Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
08.04.2014

Тема: Шәфкатьлелек бизи кешене

Рузиля Хабировна Миннегалиева
учитель начальных классов
Шәфкатьлелек — кешене бизи торган төп сыйфатларның берсе. Ул баланың бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле һәм кешелекле булып үсешенә нигез сала. Үзара мөнәсәбәтләрдә уңай мөнәсәбәт теләсәк, үзебездә матур күңел сыйфатларын тәрбияләргә кирәк. Хезмәтне ярату, намуслылык, тугрылык, инсафлылык кебек сыйфатлар шәфкатьлелек белән бергә баланың рухи дөньясын баетып, аны әдәпле һәм мәгънәле гомергә әзерли.

Содержимое разработки

.

Тема: Шәфкатьлелек бизи кешене.

Максат: кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһаз:

-магнитофон,

-плакат,

-А. Кайа “Исламда әхлак”,

-Мәгариф №1, 2007,

-В. Казыйханов ”Әхлак дәресләре”,

-“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге “Казан 2000,

-“Татар халык иҗаты”. Риваятьләр һәм легендалар. Төзүчесе Гыйләҗетдинов С. М. Казан, 1987,

-Ә. Еники “Матурлык” хикәясе.

-Ф. Яруллин шигырьләр җыентыгы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. Укытучының кереш сүзе.

Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Ф. Яруллин әйткәнчә, "Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар", “Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган.” Безнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Без кешеләр арасында яшибез. Шуңа күрә тормышыбызда үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы зур әһәмияткә ия. "Үзең яхшы булсаң, кеше дә яхшы, үзең начар - кеше дә начар" диелә татар халык мәкалендә. "Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә" дигән әйтем дә бар. Димәк, башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең яхшы күңелле кеше булырга тиешсең. Ә моның өчен үзеңдә матур сыйфатлар тәрбияләргә кирәк. (Хезмәтне ярату, намуслы, батыр, тугрылыклы, шәфкатьле, мәрхәмәтле, инсафлы, игътибарлы булу.)

Нинди матур сүзләр! Болар һәр кешене бизи торган асыл сыйфатлар.

Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала.

II. Төп өлеш.

Тормышта булган бер вакыйга сөйләнелә.

1. Фикер алышу. Түбәндәге сораулар бирелә.

Әби кызының нинди кыланышына түзә алмаган?

Дорфа сүзләренә, кимсетүенә, кансызлыгына һ.б.

Боларның барсын бер сүз белән ничек әйтеп була?

Шәфкатьсезлек, кешелексезлек һ. б.

Ничек уйлыйсыз: безнең тормышта күпчелекне нинди кешеләр тәшкил итә.

Шәфкатьле, изгелекле, кешелекле кешеләр.

Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

Шәфкатьле булу турында.

Нәрсә ул шәфкать? Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата?

Кызгану, аяу хисе, мәрхәмәт. Яхшы, киң күңеллелек, ярдәмчел булу, игелекле булу.

Шәфкатьлелек сыйфатлары нәрсәләрдә һәм кайларда чагыла?

Кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә, табигатькә, хайваннарга карата һ.б.

(Укучы хикәя укый.)

2. -Үзегезнең якыннарыгыз, тыныш-белешләрегез арасыннан шәфкатьле кешеләрне атагыз.

3. -Үзегез укыган әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗатыннан, кинофильмнардан нинди шәфкатьле кешеләрне хәтерегездә калдырдыгыз?

(Ә. Еники. “Матурлык” хикәясе укыла)

4. Магнитофон язмасында җыр тыңлау.

III. Ныгыту.

Үзеңдә шәфкатьлелек сыйфатлары булдыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

IV. Йомгаклау.

Шәфкатьлелек турында аңлатмалы сүзлектән уку.

Шәфкатьсезлек турында аңлатмалы сүзлектән уку.

Дәресне Ф. Яруллин шигыре белән тәмамлау.

V. Өй эше.

Нәселегездәге шәфкатьле кешеләр турында материал туплап килергә.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/43106-tema-shfkatlelek-bizi-keshene

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки