- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Ике телле балалар бакчасында кунакларны каршы алу Театр уйныйбыз, телебезне шомартабыз
«Салават күпере» балалар бакчасы
Ике телле балалар бакчасында кунакларны каршы алу
“Театр - уйныйбыз, телебезне – шомартабыз”
Әзерләде:
тәрбияче Нуруллина Гөлчәчәк Рамил кызы
Май, 2023
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясеӘлки муниципаль районы Базарлы Матак авылыкатнаш төрдәге
"Салават күпере" балалар бакчасы
Ике телле балалар бакчасында кунакларны каршы алу
“Театр - уйныйбыз, телебезне – шомартабыз”
Әзерләде:
тәрбияче Нуруллина Гөлчәчәк Рамил кызы
Май, 2023
Балалар бакчасы мөдире:
“Исәнмесез “ диеп башлыйк әле
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашуга, дуслар
Күңелебез шундый шатлана.
Хөрмәтле кунаклар! Бүген сезне Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы “Салават күпере” балалар бакчасында каршы алуыбызга бик шатбыз. Бакчабызда балаларны һәрьяклап шәхси үсеше максатына нигезләнеп, туган телне үстерү, милли үзаң һәм патриотизм тәрбияләудә “Театр - уйныйбыз, телебезне – шомартабыз” исемләнгән проект эшчәнлеген алып барабыз.
Тәрбияче.:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Тәрбияче. :
Колыбель мою качая, тихо-тихо пела мать,
Подрастая, сказки бабушки я начал понимать.
Тәрбияче.:
О, чӗлхем, эпир ӗмӗрлӗхех туссем,
Мӗн ачаранпах эпӗ санӑн савӑнӑҫупа хуйхуна ӑнлантӑм.
(О язык мой, мы навечно неразлучные друзья,
С детства стала мне понятна радость и печаль твоя.)
Алып баручы:
Бәйрәм бүген, биик әле,
Дус – кунаклар күрсеннәр.
Баскан җирдән ут чыгара,
Малай –кызлар дисеннәр.
Салават күпере дугай – дугай,
Бездә күңелле шулай.
Яратсагыз кул чабарсыз,
Тагын биербез шулай.
(Далее танец) “Башаклар биюе”
Искандәр:Азалия (Самина):
Кунакларны бик яраткан, Татар кызы Азалия мин
Электән безнең халык.Уңган буласым килә.
Юмарт диеп, уңган диеп,Чәем кайнар, чәк –чәк әзер,
Килгән күптән макталып.Я, кем кунакка килә?
Шигырь сөйләп бетргәч, балалар кунакларга күчтәнәчләр бирә
Алып баручы:Хөрмәтле кунаклар, рәхим итеп сый – хөрмәтләдән авыз итегез!
Балалар бакчасы мөдире:Хөрмәтле кунаклар, сезне чәй эчәргә чакырабыз. Рәхим итеп узыгыз чәй эчү бүлмәсенә!
Чаепитие
Алып баручы:Хөрмәтле кунаклар, бу почмакта безнең конкурс эшләре күргәзмәсе тупланган. Бакча күләмендә узган “Халыкларның баш киемнәре”, “Идел буе халкының аш –су ризыклары“, “Идел буе халкы бизәкләре”. “Серле куб”.....................................
Алып баручы:Бу почмак безнең “Театр сәкесе – театральная лавка” Театр – тылсымлы дөнья. Ул матурлык, әхлак тәрбияви дәресләр бирә. Театр сәкесе баерак булган саен, балаларның рухи дөньсы үсеше дә уңышлырак бара. Театр –это волшебный мир. Он дает уроки красоты, морали и нравственности. А чем они богаче, тем успешнее идет развитие духовного мира детей. Шул уңайдан , театр сәкебезне төрле уеннар белән баетабыз. Мәсәлән, бармак театры, кашык театры, өстәл театрлары, кул театрлары, бибабо,стенд театры, фланелеграф театры, театр эчен шундый матур, уңайлы ширмалар булдырдык
Алып баручы:Бу почмак - тәрбиячеләрнең иҗаты тупланган “Поэзия почмагы”. Бу эшләр муниципаль, республика күләмендә лаеклы урын алган видеоязмалар. Шушы куар код, сылтамалар аша кереп карый аласыз.
Алып баручы:
Җырлыйбыз да, биибез дә,
Сөйләшәбез татар телендә.
Кызык булса, эйдә киттек!
Рәхим итегез, безнең бүлмәгә.
Хөрмәтле кунаклар! Сезне зурлар төркеменә “Китапханәгә сәяхәт” исемле шөгыль карарга чакырабыз.
Занятие в ст гр
Алып баручы:
Балалар бакчасы – серле дөнья,
Шүрәле, Су анасы, бар да монда.
Әкият ярата бөтен бала –чага,
Шулай ук, әби- бабай, ата-ана.
Бездә тәрбияләнүче балалар театр карарга гына түгел, үзләре үк чын артистлар кебек катнашырга яраталар. Ә хәзер сезнең алдыгызда мәктәпкә әзерлек төркеме яңа“Шалкан” әкиятен башкарып китә.
(Далее “Шалкан”)
Алып баручы:Хөрмәтле кунаклар, рәхим итегез безнең “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән мини- музейга.
Бала: Бу кабада минем әбием йон эрләп, җылы оекбашлар бәйләгән.
Бала: Минем әбием төсле, матур җепләрдән сөлгеләр, кульуялыклар чиккән.
Алып баручы:Элек –электән өйнең түрендә бишек эленеп торган. Әби –бабаларыбыз сабыйларны бишек җырлары белән юаткан. Без дә, гореф- гадәтләребезгә таянып, мәдәни мирасыбызны саклауда, үстерүдә зур көч куябыз. Сүз уңаеннан әйтеп китәсе килә, күптән тугел генә Республика күләмендә булып узган “Яңа бишек җыры. Шәҗәрә” конкурсында без, тәрбиячеләр үзебез иҗат иткән “Ана күңеле-балада” исемле бишек җыры белән чыгыш ясадык. Рөхсәт итсәгез, сезгәдә җырлап китәр идек. Рәхим итеп, тыңлагыз!
Бишек җыры
Алып баручы:Әлеге почмакта “Салават күпере” журналыннан кисеп алынган уеннар. Бу уеннарны без шулай ук, шөгыльләрдә, режим вакытларында кулланабыз.
Алып баручы:Монда безнең “Национальная деревня – милли авыл» почмагы. Туган як тарихы, төрле милләт халкы белән таныштыру, ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Шулай ук, балаларда толлерантлык, башка халыкларга, аларның гореф-гадәтләренә, телләренә хөрмәт итү мөнәсәбәтен булдыру.
Алга барабыз. Алинә балалар белән осталык дәресе үткәрә
Алып баручы:Осталык дәресе “Камырша”(МК “Мукасолька»)Гайнутдинова А.Р.
Камыр, камыр, камырша.5 мин
Тоз һәм он өеме катнаша.
Ясыйбыз без таш курчаклар,
Әйдә, кил син дә кара!
Безнең монда осталык дәресе. Тәрбиячебез Алинә Ринат кызы “Мукасолька” татарчага әйләндереп без аны “Камырша” түгәрәген алып бара. Балалар белән тәрбияче, шулай ук , әти-әниләр он һәм тоз катнашыннан кызыклы уенчыклар ясыйлар.
Мастер -класс
Алып баручы:Хөрмәтле кунаклар, игьтибар итегез безенең яңа проектыбыз “Салаватик”. Кем ул “Салаватик”? Ни өчен Салаватик” Һәм нинди форматта без Салаватик белән эшлибез? Кыскача, сезне таныштырып китәрбез. Салаватик – безнең яңа, киләчәк проект. Ләкин беренче адымнарыбызны инде атлый башладык. Кем ул САлаватик? Салаватик – заманча киенгән, татар малае. Ул – татар, рус телләрендә сөйләшә. Ул- геймер, димәк, компьютер уеннар ясаучы оста. Ул ясаган уеннарны без шөгыльләрдә, режим вакытларында, шулай ук әти –әниләргә өй эше бирүдә файдаланабыз.
Бер-ничә уенны уйнап күрсәтәм куар код аша кереп
Алып баручы:Монда безнең шулай ук осталык дәресеОсталык дәресе “Өстәл уеннары”(МК “Настольные игры) Габитова Г.М.
Һәр кешенең үз хөнәре бар,
Кемдер яхшы рәссам, кемдер язучы.5 мин
Кемдер эрли, бәйли белә.
Гөлия Марат кызы чын уен остасы.
(Далее МК)
Алып баручы:Бу почмакта бездә тәрбияләнүче балаларның эшләре тупланган. Муниципаль , республика, бөтенроссия күләмендә катнашып лаеклы урын алган эшләр.Шушы куар код, сылтамалар аша кереп балалар иҗатын карый аласыз.
Уголок поэзии”детские видеоматериалы с куаркодом
Алып баручы:Бу почмакны без – “Пушкин почмагы” дип йөртәбез. Монда Александр Сергеевич Пушкинның бала – чагы, кыскача биографиясе, иҗат юлы тупланган. Шулай ук, балалар өчен виртуаль музей булдырдык.
Төшәбез аска
Алып баручы:Игьтибар итсәгез, безнең бакча диварлары(стены) төрле әкият сюжетлары белән буялган. Бу рәсемнәр диварларда гына түгел ,шулай ук, киселгән такталарга да ясалган. Бу рәсемнәрнең авторы, остазыбыз ,тәрбиячебез Родионова Вера Петр кызы. Ул – чын рәссам. Үз эшенең остасы. Үзенең рәсемнәре белән бакчабызны могҗизалы әкият дөньясына әверелдерде.
Алып баручы:Алдагысы почмак – Тукай почмагы. Монда шулай ук, Тукайның биографиясе, иҗат юлы. Бу почмакта шулауй ук, рәсем, ясаган уенчык күргәзмәләре оештырабыз.
Алып баручы:Хөрмәтле кунаклар, хәзер сүзне Галимовлар гаиләсенә бирәбез. Рәхим итеп узыгыз“
Чәй эчү күренеше
“Чәй эчү күренеше”
Баштан Камиль шигырь сөйли.
Камиль:
“Балам” диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием” – дип әнкәемә,
Мин туган тел дә яшәм.
Әни өстәл әзерләгән арада, әти белән балалар туп уйныйлар: (“-Мә, улым туп тот!”, “Әти, бир эле миңа туп”, “Улым, йөгер”, “Әти, кил монда”әти кеше һәм балалар арасында шундый форматта диалог). Шуннан соң әни өстәл янына гаилә әгьзаларын коймак белән чәй эчәргә чакыра.
Әни: Әтисе, балалар! Килегез, кыймак белән чәй эчәргә.
Әти: ООО кыймак! Шәп! Әнисе, рәхмәт сиңа. Кыймак бик тәмле булды.
Балалар: Рәхмәт, әни!
Әни: Зур, үсегез балалар!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/538854-scenarij
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Готовность детей к школьному обучению»
- «Логопедия: теория и технологии работы с обучающимися с ОВЗ»
- «Профессиональный стандарт педагога (учителя основной и средней школы)»
- «Психолого-педагогическое сопровождение семей, воспитывающих детей с ОВЗ»
- «Сетевое взаимодействие и сетевая форма реализации образовательных программ в соответствии с ФГОС»
- «Реализация программ досуговых и массовых мероприятий в детском лагере»
- Педагогика и методика преподавания физики
- Содержание и организация методической работы в дошкольной образовательной организации
- Менеджмент в дополнительном образовании детей
- Социальная работа. Обеспечение реализации социальных услуг и мер социальной поддержки населения
- Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Библиотечно-педагогическая деятельность в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.