Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
11.03.2014

Безнең канатлы дусларыбыз «- Кошлар көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә»

Сценарий театрализованного праздника «Безнең канатлы дусларыбыз» для детей дошкольного возраста. Готовый сценарий ко Дню птиц включает стихи, песни, танцы и игровые задания. Разработан для проведения весеннего мероприятия в детском саду, способствует развитию интереса к природе и творческих способностей у детей.

Содержимое разработки

Батталова Эльза Сагитовна

МБДОУ Детский сад «Акчэчэк»

с. Тлянче-Тамак Тукаевского района РТ

Воспитатель

Безнең канатлы дусларыбыз.

(Кошлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Максат:

-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;

-Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру;

- Кошларның сайраулары, яшәү рәвешләре буенча аера белергә өйрәтү;

- Балаларның сөйләм телен үстерү,образга керә алу сәләтләрен һәм сәхнәдә үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлар:

Кошлар тавышы язылган аудио тасма, кошлар рәсеме, кошлар маскалары, презентация күрсәтү өчен проектр, экран, ноутбук.

Кулланылган әдәбият:

З.Нури, Т.Кәримова,Н Арсланов,Ә Бикчәнтәева Г.Афзал, М.Фәйзуллина һ.б. шигырьләре, К.В.Закирова “Иң матур сүз .Уку китабы”- Казан, 2000, “Татар халык табышмаклары”- Яр Чаллы, 2002, ШакироваТ.Р. “Кошлар. Табигатькә сәяхәт”- Казан, 2007.

Кичәнең барышы:

(Бәйрәмчә бизәлгән зал, балаларның яз һәм кошлар темасына ясалган рәсемнәр күргәзмәсе)

Тәрбияче: Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җиргә тама көмеш тамчы-

Сагынып кәткән яз килә.

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Җыр: “Яз килә” Л.Хәйретдинва муз., халык сүз.

Тәрбияче:

Әйе, апрель ае- уяну, сафлану, яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. Кошлар табигатьнең күрке, яме. Аларның матур каурыйлары,нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары, сайраулары белән тирә- юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр.

1бала : Калкулыклар кардан арындылар,

Язгы сулар шаулап актылар.

Әкрен генә дымсу җилләр исте

Күтәрелде җирдә ак томан.

2бала: Коыш нурын сибеп җиргә

Исте йомшак җылы җилләре

Кошлар кайта, сагындырган

Туган-үскән җирләре.

3бала: Көннәрен юлда үткәреп

Куанышып очалар.

Канатларына күтәреп

Яз китерә ич алар.

Җыр “Яз җитә” Җ.Фәйзи муз, Ф.Кәрим сүз.

4бала: Кышның салкын бураннары үтте.

Менә кабат җиргә язлар җитте.

Таллар бөре ача, кояш көлә.

Кара карга җиргә тавыш бирә.

(Карга тавышы ишетелә, Кара карга очып керә)

Кара карга: Килдек, килдек очып ерак җирдән.

Курыкмыйча ачы салкын җилдән.

Яз хәбәрен сезгә китердек без.

Гафу, дуслар, озак көттердек без.

Хәзер менә оя ясап тизерәк

Бала-чага үрчетергә кирәк.

(Телеграмма тоткан бала керә)

5бала: Дусларым, дусларым!

Тыңлагыз, тыңлагыз!

Кошлардан телеграмма килгән:

Сезгә кунак булып,

Киләбез тиздән.

Бик сагындык сезне

Якты йөзегезне.

Каршы аласыз шул

Бик яратып безне.”

(Аудио тасмадан кошлар сайраган тавышлар ишетелә)

6бала: Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә!

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

7бала: Күпме кошлар килгәннәр

Ерак-ерак илләрдән.

Ягез әле чакырыйк,

Узсыннар алар түрдән.

Рәхим итегез, кошкайлар!

(Залга кошлар керәләр һәм бию башкаралар)

8бала: Исәнмесез, кошкайлар,

Безнең якын дускайлар-

Карлыгачлар , актүшләр,

Сандугачлар, тургайлар.

Кыштан туеп беттек без.

Сезне сагнып көттек без.

Сыерчык: Ерак-ерактан канат кагып,

Диңгезләрне кичеп арып-талып,

Туган җиребезне сагынып кайттык,

Җылы яктан сәлам алып кайттык.

Ә үзегез ничек кышладыгыз?

Песнәк: Бик ямансу булды кышлар

Сездән башка, якын дуслар,

Әмма баз тик ятмадык:

Урманнарны, бакчаларны

Корткычлардан сакладык.

Безнең дуслар- балалар

Безне кунак иттеләр:

Тәмле җимнәр сиптеләр.

9бала: Исәнмесез, кошкайлар,

Сез киләсен белдек без

Агачларга матур-матур

Оялар ясап элдек без.

Хәзер инде сайрашыгыз

Оялар сайлашыгыз.

Тәтбияче: Ә хәзер сыерчыкларга оя ясау күренешен карап үтегез.

(Кыз, әти, бабай сәхнәгә чыгалар-“Оя ясаганда”күренеше)

Кыз: Карлар эреп , гөрләвекләр акса

Кошлар кайтыр туган якларга.

Бабай белән әти икәүләшеп

Оя ясый алар кайтуга.

Мин булышып торам яннарында

Чүкеч , кадак бирәм аларга.

Бабай: “Онытма”,-ди бабай. Ручка сузып,

Рәхим ит !- дип, язып куярга”.

Бигрәк матур килеп чыкты оя.

И сөенер инде сыерчык!

Әти: Әйдә тагын ясыйк,

Кадакларны , кызым, алып чык.

Туган якка исзн генә кайтсын

Оялары әзер аларга.

Кыз: Мин чакырам сезнең барыгызны

Сыерчыклар җырын тыңларга.

Сыерчык: Рәхмәт сезгә ,балалар. Сез бигрәк тә оста икәнсез.

Җыр “Сыерчык” И.Шәмсетдинов муз., Г.Лотфи сүз.

Тәрбияче: Әйдәгез әле башка кошларга да сүз бирик.

Кыр казы: Без туган якка очтык

Урман, кырлар аша.

Кичтек зур диңгезләрне,

Очтык без таулар аша.

Кыр үрдәге: Салкыннар безне өшетте,

Ә кояшта без пештек.

Ничек итсәк тә без иттек

Туган илгә без җиттек.

Кызылтүш: Туган илдә шундый рәхәт,

Дусларыбыз көтеп торган.

Агачларга безнең өчен ,

Матур-матур оя корган.

Торна: Ераклардан тезелеп,

Торыйк, торыйк, торыйк дип,

Кайда оя корыйк дип,

Туган җирдә торыйк дип,

Аваз салып ерактан

Сазлыкларга, кырларга

Очып килә торналар.

Карлыгач: Койрык озын , ак түшем

Кыска томшык мин үзем.

Соңга калып киләм мин,

Чебен-черки чүплим,

Үз эшемне беләм мин.

Күке: Якты яз җиткәч

Яшел урманнан

Кәккүк тавышы

Яңгырый һаман:

Кәккүк, кәккүк, кәккүк!

Тургай: Кырлар өстеннән очам,

Күлдән иелеп су эчәм.

Башкалар җырга кушыла

Сайрап җибәрсәм әгәр.

Сандугач: Бар нәрсә йокыга талгач,

Бакчалар тынып калгач,

Куактан куакка кунып,

Сайрыйм мин сары сандугач.

Җыр “Сайра , моңлы сандугач” Л.Б.-Болгари муз., Р.Вәлиева сүз.

Сыерчык: Рәхмәт, дуслар, оялар һәм

Җимлекләр өчен.

Бурычлы булып калмабыз

Сайрарбыз иртән, кичен.

Сандугач: Басуларны, бакчаларны

Җырга, моңга урарбыз.

Зарарлы бөҗәкләр белән

Балаларны сыйларбыз.

(Кошлар очып чыгып китәләр)

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, сезнең игътибарыгызны тикшереп алабыз. Бәйрәмгә килгән кошларны истә калдыра алдыгызмы икән?

Уен “Кошны тавышыннан таны”

(Аудио язмадан кошлар сайраган тавышлар яңгырый, балалар танып атыйлар)

Табышмаклар әйтү. (Табышмаклар һәм җаваплар презентациядә слайтлар рәвешендә чыга)

1.Сайрамый да, җырламый да,

Тик кычкыра, моңлана.

Ул кычкыргач, су керергә

Вакыт җитә, соңлама. (Күке)

2.Аяклары озын булгач,

Йөриләр биеп кенә.

Туган җирләрдә күбрәк

Тор-рыйк без”, диеп кенә.(Торна)

3.Агач башында йорты

Эчендә яши җырчысы. (Сыерчык)

4. Канатлары кашың кебек

Оялары балчыктан.

Чебен-черки тотып кайта

Балалары ачыккач. (Карлыгач)

5. Җепшек бураны да бар,

Тәмле боткасы да бар,

Аның карасы да бар

Хәтта аласы да бар . (карга)

6. Өе җирдә

Җыры күктә (тургай)

Җыр “ Килде яз” С. Сәйдәшев муз., Ә. Ерикей сүз

Тәрбияче: Балалар, кошлар сезгә үзләренең кечкенә генә бүләкләрен калдырып киткәннәр. Матур ояларыгыз өчен рәхмәт әйтәләр.

(Бүләкләр өләшү)

Тәрбияче: Кошлар- табигать сакчылары. Без аларның дуслары булыйк, аларга ярдәм итик, аларны саклыйк, яклыйк! , дигән изге теләктә кичәбезне тәмамлыйбыз.

Ә хәзер бәйрәмгә ясап алып килгән сыерчык ояларын бакчабыздагы агачларга бергәләп урнаштырыйк, дусларыбызны шатландырыйк. Алар шунда бала чыгарсыннар, безнең бакчабызны корткыч бөҗәкләрдән сакласыннар, сайраулары белән тирә-юньгә ямь өстәсеннәр.

Тәмам

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/37216-bezne-kanatly-duslarybyzkoshlar-knen-bagy

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки