- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Саннар илендә
Балада аның сабый чагыннан ук логик фикерләү нигезләре салына. Фикерләү – ул тирә-юньне танып һәм аңлап белү процессы.
Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңлыйсы килә. Шуңа күрә олылар тирә-юньне танып белүдә балага булышырга, танып белү өчен шартлар тудырырга тиеш.
Балада аның сабый чагыннан ук логик фикерләү нигезләре салына. Фикерләү – ул тирә-юньне танып һәм аңлап белү процессы.
Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән күнекмәләрнең иң мөһиме – логик фикерләү күнекмәсе, икенче төрле әйткәндә "акыл белән уйлап эш итү сәләте”. Мәктәпкәчә яшьтә логик фикерләү ысылларын үзләштермәгән балага мәктәптә уку авыррак биреләчәк, ахыр чиктә баланың укуга теләге югалырга мөмкин.
Баланың логик фикерләвен үстерү – ул баланы чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәтү дигән сүз. Боларга өйрәнгән бала тиешле әйбергә карата игътибарын туплый ала, төгәл, ачык фикер йөртергә өйрәнә, проблеманың төбенә төшенә белә, үзенең хаклыгына башкаларны ышандыра белә.
Баланың логик фикерләве 3 стадиядә формалаша:
• күрсәтмәле-гамәли (наглядно-действенный);
• күрсәтмәле-образлы (наглядно-образный);
• сүзле-логик (словесно-логический).
Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар һәм уен күнекмәләре зур әһәмият уйный.
Барлык математик уеннарны якынча берничә группага бүлеп була:
- Цифр һәм саннар белән уеннар.
- Геометрик фигурылар белән уеннар
- Тирә – юньдә ориентлашу уеннары.
- Вакытта ориентлашу уеннары.
- Логик фикер үстерүче уеннар.
Цифр һәм саннар белән уеннар.
“Буталчык”
Цифрлар бер-бер артлы тезелә. Балалар күзләрен йомганда бер яки ике цифрның урыннары алмаштырыла. Балалар күзләрен ачкач, тәрбияче үзгәрткән цифрны табып, кире урынына куялар.
“Нинди цифр юк?”
Цифрлар тезелә. Бер яки ике цифр алып куела. Уйнаучылар нинди цифр юклыгын гына әйтеп калмыйлар, ә аның кайда торганын, нинди цифр арасында булганын аңлаталар. Мәсәлән 5 саны хәзер 7 һәм 8 арасында тора. Аның урыны 4 һәм 6 арасында, чөнки биш дүрттән зуррак, ә алтыдан кечерәк.
“Цифрны алып куй”
Балалар алдында цифрлар тезелә. Балаларга саннар белән табышмаклар әйтелә. Бала табышмакка җавап тапкач шул цифрны алып куя. Табышмаклар төрле була ала. Мәсәлән: 6 дан соңгы цифрны алып куй; 7 саныннан бергә күбрәк цифрны алып куй; мин ничә тапкыр кул чабам шул цифрны алып куй; этнең ничә аягы бар һәм башкалар.
“Дөрес итеп әйт”
Балалар түгәрәккә басалар. Алып баручы бер балага туп ыргыта һәм бер сан әйтә. Туп тоткан бала, тәртип буенча килгән санны әйтә һәм тупны икенче балага ыргыта.
“Нәрсә була берәр, икешәр, дүртәр, бишәр”
Балалар берәр, икешәр, дүртәр, бишәр булган предметларны яки әйберләрне әйтәләр. Мәсәлән: нәрсә була икешәр? (ике күз, ике кул, аяк һ.б.); нәрсә була дүртәр? (күбәләкнең дүрт канаты, өстәлнең дүрт аягы һ.б.) һәрбер дөрес җавапка бер фиәка бирелә. Уен ахырында фишка саннары санала.
1 вариант “Санлы өйләр”
Балаларга түбәсендә цифр ясалган өйләр һәм ике төстән генә торган турыпочмаклар бирелә. Балалар унга кадәр саннарны ике кечерәк санга таркатып, өй төзергә тиеш була.
2 вариант “Санлы өйләр”
Балаларга түбәсендә цифр ясалган өйләр бирелә. Балалар мисаллар ярдәмендә, өй җыялар.
Геометрик фигурылар белән уеннар.
“Бирелгән рәтне дәвам ит”
Балаларның бер – бер артлы геометрик фигураларны чиратлаштырып тезәләр.
“Тылсымлы капчык”
Капчыкка геометрик фугырылар салына. Балалар куллары белән капшап, фигураның исемен әйтергә тиеш була.
“Кем күбрәк истә калдыра”
Балаларга тактада геометрик фигурылар бирелә. Балалар аларны истә калдыралар һәм тәрбияче аларны каплый. Балалар истә калган фигурыларны әйтәләр яки үзләре алдында тезәләр.
Тирә – юньдә ориентлашу уеннары.
“Уенчыкны тап”
Балаларга бирелгән бирем буенча, тәрбияче алдан яшергән уенчыкны табырга тиеш. Уен бирелгән ноктадан башлана.
“Нәрсә үзгәрде”
Бер рәткә уенчыклар яки предметлар тезелә. Балаллар аларны истә калдырып, күзләрен йомалар. Тәрбияче бер предметны алып куя яки урыны белән алмаштыра. Балалар күзләрен ачкач, үзгәрешләр турында сөйлиләр. Мәсәлән бу предмет аю һәм төлке арасында тора. Ә ул куян һәм аю арасында тора иде. Аюдан сулда, ә куяннан уңда.
“Төркем буенча сәяхәт”
Балалар тәрбияче әйткән биремне эшләп, бирелгән җиргә барып җитәргә тиеш.
“Сәяхәтче күбәләк”
Һәрбер балага дүрткә бүленеп, саннар язылган карточкылар һәм кечкенә күбәләк. Тәрбияче балаларга төрле биремнәр бирә: “Ситуация: күбәләк шакмакның өске сул як өлешендә урнашкан. Күбәләкне уңга, өскә, сулга, аска, уңга СТОП! Нәтиҗәдә күбәләк 4 сандагы шакмакта була.”
Вакытта ориентлашу уеннары.
“Атна көннәре”
Балаларга җиде өлешкә бүленгән түгәрәк бирелә. Уртасында ук беркетелгән. Укны тәрбияче биргән биремне әшләп әйләндерәлә.
“Тиз итеп әйт”, “12 ай”, “Ел фасылы һәм айлар”
Балаларга киселгән рәсем бирелә. Рәсемне кисәкләрдән бер бөтен өлешкә җыеп, ел әйләнәсе рәсеме килеп чыга. Рәсем килеп чыккач анын турында сөйлиләр.
“Нәрсә артыннан нәрсә”
Балалар әйләнә буенча басалар. Алып баручы әйләнә буенча тупны җибәрә һәм бер атна көнен әйтә. Туп тоткан бала атна көнен дәвам итә. Шулай итеп туп бөтен баланы әйләнеп чыга.
Башваткычлар.
Таякчыклар белән башваткычлар. Бу башваккычлар, таяклар ярдәмендә бер фигураны икенче фигурага төрләндерүгә юнәлдерелгән. Бу уеннар сан һәм санау күнекмәләре, геометрик фигурылар, яссылыкта ориентлашу, логик фикер сәләтен үстерә.
Таякчыклар белән башваткычны 3 төркемгә бүлеп була.
Бирелгән сан таякчыгы белән мәсьәләләр чишү: 7 таякчыктан 2 тигез шакмаклар ясау; 5 таякчыктан 2 тигез өчпочмак ясау.
Бирелгән сан таякчыгын алып куеп, фигураны үзгәртүгә мәсьәләләр: 5 шакмактан торган фигурыдан 4 таякчык алып, бер турыпочмак калдыру; 6 тигез шакмактан торган фигурыдан, 2 таякчык алып 4 шакмак калдыру.
Бирелгән сан таякчыкларын күчереп, фигураның кыяфәтен үзгәртү: 1 таякчыкны күчереп, өйне кирегә бору; 6 таякчыктан торган фигурыдан, 2 таякчыкны күчереп куеп флаңок ясау.
Шаян мисаллар – задачи шутки. Шулай ук математик мәгънәдә мисаллар. Тик баларга аларны ачыктан ачык математик мисаллар кебек чишергә түгел, ә тапкырлык, юморны аңлау, зирәклек кебек сыйфатлар кирәк була.
Логик мәсьәләләр һәм күнекмәләр.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга логик күнекмәләрнең мисаллары.
Ике бер төрле рәсемнәрдә аерымлыклар табу.
Ике бер төрле предметлар табу.
Бирелгән рәсемнәрдә артык предметны табу.
Лабиринт уеннары.
Бирелгән рәтне дәвам итү.
Бирелгән закономерность буенча буш шакмакны тутыру.
“Гөлназ” 49 нчы балаларныӊ танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле
гамәлгә иашыручы гомумүстерелешле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Логик – матаметик уеннар
оештыру методикасы”.
тәрбияче: Фардеева Р.Н.
2019 ел
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/470968-sannar-ilend
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Организация обучения физической культуре в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО от 2021 года»
- «Конфликты в образовательной среде: действия педагогов и руководителей образовательных организаций»
- «Особенности оказания кризисной и экстренной психологической помощи»
- «Охрана здоровья обучающихся. Правовая основа оказания первой медицинской помощи»
- «Педагогические технологии и методы на занятиях по хореографии»
- «Современные подходы к преподаванию истории и обществознания в условиях реализации ФГОС ООО»
- Физическая культура и специфика организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ
- Основы дефектологии. Содержание и методы работы с обучающимися с ОВЗ
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях
- Теория и методика преподавания музыки в образовательных учреждениях
- Секретарь учебной части. Делопроизводство в образовательной организации
- Предшкольная подготовка в условиях преемственности дошкольного и начального общего образования

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.