- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Дискалькулия: профилактика и коррекция нарушений в овладении счетными операциями у детей»
- «Основы сенсорной интеграции и возможности применения сенсорной комнаты в работе с детьми»
- «Применение элементов прикладного анализа поведения (ABA-терапии) в работе с детьми с РАС»
- «Фитнес-программы для детей: возрастная физиология и методика построения занятий»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Путешествие в сказку: развивающие занятия для дошкольников в ДОУ
Ризатдинова Лилия Гилязетдиновна
Яр Чаллы шәһәренең 1 нче “ Шатлык” балалар бакчасы - баланың аң-белемен үстерү үзәге” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә элементар математик күзаллауларны формалаштыру буенча белем эшчәнлеге
Печать
Тема: Әкият дөньясынасәяхәт
Ризатдинова Лилия Гилязетдиновна
Яр Чаллы шәһәренең 1 нче “ Шатлык” балалар бакчасы - баланың аң-белемен үстерү үзәге” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә элементар математик күзаллауларны формалаштыру буенча белем эшчәнлеге
Төп предметлы юнәлеш (өлкә): “танып- белү”.
Интегральләштерү: социальләштерү, танып-белү, аралашу, физик тәрбия.
Максат: математик күзаллауны үстерү, мөстәкыйль фикер йөртергә, булган белемнәрен кулланып җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну уяту, әкият геройларына кызыксыну тәрбияләү.
Бурычлар:
Үстерү (ныгыту) бурычлары:
1. Балаларның логик фикерләү сәләтен, игътибарын үстерүче шартлар тудыру.
2. Танып - белү күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү.
3. Уйлап җавап бирү алымнарын формалаштыру.
Тәрбия бурычлары:
1.Иптәшләренең җавабын игътибар белән тыңлау, ярдәм кирәк булса булышу.
2. Хезмәттәшлек, мөстәкыйльлек, яхшы мөнәсәбәт, түземлелек кебек күнекмәләр тәрбияләү.
Белем бирү бурычлары:
1. Математик бурычларны төзергә өйрәтүне дәвам итү һәм аларны саннар ярдәмендә дөрес итеп чишү.
2.Санның микъдари һәм тәртип мәгънәсен дөрес итеп әйтүне ныгыту. Балалар исәпләргә, санап алырга, предметларның исәбен карточкаларга һәм рәсемнәргә карап белергә, хәрәкәт һәм авазлар буенча исәпләргә өйрәтүне дәвам итү.
3. Бөтен һәм өлешнең үзара мөнәсәбәтләрен ачыкларга, вакыт һәм пространствода дөрес ориентлашырга өйрәтүне ныгыту.
Балаларның эшчәнлек төре: аралашу, эзләнү, уен, хәрәкәтләнү.
Өйрәтү ысуллары:
1. Аңлату-күрсәтү ысулы
2. Өлешчә эзләнү ысулы
Сүзлек өстендә эш: могҗиза, ел фасылы, атна көннәре (дүшәмбе,сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә).
Кулланылган материал: интерактив такта, интерактив такта (песок ярдәмендә), рәсемнәр, карточкалар, мольберт, дәфтәр битләре, гади карандашлар, магнит саннар.
Тәрбияче өчен: интерактив такта, ноутбук, проектор, презентация, күрсәтмә материал.
Балаларга: дәфтәр битләре, гади карандашлар, магнит саннар.
Алдан башкарылган эш:
Балалар эшчәнлеге өчен тирәлекне баету, конспект төзү, иллюстрацияләр карау, китаплар укып, әкият геройлары белән танышуны дәвам итү.Интерактив такта ярдәмендә песок белән уйнау алымнарын өйрәтү, ныгыту. Дидактик уеннар.
Белем эшчәнлегенең структурасы:
Кереш өлеш(5-6 минут)
Максат: кызыксындыру, белем эшчәнлегенә эмоциональ караш тудыру.
Көтелмәгән мизгел: әкият геройларын коткару.
Төп өлеш(20 минут)
Максат: программа эчтәлегендәге бурычларны тормышка ашыру, биремнәр, уеннар, аралашу (диалог һәм монолог).
Йомгаклау өлеше(7-8 минут)
Максат: үткән материалны ныгыту, эшчәнлек барышы турында балалардан фикерләрен сорау.
Эшчәнлек барышы:
Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар һәм бер-берсенә “Хәерле иртә” телиләр.
Хәерле иртә кояш,
Хәерле иртә күршем,
Хәерле иртә дустым,
Хәерле иртә барчабызга!
-Исәнмесез! Бер-беребезгә елмаеп, шул елмаюны бер-беребезгә бүләк итик.
-Балалар, ә сез могҗизаларга ышанасызмы? (Балалар җавабы).
-Ә могҗизаларны кайда күрергә була? (Балалар җавабы).
-Могҗизаларны әкияттә очратырга була.Мин сезгә бүген әкият дөньясына барырга тәкъдим итәм. Әкиятебез гади түгел, ул безгә математика турында сөйләр.Миңа бүген балалар бакчасына килгәндә бер смс килде. Нәрсә язылганын беләсегез киләме? (Балалар җавабы).
1 нче слайд “Убырлы Карчык”
Тәрбияче укый: “ Мин – Убырлы Карчык. Мин әкият геройларын сихерләп, караңгы базга яптым. Аларга кемнәр дөрес итеп мәсьәлә чишә, сорауларга төгәл җавап бирә, белемле һәм шаян балалар гына коткара ала”.
-Балалар, әкият геройларын коткарырга сез әзерме? Нәрсәгә утырып сәяхәткә, геройларны эзләргә барып була? (Балалар җавабы).
-Хэзер беләбез инде.(Балалар өстәл янына килеп, саннар язылган карточкаларны тезәләр).
-Нинди рәсем килеп чыкты? (Ракета).
2 нче слайд “Ракета”
-Балалар, ракетаны очыртыр алдыннан ничек итеп саныйлар? Ракетаны очыртабыз.
-10, 9, 8, 7, 6, 5, 4, 3, 2, 1. Очтык!
-Менә беренче әкият героен да эзләп таптык. Ничек булышырга икән, балалар? Карыйк әле.
3 нче слайд “Бикбатыр”
Бикбатыр соңгы вакытта атна көннәрен, тәүлекнең араларын һәм ел фасылларын бутый икән.Бикбатырга истә калдырырга булышабызмы?
Туп белән уен:
-Бүген атнанын нинди көне?
-Бүген атнаның ничәнче көне?
-Дүшәмбенең күршеләрен әйтегез әле?
-Атнаның беренче көне?
-Атнада ничә көн?
-Хәзер кайсы ел фасылы?
-Бер елда ничә ай?
-Елның беренче ае?
-Елның тугызынчы ае?
-Хәзер тәүлекнең кайсы вакыты?
-Кичтән соң тәүлекнең кайсы вакыты?
-Булдырдыгыз.Бикбатырның исенә төшердек. Бу биремне дә үтәдек. Алга таба ракетага утырып очабыз.
-10, 9, 8, 7, 6, 5, 4, 3, 2, 1. Очтык!
4 нче слайд “Айболит”
-Нинди геройга эләктек? (Балалар җавабы).
-Урман җәнлекләре Айболитны көтәләр. Чиратны да бутап бетергәннәр. Айболитны баздан чыгарыр өчен җәнлекләрне дөрес итеп чиратка бастырырга кирәк.
5 нче слайд. (Дидактик уен: “Дөрес итеп тез!”)
Интерактив тактада, урман җәнлекләрен язылган саннары буенча, дөрес итеп рәттән тезэбез. Ун җәнлек.
-Ничә җәнлек чиратта тора?
-Нинди җәнлек җиденче тора?
-Нинди җәнлек тугызынчы тора?
-Керпе белән төлке арасында нинди җәнлек тора?
-Тычкан белән аю арасында нинди җәнлек тора?
-Бишенче булып чиратта нинди җәнлек тора?
-Кайсы җәнлек иң озыны?
-Кайсы җәнлек иң кыскасы?
-Кайсы җәнлек иң авыры?
-Кайсы җәнлек иң җиңеле?
-Булдырдыгыз! Айболитка булыштык.Алга таба очабыз!
-10, 9, 8...
6 нчы слайд “Белмәмеш”
-Безне Белмәмеш каршы ала. Ул төшеп калган саннарны табырга булышуны сорый.
Бирем: “Төшеп калган саннарны дөрес итеп яз!” (Дәфтәр битләрендә карандашлар ярдәмендә биремне үтиләр. 3...5; 8...10; 7...9).
7 нче слайд “Карлсон”
-Безнең булышуга Карлсон да мохтаҗ.
-Мәсьәлә (задача) нинди өлешләрдән тора? (Балалар җавабы)
-Шарт, сорау һәм дөрес җаваптан тора.
-Карточкаларны сайлап алыгыз һәм ике командага бүленәбез. Бер команда мәсьәлә төзи, ә икенче комада чишә.(Берничә тапкыр алышынып ярышалар. Командадан бер бала магнит тактага җавапны (сан) куя).
-Әфәрин. Алга таба очабыз!
-10, 9, 8.....
8 нче слайд “Кызыл калфак”
-Кызыл калфакка геометрик фигураларны белергә һәм кайда урнашуларын әйтергә кирәк. Булышабызмы? (Балалар җавабы)
Интерактив комлыкта тастымал рәсеме. Тастымалда төрле геомерик фигуралар һәм алар төрлечә урнашкан.
-Тастымалда нинди геометрик фигуралар төшерелгән? (өчпочмак, ромб, күппочмаклылык...)
-Трапеция кайда урнашкан?
-Өстә уң якта нинди геометрик фигура?
-Аста сул якта нинди геометрик фигура?....
-Булдырдыгыз!Бу биремне дә үтәдегез! Кызыл калфакны да Убырлы Карчыктан коткарабыз. Алга таба очабыз 10, 9.....
9 нчы слайд “Буратино”
-Инде финишка да килеп җитәбез.
Ахыргы биремне үтибез. График диктант “Ачкыч”.
-Ачкыч рәсеме килеп чыкты. Әлеге ачкыч ярдәмендә әкият геройларын ачып чыгарырбыз.
-Балалар, сез бүген бик тырыштыгыз! Нинди яхшы эшләр эшләдегез! Әкият геройлары сезгә бик рәхмәтле.
-Сезгә кайсы геройны коткарганда авырлык туды? (Балалар җавабы).
-Ә кайсына булышканда җиңел булды?
Белем эшчәнлеген “Дуслык” турындагы җыр белән тәмамлыйбыз. Саубулыгыз!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/482962-v-mire-skazki
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Организация процесса обучения немецкому языку в условиях реализации ФГОС НОО и ФГОС ООО от 2021 года»
- «Педагог профессионального обучения, среднего профессионального образования: специфика работы в контексте реализации ФГОС СПО и профессионального стандарта»
- «Профессиональный стандарт педагога (учителя начальных классов)»
- «Учитель-логопед в ДОУ: диагностика и коррекция речевых нарушений у детей дошкольного возраста»
- «Требования к АООП НОО для слепых и слабовидящих обучающихся»
- «Патологии речевого аппарата и нарушения речи»
- Учитель-методист в образовательной организации. Содержание методического сопровождения реализации общеобразовательных программ
- Педагогика и методика преподавания английского языка
- Педагогика и методика преподавания мировой художественной культуры
- Предшкольная подготовка в условиях преемственности дошкольного и начального общего образования
- Содержание и организация профессиональной деятельности педагога-дефектолога
- Менеджмент в дополнительном образовании детей

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.