачу этабында дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын әйтүендә күрдек. Ныгыту этабына килгәндә укучыларның нәтиҗә чыгара белүләрендә һәм бик отышлы гына, үзләре генә сизмәстән, сингапур курсларына керүендә күрә алдык.
Коммуникатив уку күнекмәләрен без кабатлау этабындаукучыларның сыйныфташларының гамәлләрен күзәтеп, җавапларны чагыштыруында, төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.
Регулятив уку күнекмәләрен - яңа белемнәрне ачу этабында укучылар дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгеләүләрендә, максат, бурычларын куюда, аларны планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез.
Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде.
Укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган, иҗади өй эше бирелде.
Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү.
Дәрестә кулланылган барлык материал да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру, фикерләү сәләтләрен үстерү өчен эшләнә. Дәрес этаплары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.
Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга ирештек.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/36626-samoanaliz-uroka
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Обучение дошкольников с использованием игровых пособий (палочки Кюизенера, блоки Дьенеша, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)»
- «Эстетическое воспитание в образовательной организации: содержание и методы работы со школьниками»
- «Основные аспекты социальной работы с людьми, имеющими химические зависимости»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя кубановедения»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Профессиональное мастерство тренера-преподавателя в педагогической деятельности»
- Педагог-библиотекарь в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания информатики
- Теория и методика преподавания географии в образовательной организации
- Профессиональная деятельность методиста дошкольной образовательной организации
- Учитель-логопед в образовательной организации. Коррекция речевых нарушений у младших школьников
- Педагогическое образование: педагогика и методика преподавания химии в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.