Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
01.11.2022

Бармак уеннары

Пальчиковые игры развивают мелкую моторику, а её развитие стимулирует развитие некоторых зон головного мозга, в частности речевых центров. Развитие мелкой моторики готовит руки ребёнка к разнообразным действиям в будущем: рисованию, письму, различным манипуляциям с предметами и т. д.
Занятия пальчиковыми играми способствуют расширению словарного запаса, а если стихотворение не проговаривать, а напевать — то и музыкального слуха.

Содержимое разработки


Бармак уеннары

(3-7 яшьлекләр өчен)


Минем шарым

Уен барышы:

Ике кул бер – берсе каршына киләләр: баш бармак баш бармакка, имән бармак имән бармакка һ.б. ,уч төпләре бер – берсенә тияләр. Кулларны иреннәргә тидереп өрәләр - куллар шар формасы ала. “Шартлагач”, яңадан уч төпләребер – берсенә тияләр.

Һава кертәбез без шарга,

Ул зур булып кабара.

Кинәт шарым шартлады:

Инде каян табарга?

.


Безнең кошыбыз

Уен барышы.

Уч төпләре бер – берсенә карап торалар. Баш бармаклар бер-берсенә карап торалар. Баш бармаклар бер – берсен тотканнар – “ кошның ” башы, калган бармаклар озын рәвештә – “ канатлар”. Аларны селкетергә кирәк.

Баш бармак булсын башы,

Канат булсын учыбыз.

Ике канатын кагып,

Очып китә кошыбыз.


Уңган бармаклар

Уен барышы

Бармакларны бөгеп барырга, соңыннан йөдрыкка җыярга,ачарга.

Бу бармак ашый,

Ә монысы эчә,

Бу бармак җырлый,

Монысы ял итә.

Бу рәсемнәр ярата,

Бергә безне уйната.


Биш бармак

Уен барышы

Бармакларны бөгеп барырга, соңыннан йөдрыкка җыярга,ачарга.

Биш бармакка, биш намаз,

Иртәнге намаз,

Өйлә намазы,

Икенде намазы,

Ахшам намазы,

Ясига намаз!!!


Солдат бармаклар

Уен барышы.

Ике кулның да бармаклары тез өстендә йөргәндә исемнәрен туры китерергә кирәк.

Бармаклар бит Солдат булган –

Ничек тигез атлыйлар!

Чәнти атлый,

Баш бармак та,

Имән һәм урта бармак.

Атсыз бармак та калышмый,

Шалт та шолт бара атлап!


Очраштылар

Уен барышы.

Ике кулның бармаклары очраша, соңыннан чәнтиләр мөгез ясыйлар.

Ике песи очрашты “Мияу”,

Ике эт тә очрашты “ Һау-һау”,

Ике юлбарыс “ р-р-р”

Ике сыер “ Мууу”,

Нинди мөгез бу?


Карга

Уен барышы.

Чәнти бармакны башлап бармакларны бөклибез,баш бармактн башлап.

Карга – килер казан асар,

Торна - тоз асар,

Саескан килер- салма салыр,

Чыпчык килер – төшерер.

Моңа бирер,моңа бирмәс,

Моңа бирер,моңа бирмәс,

Кечкенә түти туймый калыр,

( баш бармакны селкетәбез)

Кетер,кетер,кетер,

Казан төбен кимерер.

Кети,кети,кети!

(уч төбен кытыклыйбыз)


Җиләкләр

Уен барышы.

Җиләкләр күп үскәннәр, сул кул чукларын салындырабыз,

Тәмле булып пешкәннәр.

Мин аларны җыямын, уң кул бармаклары белән

сыпырабыз

Кәрзинемә саламын. учларны янәшә куябыз.

Кәрзинемне тутыргач, учларны каплыйбыз,

Ашапкарармын бераз. ашау хәрәкәте.

Җиңел булыр кайтырга, ике кулның имән,урта бармаклары

Ашасам тагын бераз. белән йөгерү хәрәкәте ясала.


Бармак, кайда булдың?

Уен барышы

Бармакларны күрсәтеп, һәрберсен бөгеп барырга.

Бармак,бармак,

Кайда булдың?

Бу абый белән

Урманда булдым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым”.


Ел фасыллары

Уен барышы

Фразаларны әйтеп,бармакларны бөгеп барырга.

Баш бармагым кыш була,

Кар бураннары туза.

Имән бармак – яз килә,

Карлары эреп бетә.

Урта бармак – җәй җитә,

Җиләк кызарып пешә.

Атсыз бармак кыш икән,

Сары яфраклар сипкән.

Чәнти бармак ни икән?

Кыш,яз,җәй,көз бит үткән!


Ялкау бармак

Уен барышы

Фразаларны әйтеп, бармакларны бөгеп барырга.

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Бармаклар йөгерә ич.

Монысы барган урманга,

Монысы тапкан гөмбәләр,

Ә монысы чистарган,

Монсы исә кыздырган,

Монысы ялкауланган,

Тазарган да, тазарган.


Песи балалары.

Уен барышы

Ике кулның да бармакларын күрсәтәбез, кул бармакларын парлап суккалыйбыз.

Безнең песи балалары

Унау булган – карагыз!

Ике таза,

Ике өлгер,

Ике шаян,

Ике шук,

Ә икесе бәләкәй,

Тик үзләре бик тәтәй.

Декабрь


Кар әвәләү.

Уен барышы:

Бер, ике, өч, дүрт, биш, Бармакларны саныйбыз,

Без кар әвәлибез ич. Учлар белән әвәлибез,

Түгәрәк ул, шома ул, Бармак белән түгәрәк ясыйбыз

Ашарга ярамый шул. Янау хәрәкәте

Бер” дигәндә атабыз, Ату хәрәкәте ясыйбыз

Ике” дигәч тотабыз, Учларны тоташтырабыз

Өч” дигәч төшеп китә, Учларны ачабыз

Ватыла, эреп бетә. Аяклар белән таптыйбыз


Шаяннар”

Уен барышы.

Бармаклар йодрыкка бөгәрләнгән, имән бармак белән урта бармак өскә күтәреләләр (бу – куян). Балалар имән бармак белән барабанга сугу хәрәкәтләре ясыйлар, 3тапкыр кул чабалар, башта бер, аннары икенче кулларын күтәрәләр.

Куян алаган барабан

Һәм каккан ул: трам-трам-трам!

Бәргәләгән: бух-бух-бух!

Аннан суккан: шап-шап-шап!

Бер-бер артлы кулларын

Күтәргән ул шалт та шалт.


Сөзгәк кәҗә

Уен барышы

Кулның уч төбе аска карап тора. Имән бармак бәлән чәнти бармак алга караган. Атсыз бармак белән урта бармакларны баш бармак тотып тора.

Озын, очлы, кәк(е)ре

Кәҗәбезнең мөгезе.

Ялтырый ике күзе,

Сөзәргә килә үзе.


Кошларны сайлау

Кошлар, кошлар,килегез! Чакыру хәрәкәте,

Без сезгә май бирербез, кисү хәрәкәте,

Сезгә җим әзерләрбез җим сибү хәрәкәте,

Кар әстенә сибәрбез .

Бу өлеш – күгәрченгә, уң кул белән күрсәтү,

Бу өлеш – чыпчыкларга, сул кул белән күрсәтү,

Каргаларга – токмачлар, әвәләү хәрәкәте,

Тук булыгыз, кошкайлар! як-якка җәю.


Биш бармак

Уен барышы

Фразаларны әйтеп,бармакларны бөгеп барырга.

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти барма чәй эчә.


Көймәдә йөзәм.

Уен барышы.

Хәрәкәткә туры китереп, кулларны уйнатырга.

Ике учымны кушам,

Һәм елга буйлап йөзәм.

Куш кулым, дусларым,

Көймәдә мин йөзәмен.

Елгада яши балык

Тотып ал, торма басып!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/511034-barmak-uennary

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

Комментарии
Пальчиковые игры развивают мелкую моторику, а её развитие стимулирует развитие некоторых зон головного мозга, в частности речевых центров. Развитие мелкой моторики готовит руки ребёнка к разнообразным действиям в будущем: рисованию, письму, различным манипуляциям с предметами и т. д.
Занятия пальчиковыми играми способствуют расширению словарного запаса, а если стихотворение не проговаривать, а напевать — то и музыкального слуха.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки