Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
16.09.2021

Сценарий национального праздника Сабантуй: традиции и конкурсы для детей

 Сахапова Миляуша Газизяновна
учитель начальных классов
Сабан туе – ул милләтебезнең чын йөзек кашы, табигый, татар халкының үзенчәлекле сәнгатен, аның рухи кыйбласын күрсәтүче, ярышларда осталыгыңны, зирәклегеңне, үткерлегеңне ачарга мөмкинлек бирүче милли бәйрәмнәребезнең берсе.

Содержимое разработки

Туган илкәй!..

Иң аһәңле, назлы исем!

Сизәм анда болыннарның татлы исен,

Ишетәм анда яфракларның серле шавын,

Тау астында салкын чишмә чылтыравын...

Саклыйм аңа чын мәхәббәт, сөю хисен,

Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен!

Туган илкәй!..

Бу исемдә –язгы таңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар,

Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем,

Туган халкым,

Туган телем,

Тау буенда ике авыл,

Икесе дә янәшә.

Утлары да төннәр буе

Серләшеп җемелдәшә.

Әйтә батыр егетләре:

Кызлары да гел чибәр.

Хисләреннән челтәр итеп

Юлларына гол сибэр.

Тау буенда ике авыл,

Һәр эштә киңәшәләр.

Кыз бирсәләр, өйләнсәләр,

Уңганны димләшәләр.(Г.Зэйнашева)

Сабан туе – ул милләтебезнең чын йөзек кашы, табигый, татар халкының үзенчәлекле сәнгатен, аның рухи кыйбласын күрсәтүче, ярышларда осталыгыңны, зирәклегеңне, үткерлегеңне ачарга мөмкинлек бирүче милли бәйрәмнәребезнең берсе. Хөрмәтле дуслар, барыгызны да хезмәт бәйрәме белән тәбриклибез! Биегез, җырлагыз, ярышларда катнашыгыз, рәхәтләнеп күңел ачыгыз! Хөрмәтле авыл халкы һәм ераклардан килгән кунаклар!

Сабан туен ачу һәм котлау өчен сүз_____________________________________________

Борынгыдан иген игү халкымда иң изге , иң саваплы хезмәт саналган. Әнә шуңа да беренче буразналарны елның елына, бисмиллә әйтеп, аксакаллар сызган. Яңа гына күпереп пешкән икмәкне хәтерләткән, сөрелгән туфракка алтын бөртекләрне дә аксакаллар сипкән, җир- анага хөрмәт, ихтирам әнә шулай аксакаллар аша яшь буынга күчә барган.

Олкэн яшьэге игенчелэргэ рэхмэт сузе__________

Игенчелэрне котлау

Сабан туе бүген, Сабан туе!

Мәйданнарда хәйран тамаша,

Бу бәйрәмнең башы игенченең

Хезмәтенә барып тоташа.

Сабан туе- изге ипикәйне,

Игенчене зурлау туе ул.

Җиргә гашыйкларның кавышуын,

Сагынып көткән еллар буе ул.

Икмәк булса гына табын тулы,

Икмәк булса, күңел яшәрә!

Гадел хезмәт белән, муллык белән,

Язсын безгә җирдә яшәргә!

Эше нинди, ашы шундый, дигән безнең бабайлар.Тәкермән халкының күркәм эшләре бөтен Татарстанга билгеле. Сабан туе хезмәт сөючән, тырыш, уңган- булган авыл халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга –моңга осталыгын, тапкырлыгын, зирәклеген, көч –кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлар. Сабантуен мәртәбәле итүче дә, олылаучы да, хөрмәтләүче, кадерен белүче авылыбыз кешеләре үзләре.

АВЫЛ ИСЕМЕННӘН БЕР СҮЗ

Яратыгыз минем авылымны,

Гади авылымны, Кешеләр!

Гади авыл.Җир шарында күптер

Минем Тәкермәнем ишеләр.

Яратыгыз иркен урамнарын,

Тын тыкрыкларын,

Йортларын...

Яңа пешкән икмәк исен аның,

Кичләрендә тыйнак утларын.

