- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Кышкы урман
ТЕМА:
”Кышкы урманга сәяхәт”
Төзеде:
Салихова Люза Тәфтиловна
2022 ел
Максат:Балаларда җәнлекләрнең кышкы тормышлары турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү.
Бурычлар:
1.Балаларда урман җәнлекләренә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү,аларга кышын урманда яшәү бик авыр икәнлеген төшендерү
2.Дөрес җөмләләр төзеп сөйләү сәләтен,игътибарлыкларын үстерү.
3.Ш авазының әйтелешен ныгыту,балаларның кыргый хайваннар турындагы белемнәрен арттыру.
Методик алымнар:
1.Кыш турында сөйләшү,халык аваз иҗаты куллану.
2.Уен:”Җөмләне тәмамла”
3.Урманга бару(Урамда кыш, салкын-киенәләр,чаңгы белән урманга китәләр,-ш- авазын кабатлау).
4.Бүре рәсемен карау.
5.Җырлы-сүзле уен:”Куянкай”
6.Куянның үзе турында сөйләве.
7.Балаларның куянны сыйлавы.
8.Урманнан чаңгыларда шуып бакчага кайту.
Күрсәтмә материал:урман күренеше,чыршылар,кәрзиндә кишер,экранда бүре рәсеме,киемнәр, аудиоязма.
Сүзлек өстендә эш:кишер,кыш.
-Исәнмесез. Балалар, әйтегез әле миңа урамда нинди ел фасылы?
-Кыш нинди? (Балаларның җаваплары). Әминә кыш турында матур шигырь белә,тыңлыйсыгыз киләме?
Салкын саф һава
Йомшак кар ява
Урамга чыксаң
Битләр кызара
Кар бертекләре
Өстеңә куна
Узләресалкын
Һәм матурбула
- Табышмакларда әйтеп китик әле.
1.Җирөстендә ак мамык
2.Үзе су,үзе каты.
3.Акыра да бакыра.
Бөтен җирне тутыра.
Эльнара, эндәш сөйләп күрсәт әле!
Кояш чык,чык,чык
Майлы ботка бирермен
Майлы ботка казанда
Тәти кашык базарда
Әти китте базарга
Тәти кашык алырга.
Санамышлар кем белә?
1.Әке-бәке
Кыек сәке
Эремчек
Син кал,син чык.
2.Салкын кар
Йомшак кар
Чиста кар
Ә син кал
3.Тук,тук тукран
Тукылдатып утырам
Мичтә бәлеш пешәме
Шуны көтеп утырам
Юаткычлар да беләбез әле без
1.Әлли бәлли бәбкәсе бәбкәсе
Кая киткән әнкәсе
Каенлыкка җиләккә
Кызыма дип бүләккә.
Булдырдыгыз балалар, уен уйнап алыйк әле.
Уен: “Җөмләне тәмамла”.
-Мин җөмләне башлыйм, ә сез тәмамлагыз.
-Көз көне яңгыр, кыш көне нәрсә ява? (Кар)
-Җәй көне җылы, ә кыш көнне нәрсә? (Салкын)
-Җәй көне агачларда яфрак бар, ә кыш көне бармы? (Юк)
-Җәй көне җир өсте чирәм белән каплана, ә кыш көнендә нәрсә белән каплана? (Кар белән)
-Җир кара төстә, ә кар нинди төстә? (Ак төстә)
-Булдырдыгыз, балалар,рәхмәт.
-Сезнең кышкы урманга сәяхәткә барасыгыз киләме?
-Балалар,без урамда салкын, кыш, дидек,шуңа җылы киемнәребезне кияргә кирәк (имитация).
Уен: ИКТ”Экранда күргән киемне ки.”
-Экранга карыйбыз да күргән киемне киябез
(Тун киябез, башлык, киез итекләр, бияләй, шарфларыбызны бәйлибез.)
-Алинә, син нәрсә кидең?
-Марсель, син нәрсә кидең? Булдымы, сез әзерме?
-Балалар, сез урманда нинди хайваннар яшәгәнен беләсезме?
Балаларның җаваплары.
-Без сезнең белән урманда куян очраса дип кишерләр әзерләп куйган идек,шуны да үзебез белән алыйк әле.
- Кыш көне урманга нәрсә белән барып була?(балаларның җавабы)
Ни өчен чаңгы белән генә?(балаларның җавабы)
Чөнкиурманда кар күп.
-Чаңгыларны кидек (хәрәкәт белән күрсәтәбез). Киттек балалар.Чаңгы белән барганда кар шыгырдый һәм –ш- авазы чыгара,бездә шул авазны әйтепбарыйк әле.(ш-ш-ш дип чаңгыда шуу хәрәкәте ясап урманга баралар)
Данис,синең чаңгың нинди тавыш чыгара?ш-ш-ш
-Менә урманга килеп тә җиттек.Чаңгыларны салып куйдык.
-Нинди матур булган урман. Бөтен җирдә ак кар, агачларда да, куакларда да. Балалартыңлагыз әле нинди тавыш ишетелә ул анда.(Бүре улаган тавыш у-у). Экранга карыйк әле.Нәрсә ул ?Әйе ул бүре улый(экранда бүре рәсеме куела)
Бүре нинди? (усал,көчле,соры төстә)
Бүре нигә улый?ничек улый? (балалар улаган тавыш чыгаралар:у-у-у-у, берничә баладан сорарга мөмкин)
Бүре, ерткыч явыз хайван, урманда яши,ул бик көчле. Бүреләр кыш көне төркем-төркем булып йөриләр. Алар үзләренә азык эзли. Кышын аларга азык табуы бик авыр.
-Әйдәгез урманның эченәрәк кереп карыйк әле.(чыршы төбендә калтырап утырган куянны күрәләр)
-Исәнме, куян.Рузәл, синдә исәнләш әле куян белән.
Исәнмесез, балалар.
-Куян, нәрсә булды сиңа?Нигә калтырыйсың, син бит туңгансың? Кил безнең янга уенуйнапалабыз.
Җырлы-сүзле уен: “Куянкай” (Куян уртада, балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр)
Ак куянкай утырган
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә
Куян туңа башлагач
Аякларын җылыта
Менә шулай, менә шулай
Аякларын җылыта.
Булдырдыгыз,рәхмәт балалар.
-Куян җылындыңмы инде?
-Әйе.
-Куянкай син нидән курыктың?
Куян:бүре улаган тавыш ишеттем,шуннан курыктым.
-Курыкма куян монда буре юк, аның тавышы да ерактан ишетелде.
-Балалар карагыз әле куян нинди?(ак,йомшак,куркак)
-Балалар, сезнең куян турында беләсегез киләме?
-Я, куян, үзеңнең тормышың белән балаларны таныштыр әле.
Куян:
-Кыш көне миңа бик авыр,чөнки урманда яшел яфрак та, үләндә юк. Агачлар да ялангач, бөтен җирдә ак кар. Көндез усал бүреләрдән качып куак астында утырам. Төлкедән дә куркам. Ә кичләрен азык эзлим. Мин печәнне бик яратам.
-Куян, син бит әле кишер дә яратасың.
Куян:
-Әйе, кишерне бик яратам. Ләкин кыш көне кайдан аласың аны?
-Куян менә без сиңакучтәнәчкәкишералыпкилдек. Рәхәтләнепашарсың.
-Әйдәгез, балалар, куянга кишерләрне бирегез әле(кишер файдалы,витаминлы,кызгылт сары төстә,тәмле, баллы).
Куян:
-Рәхмәт сезгә, балалар.
-Ярый, безгә китәргә кирәк. Бүредән сак бул куян. Сау бул куян!
-Әйдәгез, балалар, чаңгыларны киеп балалар бакчасына кайтабыз.
-Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?Нәрсәләр күрдегез анда?нинди тавышлар ишеттегез? Балалар, сез бик тырыштыгыз, рәхмәт сезгә!Икенче баруыбызда тагын шулай хайваннарга күчтәнәч алып барырбыз.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/515558-kyshky-urman
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Педагогическая деятельность: развитие профессиональной компетентности учителя»
- «Формирование элементарных математических представлений. Ознакомление с окружающим миром»
- «Техника безопасности в кабинете химии: организация и проведение инструктажа»
- «Оказание психологической помощи военнослужащим и членам их семей»
- «Психолого-педагогические классы: организация профильного обучения в школе»
- «Музыкальное искусство»
- Педагогика и методика преподавания биологии в образовательной организации
- Психолог в сфере образования: организация и ведение психолого-педагогической работы в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания русского языка и литературы
- Практическая психология. Методы и технологии оказания психологической помощи населению
- Учитель изобразительного искусства. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Реализация физического воспитания. Особенности организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.