Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
12.04.2014

Пришла весна, прилетели птицы

Конспект занятия для старшей группы ДОУ «Пришла весна, прилетели птицы» поможет уточнить характерные признаки весны и расширить знания о зимующих и перелетных птицах. Цель материала — развить у детей зрительное восприятие, слуховое и зрительное внимание, а также выявить простейшие причинно-следственные связи в природе. Занятие направлено на активизацию качественного словаря и воспитание любви к родной природе.

Содержимое разработки

Тема:”Яз килә,кошлар кайта”.

Максат:1)балаларны яз,ел вакыты,аның үзенчәлеләре белән таныштыруны дәвам итү,кошлар,аларның яшәү рәвешләре,тукланулары,кешеләр тормышындагы роле,табигатьтә әһәмияте турында мәгълүмат бирү;

2)балаларда логик фикерләү сәләтен,хәтер һәм игътибарлылыкны үстерү;исемнәрне баш килеш берлек сан формасында куллана белү,бәйләнешле сөйләм күнекмәсен камилләштерү;

3)табигатькә,аның тереклегенә карата сак караш,матурлыкны күрә белү һәм аңа соклана алу,ярату хисен тәрбияләү.

Алдан башкарылган эш:рәсемнәр карау,тәҗрибәләр үткәрү,урамда күзәтүләр,әңгәмә,төрле уеннар.

Сүзлек эше:күк йөзе.өрәңге.

Җиһазлау:кош рәсемнәре,агач,агач рәсемнәре,машина рәсеме,яз рәсеме,аю уенчыгы,магнитафон.

Эшчәнлек барышы.

1.Оештыру моменты.

-Хәерле көн,балалар!Әйдәгез әле кәефләрне күтәрү өчен бер-беребезгә елмаеп алыйк.

Балалар,безгә кунакка урманнан Аю килгән.Аюкай безне үзе белән сәяхәткә чакыра.Барабызмы?

-Әйе,барабыз.

-Ә нинди машинада барабыз?

-Тылсымлы машинада.

-Әйдәгез,киттек!

2.Актуальләштерү.

Табышшшмак әйтү.

Бозлар,карлар эреде,

Гөрләвекләр йөгерде.

Көннәр дә матурланды,

Кошлар да безгә кайтты.

Һәркөн кояш елмая,

Ул безне шулай сөя.

Сиңа,миңа,һәммәбезгә

Алтын нурларын сибә.

-Бу кайсы вакыт,я әйтеп кара?

-Яз.

-Табышмакта нинди я билгеләре бар?

-Боз,кар эри.Гөрләвекләр йөгерә,көннәр матурлана,кояш елмая,ул алтын нурларын сибә.

- Ә тагын нинди яз билгеләрен әйтергә була?

-Агачлар яфрак яра,чәчәкләр үсә,кешеләр җиңелчә киенә,көннәр озая,төннәр кыскара.

3)Үткән материалны кабатлау.

А)”Рәссам хезмәте”тукталышы:

-Балалар,менә бу рәсемгә карагыз әле,анда елның кайсы вакыты сүәтләнгән?

-Яз.

-Яз фасылына нинди айлар керә?

-Март,апрель,май.

-Язын агачларда нәрсәләр барлыкка килә?

-Бөреләр,яфраклар.

-Ә кар нишли?

-Кар эри.

-Кояш?

-Ул ныграк җылыта башлый.

-Рәсемдә нинди төсләр күбрәк кулланылган?

-Зәңгәр,кызыл,сары,яшел һ.б.

-Мисаллар китерегезче.

-Күк йөзе,чәчәкләр,кояш,үләннәр,яфраклар.

Б)”Шагыйрь иҗаты”тукталышы:

-Бигрәк уңганнар,булдырдыгыз.Аюкай да сездән бик канәгать.Ә хәзер яз турында шигырь тыңлап үтик.Аны кем язган?Яз вакыты турында нәрсә әйтелә?

Яз. Г.Рәхманколый.

Инде яз җитте,

Җирдә кар эреп бетте.

Салкын,буранлы көннәр

Кыш белә узып китте.

-Я,кем язган бу шигырьне?

- Г.Рәхманколый.

-Балалар,яз турында нәрсәләр әйтелгән?

-Кар эреп бетте,салкын,буранлы көннәр үтеп китте.

-Молодец,булдырдыгыз!

В)”Тәмле тел”тукталышы:

-Бик яхшы,балалар,әйдәгез бераз ял итеп алыйк.Безнең йорт кошлары ничек кычкыра икән.

Безнең үрдәкләр иртән:

Бак-бак-бак!Бак-бак-бк!

Казларыбыз күл буенда:

Кыйгак-кыйгак! Кыйгак-кыйгак!

Ә күркә ишегалдында:

Бал-бал-бал1Балды-балды!

Тавыкларыбыз тәрәзгә:

Кко-кко-кко!Кко-кко-кко!

Ә горур әтәчкәй,

Бик иртән иртүк,

Безгә җырлый:

Ки-кри-кү-ү-ү-үк!

Г)”Уеннар иле”тукталышы,уен:”Бу яфрак кайсы агачтан?”

-Бик уңганнар икәнсез.Безне Аюкай”Агачлар иле тукталышына алып килде һәм уен тәкъдим итә.Уенның биремнәрен тылагыз әле:

1)агачларның семнәрен атагыз!

-каен,тал,имән,усак,чыршы.

2)яфрак төзелешен әйтегез!

-каен-йолдызга ошаган;тал-озынча,асылынып төшкән берничә тар яфрак;имән-читләре дулкынлы,озынча;усак-овал,сабагы озын;чыршы-яшел,озын,инә кебек.

-Ә хәзер,әйдәгез,уенны башлыйк:мин яфраклар өләшәм,ә сез агачлары янына куярсыз.Башладык!

-Бик тапкырар,җитезләр икән үзегез.

Д)”Кошлар-безнең иң якын дуслар”тукталышы.

-Балалар,Аюкай безгә тагын бер бүләк алып килгән.Тыңлагыз әле!Аннан соң миңа ул кошларның исемнәрен атарсыз,рәсемнәрен күрәтерсез,яме,дусларым.(агнитафон тасмасыннан кош тавышлары тыңлау).

-Я,кошларны аныдыгызмы,исемнәрен кем әйтә?-Ябалак,күке,сандугач.

-Рәсемнәрен күрсәтегез инде.(Балалар кош рәсемнәрен табып бирәләр).

-Булдырдыгыз!

-Балалар,безнең якка язын иң беренче кайтучы кошны атагыз әле.

-Кара карга.

-Бик дөрес!

-Кошларның төзелешен кем сөйләп бирә?

-Баш,аяк,гәүдә,томшык,күз,койрык,каурый.

-Дөресме,балалар?

-Әйе.

-Ә матур итеп сайраучы җырчы кошны кем әйтер?

-Сыерчык.

-Рәсемен күрсәтегезче.

-Бик дөрес!

-Балалар,бу кошларны икенче төрле ничек атыйлар?

-Җылы якта кышлаучы кошлар.

-Ә ни өчен алар китәләр?

-Чөнки кыш башлана,аларга җим ,ризык калмый,яфраклар һәм бөҗәклә бтә.

-Кайчан кайталар?

-Яз көне,көннәр җылынгач,азык табарга җайлашкач.

-Кайткач нишлиләр?

-Оя коралар,бала чыгаралар.

-Ә бу агачтагы кошлар турында нәрсә әйтә аласыз?

-Алар безнең якта кышлаучы кошлар.

-Исемнәрен атагыз әле.

-Кызылтүш,күгәрчен,чыпчык,ала карга.саескан.

-Кышын алар нәрсә белән тукланалар?

-Алар йорт тирәсенә килеп кешеләр биргән азыкны ашыйлар.

-Ә кешеләр аларга нинди ярдәм күрсәтә?

-Җимлекләр ясыйлар.

-Аңа нәрсәләр салалар?

-Ипи валчыклары,ярмалар.

-Бик дөрес.Сез уңган,акыллы балалар икәнсез.Аюкай да сездән канәгать .Аюкай син безне төркемебезгә алып кайт инде, яме.

4)Йомгаклау.

-Менә,балалар,сәяхәтебезне төгәлләдек.Сезгә ошадымы?Нәрсәләр белдегез?Тагын нәрсәләр белергә теләр идегез?(балаларның җаваплары).

-Эшчәнлегебез тәмам,ял итегез.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/44221-prishla-vesna-prileteli-pticy

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки