Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
04.04.2014

Сценарий выпускного в начальной школе: яркий праздник с музыкой и поздравлениями

Ахметзянова Руфия Ришатовна
учитель начальных классов
Сценарий выпускного «До свидания, начальная школа!» для организации яркого праздника. Включает оформление зала плакатами и шарами, выставку детских поделок и тетрадей. Подробный план мероприятия с музыкальным сопровождением, например, песней «Кыңгыраулы мәктәп еллары». Готовые тексты для поздравления учеников, родителей и гостей. Помогает создать атмосферу торжественного и душевного прощания с начальными классами и плавного перехода в среднюю школу.

Содержимое разработки

САУ БУЛ, БАШЛАНГЫЧ!

Максат.Укучыларда мәктәпкә, туган төбәккә карата мәхәббәт тәрбияләү; кеше  тормышында мәктәпнең әһәмиятен билгеләргә ярдәм итү. Укытучы, аның хезмәтенә хөрмәт булдыру.

Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар, шарлар, чәчәкләр белән бизәлә. Укучыларның кул эшләреннән, үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла. Талгын музыка уйны .

Кыңгыраулы мәктәп еллары“җыры (Р.Хәсәнов музыкасы, Ш.Галиев сүзләре) башкарыла.

Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар ! Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хатирә булып саклананып калачак чыгарылыш - башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсенә җыелдык. Әйе, алар бүген сабый чаклары белән саубуллашалар. Тормыш баскычларыннан бер адым югарыга күтәреләләр. Кадерле балалар! Сезне башлангыч сыйныфны уңышлы тәмамлап, 5 нче сыйныфка күчүегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә сезгә тагын да зур уңышлар телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз! Сез “Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек!” дип горурланып әйтә аласыз. Хәзер сүзне укучыларыбызга бирик.

1 нче укучы. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучымның моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәкк.

2 нче укучы. Еллар узгач сагындырыр инде

Балачакның соңгы бәйрәме.

Еларгамы, көлергәме бүген –

Күңелләрнең иләс бер мәле.

3 нче укучы. Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдек без мәктәпкә.

Җиз кыңгырау дәште безне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә.

4 нче укучы. Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып, белем алам диеп,

Борма сукмак буйлап атлавым...

5 нче укучы. Якты йөзле укытучы каршы алды,

Өйрәтте ул белем серләрен.

Мәктәпләрдә дуслар белән бергә

Бик тиз үтеп китте көннәрем.

6 нчы укучы. Саубуллашыр вакыт җитте менә

Дәреслегем, язу дәфтәрем.

Парталарым, класс бүлмәләрем,

Укытучым, сөйгән мәктәбем,

7 нче укучы. Кире кайтмас өчен үтте инде

Балачагым, сабый елларым,

Беренчедән, дүртенчегә хәтле

Үткәрдек күк бер ел нибары.

Укытучыма”җыры ( И. Хисамов музыкасы, Э.Мөэминова сүзләре) башкарыла.

8 нче укучы. Мәктәп – гыйлем чишмәсе ул,

Изге аның исеме.

Караңгыдан тартып алып

Нурландыра кешене.

9 нчы укучы. Балачакның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала,

Гүзәл уку, мәктәп еллары.

10 нчы укучы. И мәктәбем, күңел җырым аша

Җитсен сиңа олы рәхмәтем.

Тормышыма маяк итеп алам

Һәр киңәшен туган мәктәпнең.

11нче укучы. Бер дә килеп җитмәс төсле иде.

Килеп җитте менә ул көн дә,

Арабыздан кемдер уйлап куяр,

Чыгып китәм диеп, иркенгә.

1нче укучы. Уйлансаң да, моңлансаң да, дустым,

Мәктәп юлың инде үтелгән.

Еллар узгач, күпме теләсәң дә,

Кайта алмыйсың син бу көнгә.

2нче укучы.Тик шулай да үткән-беткән диеп,

Мәктәпкә син эзең суытма.

Белем җилен өргән, тәүге дәрес биргән

Укытучыңны син онытма.

3нче укучы.Сагынып кил туган мәктәбеңә

Каршы алыр җылы карашы.

Кыңгыраулар чыңы яңгыратыр

Үткән белән бүген арасын.

4 нче укучы. Талпына безнең күңелләр,

Кабатлый бер сүзне телләр.

Бергә: Мең рәхмәт сиңа, мең рәхмәт,

Кадерле башлангыч мәктәп.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры (В.Шаинский музыкасы, М.Пляцковский сүзләре) башкарыла.

5 нче укучы. Дөнья безне алга дәшә,

Ә сез безгә гел янәшә,

Тәүге хәреф танытучы,

Рәхмәт Сиңа, Укытучым!

6нчы укучы. Рәхмәт Сезгә, укытучы апалар,

Безгә белем ачкычлары биргән өчен.

Әлегәчә гади булган бар нәрсәне

Әллә нинди сихри ямьгә төргән өчен.

7нче укучы. Рәхмәт сезгә иң бәхетле көннәр өчен,

Балачакның зур терәге булган өчен.

Рәхмәтләрнең иң олысы бу дөньяның

Барлык ямен төшендереп биргән өчен.

8нче укучы. Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр,

Күзегезгә чыкмаса да, күңелегез тулгандыр.

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләгән минутлар,

Бер дә юкка уйламыйча, күңел калдырган чаклар.

9нчы укучы. Онытылыр әле, бар да онытылыр,дидек.

Чөнки Сезне чын күңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше УКЫТУЧЫ, АНА

Ялгышларны кичерә һәм оныта ала.

10нчы укучы. Аналарча безне орышты,

Аңламасак кулын селтәмәде.

Аңлатырга һаман тырышты,

Әллә нинди рәхмәт сүзләре дә

Бик аз булыр кебек барысы да.

11нче укучы. Түбәнчелек белән баш иябез

Укытучы сезнең каршыда.

Җылы караш, назлы сүзләреңне,

Тойдым синең йөрәк җылыңны,

Укытучым, иң кадарле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры (Ә.Хәйретдинов музыкасы, Ф.Яруллин сүзләре) башкарыла.

1нче укучы. Кадерле, укытучым!

Тиңләп булмый сезнең эшне башка хезмәт белән:

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәрсең син акыл көчең.

2нче укучы. Уйларыгыз изге- сабыйларның,

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыны онытып янарга.

3нче укучы. Балачакның сабыр Әнкәсе сез,

Безнең өчен янып яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен.

Рәхмәт сезгә, чып-чын Кеше сез.

4 нче укучы. Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлекә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа, Укытучым!

5 нче укучы.Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң – иң гүзәлен.

6 нчы укучы.Тәмле ашлары белән сөендергән, мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы Әлфия апага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. (Укучылар чәчәкләр тапшыралар.)

Укытучы:

Әллә бигрәк әйбәт булдыгызмы,

Укытучылар бар да елыйлар?

Әйтерсең лә алар Сезгә кушылып

Саубуллашу җырын җырлыйлар.

Гап-гади кызлар, малайлар,

Шаян, шуклар, җитезләр.

Кирәк чакта җитди, усал,

Сабыр була белделәр.

(Укытучы һәр балага карата шигырьләр сөйли. )

Безнең класс яхшы укый,

Оешкан, тату класс.

Һәркайсына аерым туктап,

Мактап китмичә булмас.

1. Алмазыбыз барсына да,

Ничек вакыт җиткерә?

Мәктәп, көрәш, хоккей, футбол-

Барсына да өлгерә.

2. Низамнарның нәселе -

Җырчы нәселе икән.

Тәпи йөри башлауга ук,

Низам җырлап та биргән.

3.Спорт өлкәсендә Руслан

Берсен дә уздырмый ул.

Хоккеен да, футболын да,

Берсен дә калдырмый ул.

4.Ике игез бертуган

Ике кыз Дилә, Зилә.

Укудагы ярышларда

Алар беренче килә.

5. Ходай бөтен сәләтне дә

Кызларга өеп биргән.

Отличница да,уңган да,

Акыллы да бул, - дигән.

6. Илсур исемле малай бар,

Үзе тыйнак,сабыр ул.

Киләчәктә ышанам,үз җаена

Юлны ярып алга барыр ул.

7.Рамил чисталык ярата,

Кызлар кебек пөхтә ул.

Киемен дә, дәфтәрен дә

Аккуратно йөртә ул.

8. Әнис кебек көчле, батыр

Яклаучылар булганда,

Безнең классны җиңә алмас

Бернинди дошманнар да.

9.Зәлинәбез чын артистка,

Любой рольгә керә ул.

Әбине дә, бәбине дә,

Бик тә килештерә ул.

10.Булатыбыз бик күп белә,

Башында белем аның.

Киләчәктә бик тырышса,

Галим булыр, мөгаен.

11. Резидәбез бик күп яза,

Журналист булыр әле.

“Тукай” премиясе алса,

Елдан ел баер әле.

Каршыгызда тора 11 бала.

Алар минем нәни дусларым.

4 ел үтте, сизмичә дә калдым,

Очалар ич бүген кошларым.

8 нче укучы. Килеп җитте тәнәфес, тәнәфес ,

Көтеп алган тәнәфес

Уйнап калыйк , шаярышыйк

Яңалыклар алышыйк ,

Җырлап алыйк , әйдәгез !

Шаян пародияләр

Әй, кара каш, кара күз” көенә.

Математика ник кирәк ,

Без авыл баласына.

Акча чутлый белсәм җиткән,

Авыр килер башыма.

Башлы нәсел булып чыкты.

Безнең математика

Чит илдән туганы кайткан

Исеме – информатика.

Урыс телен шәп өйрәндем,

Ипи-тозлыкны беләм.

Телим икән исәнләшәм

Премьер Путин белән.

Кемгә кирәк шул өйрәнсен

Бу инглиз телләрен.

Телләрем һич тә бөгелми,

Әйтә алмыйм сүзләрен.

Ник татар теле укытып

Безне тинтерәтәләр?

Татар баласын татарча

Сөйләргә өйрәтәләр.

Татар язучылары-

Җәлил, Алиш, Тукайлар.

Шигырьләрен ятлатмаса

Барсы да әйбәт алар.

Физкультурада сынала

Иң җитезләр,көчлеләр.

Безгә гел бишле куялар,

Шәп сикерәсез диләр.

Җыр дәресен яратабыз,

Күнелле һәммәбезгә.

Җырлап кына чыксак иде

Унбер классны бергә.

Менә шулай укып чыктык,

Дүрт класс, бер коридор.

Укыйсы да , укыйсы әле

Алда планнар бик зур.

9 нчы укучы. 4 ел гомер сизелмәгән, үтеп киткән

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән.

Бу залларда булырбыз тик кунак кына

Шаярмабыз элекечә, утырырбыз тыйнак кына.

Укытучы. Кадерле укучыларыбыз! Бүгенге бәйрәмдә иң-иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне кадерләп, тәрбияләп үстергән. Алар сезнең саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булып үсүегезне тели. Әтиегез белән әниегезне ихтирам итегез, олылагыз!

Әнкәй кулларында сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын.

Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк.

Сез кирәк әти-әниләр,

Безгә һәрчак сез кирәк.

Безнең өчен күпме тырыштыгыз,

Уйладыгыз гомер эчендә.

Онытмабыз сезне әти-әни һичбер вакыт,

Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Сез булганда без дә бәхетлебез,

Бөтен яме сездә дөньяның.

Сәламәтлек, тыныч, тигез тормыш,

Бәхет тели ул һәм кызларың.

Хөрмәтле әти-әниләребез! Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казадан саклап үстерүегез өчен рәхмәт сезгә. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

Пар канатым” җыры (Ч. Мортазина музыкасы) башкарыла.

Укытучы. Әти-әниләрнең дә балаларына җиткерер сүзләре бардыр. Балаларын олы юлга озатканда, аларга хәер-фәтиха бирер өчен сүз әти-әниләргә бирелә.

Укытучы.

Олы бәхет таптым мин эшемнән Зур булмаган авыл җирендә , Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә Үкенмимен әле бүген дә,

Тиешләрен әйтеп беттем микән , Эшләп беттем микән барысын? 4 ел үтте шулар өчен янып , Уртаклашып шулар кайгысын.

Чыннан да үзенең мәшәкатьләре, шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары, иң уңганнары, иң кадерлеләре булды. Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым. Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни ? – дисәләр,

Сөенечем – таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? – дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул ?-дисәләр,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Җитте хушлашу сәгате,

Хуш, куңелле мәктәбебез.

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык мөгаллимнәребез.

Туган йорттай син кадерле,

Син якын күңелләргә,

Ничек кенә хушлашасы,

Китәсе килми бер дә.

Әле кайчан гына тәүге тапкыр

Ачып кердек мәктәп ишеген.

Буген исә саубулашу көне,

Күзендә яшь һәрбер кешенең.

Зур юлларга озатып кала

Мәктәп кыңгыраулары.

Еллар аша озатып барыр

Соңгы яңгыраулары.

(Кыңгырау чыңлый.)

Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә кайный мең сорау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубулаша соңгы кыңгырау.

Саубуллашу вальсы”җыры (М. Имашев музыкасы, С.Сөләйманова сүзләре) башкарыла.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

Н.В.Бакиев. Музыка дәресләре. 1 нче сыйныф. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009

Н.В.Бакиев. Музыка дәресләре. 2 нче сыйныф. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2008

Н.В.Бакиев. Музыка дәресләре. 3 нче сыйныф. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009

Н.В.Бакиев. Музыка дәресләре. 4 нче сыйныф. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005

С. Әхмәтов. Уйныйбыз да, җырлыйбыз да. Яр Чаллы, 1991

М.Ә.Вәлиуллин. Балачак илендә. Казан, 2009

Ачык дәрес” газетасы. Казан. 2010-2012

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/41770-do-svidanija-nachalnaja-shkola

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки