- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Татар әдәбиятында мәңге сүнмәс йолдыз (Фәнис Яруллин иҗаты буенча)
“Татар әдәбиятында мәңге сүнмәс йолдыз”
(Фәнис Яруллин иҗаты буенча)
Татар әдәбиятына бәһасез зур өлеш керткән әдипнең иҗатын тирәнтен белү һәр татар укучысының бурычы. Төрле жанрларга караган әсәрләре Фәнис Яруллиның эзләнү һәм табышларын гына түгел, бәлки әдипнең яңарыш чоры татар әдәбиятында тоткан урынын тулырак ачыклау ягыннан даигътибарга лаеклы.
Татар әдәбияты мең еллык әдәби мирасы,бай язу културасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән әдәбият. Менә шушы бай мираслы әдәбиятка санлы өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Фәнис Яруллин да бар. Аның иҗатында Кол Галидән ук килә торган киң диапазонлы фикерләү куәсе, “Идегәй” эпосындагы масштаблылык, «Таһир-3өһрә» кебек гыйшык дастаннарыннан күчкән кайнарлык. Кандалыйдагы кебек үзенчәлекле шаянлык һәм шулар белән бергә халык авыз иҗатына хас тапкырлык, сагыну-сагышларны, милләтебезгә хас булган башка асыл сыйфатларны күрергә мөмкин.
Фәнис Яруллин үзенең күптармаклы һәм үзенчәлекле иҗаты белән игътибарны җәлеп итә. Аның әдәби эшчәнлеге үзенчәлекләреннән берсе терле жанрларда иҗат итү булса, икенчесе- авторның геройлары арасындагы мөнәсәбәтлөрнөң тирән драматизм белән сурәтләнеп, нечкә психологик алымнар белән чишелүдә. Алай гына да түгеп, шагыйрь, прозаик, драматург, балалар әдәбияты өлкәсендә армый-талмый эшләүче һәм җәмгыятьтә барган вәзгыятьнең төрле якларын тиз арада күреп алып. Аларга матбугат аша уз бәясен биреп баручы кыю фикерле, туры сүзле публицист та ул.
Фәнис Яруллин без яшәгән чынбарлыкны гамьле дөнья итеп карап, үз проза әсәрләрендә бу хәятнең төрле-төрле халәтләрен һәм мизгелләрен гәүдәләндерә. Әсәрләрендә сурәтләнгәннәрне авторның гадәти күз белән генә түгел, бәлки күңел күзе белән генә күрүе сизелеп тора. Нәтиҗәдә ул без тормыш ыгы-зыгысында үз мәшәкать-борчуларыбызга чумып ничектер гамьсезрәк үтеп китә торган көндәлек бик гадәти хәлләргә һәм вакыйгаларга тукталып карарга, аларга сөенергә, борчылырга һәм, гомумән, бу фани дөньяда гамьле булып яшәргә өйрә.
Фәнис Яруллинның әдәбият өлкәсендәге тагын бер эшчәнлеге– драматургия. Аның хәзерге вакытта ике дистәгә якын пьесасы бар. Профессиональ режиссерлар тарафыннан 13әсәре сәхнәләштерелгән. Ул драма жанрының барлык төрләрендә дә иҗат итә. Аның пьесалары арасында комедия, хәтта трагедия дә бар.
Балачак кешене гомере буе озата бара. Шагыйрь һәм әдипләр кечкенә чакта ничек күрүләрен: хыял-уйларын, шатлык-сагышларын, югалту-табышларын үзләренең әсәрләрендә чагылдырмый калмыйлар. Фәнис Яруллинның балалар өчен язган шигырьләре, хикәя- повестьлары, әкиятләре укучыларны балачагына кайтара, уйландыра; сагыш рәшәләренә алып кереп китә; күктәге салават күперләре буйлап йөгертә. Аның әкиәтләре моңарчы таныш булмаган серле-тылсымлы дөньяга алып керә, шаян шигырьләре рәхәтләнеп көлдерә; тирән эчтәлекле хикәяләре дөньяның гыйбрәтле хәлләрен йөрәк аша уздырырга ярдәм итә.Балалар өчен язган әсәрләрендә дә ул җитди проблемалар күтәрә. Өлкәннәрдә була торган барлык сыйфатлар балаларда да бар. Автор тормышта килеп чыккан яки мөмкин булачак проблеманы балалар җаны аша уздырып үз әсәрләрендә чагылдыра.
Югары эстетик зәвыкка ия булган күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин нинди генә жанрда язмасын үз әсәрләрендә матурлыкны, камиллеккә омтылышны һәм рухи байлыкны иң зур кыйммәтләрдән саный. Үзенең укучыларына да шушы идеяне ирештерергә омтыла. Әдип иҗатында табигать образы еш кулланыла икән, әлбәттә ул фон өчен генә түгел, ә матурлыкны кеше белән табигатьнең гармониясе аша сурәтләү өчен алына.
...Чәчмә, сәхнә әсәрләре авторы, шагыйрь, әдип, халкыбызның каһарман улы Фәнис Яруллинның иҗаты безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга өйрәтә. Чын мәгънәсендәге Кеше булырга чакыра. Ул җаныбызны сихәтләндерә, аруландыра, чистарта алган куәтле бер тылсыми көч кебек. Әдип Фәнис Яруллинның бәрәкәтле һәм игелекле иҗаты катлаулы һәм каршылыклы тормышыбызда кыю үтеп кергән сихәтле бер нур сыман: адәм балаларының күңелләрен, рухларын, җаннарын тәмам бозланып катудан саклый.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/427538-tatar-dbijatynda-mge-snms-joldyz-fni
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Педагогика музыкального образования»
- «Методы и технологии работы с детьми раннего и дошкольного возраста в соответствии с ФГОС ДО»
- «Сурдопедагогика: теоретические и практические аспекты работы с детьми с нарушениями слуха»
- «Особенности организации образовательного процесса с применением педагогических технологий и методов обучения по ФГОС»
- «Основы профессиональной деятельности классного руководителя в основной и средней школе»
- Секретарь учебной части. Делопроизводство в образовательной организации
- Педагогическое образование: педагогика и методика преподавания химии в образовательной организации
- Основы управления дошкольной образовательной организацией
- Педагогическое образование. Содержание и организация профессиональной деятельности учителя
- Содержание деятельности по охране труда и обеспечению безопасности условий на рабочих местах
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.