- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Патриотларны кечкенәдән тәрбиялибез
Бүгенге көндә балалар бакчаларында даими рәвештә балаларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар арта бара, шуның өчен шөгыльләрдә, шөгыльдән тыш эшләрдә дә милли горурлык, патриотик хисләре тәрбияләү максаты куела.
Ни өчен соң? Чөнки җәмгыятьнең мораль кризис кичерүе, әхлак нормаларының таркала барганы, «кеше горур яңгырый», «кеше кешегә дус һәм иптәш» кебек гыйбарәләрнең, игелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими барганы өчендер.
Патриотик эш гади генә була алмый. Ул югары идеяләр, рухи хисләр тәрбияләүне, Ватанга чын мәхәббәт, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында кайгырту дигән сүз.
Ландыш Алексей кызы Гыйләҗева
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районыАю “Миләшкәй” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы –Кадрәк “Ландыш” балалар бакчасы тәрбиячесе
Патриотларны кечкенәдән тәрбиялибез
Туган ил! Ватан! Бу төшенчәләр кеше күңеленә туган көннән алып сеңдерелә башлый,чөнки кендек каны тамган туган җир,әти-әни кебек үк кадерле. Шуңа күрә балалар тәрбияләүдә иң мөһим максатларның берсе булып Туган илгә,Ватанга мәхәббәт,патриотик хисләр тора.
Бүгенге көндә балалар бакчаларында даими рәвештә балаларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар арта бара, шуның өчен шөгыльләрдә, шөгыльдән тыш эшләрдә дә милли горурлык, патриотик хисләре тәрбияләү максаты куела.
Ни өчен соң? Чөнки җәмгыятьнең мораль кризис кичерүе, әхлак нормаларының таркала барганы, «кеше горур яңгырый», «кеше кешегә дус һәм иптәш» кебек гыйбарәләрнең, игелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими барганы өчендер.
Патриотик эш гади генә була алмый. Ул югары идеяләр, рухи хисләр тәрбияләүне, Ватанга чын мәхәббәт, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында кайгырту дигән сүз.
Балалар арасында патриотик тәрбия эше алып баруда аларны хезмәт традицияләре, Ватан,туган төбәк тарихы белән кызыксындыру, аңа карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, Дәүләт символларына, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булырга өйрәтү зур урын алып тора. Яшь буын чын патриот, илебезнең чын гражданы булып үссен өчен, шулай ук туган авылына, туган җиренә, халкының милли гореф - гадәтләренә ихтирам хисе тәрбияләү кирәк.
Патриотик тәрбия эшен алып баруда педагоглар мөһим роль уйный. Тәрбияче – ул буынны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә.
Тәрбияченең максаты мөмкин кадәр күбрәк белем бирү, сөйләм телен үстерү, фикер йөртә белергә, төшенергә өйрәтү, балаларга патриотизм хисләре (илгә, халыкка, ата – анага, туганнарга, дус - ишләргә, табигатькә, туган якка, бөтен тереклеккә һ.б.) тәрбияләү. Шөгыльләр балаларның белеменә таянып төзелә. Балаларга индивидуаль,төркемдә эшләү өчен бирем бирелә. Балалар белән эзләнү эше дә оештырыла.
Шөгыльәр милли - төбәк үзенчәлекләреннән чыгып, балаларның туган җире, авылы, тормыш - көнкүреше белән тыгыз бәйләнештә оештырыла. Шөгыльнең һәр этабы теманы ачарга булыша: якташ шагыйрьләребезнең шигырьләре,халкыбызның күңел бизәкләре – милли киемнәр белән танышалар, балалар уеннарын уйныйлар, бишек җырларын җырлыйлар.
Шөгыльләр авыл буйлап сәяхәт формасында үткәрелергә мөмкин. Милли - төбәк компоненты белем бирү - тәрбия эшенең бер өлешен тәшкил итә. Туган йорт, урам, район тарихын өйрәнү балаларда иҗади эзләнү омтылышын тудыра, милли горурлык, патриотизм хисе тәрбияли. Презентацияләр, милли мультфильмнар карау шулай ук балаларда патриотик хисләр тәрбияли.
Безнең Минзәлә районы Кадрәк авылы электән ук керәшеннәр ягы булып саналган. Шуңа күрә дә бездә керәшеннәрнең гореф-гадәтләре,традицияләре сакланып калган. Гәрчә керәшен әби-бабайлар санаулы гына булсалар да,авыл традицияләргә тугры булып кала. Ел саен Пасха, Май чабу, Питрау,Раштуа бәйрәмнәре үткәрелә. Үсеп килүче яшь буын да алардан читтә калмый,бу чараларда актив катнаша. “Май чабу” чарасында керәшен әбиебез Роза апа Николаева балаларны бу бәйрәмнең элек ничек үтүе белән таныштырды,узенең матур милли җырларын бүләк итте,азактан балалар коймактан авыз иттеләр һәм салам карачкыны яндырдылар. «Туган илем - иркә гөлем» дип исемләнгән күнел ачу чарасында туган төбәгебезнең милли уеннары уйналды.
Безнең төбәгебез батырлар белән дә дан тота. Якташыбыз,Җәмәк авылында туып үскән,шуннан Бөек Ватан сугышы башлангач туган илебезне дошманнан азат итәргә киткән,Советлар Союзы Герое, Галиев Фахрази Гали улы –безнең горурлыгыбыз. Аның кабатланмас батырлыгы -уткән, хәзерге, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора,яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә зур ярдәм итә.
Кадрәк төп белем бирү мәктәбе белән бер бинада урнашу балалар бакчасына бик отышлы булып тора. Мәктәп музеена экскурсиягә керү дә,балаларда уткәнгә зур сәяхәт булып тора. Балалар көн-күреш җиһазлары,борынгы хезмәт кораллары,кием-салымнарны һәм башка бик күп музей экспонатлары белән якыннан танышалар,алар турында мәгълүмат туплыйлар. Барлык мәктәптә үткәрелә торган чараларда бездә катнашырга тырышабыз,шулай итеп балалар бакчасы һәм мәктәп дәвамчылын башкарабыз.
Патриотлык ул, минемчә, - халкыңа тугры хезмәт итү, туган телеңне ярату, хөрмәт итү дә. Кирәк икән, аның киләчәге өчен гомереңне бирү.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/435522-patriotlarny-kechkendn-trbijalibez
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Теоретические основы логопедии и особенности работы учителя-логопеда с обучающимися с ОВЗ по ФГОС»
- «Организация обучения и воспитания младших школьников в соответствии с ФОП НОО и ФАОП НОО для обучающихся с ОВЗ»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО: преподавание русского языка и литературы»
- «Психологическая реабилитация и абилитация инвалидов и детей-инвалидов»
- «ОГЭ по географии: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Основы конфликтологии и медиации в работе с молодёжью»
- Педагогика и методика преподавания физики и астрономии
- Педагогика и методика преподавания изобразительного искусства
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией
- Астрономия: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Образовательные технологии и методики обучения основам безопасности жизнедеятельности
- Педагог-воспитатель группы продленного дня. Организация учебно-воспитательной деятельности обучающихся

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.