Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
02.04.2014

Әнием кадерлем

Сценарий праздника «Әнием кадерлем» для детского сада, посвященный Дню матери. Готовый план утренника включает стихи, песни, танцы и конкурсы для детей. Материал поможет воспитателям организовать трогательное и запоминающееся мероприятие, чтобы поздравить мам и показать детскую любовь. Подробное описание сцен, музыкальное сопровождение и идеи для поделок.

Содержимое разработки

Алып баручы

Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар!

Ноябрь аенда бик истәлекле бер бәйрәм бар. Ул - әниләрне хөрмәтләү көне. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан без бүген кичәгә җыелдык.

Әнкәй... Кадерләп, назлап әйтәбез бу сүзне. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булып, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәйләребезне олуг бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Алып баручы

Син килгәнсең, әни, бу дөньяга

Йөрер өчен таңнар аттырып:

Елмайганда син үтәдән-үтә

Күренәсең безгә яктырып.

Син килгәнсең...үзең ауганда да

Күтәрергә безнең күңелне.

Бу дөньяда син булганга күрә,

Яшәү матур, яшәү күңелле.

Алып баручы

Чын ана - әле бөредән ачылып килүче таҗдай нәфис тә, кирәк вакытта азамат ирләребез кебек батыр да, дөреслекне яклаучы да ул.

Ана хөрмәте, ананың кайгыртучанлыгы бала тәрбияләүдә иң төп рольне уйный. Газиз ананы берәү дә, бернәрсә дә алыштыра алмый. Ана балага һәрвакыт кирәк, чөнки ананың бер өлеше һәм иң зур хәзинәсе бала. Баланың киләчәге дә анадан тора.

Бүгенге кичәне ачып җибәрү өчен сүзне бакчабыз мөдире Рузалия Әсхәт кызына бирәбез.

Бие әле, бие әле

Биегәнне күрсеннәр.

Ничек матур бии белә

Нәни дуслар дисеннәр.

Сезнең алдыгызда балалар башкаруында татар халык биюе

“Кичке уеннар”.

Алып баручы

Зур гаиләдәй җыелдык

Ял итәр өчен бүген

Бергәләп нәни дусларны

Тыңламый мөмкин түгел.

Сезнең хөрмәткә “Тылсымлы сүзләр” җыры белән бакчабыз нәниләре.

5 нче төркем балалары башкаруында “Все мы делим попопалам” дип аталган җыр яңгырый.

Бүген бәйге, менә, сез дә

Көч сынашып алыгыз.

Кызармас өчен йөзегез

Әниләр тырышыгыз.

Бәйгедә катнашучы әниләребезне чакырабыз. Урыннарыгызга рәхим итегез.

Ә хәзер бәйгебезне бәяләп бару өчен хөрмәтле хөкемдарларны сайлыйбыз. Безнең хөкемдарлар:

Хөрмәтле хөкемдарлар, билгеләнгән урыннарга рәхим итегез.

Алып баручы

Командалар белән танышып китү өчен хөрмәтле бәйгедә катнашучы әниләр, сезгә вакыт бирәбез. Сез үз командаларыгызга исем һәм девиз уйлап, безне дә таныштырып үтәрсез.

Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш яме юк.

Җыр сулар һава кебек,

Җыр яши, җыр - мәңгелек.

Җыр “Бала сагышы”

Әйтем - сүзнең бизәге

Мәкаль - сүзнең җиләге

Мәкаль башлыйм, син төгәллә

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Әй, әниләр кемнәр тапкыр

Күрсәтсеннәр үзләрен.

Алып баручы

Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр, киңәшләр үгет-нәсихәтләр бар. Мәкаль-әйтемнәрдә бала тәрбияләүнең ата-ана өчен гаять җаваплы эш икәнлеге искәртелә.

Беренче бәйгебез мәкаль әйтү булыр.

Тормыш яме, яшәү тәме

Балаларда икән бит.

Бәхет-шатлыгыбыз булып.

Балам тизрәк үсеп җит.

Җан җылыңны тоеп яшим,

Сизәм йөрәк тибешең.

Сөю-сәгадәт бакчасыннан

Ходай биргән җимешем.

Икенче бәйгебез “Бала төрү”. Бәйгедә катнашу өчен ике әни чакырыла. Алар безгә нәниләрен төреп күрсәтерләр. Рәхим итегез әниләр, өстәлләр янына. Рәхмәт сезгә. Хәзер төрелгән бәбиләрегезне хөкемдарларга күтәреп күрсәтегез. Рәхим итеп урыннарыгызны алыгыз.

Алып баручы

Әлли-бәлли бәүкәем,

Җан йөрәгем, нәнкәем.

Рәхәт кенә, тынычлап

Йоклап китәр бәбкәем.

Бишек җырлары - тәрбиянең башы. Аларга купме назлы сүзләр, ана мәхәббәте сыйган. Хәзер яңгыраячак бишек җырларында да мондый сыйфатлар бар. Өченче бәйгебездә катнашу өчен һәр команда үзе төргән балага бишек җыры башкарырга тиеш була.(Командаларга торелгән курчаклар бирелә). Сүзне беренче командага бирәбез . Икенче командага бирәбез.

Алып баручы

15 яшьлек кызлар кулына да

Алмаштырмам әнкәй кулыңны

Шул кулларың белән тагын бер кат

Иркәләче, әнкәй, улыңны.

Әниләрнеңбала тәрбияләүдә җитезлекләрен сынап карыйк әле. Аларга ярдәмгә ике әтине чакырабыз. Уенның шарты түбәндәгечә:

1) 1нче әни баш киеме кидерә;

2) 2нче әни түш япма кигертә;

3) йогурт ашата;

4) бәбинең авызын сөртә;

5) имезлектән су эчертә;

6) имезлек каптыра һәм шалтыравык тоттыра.

Әниләребез бик тә игътибарлы һәм кайгыртучан икән. Бу бәйгедә алар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Рәхмәт сезгә.

Хөрмәтле әниләр. Бәйгенең чираттагысы “каенанага хат” дип атала. Бәйгенең шарты белән таныштырып үтәбез. Сез үзегезне каенана белән аерым яшисез һәм бер ел очрашмагансыз, хат та язмагансыз дип уйлагыз. Һәм менә, ниһаять, хат язарга булдыгыз. Сезгә вакыт бирелә.

Сез хат язган арада ”көзге бәйрәм” иртәсеннән өзек тәкъдим итәбез. Сценка «Балалар бакчасы».

Ә хәзер киленнәрнең каенаналарына язган сәлам хатларын тыңлап карыйк. Беренче командага суз бирелә.(Хатлар укыла).

Хатларда әниләргә карата хөрмәт, игътибар бөркелеп тора. Рәхмәт сезгә.

Алып баручы

Татар халык ашларыннан

Иң күркәме чәкчәктер.

Чәкчәк өстен бизәп тора

Кактан кискән чәчәктер.

Ипекәйдән дә олы һәм изгерәк

Башка һичнәрсә юк дөньяда.

Җаннар тыныч, күңелләр шат була,

Табыннарда икмәк булганда.

Күркәм булсын өчен тагын да

Икмәк китердек без табынга!

Безнең хөрмәтле әниләребезгә өй эше итеп милли ашлар пешерергә бирелгән иде. Рәхим итегез, пешерелгән ашларны хөкемдарларга тапшырыгыз. Алар үзләренең бәяләрен бирерләр.

Сезнең игътибарыгызга бакчабыз тәрбиячеләре башкаруында “Әниемә” дигән җыр тәкъдим итәбез.

Сүзне хөкемдарларга бирәбез.

Гадел хөкем чыгарганнары өчен аларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Хөрмәтле әниләребезгә бәйгедә катнашканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм дипломнар тапшыру өчен сүзне Розалия Әсхәт кызына бирәбез.

Алып баручы

Ана сүзе нинди изге исем

Купме сөю назлар салынган.

Әйтерсең лә,дөнья гузәллеге

Алар куңелеккә алынган.

Әни” диеп бала телен ача

Зур җиһанга аваз сала ул.

Тормыш юлларынны үткән чакта

Ана шәүләсеннән бара ул.

Җиргә кояш ничек кирәк булса,

Әнкәй дә шулай кирәк бит.

Үсеп җитеп, ерак китсәләр дә

Бала өчен алар терәк бит.

Озын гомер, зур бәхетләр телим

Чын күңелдән, газиз аналар.

Булмасыннар иде җир йөзендә

Аналардан мәхрүм балалар.

Хөрмәтле кунаклар, әйдәгез әле, бергәләп, барыбыз да белгән, кечкенәдән җырлап үскән “Әни кирәк” дип аталган җырны башкарыйк.

Шуның белән сөекле әниләргә багышланган кичәбез тәмам. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кояштай озын гомер, балаларыгыздан нибары изгелек кенә күрүегезне телибез. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/41822-niemkaderlem

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки