Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
02.10.2019

Календарно- тематическое планирование по родной литературе для 5 класса

Латыпова Расиля Наилевна
учитель родного языка и литературы
5 нче сыйныф өчен әдәбияттан (татар әдәбияты) календарь-тематик план төп гомуми дәрәҗә өчен эшләнгән “Татар телендә белем бирү оешмалары өчен туган телдән (татар теленнән) эш программасы”на нигезләнеп төзелде.

Дәреслек:
Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова “Әдәбият” 5 сыйныф, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014

КТП 70 сәгатькә исәпләнгән

Содержимое разработки

19

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Аюская основная общеобразовательная школа имени Р.Х.Кагирова»

Мензелинского муниципального района Республики Татарстан

УТВЕРЖДАЮ:

Директор МБОУ «Аюская ООШ имени Р.Х.Кагирова»

Фаррахов Ф.Х.

от«___» августа 2019 №____


породной литературе (татарскому) языку

на 2019/2020 учебный год

Уровень образования (класс):основноеобщее образование, 5 класс

Разработала:Латыпова Р.Н.

Рассмотрено

назаседании ШМО (проткол от 29.08.2019

№ 1)

Согласовано

Заместитель директора

поУВР

___________Насырова Д.Н..

29.08.2019

Принято

педагогическим советом МБОУ «Аюская ООШ имени Р.Х.Кагирова»

(протокол от29.08.20192)

5 нче сыйныф өчен әдәбияттан (татар әдәбияты) календарь-тематик план төп гомуми дәрәҗә өчен эшләнгән “Татар телендә белем бирү оешмалары өчен туган телдән (татар теленнән) эш программасы”на нигезләнеп төзелде.

Дәреслек:

Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова “Әдәбият” 5 сыйныф, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014

КТП 70 сәгатькә исәпләнгән

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Укучыда формалашачак:

туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;

миллиүзаңформалаштыру;

укуга карата теләк-омтылыш, җаваплыкарашбулдыру;

әйләнә-тирәтабигатькәдөрескарашбулдыру;

кешеләрбеләнаралашабелүкультурасытәрбияләү;

Укучы формалашу өчен мөмкинлек алачак:

гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;

алганбелемһәмосталыкнытормыштамаксатчанкулланыргаөйрәнү.

Метапредметнәтиҗәләр

Танып-белүгамәлләре:

Укучы өйрәнәчәк:

әдәби әсәрне дөрес аңлап уку һәм анализлау;

дөреснәтиҗәләрчыгару, гомумиләштерү;

сәбәп-нәтиҗәбәйләнешебулдыру;

үзфикереңнеисбатлыйһәмяклыйалыргакүнектерү;

әсәрхакындадөресфикерйөртәалу.

Укучы өйрәнү мөмкинлеге алачак:

предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белергә;

укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белергә;

итә белү (линейка, карандаш, бетергеч…) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белергә;

эш сыйфатына бәя бирә белергә;

уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белергә.

Коммуникативгамәлләр:

Укучы өйрәнәчәк:

иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;

килепчыкканпроблемаларныуртагасалыпхәлитү;

төркемнәргәберләшү, берфикергәкиләбелү.

Укучы өйрәнү мөмкинлеге алачак:

өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;

текст буенчасорауларбирәбелү.

Регулятивгамәлләр:

Укучы өйрәнәчәк:

дәреснеңтемасын, проблемасын, максатынмөстәкыйльтабабелү;

укытупроблемасынчишү;

план буенчаэшлибелү;

үзфикерләреңнемөстәкыйльдәлилләү;

үзанализһәмүзбәябулдыру.

Укучы өйрәнү мөмкинлеге алачак:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләргә;

укытучыярдәмебеләнукупроблемасынтабаргаһәмформалаштырырга;

укытучыярдәмебеләнэшнепланлаштырыргаөйрәнергә;

укытучыярдәмендәэшнеңдөреслегентикшерергә.

Предмет буенчанәтиҗәләр

Халык авыз иҗаты

Укучы өйрәнә

һәр жанрга хас үзенчәлекләрне үзләштерү һәм, чагыштырып карап, уртаклык-аермаларын ачыклау;

нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белү, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алу һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләү күнекмәләренә ия булу;

өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белү; материалны төркемли, гомумиләштерә белү. Һәр жанрга хас үзенчәлекләрне үзләштерү һәм, чагыштырып карап, уртаклык-аермаларын ачыклау;

нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белү, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алу һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләү күнекмәләренә ия булу;

өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белү;

материалны төркемли, гомумиләштерә белү.

Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала

үзешчәнлекне оештыра белү;

башкаларның фикерен тыңлап, уртак фикергә килү,

нәтиҗә ясый алу; әсәрләрне шә­рехли белүгә ирешү;

геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү күнекмәсенә ия булу;

төрле чыганаклардан мәгълүматлар таба белү.

Татар халык әкиятләре

Укучы өйрәнә

укылганның эчтәлеген тулысынча,кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли алу;

әкиятләрнең төрләрен аера алу; тылсым элементларын күрсәтә белү;

укыган әкият белән чагышты­рып, укучыларның нәтиҗә ясаулары;

әкиятләрнеңуртаклыгын, аермаларын аңлатулары;

эчтәлеге ягыннан әкиятләрне аерып, ни өчен шул төргә каравын аңлату.

Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала

халыкның үткән тормышын;

киләчәк турындагы хыял һәм омтылышларын чагылдыра торган, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша күрсәтелгән халык авыз иҗаты әсәренең әкият булуын үзләштерү.

Татар фольклорының лирик һәм лиро-эпик жанрлары: җырлар һәм бәетләр.

Укучы өйрәнә

җырда халыкның милли характеры, рухи сыйфатлары чагылуын;

лирик хиснең кичерешләр байлы­гы булуын;

җыр текстларының төзелешен, көй белән гармоник тәңгәллеген үзләштерү, моңлы көйләрне таный алу;

өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белү;

материалны төркемли, гомумиләштерә белү;

бәетләрнең үзенчәлекләрен (иҗти­магый вакыйгаларга багышлап, халык тормышының тарихын ча­гылдырулары;

алардагы горурлык, ватан кадерен белү хисе;

шәхси язмышларга багышланганнарында фаҗигале язмышлар кузгаткан әрнү, югалту сагышы;

көндәлек вакыйгалар турындагы бәетләрдә юмор яки сатира алымнарын куллану, аңлата белү.

Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала

төрле чыганаклар белән эшли белү: аларны таба, мөстәкыйль рәвештә куллана, төр­кемли, чагыштыра, анализлый һәм бәяли алу;

сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм бер­кетә килгән хәзинә буларак кабул итү;

өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүгә ирешү;

геройларның, әхлакый идеалларның ох­шаш һәм аермалы якларын билгеләү күнекмәсенә ия булу;

төрле чыганаклардан мәгълүматлар таба белү;

милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңел аша узды­рып кабул итәргә өйрәнү.

Татар фольклорының эпик жанрлары

Укучы өйрәнә

-риваятьләр һәм легендаларның үзен­чәлекләрен - татар халкының борынгы чорларда ук үз тарихы белән кызыксынуын, дөнья, табигать һәм кешелек турында фи­кер йөртү дәрәҗәсен чагылдыруын үзләштерү;

- риваять, легендаларда халыкның дөньяга карашы чагылыш табуын, аларның реальлеккә нигезләнүен аңлата алу.

Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала

әйләнә-тирәдәге тормыш­ны мөстәкыйль бәяли белү;

төрле чыганаклардан мәгълүматлар таба белү; әдәбиятны теләп, яратып укуга омтылу;

әдәби текстны эстетик яктан бәяли белү;

сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган хәзинә буларак кабул итү.

Фольклор һәм әдәби әкият. Габдулла Тукай

Укучы өйрәнә

укылган әсәрләрнең эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү;

автор позициясен — төп фикер, мәгънәләрне таба, аңлата алу;

автор сөйләмен, әдәби алым, сурәтләү чарала­рын күрсәтә белү;

әсәрне эчтәлеккә тәңгәл килгән инто­нация белән уку;

табигать образларында кешеләргә хас сый­фатлар сурәтләнгән урыннарны табып укый һәм, төп фикер-нәтиҗәләрне гомумиләштереп, аңлату.

Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала

соклану, гаҗәпләнү, иркәләнү, үпкәләү, ачулану-ризасызлык белдерү, уйлану-борчылу, шатлану, канә­гатьлек белдерү өлкән кеше яки балага хас хис-кичерешләрнең яңгырашы икәнен сүзләрдә күреп, кычкырып укыганда ишетеп кабул итәргә өйрәнү;тормышта конфликтлар килеп чыккан очракта, каршылыкны чишү юлларын табу.

Татар халык авыз иҗаты һәм башка халыклар фольклорының аваздашлыгы һәм аермалары.

Укучы өйрәнә

Ф.Әмирханның татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, Тукайның замандашы, якын дусты булуын истә калдыру;

әсәрләренең үзенчәлекләрен: теленең сурәт­ләү чараларына бай, матур булуын, геройларының кичерешләрен укучы да танып бәяләрлек итеп тасвирлавын;

«Зөһрә кыз» хи­кәясендә халык иҗатын сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп кую осталыгын аңлау;

Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала

сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм бер­кетә килгән хәзинә буларак кабул итү;

әйләнә-тирәдәге тормыш­ны мөстәкыйль бәяли белү;

әхлак нормаларын үзләштерү, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үтәү.

Мәсәл жанры. М.Гафури

Укучы өйрәнә

мәсәлнең аерым бер әдәби жанр икә­нен, эпик төргә караганлыгын һәм үзенчәлекле сыйфатларын, язы­лу формаларын хәтердә калдыру;

укыган ике мәсәлнең эчтәлеген сөйли алу;

төп сыйфатларына карап, мәсәлне таный белү;

өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белү; материалны төркемли, гомумиләштерә белү.

Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала

мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алу;

үз караш­ларыңны раслый һәм дәлилли, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итә белү;

милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итү.

Шигърият.Габдулла Тукай, Ш.Галиев, Ф.Яруллин.

Укучы өйрәнә

шигырьдә тасвирланган хис-кичерешләрне атый алу;

текстларны сәнгатьле итеп яттан сөйли белү;

ши­гырь төзелешенә караган терминнарны аңлау, аерып күрсәтә алу;

әдәби алымнарны табып, шулар нигезендә фәлсәфи фикерне ачыклау күнекмәсенә ия булу;

язу һәм сөйләм осталыгына ирешү, әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта тел-сурәтләү алымнарының, әһәмиятен аңлап бәяләү.

Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала

өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүгә ирешү;

лирик геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү күнекмәсенә ия булу;

төрле чыганаклардан мәгълүматлар таба белү;

милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңел аша узды­рып кабул итәргә өйрәнү.

Халык авыз иҗатында кыска жанрлар

Укучы өйрәнә

кыска жанрларны аера, таный белү;

аларның җанлы сөйләмдә һәм әдәби әсәрләрдә актив кулланылуын; иҗат ителеп торуларын аңлау; мәкаль, табышмак, мәзәк­ләрдә фикер үткенлеге, тапкырлык, образлылыкның жанр сыйфатлары икәнлеген күрсәтә алу.

Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала

нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белү, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алу һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләү күнекмәләренә ия булу;

әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Укуматериалыныңэчтәлеге

Бүлекләр исеме

Эчтәлек

Сәгатьләр саны

1.

Халык авыз иҗаты

Татар халкының милли, рухи мәдәниятенең байлыгы буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләренең мөһим өлеше буларак гомумкешелек кыйммәтләре. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә образлар системасы. Фольклорда дөнья картинасы: геройлык, игелек һәмявызлык, тормыш һәм кеше, кеше һәм табигать турында күзаллау. Фольклор әсәрләренеңшигъриүзенчәлекләре: чагыштыру, гәүдәләнеш, метафоралылык,аллегориялелек.

4

2.

Кыска фольклор жанрлары

Кыска фольклор жанрлары. Мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар һәм мәзәкләр. Халыкпсихологиясе, фольклор әсәрләрендәидеалларһәмкузаллаулар

4

3.

Татар фольклорының лирик һәм лиро-эпик жанрлары: җырлар һәм бәетләр

Татар фольклорының лирик һәм лиро-эпик жанрлары: җырлар һәм бәетләр. Лирик, тарихи, йола җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр, татар халык җырларының үзенчәлекләре («Иске кара урман» җыры). Татар фольклорының үзенчәлекле жанры – бәет. "Сак-Сок». Жанр формалаштыру алшартлары. Аларныңтөрләре .

6

4.

Татар фольклорының эпик жанрлары

Татар фольклорының эпик жанрлары: риваятьләр һәм легендалар («Зөһрә кыз» легендасы һәм «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган» риваятьләре).

6

5.

Татар халык әкиятләре

Татар халык әкиятләре (1-4 классларда өйрәнелгәнне кабатлау) Әкиятләр, төрләре (тылсымлы әкият «Ак бүре"»). Көнкүреш әкиятләре. Хайваннар турында әкиятләр. Фольклор әсәрләренең поэтикасы(аерым детальләрдә фантастик яки мифологик сюжет, тормышчанлык, кабатлау, гипербола, литота,каршы кую( антоним) кебек сәнгать алымнарын куллану)

10

6.

Героик эпос

Героик эпос. Дастанжанрыныңхарактерлыбилгеләре.

6

7.

Татар халык авыз иҗаты һәм башка халыклар фольклорының аваздашлыгы һәм аермалары

Татар халык авыз иҗаты һәм башка халыклар фольклорының аваздашлыгы һәм аермалары. Әдәбият барлыкка килү, татар әдәбиятының фольклор һәм ислам мифологиясе белән бәйләнеше (Ф. Әмирхан «Ай өстенә Зөһрә кыз»). Игелек һәм явызлык гәүдәләндерү. Текстта персонажлар системасы. Бара торган вакыйгаларга автор аңлатмалары

4

8.

Фольклор һәм әдәби әкият

Фольклор һәм әдәби әкият (Г. Тукай «Шүрәле»). Сәнгать уйдырмалары (вымысел). Троп.

6

9.

Габдулла Тукай

Габдулла Тукай, романтик шигырьләрдә («Пар ат»,«Туган җиремә» )туган җиргә дан җырлау. Казанга сәфәрне әкияти рәвештә торгызу. Казан һәм туган җир мифологиясе.Лексикһәм фонетик нәфиссүзчаралары.

5

10.

М.Гафури

М.Гафури. «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле. Мәсәлнең жанры. Аллегорикобразлар.

4

11.

Ш.Галиев

Ш.Галиев.«Һәркем әйтә дөресен»

Балалар әдәбияты. Юмор, сатира.

4

12.

Ф.Яруллин

Ф.Яруллин. «Сез иң гүзәл кеше икәнсез»

Ритм, рифма, шигырь, строфа. Шигырь төзелеше

4

13.

Кабатлау

Кабатлау һәм гомумиләштерү

5 сыйныфта өйрәнгәнәрне кабатлау

7

Барлыгы

70

Контроль эшләр саны

Эш төре

1

чирек

II

чирек

III

чирек

IV

чирек

Барысы

Контроль сочинение

1

1

Календарь-тематик планлаштыру

Бүлекләр

Дәрес темасы, эчтәлек элементлары

Сәг.

саны

Дата

План

Факт

1 нче чирек (17 сәгать)

Ха­лык авыз иҗаты - 4сәг. Халык авыз иҗатында кыска жанрлар - 4 сәг. Татар фольклорында лирик һәм лиро-эпик жанрлар:җырлар һәм бәетләр - 6 сәг.Татар фольклорында эпик жанрлар: легендалар һәм риваятьләр - 2 сәг.

1

Ха­лык авыз иҗаты – 4 сәг.

Кереш. Татар халкының милли, рухи мәдәниятенең байлыгы буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләренең мөһим өлеше буларак гомумкешелек кыйммәтләре. Фольклор әсәрләренең шигъри үзенчәлекләре: чагыштыру, гәүдәләнеш, метафоралылык , аллегориялелек.

1

3.09

2

Ха­лык авыз иҗаты һәм татар халык фольклоры. Фольклорда дөнья картинасы: геройлык, игелек һәмявызлык, тормыш һәм кеше, кеше һәм табигать турында күзаллау.

1

6.09

3

Фольклор әсәрләренең узенчәлекләре. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә образлар системасы.

1

10.09

4

Ха­лык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрдә чагыштыру, җанландыру, метафора, аллегория.

1

13.09

5

Халык авыз иҗатында кыска жанрлар – 4 сәг.

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Мәкальләрнең килеп чыгышы, идея- тематикасы, аларның әһәмияте

17.09

6

Табышма­клар.Табышмак жанры­ның тууы, үсүе, ха­лыкның рухи тор­мышында әһәмиятле роль уйнавы

1

20.09

7

Мәзәкләр. Мәзәкләрдәге тапкырлык, юмор

1

24.09

8

Мәзәкләр. Мәзәкләрдә кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә, хикмәтлелек

1

27.09

9

Татар фольклорында лирик һәм лиро-эпик жанрлар:җырлар һәм бәетләр – 6 сәг.

Җыр.Халык авыз иҗатын­да җыр жанры. Татар халык җырларына хас үзенчәлекләрХалык җырлары­ның килеп чыгышы.“Кара урман” җырын тыңлау, анализ­лау. («Иске кара урман» җыры).

1

1.10

10

Җырларны төркемләү.Җырларны төркемнәргә бүлү. Лирик, тарихи, йола җырлары, такмаклар . Озын һәм кыска җырлар.

1

4.10

11

Мөнәҗәтләр, аларның үзенчәлекләре

1

8.10

12

Бәетләр. Татар фольклорының үзенчәлекле жанры – бәет. Жанр формалаштыру алшартлары.Аларныңтөрләре .

1

11.10

13

“Сак-Сок” бәетенуку, анализлау. Дәрестән тыш уку №1 . Халык җәүһәрләре. Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры» китабына күзәтү.

1

15.10

14

Б.с.ү. Сочи­нение. “Сак-сок” бәетендә тасвирлан­ган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең”

1

18.10

15

Татар фольклорында эпик жанрлар: легендалар һәм риваятьләр - 2 сәг.

Татар фольклорында эпик жанрлар турында төшенчә

1

22.10

16

Татар фольклорында эпик жанрлар: легендалар һәм риваятьләр турында төшенчә

1

25.10

17

Татар фольклорында эпик жанрлар: легендалар һәм риваятьләр – 4 сәг.

Зөһрә кыз “ легендасын уку һәм анализлау

1

29.10

2 нче чирек (14 сәгать)

Татар фольклорында эпик жанрлар: легендалар һәм риваятьләр - 4 сәг. Татар халык әкиятләре (1-4 сыйыфларда үткәнне кабатлау) - 10 сәг.

18

Шәһәр нигә Казан дип аталган” легендасын уку һәм анализлау

1

8.11

19

Риваять, легендаларныңаермалыһәмохшашяклары.

1

12.11

20

Риваятьләр һәм легендалар уку һәм аларны анализлау.

1

15.11

21

Татар халык әкиятләре(1-4 сыйыфларда үткәнне кабатлау) - 10

Әкият турында төшенчә бирү. Әкият төрләре.

1

19.11

22

Тылсымлы әкиятләр.“Акбүре” әкиятенең I бүлеген уку, анализлау

1

22.11

23

Акбүре” әкиятенең 2 бүлеген уку, анализлау

1

26.11

24

Акбүре”әкиятендә образлар системасы.

Әкият геройларын өйрәнү, аларга бәя бирү

1

29.11

25

Акбүре”әкиятендә образлар системасы. Йомгаклау.

1

3.12

26

Көнкүреш әкиятләре

1

6.12

27

Хайваннар турында әкиятләр

1

10.12

28

Фольклор әсәрләренең поэтикасы(аерым детальләрдә фантастик яки мифологик сюжет, тормышчанлык, кабатлау, гипербола, литота,каршы кую( антоним) алымнарын куллану)

1

13.12

29

Хайваннар турында әкият сәхнәләштерү. “Төлке һәм торна” әкиятен сәхнәләштерү

1

17.12

30

Б.с.ү. Әкият язу

1

20.12

31

Героик эпос. Дастан жанрының характерлы билгеләре – 6 сәг.

Героик эпос турында төшенчә.

1

24.12

3 нче чирек (22 сәгать)

Героик эпос. Дастан жанрының характерлы билгеләре - 6 сәг., Татар халык авыз иҗаты һәм башка халыклар фольклорының аваздашлыгы һәм аермалары - 4 сәг., Фольклор һәм әдәби әкият - 6 сәг., Г.Тукайның романтик шигырьләрендә туган җиргә дан җырлау - 5 сәг.

32

Дастан турында төшенчә.

1

10.01

33

Алыплар турында дастаннар

1

14.01

34

Тарихи дастаннар

1

17.01

35

Дастаннар уку һәм аларны анализлау.

1

21.01

36

Әкият геройлары белән дастан геройлары

1

24.01

37

Татар халык авыз иҗаты һәм башка халыклар фольклорының аваздашлыгы һәм аермалары – 4 сәг.

Татар халык авыз иҗаты һәм башка халыклар фольклорының аваздашлыгы һәм аермалары. Татар халык авыз иҗатын башка халыклар фольклоры белән чагыштыру

1

28.01

38

Әдәбиятның барлыкка килүе.Татар әдәбиятының фольклор һәм ислам мифологиясе белән бәйләнеше

1

31.01

39

Ф. Әмирханнын “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәясен уку. Игелек һәм явызлык гәүдәләндерү.

1

4.02

40

Ф. Әмирханнын “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәяседә персонажлар системасы. Бара торган вакыйгаларга автор аңлатмалары

1

7.02

41

Фольклор һәм әдәби әкият – 6 сәг.

Фольклор һәм әдәби әкият .Сәнгать уйдырмалары (вымысел).Әдәби әкиятләр. Аларның халык авыз иҗатына нигезләнеп иҗат ителүе

1

11.02

42

Г.Тукай .“Шүрәле” поэмасын уку.

1

14.02

43

Г.Тукай .“Шүрәле” поэмасын анализлау, автор идеясын һәм мотивын билгеләү

1

18.02

44

Г.Тукай .“Шүрәле” поэмасын татар халык әкияте белән чагыштыру. Троп турында төшенчә бирү. “Шүрәле” поэмасына отзыв (бәя) язу

1

21.02

45

Татар халык әкиятләрен Г.Тукай язган вариантлар белән чагыштыру. ( “Кәҗә белән Сарык” әкияте). Дәрестән тыш уку №3. Әдәби әкиятләр. “Кошларда да кеше язмышлары” Җ. Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган”

1

25.02

46

Б.с.ү. Сочи­нение. Әдәби әки­ятләрдә табигать һәм кеше образлары­на салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында) .

1

28.02

47

Г.Тукайның романтик шигырьләрендә туган җиргә дан җырлау – 5 сәг.

.Г. Тукай. “Пар ат” шигырен уку. Казанга сәфәрне әкияти рәвештә торгызу.Казан һәмтуганҗирмифологиясе.

1

3.03

48

Г. Тукай. “Пар ат” шигырен анализлау.Г.Тукайның романтик шигырендә туган җиргә дан җырлау.

1

6.03

49

Г. Тукайнын “Пар ат”шигыре.Шигырьдә лексикһәм фонетик нәфиссүзчаралары.

1

10.03

50

Г. Тукай.“Туганҗиремә” шигырен уку. Шигырьдә лексик һәм фонетик нәфис сүз чаралары.

1

13.03

51

Г. Тукай.“Туганҗиремә” шигырен анализлау. Г.Тукайның романтик шигырендә туган җиргә дан җырлау.

1

17.03

52

М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле – 1 сәг.

Мәсәл турында төшенчә. Мәсәл жанры.Мәсәлдә аллегорик образлар

1

20.03

53

М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле – 3 сәг.

М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлен уку

1

24.03

4 нче чирек ( 17 сәгать)

М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле (3 сәг.) Ш.Галиев. (4 сәг.) Ф.Яруллин (4 сәг.) 5 нче сыйныфта өйрәнгәнәрне кабатлау һәм гомумиләштерү ( 7 сәг.)

54

М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлен анализлау. Образлар.

1

3.04

55

М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәленә аннотация язу

1

7.04

56

Ш.Галиев. – 4 сәг.

Ш.Галиев. “Һәркем әйтә дөресен” шигырен уку

1

10.04

57

Ш.Галиев. “Һәркем әйтә дөресен” шигырен анализлау

1

14.04

58

Ш.Галиев шигырләрендә юмор.

1

17.04

59

Балалар әдәбияты. Юмор һәм сатира турында төшенчә бирү

1

21.04

60

Ф.Яруллин – 4 сәг.

Ф.Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен уку

1

24.04

61

Ф.Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен анализлау

Лирик герой образы.

1

28.04

62

Шигырь, строфа, ритм, рифма, шигырь төзелеше төшенчәләре. Ф.Яруллин шигырьләрендә ритм, рифманы билгеләү

1

63

Ф.Яруллин шигырендә сурәтләү чаралары ярдәмендә лирик герой бирлеше.Шигырь язып карау

1

5.05

64

5 нче сыйныфта өйрәнгәнәрне кабатлау һәм гомумиләштерү – 7 сәг.

5 нче сыйныфта өйрәнгән әдәбият теориясе материалларын кабатлау. Сочинениягә әзерлек. Язма эшләрне караламада редакцияләү

1

8.05

65

Минем туган җирем” дигән темага контроль сочинение .

1

12.05

66

Сочинениеләрне анализлау.Хаталар өстендә эш.

1

15.05

67

Кабатлау. 5 нче сыйныфта өйрәнгән әсәрләргә бәя, аннотация язу күнегүләре.

1

19.05

68

Кабатлау. 5 нче сыйныфта өйрәнгән әсәрләргә рецензия язу күнегүләре.

1

22.05

69

Фольклор һәм әдәби әкият” бүлеген кабатлау

1

26.05

70

Вакы­тлы матбу­гат басма­лары. Дәрестән тыш уку №4.

Балалар өчен чыга­рылган газета жур­налларга күзәтү ясау

1

29.05

Контроль-бәяләү материаллары

Минем туган җирем” дигән темага контроль сочинение

Дата:

Максат:Алган белемнәрен гамәлдә куллану күнекмәләрен тикшерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхкә кагылышлы нәтиҗәләр: бирелгән эшнең авырлыгын һәм үз эшчәнлегеңне бәяләү

Метапредмет нәтиҗәләр

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

1.Куелган бурычларны аңлау һәм саклау

2.Үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү

Танып белү универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегең белән идарә итү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү

Предмет буенча нәтиҗәләр:нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белү, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алу

Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы.

Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,

6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз

Дәресләрдә укучылар язма һәм сөйләмә телне кулланалар. Укучыларның белемнәрен бәяләүнең тулы бер системасы бар: тест, мөстәкыйль эш, практик эш, иҗади эш. 6 нчы сыйныфта иң кулае булып иҗади эш һәм тест тора.

Укучыларның белемнәре биш баллы система буенча бәяләнә: “5” – бик яхшы; “4” – яхшы; “3” – канәгатьләнерлек; “2” – начар.

Сочинениеләрне бәяләү

Эшнеңэчтәлегеһәмтеле

Грамоталылыгы

Билге

1.

Эчтәлектемага туры килә; язмадафактикялгышларюк; план буенча (я плансыз) эзлеклеязылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлегесакланган.

1 орфографик (пунктуационяисә грамматик) ялгыш бар

«5»ле билгесекуела

2.

Язманыңэчтәлегетемаганигездә туры килә, улдөресачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләүэзлеклегендәартыкәһәмиятлебулмаганбозусизелә; теле бай, образлы; стиль, бердәмлегесакланган.

2 орфографик, 2 пунктуационһәм 2 грамматик ялгыш бар

«4»ле билгесекуела

3.

Эчтәлекнебирүдәмөһимчитләшүләр бар: улнигездәдөрес, ләкинфактиктөгәлсезлекләрочрый, хикәяләүэзлеклетүгел; теленеңярлылыгысизелеп тора; синонимик сүзләрне аз кулана; бертөрлерәксинтаксиктөзелмәләрфайдалана, образлытүгел, сүзкулланудаялгышларҗибәрә; стиль бердәмлегесакланыпҗитмәгән

3 орфографик, 3

пунктуационһәм 3

грамматик ялгыш бар

«3»ле билгесекуела

4.

Тема ачылмаган; фактиктөгәлсезлекләркүп; планга туры килми, эзлеклелекбозылган; теле ярлы; сүзкуллануялгышларыешочрый; стиль бердәмлегеюк.

7орфографик, 7

пунктуационһәм

грамматик ялгыш бар

«2»ле билгесекуела

Телдән җавапларны бәяләү.

Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә б и р е л ә т о р г а н в а к ы т:

V - VI класста 2-5 минут.

Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку.

Уку материалы:

Укучы үзе язган текст яки сочинение.

Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

1. V – VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).

2. VIII класста авторның тексттагы эчтәлеккә мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсенә бәйләп аңлату да таләп ителә.

3. IX класста укучы, болар өстенә, текст эчтәлегенә үзенең мөнәсәбәтен, тыңлаучыларга ничек тәэсир итәргә, аларда нинди хисләр уятырга теләгәнлеген дә аңлатырга тиеш.

Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене – бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан “2”ле куела.

Уку техникасына куела торган таләпләр

Таләпләр

Билге

1

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

-фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

-татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

-җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр-иҗекләргә; җөмлә-сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

-тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә язылса;

-интонацион яктан тестктагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларга төгәл җавап бирелсә;

5”ле куела

1

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

-кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

-сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

-җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-32 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирсә

4”ле куела

1

2

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик,2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлек булса;

3”ле куела

1

2

3

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда;

2”ле куела

Эш программасы эчтәлеге үтәлешен исәпкә алу

Педсовет протоколы реквезитлары (дата, №)

Приказ реквизитлары (дата, №)

Үзгәрешләр һәм өстәмәләр

5 нче сыйныф әдәбиятыннан (татар әдәбияты) календарь-тематик планлаштыругааннотация

Программаның исеме

5 нче сыйныф әдәбиятына (татар әдәбиятыннан) календарь- тематик планлаштыру

Программаны эшләүче

Латыпова Рәсилә Наил кызы

Программа кемгә адреслана

5 нче сыйныф

УМК

-Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова “ Әдәбият 5 сыйныф” ,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014;

Программаның нигезе

- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган«Татар телендә башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан үрнәкпрограмма”1-11 нче сыйныф өчен.Төзүчесе: Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Юсупова, Ф.Ф.Хәсәнова. Казан. 2017, “Одобрено решением федерального учебно- методического объединения по общему образованию (протокол от 16 мая 2017г. № 2/17”

Программаның максаты

-аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;

-укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү; укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;

-әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;

-укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү

-милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;

-әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;

-өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;

-автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

-әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;

-баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

-рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Төп бурычлар

-укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;

-укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

-укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

-укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү

Тормышка ашыру вакыты

2019-2020 нче уку елы

Сәгатьләр саны

Барлыгы: – 70сәгать

Эш программасы эчтәлеге үтәлешен исәпкә алу

Педсовет протоколы реквезитлары (дата, №)

Приказ реквизитлары (дата, №)

Үзгәрешләр һәм өстәмәләр

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/373492-kalendarnotematicheskoe-planirovanie-po-rodn

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки