Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
15.04.2014

Интеллектуальный марафон по химии

Амирова Лилия Саубановна
Учитель химии и биологии
Интеллектуальный марафон по химии — это увлекательное внеклассное мероприятие для школьников. Участников ждут интересные эксперименты, химические викторины и практические задания, которые помогут углубить знания по предмету. Мероприятие способствует развитию логического мышления, умению работать в команде и применять теорию на практике. Отличный способ повысить интерес к изучению химии через соревновательный формат и живое общение.

Содержимое разработки

МБОУ «Шикшинская СОШ Сабинского муниципального района РТ»

Интеллектуальный марафон по химии

Выполнила: Амирова Лилия Саубановна, учитель химии и биологии I категории

2014

Химиядән интеллектуаль марафон.

Максат. Укучыларның логик фикерләвен, зирәклеген ачыклау һәм үстерү, белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллана алуларын ачыклау, аларда химия фәнен үзләштерүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау. “Эзләргә, табарга, бирешмәскә!”, “Күп укыган күп белә”, “Белем бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы” лозунглары.

Уенда 10 – 11 класс укучылары катнаша.

А.Б.: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм мәктәбебезнең иң зирәк һәм иң тапкыр укучылары!

Тапкырларга, зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан булган?

Әйтсен шуны белгән!

Бүген сезне мавыктыргыч ярыш көтә. Без аны интеллектуаль марафон дип атадык, ә инде бүгенге чарабызның девизы “Эзләргә, табарга, бирешмәскә!” Мәктәбебезнең бөек химигы ачыкланачак.

Сезне хәзер хөрмәтле хөкемдарлар белән таныштырам (жюри әгъзалары тәкъдим ителә).

Ярышта катнашачак командалар түргә рәхим итегез (командалар белән танышу.

1 команда – “Эрудит” командасы. Уйлап чыгару сәләтләре югары, бай фантазияле һәм кыюлар.

2 команда - “Фәнсөярләр” командасы. “Утта янмас, суда батмас, сәләтле укучыларны берләштерә”.

1 тур. “Химиядән башка яшәп буламы? Химия ни өчен кирәк?”

II тур. “Химия иленә юл”. “Белем – йозак, ачкычы – сорау” дип атала.

Химик элементларның Д.И.Менделеев периодик таблицасы буенча вертуаль сәяхәткә чыгабыз.

Периодик закон кайсы елда ачылган (1869 ел)

Д.И.Менделеевның периодик таблицасында кайсы элементның даими урыны юк. (водород)

Төркемдә өстән аска элементларның үзлекләре ничек үзгәрә? (металл үзлеге арта)

Д.И.Менделеев химик элементларны системага салганда, атомнарның нинди үзлегенә нигезләнгән? (массасына)

Периодта сулдан уңга элементларның үзлекләре ничек үзгәрә? (неметалл үзлеге арта)

Иң электротискәре элемент (фтор)

Иң сыек металл (терекөмеш)

Кайсы затлы металл иң яхшы катализатор булып тора? (платина)

Кайсы металлны кешенең тир, яшь, кан металлы дип атыйлар? (алтын)

Иң металлик металл (франций)

Бу элемент җитешмәгәндә йөрәк чирли. Ул йөземдә, сояда бар (калий)

Кайсы элементлар илләрнең исеме хөрмәтенә аталган (германий, франций, полоний, рутений, галлий)

Күп йөзле элементларның берсе. Берничә гади матдә барлыкка китерә:графит, алмаз, күмер, корым (углерод).

Ә бу элемент Көньяк Американың бер иленә үзе исем биргән (көмеш, Аргентина)

Кайсы металларны дөнья кисәкләре исемнәре хөрмәтенә атаганнар? (Европий, Америций).

Кайсы элементлар галимнәр исемен йөртә? (курчатовий, Нильсборий, Эйнштений, менделеевий, нобелий, лоуренсий, берклий)

Кайсы металлның исеме “көл” ягъни “зола” дип тәрҗемә ителә (калий).

Табигатьтә очрамый торган галоген (астат).

IIIтур. Татарстан Республикасының бөек химиклары.