Минем авыл —

Тырыш.

Бераз кырыс,

Бераз тупас,

Әмма самими.

Ул ягымлы,

Намуслы һәм эшчән —

Кеше җилкәсенә салынмый.- дип яза авылыбыздан чыккан танылган шагыйрь.Марс Шабаев. Чынлап та, авылыбызда гади,кеше жилкэсенэ салынмый, уз кочлэренэ таянып, хэлэл хезмэт белэн кон куручелэр бик куп.Бугенге бэйрэмебез алар саллы олеш керттелэр.

Спонсорларга рэхмэт сузе

Сабантуймы? Сабантуй-

Уеннар туе бит ул,

Җиңүләр туе бит ул!

Чаптар өстендә чабып,

Катыктан тәңкә табып,

Колга башына менеп,

Узышларга йөгереп,

Татарча бил алышып,

Аркан белән тартышып,

Ватмый йомырка ташып,

Үткенлектә сынашып,

Җиңсәң, әгәр,

Сабантуй- эчкә шатлык сыймас туй!!!

Тау итэгенэ сузылган
Туган авылым Тэкермэн,
Безнен авылдан да матур
Берэр авыл бар микэн?
Тау башында зифа буйлы
Ак каеннар шаулыйлар,
Тоз наратлар тезелешеп
Зэнгэр куккэ карыйлар.
Шул каеннар арасында
Кызарып пешэ жилэк
Куз йомып ачкан арада
Жыеп була бер чилэк.
"Акташ" белэн "Салкын Чишмэ"
Авылыбызнын яме,
Бертуктамый ага алар,
Сулары бигрэк тэмле!(Нэсимэ Шэймэрдэнова)

Сабан туе гөрли, Сабан туе!

Гасырлардан килә тавышы!

Күңелләрне айкый тальян моңы!

Җилкендерә моңнар агышы!

Сабан туеның иң кадерле кешеләре- гармунчылар, гармун булган җирдә - моң бар, димәк халык яши, милләт яши!

Гармунчылыр чыгышы(мэйдан тирэли уйнап эйлэнэлэр)

Бәйрәм тамашасының уеннары борынгыдан калганнар - халыкныкылар. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бүләкләрне күз бәйләп кисү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, колгага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу... Без сезне уеннарда, алышларда, ярышларда катнашырга чакырабыз! Җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да бүләкләр көтә!

Солге чиктем асыл жеплэр белэн,

Йорэк хисен салып бу жырга.

Насыйп булса иде бу булэгем

Мэйданнарда жингэн батырга.

Ефэк жеплэр белэн солге чиктем,

Уртасында чэчэк - гол генэ.

Жинеп алсан, егет, бу булэкне,

Вэгъдэ бирэм сина мэнгегэ. Дип элек заманда яшь кызлар батыр егетлэргэ атап сцлгелэр ,кулъяулыклар чиккэннэр.Хэзер инде бу матур гадэтлэр ничектер югалыбрак калса да,арабызда кул эшлэренэ оста кызлар –ханымнар куп эле.Шуларнын берсе- Югары Тэкермэн килене Юмаева Фэрусэ. Узган ел «Ак калфак» оештырган республика бэйгесене район жинучесе. Мондый осталар барда татар халкынын асыл хонэрлэре югаламас.,буыннан буынга тпашрылыр.

И, гүзәл соң безнең Сабантуйлар!

Халкым сыман тыйнак, ягымлы!

Халкым кебек олы, киң күңелле,

Халкым кебек дәртле һәм моңлы

Күңелләрне рәхәтләндерә торган, җанга җылы бирә торган Сабан туе узып бара. Күгебез һәрчак сафлансын, өметләр аклансын, тормышларыбыз мул имин булсын!

Бәйрәмнәр мөбәрәк! Сабантуйлар буыннарга дәрт, ййөрәкләргә кодрәт илә куәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил – җиребез тыныч, бала-чагаларыбыз, кардәш- ыру, туган –тумачаларыбыз сау= сәламәт булсын!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/461711-sabantuj

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки