- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Национальное воспитание в детском саду
Детский сад №16 г. Казани
Ново - Савиновского района
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда башка милләт халыкларына карата унаймонәсәбәт тәрбияләү.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда башка милләт халыкларына карата уңаймөнәсәбәт тәрбияләү.
«Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасының» иң уңышлы ягы - тәрбия белем бирү процессында милли төбәк компонентларын кертү. Ул нәрсәне күздә тота соң? Балаларны татар халкының һәм республикабызда яшәүче башка халыкларның милли традицияләре, мәдәнияте белән таныштыруны күздә тота. Шуны истә тотып һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга интернациональ тәрбия бирү максатыннан безнең Яңа-Савин районы 16нчы балалар бакчасы коллективы Идел буенда яшәүче (чуаш, мари, удмурт, мордва) милләтләренең мәдәниятен, гореф -гадәтләрен, тарихын өйрәтүне максат итеп куйды.
Чөнки республикабыз гына түгел,ә Казан калабыз да күп милләтлешәһәр. Үз халкыбызның гына түгел, янәшәдә яшәүче халыкларның да милли культура хәзинәсен өйрәнүне кирәк диеп санадык. Без үзебез белән янәшәдә яшәүче халыкларны хөрмәт итәргә, балаларда милләтара дуслык хисләрен тәрбияләргә, төрле милләт кешеләренең мәдәниятен дә белергә тиешбез. «Балаларны Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштыру» дигән тема буенча безнең коллектив 1998 елда эшли башлады. Яңа эшне башлап җибәрү авыр, билгеле. Бу мәсьәлә буенча безнең коллектив күп кенә каршылыкларга да очрады. Хәзерге көн таләпләренә җавап бирердәй, балаларда милли хис тәрбияләрлек методик эшкәртмәләр, перспектив планнар, күргәзмә әсбаплар, балалар өчен матур әдәбият әсәрләре аз булу аеруча кыенлык тудырды.
Иң беренче итеп татар теле тәрбиячесе, төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләреннән иҗади төркем сайланды. Шушы иҗат төркеме ярдәмендә бик зур һәм бай материал тупланылды. Китапханәләрдән нәфис әдәбият, кече фольклор формалары: мәкальләр, әйтемнәр, әкиятләр җыелды, һәрбер республика буенча хәрәкәтле уеннар, кием — салымнар, мили ризыкларга багышланган альбомнар төзелде. Фонотекаларга, концерт залларына барып, радио – телевизорлардан, интернеттан чуаш, удмурт, мари көйләрен, җырларын яздырып алдык. Зур материал туплагач без, иҗат төркемендә булган тәрбиячеләр, һәр республика буенча перспектив планнар, белешмәләр, методик тәкъдимнәр, практик шөгыльләр язып эшкәрттек, шушы республикаларның орнамент урнәкләрен, кием -салымнарын, көнкүреш кирәк - яракларын әзерләдек.
Музыка җитәкчеләре тәрбиячеләр белән бергә зурлар төркемендә Идел буе халыкларының җырлары, көйләре, биюләренә багышланган шөгыльләр, музыкаль күңел ачу кичәләре үткәрелде. «Дуслык күпере», «Удмуртия наш сосед - вместе жить нам сто лет», «Күршең белән тату бул» дигән кичәләр балаларда, ата - аналарда төрле милләт халыкларына карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләүдә ярдәм иттеләр. Түбәндәге темалар буенча педсоветлар, семинарлар үткәрелде. «Идел буе халыкларының декоратив - гамәли сәнгате», «Төрле милләт халыкларының җырлары, биюләре», «Чуаш халык уеннары», «Мордва халыкларының кием - салымнары» һ.б.
Без «Балаларны Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштыру» дигән кулланмабыз белән авторлык программалары һәм укыту методик кулланмалар буенча 4 Республика конкурсында катнашып 1 — нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләндек.
Шуның белән безнең эшебез тукталып калмады. Әлеге көндә дә без бу мәсьәлә буенча җиң сызганып эшләүне дәвам итәбез. Бакчабызның,тәрбиячеләрнең еллык планнарында бу өлкә гел яктыртылып тора, балаларны башка милләт халыкларының мәдәнияте белән таныштыруның иң нәтиҗәле юлларын эзлибез.
«Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы» Законны гамәлгә ашыра барып бакчабызда мари, чуаш, удмурт,керәшен мәдәнияте почмаклары конкурсы үтте. Бу бәйге тәрбиячеләрнең белемнәренең тагын да артуына, милли почмакларның кирәкле материал белән баюына ярдәм итте. Бәйгегә әзерлек вакытында тәрбиячеләр шәһәребезнең тарихи музеенда, китапханәләрендә белемнәрен тагын да баеттылар.
Балаларны Татарстан Республикасында яшәүче халыкларының милли мәдәниятләре белән таныштыруга милли киемнәр тегү буенча үткәрелгән«Дуслык җебе » бәйгесе һәм «Әйдә әле биергә» дигән балалар һәм олылар биюе бәйгесе дә булышлык итте. Бу бәйгеләрдә ата - аналарның да ярдәме һәм тырышлыгы зур булды, чөнки алар арасында да төрле милләт вәкилләре бар иде. Балалар искиткеч матур итеп тегелгән чуаш, мари, удмурт, керәшен күлмәкләренә карап сокланып кына калмадылар, аларда бу халыкларга карата горурлык, хөрмәт хисе уянды.
Универсиаданы каршылаганда республика кунакларына, район методик берләшмәсенә, ата - аналарга күрсәтелгән «Дуслыкфакелы» дигән күңел ачу кичәсе килгән кунакларкүңелендә тирән эз калдырды, чыннан да, халыклар дуслыгыннан да кыйммәтерәк нәрсә юк икәнлегенә инанып киттеләр алар. Шушы зур максатка ирешү өчен, милли мәдәниятне дөнья халыклары мәдәнияте белән бәйләнештә өйрәнергә, балаларны башка милләтләр белән дуслык, милли түземлелек рухында тәрбияләргә тырышабыз.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, безнең коллективның тәрбия - оештыру эше балаларның материалны үзләштерүләренә генә кайтып калмый, ә башка милләт халыкларына, аларның мәдәниятенә хөрмәт белән карарга, республикабыздагы барлык милләтләрнең да дус һәм тату яшәүләренәирешүне күздә тота.
Казан шәһәре Яңа - Савин районы 16нчы балалар бакчасының югары категориялетатар теле тәрбиячесе Мостафина Гөлзада Бахрановна
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/51995-nacionalnoe-vospitanie-v-detskom-sadu
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Инклюзия в дополнительном образовании: особенности педагогической работы с детьми с нарушениями слуха»
- «Содержание и особенности реализации ФГОС НОО, утверждённого приказом Минпросвещения России № 286 от 31 мая 2021 года»
- «Разработка основной профессиональной образовательной программы СПО»
- «Концепция совершенствования деятельности органов опеки и попечительства в отношении несовершеннолетних граждан: основные аспекты реализации»
- «Содержание и организация сопровождения замещающей семьи с приемными детьми»
- «Специфика классного руководства в начальной школе»
- Социально-психологическое сопровождение и психологическая помощь населению
- Педагогика и методика начального образования
- Организационно-педагогическое обеспечение воспитательного процесса в образовательной организации
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях
- Педагог-воспитатель группы продленного дня. Организация учебно-воспитательной деятельности обучающихся
- Современные технологии социального обслуживания населения

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.