Казан- бай тарихка ия булган борынгы шәһәр, аның күп кенә сәхифәләре химия фәне һәм химия сәнәгате тармагы тарихыннан аерылгысыз. Юкка гына Казан гербында урта гасырлардагы алхимия билгесе – аждаһа сурәтләнмәгән, күрәсең. Фән, мәгариф, сәнәгать өлкәсендә химия үз колачын шулкадәр киң җәйгән, башка шундый шәһәр, мөгаен, юктыр да. “Казан химиклары турында, аның бишектәге чоры турында сөйләү дигән сүз ул. “Бу бигрәк тә илебездә органик химиянең үсешенә карата шулай”,-дигән академик Александр Ерминингильдович Арбузов.

Казан химиклары тарихын өч чорга бүлеп йөртергә мөмкин. Беренче чор Казан университеты ачылганнан алып (1804) 1830 нчы елларга кадәр, икенчесе исә 1830 еллардан башлап Октябрь революциясенә кадәр, өченчесе 1917 елдан безнең көннәргә кадәр.

Казан университетының химия лабораториясендә XIX уртасында гыйльми хезмәтләре дөньякүләм химия фәненең алтын фондын тәшкил итүче атаклы галимнәр плеядасын тәрбияләп биргән фәнни мәктәпкә нигез салына.

К.Клаус, Н.Зинин, А.Бутлеров, В.Морковников, А.Попов, Ф.Флавицкий, А.Зайцев, Е.Вагнер, А.Альбицкий, С.Реформатский, А.Реформатский, А.Арбузов, А.Разумов, Г.Камай, Б.Арбузов, А.Пудовик, В.Абрамов, А.Коновалов, А.Верещагин – Казан химия мәктәбенең горурлыгы. Алдагы сорауларыбыз “Казан химия мәктәбе”нә багышлана.

III турның бронза баскычы.

1. Кемнәрнең хезмәтләре Казан химия мәктәбенә нигез сала?

(К.Клаус белән Н.Зининның фәнни хезмәтләре Казан химия мәктәбенә нигез сала)

2. К.Клаус нинди элементны ача һәм кайсы елда? (Рутений элементы, 1844 ел).

3. Николай Николаевич Зинин нинди ачышы белән билгеле? (Нитробензолны анилинга әверелдерү ысулын уйлап табып, промышленность юлы белән органик синтезлауга ирешә)

4. Органик кушылмаларның химик төзелеше теориясен кем исбатлый? (А.Бутлеров)

5. Гыйлем Камай кем ул? Аның химиягә керткән өлеше? (Татарлардан беренче химия фәннәре докторы, профессор. Ул мышьяклы органик кушылмалар химиясен ныклап тикшерә.

6. 1929 елда нинди институт сафка баса. Җитәкчесе кем була? (Казан Университеты каршында күренекле химик А.Бутлеров исемендәге фәнни-тикшеренү химия институты сафка баса. Аның директоры итеп А.Арбузов билгеләнә).

7. 1930 елда нинди уку йорты ачыла? (Казан химия-технология университеты, хәзерге Казан Дәүләт технология университеты)

8. Бу галим Казанда пансионда укыган чагында химия белән кызыксына башлый. Хәвеф-хәтәр тәҗрибәләр ясавы өчен, аңа берничә мәртәбә җәза да бирәләр, хәтта карцерга да утырткалыйлар. Ә бер тапкыр аны мәсхәрәләп, муенына кара такта тагып, укучылар каршысына чыгаралар. Бу тактага:”Бөек химик” – дигән сүзләр язылган була. Ул чакта мыскыллау сүзләре дөрескә чыга – бу кеше бөек химик булып китә. Сүз кем турында бара? (А.М.Бутлеров)

9. Арбузовларның фәнгә керткән зур өлешләрен исәпкә алып, президентыбыз һәм ТР хөкүмәте, Казанның фәнни җәмагатьчелеге химия өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләргә халыкара Арбузовлар премиясе билгеләде. Ул 2 елга бер тапкыр бирелә. Аның беренче лауреатлары кемнәр? (1997 елда Россия галиме А.Н.Пудовик, америка галиме А.К.Квин лаек була)

III турның көмеш баскычы Татарстан халык хуҗалыгының химия тармагына багышлана.

Химия һәм нефть химиясе промышленносте, Татарстанның иң әһәмиятле хуҗалык тармакларыннан саналып, икътисад дәрәҗәсе буенча машина төзелешеннән кала икенче урында тора. Башка халык хуҗалыгы тармаклары арасында химия һәм нефть химиясе иң алга киткән тармаклардан санала. Димәк, Татарстан өчен химия промышленносте – традицион хуҗалык тармагы.

Сораулар:

1. Республикабыздагы химия һәм нефтьхимиясе үзәкләрен беләсезме? (Казан, Түбән Кама, Менделеев шәһәрләре)

2. Түбән Камадагы иң эре предприятиеләр (Нижнекамскнефтехим, Нижнекамскшина акционерлык җәмгыятьләре)

3. Казандагы эре предприятиеләрне беләсезме? (Казаньоргсинтез, Кварт акционерлык җәмгыятьләре, С.М.Киров исемендәге синтетик каучук фәнни производство берләшмәсе, “Тасма” холдинг компанисе, “Нәфис” АҖ, Мулланур Вахитов исемендәге химкомбинат, “Татхимфармпрепаратлар” производство берләшмәсе.

4. Химия промышленносте эшләп чыгарган продукциянең кайберләре бары тик бездә генә җитештерелә һәм Россия, элекке ССР дәүләтләре өчен уникаль булып санала: Бу ниниди продукция? (Желатин “Полимерфото” аренда предприятиесе, шар-пилот һәм радиозонт тышчалары (кварт АҖ), термопласттан эшләнгән торбалар (Казаньоргсинтез АҖ), югары сыйфатлы сабыннар, стеарин һәм олеин кислоталары (“Нәфис” АҖ).

III турның алтын баскычы. “ҺӘр фәннең – үз теле” дип атала.

Татар телендә бик матур, мәгънәле мәкаль һәм әйтемнәр күп кулланыла. Менә без аларны химия теле белән әйтеп карыйк әле.

Һәр ялтыраган алтын түгел. (аурум)

Акбур кебек ап-ак. (кальций карбонаты)

Тимерне эссесендә сук (Fеррумны)

Сөйләшүең көмеш булса да, тик торуың алтын.

Бәлеш пешермәгән татар гаиләсе юктыр, мөгаен. Мәгълүм булганча, бәлеш - эченә төрле эчлек салып камырдан пешерелгән ашамлык, ә химиядә ул нәрсәне аңлата? (Кокс бәлеше дигән сүз бар. Ташкүмерне кокслаганда барлыкка килә торган кокс, металлургиядә кулланыла).

Икмәк. Аннан да кадерле ризык бармы икән? Ә промышленность икмәге нәрсәне аңлата? Тагын нинди икмәк була? (“Промышленность икмәге”-ташкүмерне шулай атыйлар. Ул мөһим ягулык һәм химик эшкәртү чималы.

Химиянең икмәге – сульфат кислотасын шулай атыйлар. Чөнки ул күп кенә химия производстволарында кулланылучы чимал.

IV тур. Шәхси беренчелек. Мәктәпнең иң яхшы химигын билгелибез.

I Сораулар.

Грекчадан тәрҗемә иткәндә “галогеннар” сүзе нәрсә аңлата (тоз тудыручылар)

Бу металл бар яктан да так саннарга ия, тәртип номеры-19, атом массасы-39, тышкы электрон катлавында 1 электрон.

Химик реакцияләрне акрынайтучы матдәләр (ингибиторлар)

Хәрәкәтләнгәндә гантель формасында болытлар барлыкка китерүче электроннар

II. Химик кушылмаларның атамаларын әйтегез.

Сөрем газы – (углерод оксиды)

Сүндерелмәгән известь (кальций оксиды)

Бакыр купоросы (бакыр сульфаты)

Акбур (кальций карбонаты)

Глаубер тозы (натрий сульфаты)

ГИДРОКАРБОНАТ сүзеннән сүзләр яса.

(Гид, кар, рок, гранат, корона, банка, карбон, бор, Дакар, тана, карта, тарак, иод)

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/45077-intellektualnyj-marafon-po-himii

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки