Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
20.05.2023

Сценарий яңа шалкан әкияте ( умк)

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы катнаш төрдәге
«Салават күпере» балалар бакчасы

“ЯҢА ШАЛКАН”
әкияте ( УМК)

Нуруллина Гульчачак Рамиловна

Содержимое разработки

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы катнаш төрдәге

"Салават күпере" балалар бакчасы

ЯҢА ШАЛКАН”

әкияте ( УМК)

Әзерләде:

тәрбияче Нуруллина Гөлчәчәк Рамил кызы

Май, 2023

Катнашучылар:Автор, Бабай – Саид, Әби – Амина Х, Алсу- Амина И, Әти- Тимур, Әни – Зәйнәп, Акбай – Айназ, Мияу – Мира, Тычкан- Риана, Лейтенант – Айгиз

Автор:

Исәнмесез, кунаклар!

Әкият сөйлим сезгә

Матур итеп тыңлагыз,

Утырып бергә-бергә.

Безнең бабай авылда

Шалкан чәчә бакчада.

Әби өстәл янында

Самавырын кайната.

Әби: Бабай, кил монда! Әйдә, чәй эч!

Бабай килә. Утыра.

Бабай: Рәхмәт, чәй тәмле. Әби, алма аша!

Әби: Рәхмәт, алма тәмле.

Ишек шакыган тавыш ишетелә.

Әби, бабай: Кем анда?

Кыз: Бу мин, Алсу.

Әби, бабай: Алсу, кызым, кил монда!

Кыз: Исәнме, әби! Исәнме, бабай!

Әби, бабай: Исәнме, Алсу! Хәлләр ничек?

Алсу: Рәхмәт, әйбәт! Хәлләр ничек, әби? Хәлләр ничек, бабай?

Әби, бабай: Рәхмәт, әйбәт! Алсу, утыр, чәй эч!

Алсу: Рәхмәт, чәй тәмле.

Автор:

Көн артыннан көн үтте

Шалкан зур булып үсте.

Бабай чыкты бакчага

Зур шалканны тартырга.

Бабай: Ай-яй, зур шалкан!

Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч...

Җитми көч.

Әби, кил монда тизрәк

Шалкан тартырга кирәк.

Әби килә.

Әби: Ай-яй, зур шалкан!

Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч...

Җитми көч.

Кызым, кил монда тизрәк

Шалкан тартырга кирәк.

Алсу килә.

Алсу: Ай-яй, зур шалкан!

Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч...

Җитми көч.

Кесәсеннән кәрәзле телефон чыгарып шалтырата.

Алсу: Хәзер мин әнигә шалтратам.

5,4, 3, 2, 1.

  • Алло, әни, исәнме!

  • Исәнме, кызым! (әни)

  • Әни, кил монда тизрәк,

Шалкан тартырга кирәк!

  • Кызым, мин киләм. Әти кирәк?(әни)

  • Әйе, әти кирәк. Шалкан зур.

  • Кызым, мин киләм. (әти)

Әти белән әни машинага утырып юлга чыгалар.

Әти, әни: Без барабыз, барабыз

Машинада барабыз

Авылга кайтабыз

Шалкан тартабыз.

Уңыш җыябыз.

Автор:

Юл буйлап бара-бара

Машина алга чаба

Светофор тора анда

Айгиз:

  • Исәнмесез, мин лейтенант Айгиз. Сезгә миннән бирем.

  • Кызыл ут яна – нишлисез?

Әти-Әни: - Туктыйбыз!

Айгиз: Сары ут яна – Нишлисез?

Әти-әни: -Көтәбез!

Айгиз:Яшел ут яна – нишлисез?

Әти-әни: Алга!

Автор: Юлны дәвам итәләр

Шулай кайтып җитәләр.

Әти белән әни шалкан янына килеп җитәләр.

Әти, әни: Ай-яй, зур шалкан!

Бабай: Кайттыгызмы, балалар! Әйдәгез, шалкан тартканчы чәй эчеп алыйк.Әби, чәй әзерлә!

Әби: Хэзер, хәзер! (әби табын әзерли, чәй эчәләр, хәлләр сорашалар)

Әби: Балалар, килегез чәй эчәргә. Алсу кызыбыз зур булган, мәктәпкә бара икен.

Әни: Әйе, Алсу мәктәпкә бара. Зур булып усте.

Бабай: Без , әбиең белән Алсуга бүләк ясадык. Кызым Алсу портфельдә нәрсә бар икәнен әйтсән бүләк синеке.

Портфельдә нәрсә бар” уены

Бабай:Молодец, кызым. Тот, портфель синеке

Алсу:Рәхмәт, әби- бабай!

Чыгалар бакчага, шалкан тарталар

Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч...

Җитми көч.

Акбай, кил монда тизрәк

Шалкан тартырга кирәк.

Акбай килә.

Акбай: Ай-яй, зур шалкан! Булышам, ләкин баштан “Тюбәтәй” уенын уйнап алыйк.

Бергә: Әйдә, уйныйк!

Тюбәтәй” уены

Тюбәтәй 3 тапкыр уйнала.

1нче тюбәтәй Саид башында кала. Бирем “Шигырь»

Бабай-Саид:

Кәләпүшем, кәләпүшем

Энҗе мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

1нче тюбәтәй Зәйнәп башында кала. Бирем “Тиззәйткеч әйт”

Абага бага бага

Башым бәрдем баганага

1нче тюбәтәй Амина Х башында кала. Бирем “Биеп күрсәт”

Бию

Акбай:Ял иттек, шалкан тартырга киттек.

Китәләр шалкан тартырга

Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч...

Җитми көч.

Мияу, кил монда тизрәк

Шалкан тартырга кирәк.

Мияу килә.

Мияу: Ай-яй, зур шалкан! Булышам, “йөзек салыш” уйныйк баштан.

Тегеләр:Әйдә(1 бирем әтәч кебек кычкыр АминаИ, 2 бирем Айназ 4 тапкыр отңимание яса)

Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч...

Җитми көч.

Тычканнар, килегез монда тизрәк

Шалкан тартырга кирәк.

2 Тычкан килә.

Тычканнар: Ай-яй, зур шалкан!.Без булышабыз, ләкин баштан табышмакларны чишегез.

Риана1. Иртән бик иртә тора,

Матур итеп кычкыра. (Әтәч)

Риана2. Кешенең дусты,

Йортның сакчысы (Эт)

Диана3. Үсеп утыра бер чүлмәк,

Эстенә кигән 100 күлмәк (кәбестә)

Тычкан:Яхшы, киттек шалкан тартырга. (Китәләр шалкан тартырга)

Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч...

Менә, чыкты ич!

Әкият “Бар матур бакча” җыры белән тәмамлана.

Бар матур бакча,

Анда шалкан үсә.

Менә шундый шалкан зур,

Менә шундый кечкенә.

Шалкан, шалкан кил әле

Биеп, биеп кит эле.припев

Әллә-лә, әллә – лә,

Биеп, биеп кит әле.

Бар матур бакча,

Анда бабай эшли.

Менә шулай иттереп,

Менә шулай иттереп.

Бабай,бабай кил әле,

Биеп,биеп кит әле

Әллә-лә, әллә – лә,припев

Биеп, биеп кит әле.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/538855-scenarij

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки