Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
06.10.2020

Конспект урока «Рәвеш буенча төшенчә»

Амирова Айгуль Магазовна
Учитель начальных классов
Данный конспект подходит для урока «Рәвеш буенча төшенчә»на родном языке. На уроке использовала учебник,плакаты,карточки. Есть задания для работы в группах и по учебнику. Детям очень нравиться задания на составление предложений.

Содержимое разработки

Тема: Рәвеш турында төшенчә..

Максат: рәвеш сүз төркеме турында төшенчә бирү,

аның үзенчәлекәрен ачу, нинди җөмлә кисәге булуын ачыклау,

туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.

Укыту методлары: әңгәмә, аңлату.

Җиһазлау: 4 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, плакат,презентация,

карточкалар.

Дәреснең планы.

Оештыру моменты.

Укучылар белән исәнләшү, кәефләрен сорашу, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, эш тәртибе белән таныштыру.

IІ. Белемнәрне тигезләү.

Рәвешләр турында төшенчә бирү, аларның кайсы җөмлә кисәге булып килүен аңлату, нәтиҗә ясау, билге кую.

ІII. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

1.Карточкалар буенча эш (рәвешләрне билгеләү, нәтиҗә ясау).

2. дәреслектәге 265 нче күнегү)

3. Сайланма эш. Дәреслектәге 267 нче күнегү. Рәвешләрне үзләре ачыклап килгән сүзләр белән язарга.

IV Рефлексия.

Дәрес алдыннан куелган уку мәсьәләсенә кайту, аны искә төшерү.

V Өй эше. “Дустыма хат” темасына хат язу.

Дәрес барышы

Оештыру моменты.

Исәнмесез, укучылар, хәерле көн. Укучылар, бүген сезгә кунаклар килде. Татар халкында борынгыдан ук кунакны якты йөз белән каршы алу гадәте сакланып килгән. Әйдәгез без дә бер-беребез һәм кунаклар белән елмаеп исәнләшик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

II. Яңа уку мәсьәләсе кую һәм аны чишү.

- Укучылар, узган дәресләрдә исем, сыйфат, сан кебек мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәндек. Шулай ук сез фигыль сүз төркеме белән дә таныш. Ә бүгенге дәрестә рәвеш белән танышырсыз. Аның белән сезне алда өйрәнгән сүз төркемнәре таныштырыр. Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, числоны язып куегыз.

Шулай итеп, алдыгызга түбәндәге сораулар куела:

1. Рәвеш нәрсәне ачыклый? Нәрсәне белдерә?

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

3. Рәвеш нинди җөмлә кисәкләре булып килә?

Хәзер сез аларга җавапларны чишәрсез.

(Тактага яз фасылы күренеше чыга)

- Укучылар, алдыгызда – рәсем. Әйтегез әле, кайсы ел фасылы сурәтләнгән?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

- Әйе, яз фасылы. Күрәсез, бездә дә тиздән яз тантана итәчәк. Табигатебезнең иң гүзәл, иң матур чоры. Бу вакытта туган ягыбызда нинди үзгәрешләр күзәтелә?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

( Тактага яз фасылына кагылышлы җөмләләр һәм биремнәр чыга)

- Укучылар , сезнең - бу ел фасылына кагылышлы җөмләләр. Һәр парта берәр җөмлә өстендә эшли, биремнәргә җавап бирә.(Укучыларга эшләргә вакыт бирелә).

1нче бирем
Сез белгән сүз төркемнәрен билгеләгез.

Алар нинди сорауларга җавап бирә?

Кайсы сүз төркемен ачыклап килә?

1) Якты кояш туры карый.

2) Күчмә кошлар озакка кайттылар.

3) Төн көзгедәй салкын булды.

Шулай итеп, нинди сүз төркемнәрен билгеләдегез? (Укучылар исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен, аларның сорауларын, кайсы сүз төркемен ачыклауларын билгелиләр).

Нәтиҗә ясау.

Сыйфат һәм фигыль җөмләдәге исем сүз төркемен ачыклап килделәр.

(Тактага схема чыга)

Якты(сыйфат) кояш(исем) туры(?) карый(фигыль).

Якты кояш турыкарый.

Күчмә кошлар озакка кайттылар.

Төнкөзгедәй салкын булды.

Кара белән билгеләнгән сүзләргә фигыльдән чыгып нинди сораулар куела? Һәр төркем үз җөмләсен красын әле. (Ничек? күпмегә? ничек? )

- Әлеге сүзләр фигыльне кайсы яклап ачыклый? (Укучылар төркемнәрдә эшлиләр һәм рәвешләрнең эш яки хәлнең үтәлү урынын, вакытын, күләмен, максатын яки сәбәбен, ысулын яки рәвешен ачыклавын әйтәләр).

Нәтиҗә ясау.

Димәк:
1. Рәвешләр эш яки хәлнең билгесен белдерә.
2. Ничек? күпме? кайчан? кайда? кая? нигә? сорауларына җавап бирә.
3. Эш яки хәлнең үтәлү урынын, вакытын, күләмен,максатын яки сәбәбен, ысулын яки рәвешен белдерә.

Ныгыту күнегүләре

1нче бирем.

Бирелгән сүзләрне укыгыз, рәвешләрне генә сайлап языгыз. Өч җөмлә төзегез. Сораулар биреп карау юлы белән җавапларыгызның дөреслеген тикшерегез.

Матур, яши, тиз, кайталар, янәшә, куе, саргылт, әдәби, байтак, аюдай, унике, еш-еш, салмак, якында, бүген, тикмәгә, юеш, болытсыз, олыларча, сөтле, акрын, ашыга-ашыга, шактый, балалар, ул, юкка гына.

Физкультминутка. (слайд 14)

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Анары төшерәбез.

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

51 нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куеп язарга.

52 нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне үзләре бәйләнгән сүзләр белән күчереп яз.

IV.Өйрәнгәнне ныгыту күнегүләре.

Карточкада эш.

VI.Йомгаклау.

Укучылар белән бергәләп рәвеш турында алган белемнәр искә төшереп кабатлана. Билгеләр куела.

Эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? күпме? кайчан? кайда? кая? нигә? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.


V. Өй эше.55 енче күнегү Рәвешләр кулланып хикәя төзергә

3


Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/422101-konspekt-uroka-rvesh-buencha-tshench

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки